Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь

Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар | Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында батырлык тәрбияләү проблемасы | Хәсән Туфан иҗатында җил образы | А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау | И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы | Туган якны сагыну хисе | Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре | Милли хисләр | Рухи матурлык чагылышы | Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы |


Читайте также:
  1. Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек
  2. Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы

Әз генә әдәбиятта танылып киттеме, каләм ияләре арасына кердеме, иҗатчы үзеннән алдагыларга мәдхия шигырьләре яза башлый. Сирәк кенә булса да, шигъри сүз тәнкыйть угын да кадаштыра. Сатира җәясен киерүчеләр, гадәттә, бик кыю, артык туры сүзле шәхесләр була. Андыйларга, халык арасында танылганда да, әгәр шулай дип әйтергә яраса, әдәби карьера ясау кыен һәм кирәкмидер дә.

Теләсә кайсы кешенең тормышта үзенә өлге иткән үрнәге булмый калмыйдыр. Кайвакыт үзе дә сизмәстән, кеше нәрсәсе беләндер кемнедер кабатлый, кемгәдер охшый төшә. Әмма шагыйрь берәүне идеаллаштырса, үзе дә шуңа охшаган икән, дип алдануың да бар. Хәер, минем сүзнең очы әле анда түгел. Әйтәсе килгән төп фикер шул: каләм иясе укучы, милләтенең һәр кешесе үрнәк итәрлек идеаллар тудырырга тиеш. Ул үзе дә шул идеал югарылыгына омтылып кына калса да.

Татар күгендә балкыган йолдызлар җитәрлек. Татар әдәбиятында мәйдан тотканнарның саны да аз түгел. Шулар арасыннан Ренат Харис иҗатына тукталасым килә. Милли йолдызлар итеп, безгә кемне атый ул? Кемне нәрсә өчен хөрмәт итә? Шәхес язмышына нигезләнеп, нинди фикерләр уздыра?

«Хисемнең исеме» китабының беренче бүлеген Р. Харис Татар иленең даны булган талант ияләрен тасвирлауга багышлаган. Алар арасында Сибгат Хәким, Мостай Кәрим, Әмирхан Еники, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Сара Садыйкова һ.б. бар. Төрле төбәктә туган, төрле милләттән дә булган кешеләр хакындагы шигырьләр дә ничек килеп кергән соң «Татар иле» дип аталган бүлеккә? Ялгышамы әллә шагыйрь? Юк! Алда исемнәре санап узылган шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, әдипләр — барысы да татар сәнгатенең аерым бер өлкәсен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

1999 елда Р. Харисның «Тоткасыз ишек» китабы чыккан иде. «Борылышта» исемле әсәрен бик игътибар белән укыдым. Үзгәрешләр башланган чорда шагыйрьнең Ленинга, ул сызган юлга бәяләмәсе ниндирәк, дигән уйлар белән, күз үткән юлларга кире әйләнеп кайта-кайта.

Шактый күләмле бу шигырь 1987 елда язылган. «Кеше йөзле социализмга» барган чак. Кайсыдыр сәясәтчене, ил җитәкчесен, партия эшлеклесен тәнкыйть иткән, икенче берсен күтәргән, яңа идеаллар эзләп маташкан вакыт. «Борылышта» әсәре язылуга кыйбла сайлау омтылышы этәргәндер, чөнки анда да идеал эзләү рухы көчле. Үзгәртеп кору еллары башланганда, әле күпләр, Ленин сызган юлдан китмәгәнбез, шуңа көймәбез килеп терәлде, дип уйлаган. Р. Харис та шундый ук фикерне уздыра:

Хәзер әйтәм: җавап баягы —

адашмадык!

Без тайпылдык шактый!..

һәм югалттык язмыш маягын...

Шагыйрьнең В. И. Ленин образын идеаллаштыруы, аның гаиләсен яратып тасвирлавы күренеп тора. Алар изелгән халыкларны кешегә санаган, дус иткән икән. Ульяновлар Рәсәйнең бөтен кешесе өчен көрәшкән. Р. Харис әнә шулай уйлый. Кем белә, бәлки, ул хаклыдыр да. Бу сорауга тарихчылар җавап бирер. «Тоткасыз ишек» китабында Нәҗиб Җиһановка багышланган шигырь дә бар. Р. Харис аны:

Исеңдәдер, исеңдәдер, Нәҗиб абый,—

дип язып китә. Шагыйрь ижатында аерым шәхесләргә багышланган әллә никадәр әсәрнең шулай башлануын искә төшерде бу шигырь («Мостай Кәрим», «Рөстәм Яхин», «Гомәр Бәширов», «Бакый Урманче»). Димәк, Р. Харис эшен эзлекле дәвам итә: күтәрерлек шәхесләрнең образын тудырып калдырмакчы. Икенчедән, алар белән аралашуын күрсәтәсе, менә мин кемнәргә якын идем, дип мактанып та аласы килә кебек аның. Һәр шигырь лирик мин һәм аерым бер шәхес тормышында булган вакыйганы, аларның очрашуын тасвирлауга нигезләнә бит.

Р. Харисның татарның легендар шәхесләрен тасвирлаган әсәрләр исемлеге болар белән генә чикләнми. Минем дәреслектә булмаган, үзем танышкан шигырьләре хакындагы фикерләрем белән уртаклашасым килде. Аларда кем турында гына сөйләнмәсен, герой милли рухлы, нечкә тоемлы, халкының тарихын яхшы белүче, башкаларны үзе артыннан әйдәүче булып күз алдына торып баса. Р. Харис андыйларны Йосыф белән, гомумән, пәйгамбәрләр белән чагыштыра:

Ә син калдың... Килсәм яныңа әйләнеп,

урынында бары пәйгамбәр һәйкәле...

(«Бакый Урманче»)

Син үзең Йосыф икәнсең! Мин ышандым!

(«Рөстәм Яхин»)

Татар халкының бөек улларын әдәбият аркылы мәңгеләштергәне өчен, Р. Хариска рәхмәт җиткерәсе килә.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 82 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Р. Хәмид драмаларында кучемлелек| Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)