Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Д) Сынлы сәнгать музее

ТУГАН ТЕЛ | Биремнәр | РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ ТАРИХЫННАН | Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт. | Биремнәр | Биремнәр | Биремнәр. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД |


Читайте также:
  1. Банско это не только горнолыжный курорт, но и красивый старинный город, в котором много музеев и культурно-исторических достопримечательностей.
  2. Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ
  3. Игры во времени с музеем просвещения
  4. Информация о школьном музее
  5. История возникновения музеев. Национальные музеи и их роль в сохранении культурного наследия нации.
  6. Карта находок мичиганских древностей с выставки в Мичиганском историческом музее

Казанда Карл Маркс урамында бик матур ак йорт бар. Монда Сынлы сәнгать музее урнашкан.

Музей залларыннан үтү еллар, гасырлар буйлап сәяхәт итүгә тиң. Беренче зал безне XVI гасырга алып килә: монда борынгы иконалар, чиркәү кирәк-яраклары урын алган. Икенче зал стеналарына алтынланган рамлы портретлар эленгән. Менә тагын бер зал. Монысына ап-ак каминнар, фарфор савыт-саба, сыннар куелган. Аннан соң кергән залда наратлар үсә, урманнар шаулый, аланнарда кояш нурлары уйный. Бу – якташыбыз Иван Иванович Шишкин картиналары.

Икенче катта саклана торган әйберләр татар өйләрендә XX гасыр башында киң кулланылган: төрле төстәге җепләр белән чигелгән сөлгеләр, энҗе һәм сәйлән белән бизәлгән калфаклар, көмеш беләзекләр...

Беренче коллекция хуҗасы – Андрей Федорович Лихачев – үзе үк җыючы да, саклаучы да, галим дә булган. Аны аеруча археология фәне кызыксындырган. Үз чорында ул борынгы Болгар тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган. Хәзер А.Лихачев коллекциясенең археологик өлеше Казандагы Дәүләт музеенда саклана. А.Ф.Лихачев шулай ук сынлы сәнгать белән дә мавыккан, үзе дә рәсемнәр ясаган. Башка рәссамнарның картиналарын да җыйган. Замандаш рәссамнары И.Шишкин, А.Каменев картиналарын үзләреннән сатып алган. Узган гасыр рәссамнары Д.Левитан, В.Боровиковский, В.Тропинин, А.Венецианов хезмәтләрен антикварлардан эзләп тапкан. Италия, Франция, Германия буйлап сәяхәт иткәндә, Көнбатыш Европа осталарының әсәрләрен алып кайткан. Сынлы сәнгать музее шушы картиналар галереясыннан башланган.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 431 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ| Е) Татар театры

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)