Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

ТатарстанныҢ кҮренекле урыннары

ТУГАН ТЕЛ | Биремнәр | РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ ТАРИХЫННАН | Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт. | Биремнәр | Биремнәр | Биремнәр. | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД |


Читайте также:
  1. А)ТАТАРСТАННЫҢ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ
  2. ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ

1. Казанның күренекле урыннарына багышланган текстлар белән танышыгыз. Татарстандагы берәр танылган шәһәр яки туган ягыгызның тарихи урыны турында чыгыш әзерләгез.

а) Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы – Казандагы милли архитектура һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Калабызга килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар.

Сөембикә манарасы җиде кат итеп кызыл кирпечтән төзелгән. Нигезенең тигез утырмавы сәбәпле, ул акрынлап көнчыгыш тарафына авышкан. Бу авышлык 1960 нчы елларда 1 метр 69 сантиметр булса, хәзер инде 1 метр 84 сантиметрга җитте. Мондый манаралар дөньяда санаулы гына. Шулар арасыннан Италиядәге Пиза манарасын, «Егылучы манара» дип тә атыйлар.

Манараның биеклеге – 58 метр, нигез мәйданы – 140 квадрат метр, архитектурасы сирәк очрый торган алымнар белән эшләнгән. Манара стеналарының эчке ягында каттан катка менү өчен тар һәм текә баскычлар ясалган. Нәфис итеп эшләнгән тәрәзә уемнарыннан шәһәр һәм аның тирә-ягындагы манзараны күзәткәндә, ирексездән бабаларыбыз гомер кичергән ерак заманнар, Сөембикәнең аянычлы язмышы турында уйланасың.

Сөембикә Нугай князьләренең олысы Йосыф кызы булган. Тарихта, әдәбиятта ул гүзәл, мөлаем, кешелекле һәм акыллы хатын итеп сурәтләнә.

(С.Алишевтан)

б) Сөембикә манарасы! Казанның гына түгел, Татар иленең символына әверелде бу корылма.

...1549 елда Казан ханы Сафагәрәй үлә. Сафагәрәйнең ха­тыны Сөембикә кушуы буенча, хан кабере өстенә шушы ма­нара салына. Ул бик тиз арада төзелә. Сөембикәне 1551 елда Мәскәүгә алып китәләр. Димәк, мәгълүматлар әлеге манара­ның 1549—1551 еллар арасында салынуы турында сөйлиләр,

1552 елда Сафагәрәй кабере аннан алына. Шуннан соң бу корылманы күзәтү манарасы итеп файдаланалар. Шул заманнар өчен ул бик мөһим стратегик урын була.

Һәйкәл көнчыгыш стилендә эшләнгән һәм борынгы культ корылмаларына охшаш: кисек пирамидалардан төзелгән; 7 катлы; иң югарысы — изге урын; төрле төсләргә буялган һәм төрле орнаментлы террасалар бар. Сөембикә манара­сының архитектура ягыннан тиңдәшләре Ыссык-Күл янын­дагы борынгы каберлектә бар. Алар XII—XIV гасырларда куелган.

Бу элементлар нәрсә турында сөйлиләр соң? Моңа җавапны мөселман мифологиясеннән табарга мөмкин: "Алла катлам-катлам итеп Җиде Күкне яраткан. Җиденче күк өстендә Алла тәхете урнашкан... "

Җиде күк! Җиде катлы манара! Сөембикә үзенең сөекле иренең мәңгелектә җиденче кат күккә күтәрелүен, җәннәттә булуын теләгән (Вакытлы матбугаттан).

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 222 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Биремнәр| Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)