Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Татар мӘдӘнияте ҺӘм сӘнгате

Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт. | Биремнәр | Биремнәр | Биремнәр. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД |


Читайте также:
  1. III нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
  2. IV нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
  3. XXXIX. О ЖЕСТОКОСТИ ТАТАР
  4. XXXVII. О СВОЙСТВАХ ТАТАР
  5. А)ТАТАРСТАННЫҢ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ
  6. Борьба русского народа с татаро-монгольским нашествием, и крестоносцами
  7. Влияние ОЭЗ «Алабуга» на экономику Республики Татарстан и Российской Федерации. Сравнение с другими типами ОЭЗ по РФ

 

1. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.

1)Сегодня мне писать было бы уже поздно. (А.П.Чехов) 2)Во время работы надо забывать обо всем и писать как бы для себя или для самого дорогого человека на свете. (Пауст.)

3)Книгам уже несколько тысяч лет, и за это время они принимали разный облик. Вавилоняне, ассирийцы и другие древние народы делали книги из глины, выдавливая особые значки острой палочкой на плитах из мягкой глины. Потом глиняные плитки сушили или обжигали. Из этих глиняных плиток составлялись книги, и даже целые библиотеки.

4) В Древнем Египте тексты книг высекали на каменных плитах. Потом изобрели папирус. Спрессованные пластинки тростника склеивали в длинные ленты до нескольких десятков метров. В средние века книги писали от руки на листах пергамента, соединенных в тетради.

Так возникла та форма книги, к которой мы привыкли.

 

2. Башта – ике составлы, аннары бер составлы җөмләләрне күчереп алыгыз. Бер составлы җөмләләрнең төрен билгеләге.

1)Май артыннан киң күңелле җәй киләсе бар. 2)Шул материал аңа үзенең тикшерү эшен кайдан, ни рәвештә башлап китүнең планын төзергә тәмам җитте. 3)Алда зур гына поляк авылы күренә. Ләкин ул авылга минем тиз генә барып керәсе килми. Яланда, иркендә каласым килә. 4)Күңелем күтәрелеп киткән кебек тоелды. 5)Күп эзләсәң, күп табарсың. 6)Уты сүнеп барган учак. Ул әкренләп сүнә бара.

 

3. Бер составлы җөмләләрне ике составлы итеп үзгәртегез.

Берничә рәт Казанда, ә үткән ел Мәскәүдә дә булганым бар бит минем. 2)Мартның икенче яртысында Уфада С.Рәмиевне җирләделәр. 3)Үземнең дә бик күрәсем килә. 4)Төнге сәгать бер. Өйдә авыр тынлык. 5)Иртәдән кичкә хәтле гел шул турыда гына сөйләп торасым килми минем! 6)Бик күп көч куярга, йокысыз төннәр үткәрергә, янарга-көяргә туры килде Якуб абзыйга.

 

4. Бер составлы җөмләләрнең төрләрен билгеләгез (кереш һәм эндәш сүзле җөмләләрне аерып күрсәтегез)

Ниһаять, көткән минутлар килеп җитте. 2) Ул моны, күрәсең, ил күләмендә алып әйткән. 3)Исәнме, посык борын! 4)Без дә карышсак, белмим, кем генә эшләр иде икән? 5) Миннән хәзер ерак булган, минем көтү көтеп йөргән урман! Сәлам сиңа сөйгән улыңнан! 6)Әдәбиятның үткәне… Тәнкыйть ярдәмендә мин аның зурлыгын тоярга телим. 7) Көз. Бакча. Сары яфраклар.

 

 

5. Текст белән танышыгыз.

“Алтын мөнбәр”нең казанлыларга күптөрле мөмкинлекләр ачуы бәхәссез. Мәртәбәле сайлап алу комиссиясе аша үтеп, конкурс программасына кертелгән яки конкурстан тыш булган фильмнарны карау мөмкинлеге турында гына бармый сүз. “Алтын мөнбәр”нең җылысын быел һәвәскәр кино төшерүчеләр дә, мөселман модасы юнәлешендә иҗат итүче модельерлар да тойды. Дөньяда бердә-бер мөселман киносы фестивале “Алтын мөнбәр”дә башкалар кызыгырлык, көнләшерлек нәрсәләр шактый. Әнә бит беренче карашка буй җитмәслек тоелган Голливуд йолдызлары – продюсер Иркен Ялгашев, кино артистлары – “Разборки в маленьком Токио», «Последний император» һәм башкаларны уйнаган Кэри Хироюки Тагава һәм Арманд Ассантэ белән атна дәвамында бер сукмактан атлады казанлылар.

(вакытлы матбугаттан)

Сорауларга җавап бирегез:

- “Алтын мөнбәр” фестивале нинди фестиваль ул?

- Ул беренче тапкыр кайчан үткәрелде? Һәм, гадәттә, кайсы айда уздырыла?

- Бу чарада нинди күренекле шәхесләр катнашты?

- Фестиваль кысаларында кайсы фильмны карадыгыз?

 

 

6. Текстны татар теленә тәрҗемә итегез. Үзегез барган театр (бина күренеше, караган спектаклегез) турында сөйләгез.

