Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

А)татарстанныҢ югары уку йортлары

Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД | Биремнәр. | ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҺӘМ СӘНГАТЕ | МИЛЛӘТЕБЕЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ | Шиһабетдин Мәрҗани |


Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 20 дән артык дәүләт югары уку йорты бар. Аларда 70 меңгә якын студент белем ала, 2 меңгә якын аспирант укый. Шулар арасында унысы Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына карый, ә калганнары тармак министрлыклары системасында эшли.

90 нчы елларда Татарстанда күп кенә институтлар уни­верситет һәм академия статусын алдылар. Алар арасында Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, Казан дәүләт ме­дицина университеты, Казан дәүләт педагогика һәм энерге­тика университетлары һәм башкалар. Татарстанның югары уку йортларында тәҗрибәле профессорлар, үз эшләрен яра­тучы белгечләр эшли. Алар студентларга сайлаган һөнәрләре буенча кирәкле мәгълүмат җиткерәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм тирән белем бирәләр.

Татарстанда дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары да бар. Аларның саны 20 дән артык. Һәр ел диярлек заман таләпләренә туры килерлек белгечләр әзерләү буенча уку йортлары, аларның филиаллары ачыла тора. Билгеле бул­ганча, дәүләтнеке булмаган уку йортларында уку түләүле, шуңа да карамастан, аларда йөзләрчә студент белем ала. Бу югары уку йортлары яңа икътисади шартлар өчен кирәкле булган белгечләр әзерли.

Югары уку йортларында гадәттә дүрт төрле уку формасы бар: көндезге, читтән торып уку бүлеге, дистанцион уку һәм кичке уку бүлеге. Аларда бюджет хисабына һәм түләүле уку система­лары яшәп килә.

Болардан тыш, Татарстанның төрле шәһәрләрендә дә берничә югары уку йорты эшли. Алар арасында Алабуга дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы педагогика һәм политехник институтлары, Әлмәт нефть институты һәм башкалар бар.

 

* казандагы кайсы югары уку йортларын беләсез? Үзегез укыган университет турында сөйләгез.

 

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 345 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Каюм Насыйри| Татар матбугаты тарихыннан

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)