|
Татар халык календаренда март ае иң күркәм, матур айларның берсе булып санала. Чөнки ул озак заманнар яңа елның беренче ае булып йөргән. Аннан соң безнең як табигатендә аеруча гүзәл һәм хуҗалык итү ягыннан җаваплы чор булган яз фасылының башы нәкъ менә шушы айга туры килә.
Кояш календаре буенча яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакыты (хәзерге 21 нче март) исәпләнгән. Бу көнне Кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына кергәнгә, айның үзенә дә “хәмәл” исеме биргәннәр. Татарлар аны “Нәүрүз ае” дип йөрткәннәр. Моның мәгънәсе “яңа ел ае” дигәнгә туры килә. Димәк, Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме, көн белән төн тигезләшкән чорга – 21 нче мартка туры килгән.
Язма чыганаклардан күренгәнчә, Казан татарлары XVIII гасыр азагында да әле Яңа ел бәйрәмен шул чорга (21 нче мартка) туры китереп бәйрәм иткәннәр. Бу хакта И.Георгиның 1799 нчы елда дөнья күргән “Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыкларны тасвирлау” дигән китабында да әйтелә. Яңа елның беренче көнендә өйдән-өйгә йөреп нәүрүз әйтү һәм бүләк җыю йоласы киң таралган булган. Нәүрүзчеләр йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем теләгәннәр. Нәүрүз куплетлары, гадәттә, “Нәүрүз мөбарәкбад!” (“Яңа ел котлы булсын!”) дигән сүзләр белән тәмамланган.
Бәйрәм төрле җирдә төрлечә үткәрелгән. Күпчелек урыннарда укучы балалар – шәкертләр яки авылдагы башка балалар нәүрүз әйтеп йөрсә, икенче бер төбәктә аны олы кешеләр дә башкарган.
Нәүрүз такмаклары Ш.Мәрҗани һәм К.Насыйри тарафыннан язып алынганнар. Аларны фольклорчылар да теркәгән. Нәтиҗәдә нәүрүз такмаклары төрле вариантларда бастырып чыгарылган.
Казан ханлыгы Рус дәүләтенә буйсындырылганнан соң, яңа елны март аенда каршылау – Нәүрүз юкка чыга башлаган һәм аны христиан календаре буенча 1 нче гыйнварга күчергәннәр. Ә дини бәйрәмнәрне элеккечә, ислам календаре буенча билгеләү дәвам иткән. Шулай да кайбер чыганакларга караганда, татарлар Яңа елны XIX гасырга кадәр март аенда билгеләп үтә торган булганнар.
Онытылган күркәм традиция һәм гореф-гадәтләребез XX гасырның соңгы унъеллыгында яңадан торгызыла башлады. Казанда Нәүрүз бәйрәме тамашалары оештырыла. Тамашачылар Нәүрүзбикәне алкышлап каршы ала. Бу бәйрәм авылларга да үтеп керде. Бәйрәм шау-шулы тамашалары, ярминкәсе белән истә кала. Ул вәгазь, Коръәннән сүрәләр уку белән башлана. Нәүрүзбикә килгәч, Кыш бабай кыяфәтендәге Иске ел китеп бара. Халык алдында һәвәскәр җырчылар, биючеләр чыгыш ясый.
(Ш.Җәләлиев буенча)
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 107 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Сабантуй бизәкләре | | | ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ |