Читайте также:
|
|
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Ит, бигрәк тә сарык, сыер һәм ат (тай) ите татарларның яраткан ашы булган. Иттән аш, шулпа пешергәннәр, аштан алган итне еш кына шулпадан соң биргәннәр.
Борынгы татар ашлары арасында тавык, каз, үрдәк, күркәдән әзерләнгән ашамлыклар шактый булган, терлек һәм кош итен күп очракта пешереп (сирәк кенә – парландырып пешереп) кулланганнар.
Татар ашлары арасында сөт азыклары зур урын алып торган. Ләкин сөтне шул килеш кенә сирәк кулланганнар, чәйгә салып эчкәннәр яисә ашамлыкларга салганнар. Сөттән май язганнар, сөзмә, эремчек, катык, каймак, корт ясаганнар. Татарлар ясаган атланмай бөтен тирә-юньдә дан тоткан.
Йомырканы төрлечә пешергәннәр: ашка салганнар, тәбә әзерләгәннәр, камырга һәм төрле бәлешләргә сытканнар, Сабантуй вакытларында ул традицион ашамлык булып саналган.
Татар пешекчәләре, төрле вакыйгалар уңае белән табынга куяр өчен, бик күп ашамлыклар уйлап чыгарганнар. Туй табынына – бал-май, чәкчәк, гөбәдия, талкыш хәләвә. Хатын-кызга бала тапканнан соң әлбә китергәннәр. Кәләшнең әнисе кияү пилмәне, кияү коймагы, кияү пәрәмәче пешергән. Сабан туе һәм җыен кебек язгы-җәйге бәйрәмнәргә каклаган каз белән казылык әзерләгәннәр.
Башка бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә иртәнге ашка коймак, белен яки кабартма, көзен каз өмәсенә килгән кызларга шулпалы каз бәлеше, чәй янына каз маенда коймак пешергәннәр. Юлга чыгасы кешегә бавырсак, юка, төче күмәч биргәннәр.
Хәзер табында, өчпочмак, гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч, кыстыбый кебек милли ашлар белән беррәттән, щи, борщ, балык шулпасы, гөмбә һәм башка ашамлыклар күрергә була. Шул ук вакытта татар ашлары бизәлүе, әзерләнүе һәм тәме ягыннан оригинальлеген саклап калды. Бу аларның популярлыгы хакында сөйли.
Өстәлгә әйбәтләп үтүкләнгән ак ашъяулык җәяләр, аның астына йомшак тукыма җәеп калдыралар. Кунакларның санына карап, һәркемнең буе җитәрлек итеп, берничә җиргә юка гына телемләп кискән арыш һәм бодай ипие куеп чыгалар. Борыч, тоз, горчица, аш серкәсе, бөтнек савытын, катыкны, ничә кеше булуга карап, өстәл уртасы буйлап, берничә төшкә урнаштыралар. Болардан тыш, кайнар аш алдыннан ашала торган кабымлыклар: яшелчә, тозлы кыяр, кәбестә, помидор, төрле салатлар, балык һәм иттән әзерләнгән салкын ашамлыклар, салкын кош ите, казылык һ.б. чыгарып тезәләр.
Һәр урындык турысына зур сай тәлинкә, аның өстенә өлеш тәлинкәсе куялар. Өлеш тәлинкәсенә - дүрткә бөкләп яисә өчпочмаклап, тастымал, өстәлгә кәгазь салфетка салалар. Берничә урынга кәгазь салфеткалы кечкенә вазалар утырталар. Тәлинкәнең сул ягына – очлы ягын өскә каратып, чәнечке, уң ягына – йөзен тәлинкәгә таба каратып, пычак, аның янына, чокырлы ягын өскә каратып, аш кашыгы куялар.
Салкын кабымлыкларны өлеш тәлинкәсенә һәркем үзе салып ала, шуңа күрә һәр ашамлык янына аерым кашык һәм чәнечке дә куярга кирәк.
Татар халкы кунакны аяк өсте каршы алырга һәм сыйларга ярата. Бәйрәмгә ашамлыкларны мул әзерлиләр һәм аларны билгеле бер тәртиптә чыгаралар. Салкын кабымлыклардан соң иттән әзерләнгән кайнар кабымлык бирергә мөмкин. Аннары, аш тәлинкәсенә салып, кайнар шулпа – токмачлы аш яки шулпалы пилмән бирәләр. Аш тәлинкәләрен җыеп алгач, өлеш тәлинкәләренә салып, гөбәдия яки бөтен көе бәлеш, алар артыннан, зур тәлинкәләргә салып (8-10 кешегә бер тәлинкә), икенче итеп бирелә торган итле ашамлыклар: ит белән бәрәңге, тутырган тавык, кыздырган күркә һ.б. чыгаралар.
Мәҗлеснең беренче өлеше җиләк-җимеш суы (компот), кесәл эчкәннән соң, карбыз яисә җиләк ашаганнан соң тәмамлана.
