Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Су кадере

Рәхәтләнеп ял итәргә! | Без штампа и причастия | Никах изменился со временем | ТАТАРСКАЯ КУХНЯ | Татар милли киемендәге асылташлар | Национальная татарская одежда | КАК ПРИНИМАТЬ ГОСТЕЙ | САБАН ТУЕ | Сабантуй бизәкләре | Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме |


Читайте также:
  1. Ипи кадере

Дөньяда, тормышта иң кадерле әйберләрнең берсе – су. Татарстан үзәгендә ике зур елга – Идел һәм Чулман (Кама) бергә килеп кушылган. Борынгы заманнардан ук Европа белән Азияне, көньяк белән төньякны тоташтыруда әһәмиятле артерия хезмәтен үтәгән шушындый зур елгалар агу халкыбызның мәдәнияте һәм икътисады үсүгә сәбәп булган.

Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.

“Елгам минем – Аллам минем”, “Аллам минем – елгам минем”, “Елгаларым – тормыш тоткаларым” дигән мәкаль-әйтемнәр халыкның елга-инешләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылавын күрсәтә. Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны урман белән капланып алынган зур елга ярларына һәм аларның тирә-юненә, күл буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан, җире уңдырылышлы булган урыннарга салганнар. Халыкның ихтыяҗын су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар үтәгән. Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла. Ата-бабалар суның кадерен белгәннәр, зурларын һәм кечкенәләрен дә аерым исем белән атап йөрткәннәр.

Республикабызда Идел, Чулман, Нократ кебек мәһабәт елгалардан башлап, һәр вак чишмәнең исеме бар. Су чыганакларының төрләрен дә, ягъни елга, күл, кое, саз, инеш, бәке һәм чишмәләрне җирле халык үзенчә атый. Мондый күренеш су чыганаклары күп булган урыннар өчен бик табигый.

Бик борынгы заманнарда кешеләр су чыганакларын, гомумиләштереп, елга, күл, саз, инеш, кое, су, дип кенә атаганнар. Бу күренеш барлык континентлар һәм илләр өчен хас булган. Мәсәлән, “Идел” атамасы “елга”, “зур елга” мәгънәсен аңлаткан. Африкадагы Нил елгасы атамасы да симет-хәмит телләрендә “елга”ны белдергән “нагал” сүзе белән бәйләнешле.

Зур елгалар элекке заманнарда ук халыкларның аралашу юллары һәм урында ориентлашу чаралары булган. Шуңа күрә андый елга исемнәре еракларга мәгълүм интернациональ топонимнар рәтенә керәләр. Гадәттә, елга никадәр зур булса, аның исеме дә борынгырак була. Су чыганаклары атамалары халыкның үткән тарихы, мәдәнияте, көнкүреше һ.б. үзенчәлекләре турында кыйммәтле мәгълүматлар хәбәр итәләр.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 105 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ| Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)