Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

ТатарстанныҢ табигате

Ак үлем”нән саклан! | Рәхәтләнеп ял итәргә! | Без штампа и причастия | Никах изменился со временем | ТАТАРСКАЯ КУХНЯ | Татар милли киемендәге асылташлар | Национальная татарская одежда | КАК ПРИНИМАТЬ ГОСТЕЙ | САБАН ТУЕ | Сабантуй бизәкләре |


Читайте также:
  1. А)ТАТАРСТАННЫҢ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ
  2. ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ

 

Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. Калын зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә, шуңа күрә катнаш урманнар да, ылыслы урманнар да шактый. Алар арасында төз наратлар, нык имәннәр, зифа каеннар, нәфис юкәләр, өрәңге, чыршы, карагай агач­лары да бар. Куе агачлар арасында, куаклыкларда зур мөгезле пошилар, аюлар, бурсыклар, бүреләрне очратасың. Кызыл тунлы төлкеләр, куркак куяннар да еш очрый.

Татарстан Республикасын "дүрт елга иле" дип йөрткәннәр. Аның аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ елгалары ага. Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казансу ел­галары исә — аларның кушылдыклары. Кечкенә елгалар, күлләр дә күп анда. Аккош күле, Кабан күле, Зәңгәр күл, Тирән күл һәм башка бик күпләр безнең республикабызда урнашкан. Алар бик уңайлы ял итү урыннары булып тора.

Татарстанның климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. Шуңа күрә рес­публиканың бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Киң болын-кырларда аллы-гөлле чәчәкләр, шифалы үләннәр бик күп. Татарстан кырларында бодай, арыш, кукуруз, карабодай, борчак, чөгендер, бәрәңге үстерәләр. Терлекчеләр мөгезле эре терлек үрчетә­ләр, дуңгызчылык һәм кошчылык белән шөгыльләнәләр. Идел һәм Чулман буенда өлгергән алма, чия, кура җиләге, җир һәм каен җиләкләре, кара бөрлегән, чикләвекләр тирә-якта иң тәмлеләрдән санала.

Чиста табигать - сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә аны карап, чистартып торырга кирәк. Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигән сүз ул! (Вакытлы матбугаттан).


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 1580 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме| Су кадере

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)