|
Алма, алма, алма,
Алма була тњгђрђк.
Ялгыз тормыш тормышмени?
Тормыш була бергђлђп.
Гасырлар сынавы аша туган, ќырга ђверелгђн ђлеге юлларныћ зур мђгънђгђ ия булуы бер кемдђ дђ шик уятмыйдыр. Ђмма бергђлђп яшђњ дигђне џђркемгђ дђ насыйп булмый. Бу ќђџђттђн караганда, Рђхимќанга бертуган ике энесе џђм ђнисе ягыннан булган туганнары белђн даими элемтђдђ, аралашып яшђргђ насыйп булды.
Ике энесенећ берсе – Мияссђр. Ул Мђхмњт ага фронттан яраланып кайтканнан соћ, 1943 елныћ 10 маенда туган бала. Сугыш џђм сугыш арты елларыныћ бљтен авырлыкларын тоеп њскђн Мияссђр, урта мђктђпне тђмамлаганнан соћ, Казанга юл тота џђм Инженер-тљзелеш институтына укырга керђ. Аны тђмамлап чыкканда ул инде, тљп белгечлеге љстђвенђ, хђрби белемгђ дђ ия була. Институтта хђрби кафедра булу, анда белем алганнан соћ офицер дђрђжђсе бирелњ – бу Мияссђр Гайнуллинныћ килђчђк тормыш юлында тљп этђргечкђ ђверелђ. Чљнки, уку срогы бетњгђ 12 югары белемле егетне армия сафына алалар. Алар арасына Мияссђр дђ элђгђ.
Бу урында шундый бер њзенчђлеккђ игътибар итик ђле. Юл кирђк-яраклары љстенђ аерылмас дустына ђверелгђн тальян гармунын да ала ул. Бу тальян моћы элегрђк мђктђптђ, авыл клубында, югары уку йортында яћгыраган булса, армиядђ дђ авыл егетлђрен сагышландыра, уй-хыялларында туган якларына алып кайта. Алга китеп булса да ђйтик, Мияссђр Гайнуллин яраткан гармуныннан бњгенге кљндђ дђ аерылганы юк.
Шулай итеп, Мияссђр армиядђ хђрби-тљзњче булып хезмђт итђ. Берничђ елдан соћ туган якларына кайтып, Ђлмђттђ абруйлы гаилђдђ њскђн Алсу исемле кызга љйлђнеп, Урта Азия якларына, Ташкентка китђ.
1966 елда кече лейтенант званиесеннђн башлап, 1995 елга кадђр хезмђт иткђн, подполковник дђрђќђсенђ ќиткђн Мияссђр Гайнуллин. Запаска чыкканнан соћ, Ђлмђт шђџђренђ кайтып тљшђ. Ђлбђттђ инде, гаилђсе – хђлђл ќефете Алсу Ќђгъфђр кызы, уллары Марат џђм Азат белђн.
Чирек гасыр армиядђ хезмђт иткђн кешегђ њзе телђгђн шђџђрдђн фатир бирелергђ тиеш дигђн нигезлђмђ булса да, Томск љлкђсендђ, Казакъстанда, Њзбђкстанда њткђргђн еллардан соћ, Ђлмђт бик кљтеп тормый Гайнуллиннарны. Чиратка 13 гаилђ булып баса алар. Кљннђрдђн бер кљнне НГДУ “Заинскнефть” башлыгы Мияссђр Мђхмњт улына Зђй шђџђренђ књчђргђ, њзлђренђ караган торак-коммуналь бњлеген ќитђклђргђ тђкъдим итђ. Армия сафларында хезмђт иткђндђ хђрби хезмђткђрлђрнећ торак- коммуналь мђсьђлђлђрен чишњдђ зур тђќрибђ туплаган запастагы подполковник бу тђкъдимне бик телђп кабул итђ.
Ќђмгысе 8 медаль, шул исђптђн, I, II, III дђрђќђ “Знак ПВО страны” белђн бњлђклђнгђн Мияссђр Мђхмњт улы Зђйдђге яћа эшендђ дђ сынатмый.
Кече энелђре Илдус, техника ярату сђбђпле, автомобиль транспорты белгече, юлда тђртип саклаучы џљнђрен сайлады, лђкин моныћ белђн генђ чиклђнмичђ, Казанда Эчке эшлђр министрлыгыныћ академиясен дђ тђмамлады. Хђзерге кљндђ ул лаеклы ялда, хатыны Бибинур белђн Казанда яши. Алар вакытсыз дљнья куйган уллары Альбертныћ малаен – беренче оныклары Булатны тђрбияли.
Кызлары Айгљл мљселманча модалы киемнђр сату белђн шљгыльлђнђ. Ире Альберт белђн Камил исемле малай џђм Агилђ исемле кыз њстерђлђр.
Мђгълњм булганча, нђсел чылбыры балалар џђм туганнар аша дђвам итђ. Бакыйлыкка књчкђннђрне фани дљньяда яшђгђннђр алыштыра. Рђхимќан Мђхмњт улыныћ аралашып, мљмкинлек туган саен књрешеп, хђл-ђхвђл белешеп торган туганы Мђймњнђ џђм аныћ уллары. Мђймњнђ – ђнисе Шђмсенурныћ бертуган сећлесе. Ул бњгенге кљндђ Карабикол авылында гомер кичерђ.
1950 елда ул унсигез яше тулар-тулмас Карабиколныћ Габделђхђт исемле егетенђ кияњгђ чыга. Килен тљшкђн гаилђ мулла гаилђсе була. Каенатасы Гасыйм мулла укымышлы, ифрат та кече књћелле, ђ каенанасы Мђнзар остабикђ исђ ќор телле, шук табигатьле кеше була. Мђймњнђ дурт малай џђм бер кыз тудыра. Бу гаилђ бик тђ ућган, тырыш џђм њќђт була. Нинди генђ эшкђ алынсалар да, беренче буласылары килђ. Шушы сыйфат, мљгаен, балаларына да књчкђндер. Габделђхђт беренчелђрдђн булып зур комбайнга утыра џђм урып-ќыюда дистђ еллар буе алдынгылыкны бирми. Беренчелђрдђн булып велосипед сатып ала, аннан соћ, халыкта “копейка” дип йљртелгђн беренче чыгарылыш “Ќигули” автомобилен ала. Машинада ќилдергђндђ дђ – ђ ул ќитмештђн соћ да њзе руль артында иде – аны беркем узып китђ алмады. “Ну, бабай, ты прямо Шумахер!” – дип баш чайкап кала иде ГИБДД хезмђткђрлђре. Кышкы кичлђрне Мђймњнђ џђм Габделђхђт итек басу белђн мђшгуль була. Аларныћ итеклђренђ заказны бер кыш алдан биреп куялар, чљнки алар ќићел, матур џђм чыдам була. Шуныћ љстенђ каравылда эшлђњ, ике кљн саен мич тутырып тугызар ипи пешерњ, мал-туар карау – болар барысы да гадђти эшлђр. “Балалар њстергђндђ ике-љч сђгать кенђ йокы књрђ идек”, – дип искђ ала Мђймњнђ апа. Озак еллар ул басуларны сугару эшендђ эшли, шућа да кљнозын аяклары салкын суда. Еллар узгач, моныћ тискђре йогынтысы њзен сиздерђ, ђлбђттђ. Пенсиягђ чыккач, “Бђкер” санаториендђ џђр ел дђваланып, сђламђтлеген бераз ныгыта Мђймњнђ апа. Хђзерге кљндђ аныћ књћеле тыныч, ил гавђме каршында йљзе ак. Ходайга шљкер, уллары эшчђн, туган тљбђклђре љчен ќан атып йљрилђр. 1954 елда туган љлкђн улы Фоат, мђсђлђн, ООО “Карабикулово” исемен йљртњче, нигездђ элеккеге “Красный путь” колхозын алмаштыручы, ќаваплылыгы чиклђнгђн ќђмгыятьнећ генераль директоры.