Аннары чәй әзерлиләр. Өстәл уртасына буйдан-буйга бал, варенье, конфет, шикәр салган вазалар тезеп чыгалар, аларның ике ягына чәкчәк, роза, кош теле, бавырсак, пәхләвә, талкыш кәләвә кебек камыр ашлары куялар. Кунаклар өстәл янына урнашкач, чәй китерәләр, һәр чынаяк тәлинкәсенә, шулай ук һәр вазага, варенье салып алу өчен, балкашык куялар. Кунаклар күп булмаса, самоварны өстәлгә куярга мөмкин, ул табынны бизәп торачак, чәй дә тәмлерәк булып тоелачак.
Чәй эчкәннән соң, өстәлне җыештыралар да вазалар белән җиләк-җимеш: алма, груша, йөзем, апельсин һ.б. чыгаралар. Җиләк-җимешне, татлы шәраб алдыннан кабу өчен, аш өстәленә дә бераз куярга мөмкин. Туган көннәрне бәйрәм иткәндә, өстәлгә торт, чәк-чәк тә чыгаралар.
Әлбәттә, кунак өстәлен нәкъ әйтеп үтелгәнчә әзерләү мәҗбүри түгел. Аны һәркем мөмкинлегеннән, мәҗлеснең сәбәбеннән һәм гаиләдәге гадәтләрдән чыгып, үзенчә әзерли ала. Ләкин ашамлыкларны алдан әйтелгән тәртиптә бирү мәҗлескә оешканлык бирә, күңеллерәк итә, кунакларда әйбәт тәэсир калдыра.
Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә
Физик тәрбия белән кешеләр цивилизация чорыннан башлап, акыл хезмәте физик хезмәттән аерылгач кына максатчан һәм аңлы рәвештә шөгыльләнә башлаганнар. Аңа кадәр исә кешеләрнең физик үсеше хезмәт эшчәнлеге процессында тәэмин ителгән. Борынгыдан ук физик тәрбия өч төп бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: сәламәтлекне ныгыту, гомерне озынайту; хезмәткә сәләтне үстерү; әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Балаларның һәм яшьләрнең физик камил, әдәпле-әхлаклы, көчле ихтыярлы булып үсүе өчен кайгырту халыкта элек-электән килгән. Халык иҗатының бик күп әсәрләрендә әлеге сыйфатларны тәрбияләү кирәклеге искәртелә. Мәсәлән, күп кенә татар халык әкиятләрендә геройның физик ныклыгына, рухи сафлыгына дан җырлана, сүзендә торучанлыгы мактала. Халык улларының чикләнмәгән мөмкинлекләре әкиятләрдә, җырларда, мәкаль-әйтемнәрдә тасвирлана.
Татар халык традицияләре, яшьләр уеннары физик тәрбияне аңлы һәм максатчан итеп оештырырга ярдәм иткән. Бу нәтиҗә Сабантуйдагы күптөрле милли уеннар һәм спорт ярышлары, ел әйләнәсендә хәзерлек алып бару, җыеннарда һәм аулак өйләрдә, җәйге айлы кичләрдә гөрләп торган яшьләр уеннары белән дә раслана. Борынгыдан ук халыкта билгеле булганча, аз хәрәкәтләнгәндә яки ул бөтенләй булмаганда, мускулларда торгынлык туа. Ә бу, үз чиратында, кайбер әгъзаларның зәгыйфьләнүенә китерә.
Физик хезмәт, физик тәрбия тән тазалыгына гына түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый. Шуңа күрә халкыбыз әлеге процессны “Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә” дигән бик тирән мәгънәгә ия тәгъбире белән тасвирлар әйтеп бирә алган.
Физик тәрбиянең булмавы, озак хәрәкәтләнми тору, физик эштән читләшү организмда тискәре үзгәрешләр барлыкка китерә. Галимнәр моны тәҗрибәләр нигезендә ачыклаганнар. Ун айлык күселәр, аз хәрәкәтләнү шартларында яшәп, 80-85 көннән соң үлгәннәр. Ә табигый шартларда алар 600 көн яшиләр. Аз хәрәкәтләнүче кешеләр төрле йогышлы авыруларга тиз бирешәләр. Атеросклероз, гипертония, инфаркт кебек авырулар да аз хәрәкәтләнүче кешеләрдә ешрак очрый.
Даими рәвештә хәрәкәтләнү, физкультура белән шөгыльләнү тәндәге матдәләр алмашын яхшырта, кан тамыларының эластиклыгын, функциональ мөмкинлеген арттыра. Даими рәвештә физик күнегүләр, хезмәт белән шөгыльләнгән, дөрес физик тәрбия алган кешеләрнең рухы күтәренке һәм саф, гәүдәсе җыйнак һәм җиңел була. Шуңа күрә халык, “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”, дип, бик дөрес әйткән. (Ш.Җәләлиев)
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 202 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Биремнәр | | | Ак үлем”нән саклан! |