Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Аңлау тапмаган геройлар

Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар | XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр | Лүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм? | Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле | И газиз Туган җирем! | Милли моңнар | С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман | Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр | Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары | Хыяллары җимерелгән герой |


Читайте также:
  1. Бәхетен тапмаган геройлар
  2. Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип
  3. Лүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм?

(Ф. Әмирханның балалар турында хикәяләре буенча)

Фатих Әмирханның һәрберебез диярлек тормышта очраткан вакыйгаларны күңелдән үткәрерлек, аерым бер кешеләргә, кыерсытылганнарга, ятимнәргә карата мөнәсәбәтебезне үзгәрттерерлек итеп тасвирлаган кечкенә күләмле хикәяләре минем һәрвакыт исемдә тора.

Кайсы гына гаиләдә корбан чалмыйлар?! Менә шушы тормышта еш очраган, гадәти булып күренгән дини бер йоланы сабыйның кабул итүе аша бирә язучы.

Бала берничә бәти арасыннан иң матурын, уйлавынча, әниләре дә кызыкканын үзенә сайлап ала. Хайванга ир-ат исеме бирүе һәм аны иң якын дусты дип атавы ук бәтине үзенә тиң, хәтта ки кеше дәрәҗәсендә санавын аңлата булса кирәк. Ул Хөсәенгә әти-әнинең балаларга булган мөнәсәбәтен күрсәтә: кечкенә гаепләрен кичерә, тәрбияли, иң җылы хисләрен бүләк итә.

Якын кешеләр арасында гына була ала торган бер-берсен аңлау башлана. Корбанга суячакларын тойган, инде сарыкка әверелгән дусты тавышын героебыз шунда ук «укый». Ни кызганыч, Хөсәен баланың икенче бер якын кешесе өчен корбанга китерелгән булып чыга. Сабый авыр хәлдән чыгу юлын таба — Хөсәен аның бабасын берничек тә күтәрә алмый! Бу фикер исәпкә алынмый.

Корбан чалу вакыйгасын үз күзе белән күргән бала йөрәгенә гомерлек яра ала, чөнки кешеләр кулыннан үзенең кадерле «карач»ын югалта. Тормыш-чынбарлыкның беренче ачысын татый.

«Ул үксез бала шул» әсәрендә инде язмыш болай да рәнҗеткән Нуриның үз иптәшләре, яшьтәшләре тарафыннан да кыерсытылуы тасвирлана. Ятим малайның ярышта беренче килүен күтәрә алмаган балалар аның иң авырткан җиренә тияләр: ятимлегенә төрттерәләр. Болай үч алуны Нури бик тирән кичерә. «Мин үксез бала шул! Әти-әнием булса, минем дә читек-кәвешем булыр иде»,— дип, кычкырып елап җибәрә. Шушы хәл балаларны уяткандай итә. Һәм хикәяләүче герой бик күп нәтиҗәләр чыгара. Шулар арасында хакыйкатьнең иң чынын чагылдырганы «әгәр ул үксез, фәкыйрь бала булмаса, без аны болай мыскыл итә алмас идек» дигән җөмләләргә салынган.

«Нәҗип» хикәясендәге шул исем белән йөртелгән герой да үз хәленә керерлек кеше тапмый. Аның таныласы, яратыласы, нәрсә беләндер шаккатырасы килә. Әлегә һөнәрсез малайда башкаларның гаме дә юк шул. Ошау өчен башкарылган һәрбер эше аркасында көлкегә генә кала ул. Абыйсын үзеннән артыграк яратуларын күрү, олы санауларын сизү аны бөтенләй түбәнсетә. Кеше хисабында йөрергә теләгән бала иң куркыныч адымнарга бара. Төрле акылсызлыклар эшләп ташлый. Баланың җанын аңламаган, нигә бәргәләнгәнен белмәгән кешеләр аның күңел яраларын тирәнәйтәләр, ачу хисен арттыралар гына. Үч иткән шикелле, һәркем аны абыйсы белән чагыштыра. Беркем дә абыйсының Нәҗиптән олырак икәнлеген башына да китереп карамый. Яхшылык йөзеннән эшләгән эшләре дә гел тискәре бәяләмә ала. Малайга, үсенү өчен — ник бер җылы сүз!

Бары тик рәсем серләренә төшенгәч кенә, бала кешеләрнең үзенә карата уңай мөнәсәбәтен тоя, үзен кеше итеп хис итә.

Әсәрнең ахыры ничек матур бетсә дә, башта зур күңел газаплары кичергән Нәҗип, бик кызганыч булып, күңелгә кереп кала.

Олылар арасында үзләренә аңлау таба алмаган геройлар итеп истә тотам мин бу образларны.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 104 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык| Дөнья — матур, мин — бәхетсез

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)