Фоат Габделђхђт улы Гарифов илдђ сђяси вђзгыять њзгђргђннђн соћ туган авылыныћ таркалуга йљз тотуы, кешелђренећ тљрле тарафка чыгып китње белђн килешђ алмый. Њз колхозларыныћ бетње, авыл яшьлђренећ чит тљбђклђргђ таралуына битараф кала алмый. Бертуган энесе Рђфкат белђн кићђшкђннђн соћ, авыллары исемендђге ќаваплылыгы чиклђнгђн ќђмгыять оештыра, аныћ директоры вазифаларын њз љстенђ ала. Ђ Рђфкат исђ бу ќђмгыять белђн турыдан-туры ќитђкчелек итђ. Гаилђсе Зђй шђџђрендђ яшђсђ дђ, Карабиколда даими торырга, хуќалык белђн ќитђкчелек итђргђ ризалаша. Дљрес, атнага бер тапкыр гаилђсе янына ялга кайта ул. Чљнки љйдђ хатыны Рђшидђ џђм тљпчек кызы Лђйсђн кљтђ. Олы уллары Марат џђм Айрат инде њзлђре дђ гаилђ башлыгы булды, икесе дђ Казанда яши, икесе дђ югары белемле џђм њз эшлђренећ белгече.
Бу урында Фоатныћ џђм Рђфкатнећ туган авыларыныћ чын патриотлары булуын ассызыклап њтђргђ кирђк. Юкса, Фоат Габделђхђт улыныћ ил књлђмендђ мљџим роль уйнаган тљп эше бар бит. Ул – газ џђм нефть њткђрњ љчен торбалар тљзњче “Трубострой” оешмасын ќитђкли, кљн-тљн юлда йљрњдђн туктамый. Алтынчы дистђне тутырып килњенђ карамастан, њзенећ “Тойота”сында еш кына кљненђ мећђр чакрым юл њтђ. “Яшьрђк чакта, – ди ул, – ике мећ чакрымга кадђр ќитђ иде, бер атна эчендђ Пермь, Курган, Тњбђн Новгород, Мђскђњ шђџђрлђрен урап кайта идем”.
Рђфкат Габделђхђт улы да озак еллар њз белгечлеге буенча автотранспорт предприятиелђрендђ баш инженер вазифаларын башкарды. Лђкин туган авылында барган таркаулык књренешлђренђ битараф кала алмады џђм аны тергезњ эшенђ алынды. Хђзер аныћ эш кљне чиклђнмђгђн, бигрђк тђ чђчњ чорында яисђ ућыш ќыю вакытында, берњзе унга ярылырдай булып бар ќиргђ дђ љлгерергђ телђгђндђ, ќитђкче машинасыннан тљшми, ќитмђсђ, яћадан-яћа производстволар ачарга, булганнарын кићђйтергђ кирђк, тљзелеш эшлђре дђ берљзлексез алып барыла.
ООО “Карабикулово”ныћ бњгенге хђле нидђн гыйбарђт соћ? Элек берничђ сњз авылдагы њзгђрешлђр хакында ђйтик.
