Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

РоссиядӘ татар телен укыту тарихыннан

ТУГАН ТЕЛ | Биремнәр | Биремнәр | Биремнәр. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД |


Читайте также:
  1. C)& отказ от права на обращение в суд недействителен
  2. III нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
  3. IV нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
  4. XXXIX. О ЖЕСТОКОСТИ ТАТАР
  5. XXXVII. О СВОЙСТВАХ ТАТАР
  6. А)ТАТАРСТАННЫҢ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ
  7. Борьба русского народа с татаро-монгольским нашествием, и крестоносцами

ХVI-ХVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмачлар буларак зур ярдәм күрсәткәннәр. Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән.

1764 нче елдан башлап, Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Аз гына соңрак, ягъни 1769 нчы елда, Елизавета Петровна кушуы буенча, Казандагы дворян һәм разночинец балалары өчен булган гимназиядә дә татар теле укытыла башлый. Екатерина II боерыгы белән гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. Бу хезмәтне мәктәп укытучылары тикшерәләр һәм аңа югары бәя бирәләр. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Омскидагы Азия тылмачлар мәктәбендә, Тобольскида һәм башка семинарияләрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Ставрополь, Симферополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә. 1812 нче елдан Казан университетында да татар теле укытыла башлый.

Казан университетында татар телен озак еллар И.Хәлфин укыткан. Казан руханилар академиясендә А.Троянский һәм Н.Ильминскийлар татар теле дәресләре алып барганнар. Әлеге укытучылар дистәләгән дәреслекләр, сүзлекләр, үзөйрәткечләр, сөйләүлекләр дә төзегәннәр.

Үзөйрәткечләрдән тыш, бу чорда С.Хәлфиннең ике томлык "Русча-татарча сүзлеге", И.Хәлфиннең "Татар теленең әлифбасы һәм грамматикасы", М.Ивановның "Татар грамматикасы" һәм "Татар хрестоматиясе" кебек хезмәтләре дөнья күрә.

Татар теленә өйрәтү һәм татар теле дәреслекләрен язу эше Октябрьдән соң да дәвам иткән. Мәсәлән, Ф.Сәйфи-Казанлының үзөйрәткече күпләргә таныш. 1920 нче-1930 нчы елларда М.Корбангалиевнең йөздән артык дәреслек һәм методик кулланма язуы мәгълүм.

XX гасырның 80 нче елларында Ф.С.Сафиуллина, И.Л.Литвинов һәм башка авторлар тарафыннан төзелгән үзөйрәткечләр басылып чыкты.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 920 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Биремнәр| Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)