Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Дулҡын” оешмасы

БӨЙӨК БАБИЧ ХАҠЫНДА ХӘТИРӘЛӘРЕМ | Шәйхзада Бабич тураһында | Көтөлгән ҡәҙерле ҡунаҡтың көтөлмәгәнсә килеп кереүе | Абдулла Кәримов менән Бабич | Бабич кәңәштәре | Дәрдемәнд менән танышлығы | Шәйхзада Бабичтың уҡыу осорондағы иҫтәлектәренән иҫтәлек | Уҡыу – белем туҡыу осором | Яңынан Ырымбурға әйләнеп ҡайтыуы, мәңгегә айырылышыу | Бабич йомошсоһо |


(мөһим иғлан)

1917 ел 18 декабрда, 3-нче Башҡортостан Ҡорылтаена һәр тарафтан килгән яшь фикерле вәкилләр һәм Башҡорт Мәркәз Шурасында эшләүче яшьләр һәм бәғзе яшь мөғәллимләр үз-ара жыйналышып бик мөһим, бик матур бер маҡсатҡа бисмилла әйтеп нигез ташы салып киттеләр.

Улдыр кем:

“Башҡортостан яшьләре берлеге”.

Соңғы жыелышта ҡушылған исеме белән әйтсәк:

“Дулҡын” оешмасы.

“Дулҡын” оешмасының күзәтә торған маҡсады, әлбәттә, һәрбер аңлы яшьләргә мәғлүм. Чөнки ул маҡсадлар ихтыярсыз һәр яшь кешенең күңелендә дулҡынлана. “Дулҡын” оешмасы көчләнеп чыҡҡан бер нәрсә булмаенча, яшьләрнең күңел дулҡыныннан хасил булған табиғый бер оешмадыр.

“Дулҡын”ның алға алған маҡсадлары филжөмлә шуннан ғыйбарәт: Башҡортостанға яшь фикер, матур аң тарату, һәр төрлө ҡара фикер вә хөрриәт микрублары, ҡара көчләр белән көрәшү, таралған яшьләрне оештыру, милли тел, милли әдәбиятның һәм аның хадимләренә мөхәббәт иттерү, күмелгән хазиналарын аҡтарыб чығару, Башҡортостан халыҡ әдәбиятын жыю, ҡаләм әдәбиәтенең һәр төрен күбәйтергә тырышу, оешма исеменнән әдәби журнал вә газеталар нәшер итү, Башҡортостанның жыр, көй һәм музыкасын тәрәҡҡый иттерү, һәр жирдә милли кичәләр ясау өчен һәвәскәр труппалар вөжүдкә китерү, һәр төрле әдәби юллар белән яшьләр йөрәгенә рух, ямь бирү, үлгән, тупасланған, туңған хаятны жанландыру, нәфисләү, бизәкләү, яшь талантларға, әдәби көчләргә юл күрсәтү, ярдәм итү, бу көнгә ҡадәр ҡара көчләр тәсәллыты[1] астында ҡараңғы тормышта изелгән ханым вә туташларыбызны ағарту, аларның яҡты, азат яшәүләренә тырышу.

Ҡысҡасы, Башҡортостан яшьләренең йөрәк вә рухларын тәрбия һәм Башҡортостанда тел-әдәбиятҡа вә сәнаиғ нәфисәгә хезмәттер.

Икенче тәғбир белән:

Тигәнәк, әрекмән, аҡсырғаҡлар, шайтан таяғы, эт эчәгесеннән вә маәшбәһәләрдән[2] ғыйбарәт баҡчабызны әрчеп гөлләндерү, чәчәкләндерү, һәр төрле хашаратлар вә уҡралардан тазартып былбыл вә күбәләкләргә зәмин хәзерләүдер.

Менә шундый бөек, матур маҡсадларға терәтеп төзелгән бу оешманың барлыҡ истиҡбалы, барлыҡ өмиде, әлбәттә, яшьләрдә генә.

Шуңа күрә оешманы хәзердән һич ҡаҡшамый торған нигезгә утыртыу өчен дулҡынны бөтен Башҡортостанға жәйеп, яшьләрне дулҡынландыру өчен озаҡламастан, Уфа яки Оренбургта ғаят тантаналы съезды ясау лазым[3] дип ҡарар бирелде.

Хәзер төзелгән “Дулҡын” оешмасы баш оешма саналып, һәр авыл, һәр шәһәрдә шөғбәләре[4] ачылырға тиештер. Шөғбәләр дә шулай уҡ “Дулҡын” дип аталыр. Илдәге дулҡынлар һәр нәрсәдән бигерәк ҡара көч, ҡара груһ[5] фирҡаләр белән көрәшүне, әдәбият вә сәнаеғ нәфисәнең ансат вә тиз һазым[6] ителүенең чараларына керешүне иң беренче хезмәт вә маҡсад итеп тотарға тиешләр.

Хәзергә “Дулҡын” оешмасының башҡарма һәйәтенә сайланған кешеләр барлығы 9 кешедер. Устав вә төзү өчен махсус комиссия төзелде. Оешмаға ағза итеп язылу хаҡы елына алты сомдыр.

Ошбуның белән иғлан ҡыламыз: моңа ҡадәр илләрдә төзелгән яшьләр оешмалары бүгеннән иғтибарән үзләрен “Дулҡын” шөғбәсе дип хисаплап, хәбәрләшә башласыннар, бүгеннән башлап ағзалар жыю чарасына керешсеннәр.

Килегез, яшьләр! Килегез! Әдәбиять, сәнаеғ нәфисә сөючеләр! Донъяда милләтнең үз әдәбият вә сәнаеғ нәфисәсеннән дә мөҡаддәс нәрсә юҡлығын белсәгез, “Дулҡын” оешмасына бағланығыз!

Ишетегез! “Дулҡын” нинди мөхәббәтле, нинди сөекле исем!

Яшьләр йөрәгенә нинди мөнасип[7], нинди муафыйҡ[8] исем!

Яшәсен “Дулҡын” оешмасы!

Яшәтегез “Дулҡын”ны! Һәм дулҡынландырығыз Башҡорт донъясын!

Сөендерегез әдәбият, шиғыр һәм моңлар фәрештәсен!

 

Утырышның Баҡшарма ағзалары: Ш. Бабич, Хәбибулла Ғәбитов, Нуриәғзам Таһиров, Ғәйнулла Ғирфанов, Ғабдулла Дәүләт, Фәтхи Әхмәдуллин, Вәлирәхман Ғәбитов, Сәхи Рәхмәти.

Оешманың идарәсе хәзерге Караван Сараенда, Башҡорт Мәркәз Шурасы хозурында.

 

Хәбәрләшү өчен адрес:

г. Оренбург, Башкирский Областной Совет, для об.-ва “Тулкун”.

 

 


Дата добавления: 2015-07-21; просмотров: 90 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Дүрт бәрәңге| Бабичтың төрмәнән ҡасыуы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)