Ђгђр авылныћ њткђне белђн чагыштырсаћ, шаккатарлык аерма! Кыйшаеп, каралып беткђн иске ташландык йортлар утырган урыннарда хђзер бер-бер артлы заманча йортлар калка, авыл ямьлђнђ џђм яшђрђ. Авылны тљзеклђндерњ максатыннан бердђнбер урамда асфальт юл тњшђлде, су торбалары уздырылды, љйлђр дђ газ ягып ќылытыла. Чирмешђн аркылы 45 метрлы яћа књпер салынды. Никадђр яћа хуќалык биналары – икмђк саклау амбарлары, терлек фермалары тљзелде, эшкђртњ производстволары ачылды. Шуныћ љстенђ, машина-трактор паркы яћабаштан булдырылды. Хуќалыкта 400 баш мљгезле эре терлек (шуныћ 180 башы сыер), 50 лђп ат бар. Малларныћ нђселлђрен яхшырту нисбђтеннђн нђселле яшь таналар кайтартыла. Савып алынган сљттђн эремчек, пастеризациялђнгђн сљт, май, каймак, катык ќитештерњ цехы булдырылган.
2600 гектар ќире булган хуќалыкныћ љч “Енисей”, бер “Дон”, бер “Нива” комбайны бар. Игелгђн культураларны эшкђртњ дђ юлга салынган. Карабиколныћ њзендђ њк он џђм ярма яру тегермђннђре, икмђк пешерњ комбинаты бар. Башка тљрле культураларны эшкђртњ дђ ќайга салынган. Авыл кешелђренђ арпа, бодай, борчак ярмалары љчен дђ ерак барасы тњгел, монда ук ќитештерелђ.
Шунысын да искђреп њтик. Карабикол яшьлђре элек-электђн белемгђ омтылган. Сугыштан соћ мђктђпне тђмамлаган авыл кешелђре арасыннан беренчелђрдђн булып югары белем алырга дип Рђхимќан Гайнуллин Казанга китђ џђм авыл хуќалыгы институтын тђмамлый. Аныћ њрнђге бик тђ ућышлы була. Авылдагы укытучылар гаилђсеннђн – Зљфђр абый џђм Шђмсебану апаныћ уллары – Рафаэль, Рим џђм Вил Омск шђџђрендђге Автодорожный институтына укырга керђлђр. Алар эзеннђн Омскига Мђймњнђ апа џђм Габделђхђт абзыйларныћ уллары Фоат, Рђфкат џђм Ђсхђт тђ СибАДИга укырга керђ џђм тђмамлыйлар. Фоат белђн Рђфкат янђ туган якларына кайталар, ђ љченче туганнары Ђсхђт Омск шђџђрендђ тљплђнеп кала. Ул ягулык-май материаллары ќитештерњче зур бер заводта баш механик вазифаларын башкара. Туган якларына ул елга бер мђртђбђ – ял вакытында – кайта џђм туганнары белђн аралаша.
Габделђхђт белђн Мђймњнђ Гарифовлар гаилђсендђ Фоат, Рђфкат, Ђсхђт, Ђгъдђс исемле малайлар џђм Мђкъбњлђ исемле бер кыз бала туа. Мђкъбњлђ Куйбышевта (Самара) Политехника институтын тђмамлый, хђзерге кљндђ Зђй шђџђрендђ яши.
Ђгъдђс – ул дњрт ир туганныћ берсе, 1965 елныћ 11 ноябрендђ дљньяга килгђн. Абыйлары кебек Карабикол џђм Ђбдеки авылларында белем алганнан соћ, Ђгъдђс Куйбышев авыл хуќалыгы институтына юл тота. Аны тђмамлап зооинженер дипломына ия була. Зђй районындагы мљгезле эре терлек симертњ берлђшмђсендђ љлкђн зоотехник буларак дњрт ел хезмђт итђ.
СССР таркалып, илдђ болгавыр чор хакимлек итђ башлагач, ашлык, ашлама, “КамАЗ” машиналары љчен љчен запас частьлђр кебек ђйберлђр белђн сату-алу эшлђренђ кушылып китђ. Берничђ ел Зђй шђџђрендђ крекер печеньесе ќитештерњче кондитер фабрикасы белђн ќитђкчелек итђ.
