|
Татар халкының бу милли бәйрәме – Сабантуй – алдыннан һәр йортта тәмле-тәмле ризыклар пешә, чип-чиста итеп керләр юыла, ялт иттереп өйләр чистартыла. Ул көннәрдә һәркайда бәйрәм төсе, һәркемдә бәйрәм рухы була.
Дөньяда бер генә милләтнең дә шундый чал тарихлы бәйрәме юктыр. Без сабантуй турында борынгы болгар бабаларыбыздан калган риваятьләрдән дә укып беләбез. Алып батыр – шул сабантуй батыры бит инде ул! Халкыбызда көч-куәт ияләренә хөрмәт шул заманнардан бирле килә. Капка аша зур-зур ташларны чөйгән, бураны бер почмагыннан күтәрә алган, ат хәтле атны җилкәсенә атландырган баһадирга кем генә сокланмасын икән?! Мондый алып батырлар һәр авылда иң хөрмәтле кеше саналган.
Хәзер сабантуйны “милли бәйрәм” дип чикләп кую да дөрес булмас иде. Аны тугандаш халыклар – урыслар, чувашлар, марилар, удмуртлар да көтеп ала. Бәйрәм көнне, әйбәт киемнәрен киеп, алар күршедәге татар авылына юнәлә. Сабантуй түгәрәгендә без күп милләтләрнең милли киемнәрен күрәбез, җырларын һәм көйләрен ишетәбез. Сабантуйның күңеле иркен. Теләсә кайсы милләт кешесе аның ярышларында үзенең көчен сынасын, уеннарында осталыгын күрсәтсен!
Сабантуйлар кемнең генә күңелен җилкендерми икән дә, кемнең генә күңел кылларын чиертми икән! Югыйсә, бәйрәм барган урында ап-ак сакаллы бабайларның да, чит кеше очраганда, авызын яулык чите белән каплап сөйләшүче әбиләрнең дә, бала-чаганың да ыгы-зыгы килеп йөрүен ни белән аңлатасың?! Ул көннәрдә һәркем үзен өч-дүрт чакрым арадан чабыштан килгән аргамак хәлендә сизә. Күңеле белән каядыр ашкына. Хуш ис бөркеп торган болыннарны, елга буйларын, урман аланнарын әйләнгәч, үзенең балачагына яки яшьлегенә әйләнеп кайткандай була.
Яшь киленнәр бүләге – чиккән башлы сөлге бәйләнгән колга магниттай һәркемне үзенә тарта. Олысы да, кечесе дә аның мәйданына ашыга. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләрен, барыннан да бигрәк, татарча көрәшне күрми калырмын, дип борчыла. Яшел печәнлектә йөргән бозау хәтле тәкәнең әле хуҗасы табылмавын белгәч кенә тынычлана.
Менә мәйдан читендәге өстәл артына авылның мөхтәрәм картлары кереп урнаша. Болар – аксакаллар, мактаулы хөкемдарлар. Алар татарча көрәшнең бәхәсле очракларында үз сүзен әйтергә тиеш.
Уртага пәһлевандай егетләр кереп тула. Бераздан озын арканда тотынырга урын калмый. Баш судья көрәшчеләрне парларга аерып чыккач, китә тамаша!
Ниһаять, баш батыр билгеле! Дус-ишләре, аны күтәреп чөяр өчен, уртага ашыгалар. Менә тәкәсе белән бергә, чиккән башлы сөлгеләрен муенына урап, пәһлеван югары оча. Аннары ул, тәкәне муенына атландырып, мәйданда бер әйләнеш ясый да читкә чыга. Һәм... гади тамашачы булып кала. Ә сабантуйның бәйгеләре – берсеннән-берсе кызык ярышлары дәвам итә әле.
(Нургали Бултовтан)
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 123 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
САБАН ТУЕ | | | Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме |