Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Тарих һәм хәтер

А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау | И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы | Туган якны сагыну хисе | Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре | Милли хисләр | Рухи матурлык чагылышы | Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы | Р. Хәмид драмаларында кучемлелек | Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь | Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар |


Читайте также:
  1. XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр
  2. Азақстан тарихы пәнінен Күнтізбелік-тақырыптық жоспар
  3. Азіргі заманғы Қазақстан тарихынан күнтізбелік-тақырыптық жоспары.
  4. В якому iсторiя наша за добрим звичаєм старих класичних романiв закiнчується весiллям
  5. Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш
  6. Дүние тарихынан бақылау жұмыстарының жүктемесі
  7. Ежелгі Қазақстан тарихы пәнінен

Тарих һәм хәтер... Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Ни өченме? Тарих — беренче чиратта, бүгенге кеше һәм киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгалар чылбыры. Димәк, ул безне ялгышмаска, ата-бабаларыбыз ясаган хаталарны кабатламаска өйрәтә.

Кайвакыт бер үк хәлләргә мөнәсәбәтең дә еллар үткәч үзгәрә. Хәтер почмагыңнан әллә нинди вакыйгаларны актарып чыгарасың да тикшерергә тотынасың. Ул вакытта мин хаклы булганмынмы, юкмы, дигән уй бертуктаусыз тынгысызлый. Җавап тапмый торып, эшләрең җайга салынмый.

Җәмгыять, милләт, халык тарихы да онытылырга тиеш түгел. Аның эчендә меңнәр, миллионнар язмышы...

Әдәби әсәрләр, милләткә бәйле мәсьәләләрне күтәреп чыкканда да, аерым бер кеше яисә төркемне үзәккә куя. Шәхес язмышы аша халык кичергән фаҗигане ача. Р. Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» романы татарның милли каһарманы Мирсәет Солтангалиев язмышын сурәтли, фактик материалларга шактый бай. Әсәрдә вакыйгаларга авторның мөнәсәбәте ачык чагыла, шунлыктан Р. Мөхәммәдиев язучы, тарихчы һәм сәясәтче буларак та чыгыш ясаган кебек тоела.

Роман үзәгенә алынган Солтангалиев образы Сәхипгәрәй Сәетгалиевкә каршы кую планында ачыла. Икесенең дә кылган гамәлләрен чагыштырып карап, аларның халык язмышында нинди роль уйнаулары хакында аерым нәтиҗәләргә киләбез. Электә халык дошманы буларак бәяләнгән Мирсәет Солтангалиевкә мөнәсәбәт үзгәрә, аның республикабызны үстерү өчен күп көч түккәнлеген аңлыйбыз, милләтпәрвәрлегенә сокланабыз. Кайбер галимнәр, роман документаль нигезгә корылса да, Мирсәет Солтангалиев җанлы тудырылган, дип яза. Җанлы кеше теләсә кайсы жанрда, әлбәттә, җанлы тудырылырга тиеш. Икенчедән, романның нигезе генә документаль, һәм без, электә булганнар төп-төгәл торгызылган, дип раслый алмыйбыз. Ул барыбер әдәби әсәр булып кала. Шулай икән, без аны, иң беренче чиратта, нәкъ менә сәнгатилек ягыннан бәяләргә тиеш.

Мин үзем Зәки Вәлиди, М. Солтангалиев образларының эшләнеше белән чагыштырмача канәгать, ә менә Сталинныкыннан — юк. Ул образ рус әдәбияты, сәнгате тудырган үрнәкләрдән күчереп утыртылган шикелле. Аны тасвирлауда схемачылык сизәм. Шул ук вакытта безнең әдәбиятта Сталинның бу күләмдә беренче мәртәбә генә прозада чагылуын истә тотарга кирәк. Икенчедән, рус әдәбияты Сталинның татар революционерлары, җәмәгать эшлеклеләре белән мөнәсәбәтен бервакытта да ачмады. Бу яктан караганда, образның яңалыгы һәм романның әһәмияте бик зур.

Татар әдәбиятына Берия образы да «Сират күпере» аркылы килеп керде. Бу исемлекне әле дәвам итеп булыр иде.

Шулай да романның минем өчен иң әһәмиятле ягы шунда: ул Рәсәйнең гасырлар дәвамында алып барган сәясәтенә укучыларның күзен ачты. Милләткә каршы көрәш дингә, телгә, үзбилгеләнүгә каршы көрәш рәвешендә бара. Шушы өч бер-берсенә бик нык бәйләнгән төшенчәне вакладык, дингә каршы көрәшнең милләткә каршы көрәш икәнлеген аңламамышка салыштык без.

Р. Мөхәммәдиевнең күңелебездә үткән тарихны җанландырган «Сират күпере» романы безнең милли хисләребезне көчәйтүне күздә тота, үткәннәрдән хәбәрдарлыгыбызны арттыра.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 72 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты| Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)