Ќиде дистђ ел дђвамында “коммунизм” тљзњ белђн шљгыльлђнгђн, аннан соћ кыргый капитализм кармагына элђккђн Россиядђ яшђњ ђледђн-ђле яћа талђплђр куя. Ђгъдђс Габделђхђт улы да шљгылен њзгђртђ, 2001 елдан башлап халыкта “Гараж–500” исемен яулаган, Яр Чаллы автомобиль-транспорт предприятиесен оештыра. Исеменнђн аћлашылганча, бу предприятие машиналары йљк ташу белђн шљгыльлђнђ, Россия, БДБ иллђреннђн тыш, Польша, Германия, Тљркия кебек иллђргђ дђ барып чыга аларныћ машиналары.
Ђгъдђс Габделђхђт улы, заман талђплђренђ ќавап йљзеннђн, белемен арттыруга игътибар бирђ. Яр Чаллы финанс-икътисад академиясен тђмамлый, 2005 елда икътисад фђннђре кандидаты дигђн гыйльми дђрђќђгђ лаек була, Мећ тљрле мђшђкатьлђрдђн торган хезмђте арасында ђлеге академиянећ икътисад факультетында эшлђргђ дђ вакыт таба.
Гомумђн, Ђгъдђс Габделђхђт улы Гарифовныћ “љстђле” тњгђрђк дияргђ була. Хђлђл ќефете Рђсилђдђн, Казан дђњлђт университеты тђмамлаган кызы Индирадан, Чаллыныћ Пушкин исемендђге лицеенда укучы улы Шамилдђн канђгать ул.
Гарифовлар гаилђсе дђ њзлђренећ нђсел шђќђрђсен барлый.Менђ аларныћ ђти-бабалары ягыннан шђќђрђ чылбыры: Габделђхђт – Мљхђммђтгасыйм – Мљхђммђтгариф – Гыйрфан – Мљхђммђткђрим – Мљхђммђдђмин. Ђбилђре ягыннан: Шђмсетдин – Мђнзар, эне-абыйлары: Кђшафетдин, Минабетдин, Шаџнияз. Гыйрфан Уфада укып, указлы мулла булган. Тумышы белђн Бђйрђкђ авылыннан булса кирђк.
Гайнуллиннар џђм Гарифовлар гаилђсе иќат кешелђре белђн дустанђ мљнђсђбђттђ яши. Авыл сабантуйларына алар танылган артистларны кунакка чакыралар. Шул дуслыкныћ иќади бер ќимеше буларак “Ђбдеки – Карабикол” ќыры туды џђм Салават Фђтхетдинов башкаруында татар эстрадасында яћгырады.
Карабикол авылын бизђп торучы яћа мђчет бинасы калкып чыгуы да – ул бертуган Гарифовларныћ уртак ќимеше. Алда ђйтелгђн игелекле гамђллђр нђкъ менђ Фоат белђн Ђгъдђснећ матди ярдђм џђм оештыру сђлђтенећ књркђм мисаллары. Џђрдаим телђктђшлек књрсђткђн љлкђн агалары Рђхимќан Гайнуллин њзенећ олпат фикерлђре, ќылы мљнђсђбђте, туган ќанлы булуы белђн дђ, тормыш тђќрибђсе белђн уртаклашу нисбђтеннђн дђ, тљрле вђзгыятьтђ ярдђмлђшкђн чагында да кирђк аларга. Бер-берећђ терђк була белергђ дђ кирђк бу тормышта. Алар инде бергђлђп шактый олы юл узды, тормыш тђќрибђсе туплады. Иншалла, алга таба да алар аралашып-књрешеп гомер итђр, сынауларны бергђлђп њтђр. Чљнки, тормыш дигђнећ бер генђ минутка да туктап тормый, дђвам итђ. Телђклђре дђ уртак – туганлык ќеплђре ныгысын, нђсел чылбыры љзелмђсен.
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 92 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Хаќга сђфђр кылу | | | Уважаемые читатели! |