Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Г) татарстан республикасыныҢ милли музее

ТУГАН ТЕЛ | Биремнәр | РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ ТАРИХЫННАН | Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт. | Биремнәр | Биремнәр | Биремнәр. | Биремнәр | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД |


Читайте также:
  1. А через год он и мэром города с миллионным населением стал. Таким же волшебным образом.
  2. А)ТАТАРСТАННЫҢ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ
  3. Артритом страдают 70 миллионов американцев
  4. Банско это не только горнолыжный курорт, но и красивый старинный город, в котором много музеев и культурно-исторических достопримечательностей.
  5. В СССР из 62 миллионов погибших 40 миллионов предварительно были брошены в лагеря ГУЛАГа.
  6. Влияние ОЭЗ «Алабуга» на экономику Республики Татарстан и Российской Федерации. Сравнение с другими типами ОЭЗ по РФ

Татарстан җире зур тарихка ия. Аның бай тарихы музейларда чагыла. Татарстан Республикасының Милли музее 1895 нче елның 5 нче апрелендә ачыла. Андагы экспонатларның төп өлешен туган якны өйрәнүче, күренекле археолог һәм тарихчы Андрей Федорович Лихачевның шәхси тупланмасы һәм 1890 нчы елда үткәрелгән фәнни-сәнәгый күргәзмә материаллары тәшкил итә. Музейның беренче уставында болай дип язылган: “Музейның төп максаты – бу якның табигате, биредә яшәүче халыклар турында киң мәгълүмат бирү”.

Музей Россия һәм Татарстан өчен архитектура һәм тарихи истәлек булган бинада урнашкан. Элек анда Сәүдә йорты булган. Бина XIX гасыр дәвамында төзелгән һәм бары гасыр ахырына гына тулысынча формалашкан. Аның беренче архитекторы Ф.Е.Емельянов булган. Соңрак бу бина И.Бессонов, И.Колмаков, С.Козлова кебек архитекторлар тарафыннан үзгәртеп эшләнгән.

Берләштерелгән Дәүләт музее фондларында дөньяның төрле илләреннән җыелган 700 меңнән артык экспонат саклана. Алар арасында Болгар чорына караган әйберләр дә, Казан ханлыгы чорын да, Татарстанның бүгенгесен күрсәткән мәгълүматлар да бар. Каен тузына язу өчен кирәкле әйберләр, чуен кою формалары, металлга төшерелгән бизәкләр, үзенчәлекле киемнәр, чигүле читекләр, бизәнү әйберләре, тәңкәле акчалар – болар барысы да музейга килүчеләрне ерак-ерак заманнарга алып китә.

Татарстан табигатенә - елга-суларына, урман-тауларына, кошларына һәм җәнлекләренә багышланган экспонатлар да бик кызыклы.

1981 нче елдан алып музей Татарстан Республикасының музейлар җәмгыятен җитәкли. Аңа республикабызда урнашкан 80 музей карый

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 181 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ| Д) Сынлы сәнгать музее

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)