Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Биремнәр. 1) Әлеге текстка әдәби тәрҗемә ясагыз.

Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт. | Биремнәр | Биремнәр | Биремнәр. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД |


Читайте также:
  1. Биремнәр
  2. Биремнәр
  3. Биремнәр
  4. Биремнәр
  5. Биремнәр
  6. Биремнәр.

1) Әлеге текстка әдәби тәрҗемә ясагыз.

2) Сингармонизм законына буйсынган 10 сүз күчереп алыгыз.

3) Бирелгән сыйфатларга мәгънәсе буенча туры килгән исемнәр өстәп языгыз.

 

туган иҗтимагый әдәби

 

3. Текстны укып чыгыгыз. Анда телгә алынган авторлар, аларның санап кителгән әсәрләре турында сез нәрсәләр беләсез?

 

Мәгълүм ки, узган гасыр башында әдәбиятыбызга милләт юлбашчысы вазифасы йөкләнеп, әдипләр ул вакытта татар язмышы турында тирәнтен уйлана башлыйлар. Дәрдмәнд, мәсәлән, әле милләт язмышын кораб образында («Кораб») гәүдәләндерергә алынып, җил-тәкъдирнең аны кая сөргәнен аңлый алмый, әле җилләр комнарны күчереп җирдә тереклек эзен бетергәндәй: «Дәригъ! Мәхзун күңел без дә бетәрбез!» - дип уфтана («Без»). «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестенда Г.Исхакый әлеге бетүнең, әгәр ул туктатылмаса, кайчан булачагын да фаразлый. С.Рәмиев исә «Таң вакыты» шигырендә эзоп теле белән Россиядәге Милли сәясәтне бәяләп («Теге ләгънәт үсә, зурая әле һаман да…»), бу илдә татар булып яшәүнең җиңел түгеллеген күрсәтә дә, туган халкының киләчәгенә өмет белән карарга һәм мондый өметен мәгърифәтле булуда күрергә тели. Гомумән алганда, ХХ йөз башында татарның язмышы аның милләтпәрвәр улларында күбрәк борчылу уята.

Милләт язмышы өчен борчылу без яңа гына аяк баскан ХХI гасыр бусагасында кабат өстенлек итә. Соңгы елларда Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә булып, аларның хәл-әхвәле белән якыннанрак танышкач, халкыбызның 3/2 өлешен тәшкил иткән әлеге милләттәшләребезнең милли язмышы инде драматик төс алуын күрәсең. Әле күптән түгел генә Себер якларында кабат булып, мин аянычлы бу хакыйкатькә тагын бер мәртәбә инандым. Иң аянычлысы шунда: Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында үз милли язмышларына битарафлык торган саен көчәя һәм киңрәк тарала. Милли хиснең сүрелгәннән-сүрелә баруы аларның башка милләтләр йогынтысына җиңелрәк бирелүенә һәм алар арасында эреп югала баруына китерә.

Ахыр чиктә моннан бер гасыр элек Г.Исхакый гоманлаган инкыйразга алып бара торган бу күренешнең аеруча үкенечле мисаллары итеп түбәндәгеләрне китерергә мөмкин. Бер яктан, халкыбызның зур күпчелеге яшәгән төбәкләрдә милләтнең киләчәге булырга тиешле яшьләрнең байтагы хәзер туган телен белми. Туган телен белмәгән яшьләр арасында чукыну очраклары артканнан-арта бара.

Икенче яктан, хәзерге «йомышлы татарлар» дип аталырлык кавемнең (монда дәүләт хезмәтендә, хуҗалык, фән, мәдәният, бизнес һәм башка өлкәләрдә билгеле бер дәрәҗәгә ирешкән татарлар күздә тотыла) үз карьерасын саклап калу һәм үстерү өчен ата-ана теленнән һәм кайчак милләтеннән дә ваз кичә баруын искә алырга була.

(Ф.Мусин)

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 73 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ТУГАН ТЕЛ| РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ ТАРИХЫННАН

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)