Театр

Вы, наверное, уже не раз бывали в театре и, ожидая поднятия занавеса, испытывали затаенное волнение. Наконец, занавес поднимается, открывая сцену, и перед вами возникает особая жизнь. Невольно вы начинаете переживать вместе с героями спектакля их радости и печали, и сами становитесь как бы участниками происходящих на сцене событий.

Театром называют не только здание, где происходят представления. Театр – это особый вид искусства.

 

7. Текстлар белән танышыгыз

а) Татарстан Республикасы Россиядә үзенә бер төрле аерым урын алып тора. Республика – Россиядә саны буенча икенче урында торган милләт – татар халкының тарихи ватаны. Илебезнең башка бернинди төбәгендә дә мондый халыкара мәдәни мирас байлыгы юктыр.

Татарстанда төрле тарихи һәм мәдәни йолалары булган халыклар яши. Өч төрле мәдәниятнең берләшкән йогынтысы (төрле, фин-угор һәм рус – славян), ике дин булуы (ислам һәм христиан дине) бу төбәк мәдәниятенең үзенчәлеген һәм кыйммәтлеген аңлата.

Чыннан да, республиканың әйләнә - тирәсе төрле археологик һәйкәлләргә бай: монда һәрбер чорга караган тарих истәлекләре әлеге көнгәчә сакланган. Татарстан һәйкәлләре республика белгечләрен генә битараф калдырмыйча, чит ил галимнәре күңелләрен дәртләндерә. Казан Кирмәнен, Богар, Сувар һәм Биләр шәһәрләрен, Спас районындагы Танкеев каберлеген, Лаеш районындагы Имән – Кискә шәһәрлеген бөтен дөнья тарихчылары кызыксынып өйрәнә. Тарихи, мәдәни һәм табигый мирасны саклап калу максаты белән Татарстан республикасы җирлегендә дәүләт карамагындагы музей – тыюлык челтәре тудырылган. Россиядә сакланыла торган 103 музей – тыюлыкның 6-сы Татарстанда урнашкан. Бу шактый зур сан: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ростов өлкәсендә шулай ук 6 музей –тыюлык бар. Боларны бары Мәскәү өлкәсе генә уздырып киткән – анда 9 музей – тыюлык бар икән.

Шулай ук республикада 100дән артык әдәби-мемориаль, тарихи төбәкләрне һәм сәнгать юнәлешләрен өйрәнә торган дәүләт музейлары булдырылды. Кабатланмас хәзинәсе белән Татарстан республикасының Милли музее данлыклы. Болардан кала республикада тагын 300дән артык музей эшли. Г.Р. Дерңавин, А.С. Пушкин, Л.Н. Толстой, Г. Тукай, Ш. Мәрҗәни, мәгърифәтче галим К. Насыйри, галим Н.И. Лобачевский, табиб К. Фукс, рәссам И.И. Шишкин, галим-химик Н.М. Бутлеров, дәүләт эшлеклесе Г. Исхакый һәм М.Н. Максуди һ.б. дәүләт эшлеклеләренең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле истәлекле урыннар һәм һәйкәлләр саклана...

 

б) Татарстан республикасында тарихи, мәдәни, археологик яктан, архитектурасы аеруча кызык булган 13 шәһәр бар дип билгеләнде: Казан, Алабуга, Биләр, Чистай, Свияжск, Бөгелмә, Минзәлә, Мамадыш, Менделеевск, Буа, Лаеш, Тәтеш, Спас районындагы Болгар шәһәре.

Казанда һәрбер иске йорт данлы галим, язучы, дәүләт эшлеклесе исеме белән бәйләнгән диеп була. Тарихи торак җирләр ансамблена, Казан Кирмәнен, Казан университетын, Казанның Иске Татар бистәсен кертеп була. Архитектура һәйкәлләренә Апанаев, Мәрҗәни, Солтан, Борнай, Әҗнм, Иске – Таш, Кабан арты мәчетләре, Петропавловск чиркәве, Богоявление чиркәве манарасы, Николо – Нисский чиркәве, Александров һәм Чернояров пассаңлары, Ушкова, Сандецкий, Баратынский утарлары, Шамиль, сәүдәгәр Кекин, Кунак йортлары һ.б. керә.

Казан Кремле турында аерым әйтергә кирәк. Аның кабатланмаслык тарихи һәйкәл буларак дөньяның төрле почмакларында билгеле булуы 2000 елның 30 ноябрендә Австралиядә дәлилләнде: Кремль ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертелде. 2005 елның сентябрендә Кремльдә археология музее оештыру турында ТР Министрлар кабинеты карары чыкты.

Вакыт-вакыт Кремльдә төзекләндерү эшләре алып барырга туры килә. Шәһәрнең меңъллыгына Кол-Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы ачылды. Ике төрле дин гыйбадәтханәләренең янәшә торулары республикада хөкем сөргән татулык һәм аңлашу турында сөйли. Бүген исә Спас-Преображение моностыре һәм Никола Ратный чиркәве торгызыла.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 108 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Биремнәр.| МИЛЛӘТЕБЕЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)