Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Биремнәр. 1) сүзләрнең синонимнарын әйтегез:

ТУГАН ТЕЛ | Биремнәр | РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ ТАРИХЫННАН | Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД |


Читайте также:
  1. Биремнәр.

1) Сүзләрнең синонимнарын әйтегез:

борынгы, эре, шәһәр, сәнәгать, яши, дивар, йөз, җөмһүрият, эш, соңгы, шәрык

 

2) Сүзләрнең антонимнарын әйтегез:

сул, борынгы, күп, биек, тар, бар, матур, ерак, бердәм, еш, кушу

3) республикасының, шәһәребездә, шәһәрләрнең, Кремленең, өлешләрендә, җиһазларына сүзләренең кушымчаларын аңлатыгыз.

4) башкала сүзен тартым белән төрләндерегез.

5) тексттан хәзерге заман хикәя фигыль, билгеле үткән заман хикәя фигыль, билгесез үткән заман хикәя фигыль, исем фигыль, хәл фигыль, сыйфат фигыльгә икешәр мисал табыгыз.

 

 

5. “ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР” текстын укып чыгыгыз. Эмиграциядәге татарлар турында ниләр беләсез?

Татарларның күпчелеге Татарстанда яшәсә дә, төрле елларда һәм төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә киткән татарлар да бар. Татарлар Чиләбе, Оренбург, Пермь, Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстанда, Украина, Молдова, Литва, Эстония, Себердә һәм башка төбәкләрдә яшиләр. Элеккеге СССР территориясеннән башка Төркиядә, Финляндия, Польша, Австралия, Кытай, Германия һәм Америкада татар диаспоралары бик көчле.

Элек чит илләрдәге татарларның Татарстан, Казан белән элемтәләре булмаган, әмма алар туган телләрен онытмаганнар, саклап калганнар, татар халкы турындагы мәгълүматларны, истәлекләрне буыннан-буынга тапшырганнар.

90 нчы елларда үзгәртеп кору башлангач, аларга әти-әни-ләренең туган җирләре белән якыннан танышырга мөмкинлекләр булдырылды. 1992 нче елда татарларны берләштерү максатыннан, Казанда Беренче Бөтендөнья татар конгрессы үткәрелде. Чит илләрдә яшәүче татарлар беренче тапкыр Татарстандагы туганнары, дуслары белән очраштылар. Шул көн­нән бирле алар бер-берсенә хатлар язышалар, Интернет аша хәбәрләшәләр, Татарстан белән кызыксынып торалар. Алар 5 елга бер тапкыр татар корылтаенда катнаша алалар.

Хәзерге вакытта 25 меңгә якын татар Төркиядә яши. Бу илгә татарларның иммиграциясе XIX гасыр ахырында башланган һәм 20 нче гасырның 20 — 40 нчы елларына кадәр дәвам иткән. Польшада 5 меңгә якын татар яши. Мондагы татар диаспорасы берничә дулкын эмигрантлардан форма­лашкан. Татарлар, нигездә, дәүләтнең көнчыгышында яшиләр. Фин татарларына килгәндә, аларның күбесе Хельсин­ки, Тампере һәм башка шәһәрләрдә яши. Татарлар бу илгә 19 нчы гасыр ахырында — 20 нче гасыр башында сәүдәгәр буларак килгәннәр.

Америка Кушма Штатларындагы татар диаспорасының нигезен Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европа һәм Азия илләреннән күчеп килгән татарлар тәшкил итә. Америка татарлары бер-берсе белән аралашалар, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр.

Татар диаспоралары шулай ук Канадада да, Австралиядә дә бар. Биредәге татар гаиләләре бергәләп Сабан туен бәйрәм итәләр, төрки халыкларның сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксынып яшиләр.

Татарстан хөкүмәте чит ил татарлары белән тыгыз элем­тәдә тора (Вакытлы матбугаттан).

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 111 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Биремнәр| Биремнәр

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)