Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Кабатланмас гомер еллары

Хљрмђтле укучылар! | Хезмђт тљбе хљрмђт | Гаилђ – тормышныћ ић мљџим нигезе | Хаќга сђфђр кылу | Туганлашып яшђњ – њзе зур бђхет | Уважаемые читатели! | История наших предков | Неповторимые годы детства и юности | Щедрость земли – смысл труда и поисков | По труду и честь |


Читайте также:
  1. Гомеровский вопрос
  2. Многомерные массивы
  3. Многомерные массивы
  4. Многомерный осциллятор
  5. Основные черты эпического стиля. Принципы создания образов в поэмах Гомера.
  6. Поэма Гомера «Илиада»: тема, сюжет, композиция.

 

Књптђн тђмам алќып, “чеби” баскан аякларыћны юарлык хђлдђ булмаган килеш ятып йокланса да, иртђн уянып киткђч аннан-моннан гына капкалап булса да урамга чыгулары, аннан соћ Чирмешђнгђ су керергђ чабулары ничек књћелле! Ярга таба йљгереп барышлый ук књлмђк-ыштаннарыћны сала-сала суга сикерњлђрнећ рђхђтлеген њзлђре тоеп караган малайлар гына аћлыйдыр. Ђ ярыша-ярыша йљзњлђр, кем ничђ тапкыр су коенганын хисаплаганда синећ саныћ башкалардан артыграк чыкканда рђхђтлек љстенђ горурлык хислђре дђ кичерђсећ. Моныћ љстенђ, яр буенда кармак салып утырганда “балык кап-кап, яр башында ялтырап ят” дия-дия, берђр чабак элђктерсђћ, башыћ књккђ тия. Кабаттан иптђшлђрећђ: “Менђ моныћ кадђр балык каптырдым”, – дип сызганулы белђгећне књрсђтђсећ.

Язгы ташу чорында Чирмешђн ярсуланып-тулып ага, яр буендагы тугайларны баса. Ђ инде дђрте бераз сњнеп, кире чигенгђндђ, язгы сулар чокыр ќирлђргђ тулып кала џђм кечкенђ генђ књллђвеклђр хасил була. Менђ шушы тымызык суда балыклар “капкын”га элђгђ дђ инде. Ђле дђ хђтерли Рђхимќан: яшњсмер чакта шулай бер елны књрше Мљбарђкшаабзый белђн белђн йљз дђ унбиш корбан балыгы ќыйдылар. Ат арбасына тљяп кайттылар табышларын.

Адђм баласы тормыш кљткђндђ дђ сусыз тора алмый. Ђнђ Рђхимќан мунчаларына Чирмешђннећ књпме суын ташыды. Мал-туарга эчертергђ дђ алып кайта иде. Ђле дђ ярый, инеш бђрђћге бакчаларына терђлеп диярлек ага иде.

Ел фасылыныћ кыш дигђне дђ бар бит ђле. Елганыћ бозында тимераяк белђн шусаћ, ярыннан чаћгы белђн аска таба элдерђсећ. Ходайга шљкер, Рђхимќан боларныћ барысын да татып карады. Тик менђ шунысы: бала чагы сугыш елларына туры килгђннђргђ табигатьнећ ућай шартларын кинђнгђнче тоярга гына язмады. Фронтка озатылган ирлђрнећ урынын хатын-кызлар белђн бала-чагалар алды. Тђњге тапкыр Шакир бабасына ияреп басу туфрагын тырмаларга барган, бабасы тамак ялгаганда аныћ эшен дђвам иткђн Рђхимќан да тормыш камытын бик иртђ киде. Ђ 1937 елныћ 22 гыйнварендђ Шђмсенур белђн Мђхмњт гаилђсендђ беренче бала буларак дљньяга килгђн Рђхимќанныћ балачагы нђкъ менђ сугыш вакытына туры килде. Баштарак олыларга ияреп йљрсђ, ун-унбер яшьлђрендђ ул инде “Красный путь” исемен йљрткђн туган колхозыныћ хђле ќитђрдђй эшлђрен мљстђкыйль рђвештђ башкара башлады. Вакыты-вакыты белђн атына камыт кидерњ љчен артсыз урындыкны да файдалана. Ђ башкарган эшлђренећ тљре, мљгаен, џђр књмђк хуќалыктагы кебегрђк булгандыр. Каникулга туктау белђн парта артын басуга алыштырдылар алар. Игеннђрне екканда читкђрђк тљшкђн учмаларны рђткђ салу, кљлтђ итеп бђйлђнгђч, аларны ындыр табагына ташу, ашлык сукканда ат артыннан йљрњ, ашлык тапшырганда олаучы булып йљрњлђр – боларныћ берсе дђ калмады малай-егетлђрдђн. Парта артына кайткач та басу белђн хушлашмадылар ђле. Башак ќыярга да, ќитен йолкырга да алып баралар иде аларны. Яшелчђ бакчасындагы кишер-кыярларга да кљчлђре кергђлђде.

Шђмсенур апа џђм Мђхмњт абзыйныћ гаилђсендђ дњрт бала туа, лђкин Гљлсирђ исемле кызлары кыска гомерле булып чыга. Олы уллары Рђхимќан 1937 елда, Мияссђр – 1943 елда, кече уллары Илдус – 1955 елда туа. Ата-ана балаларын татар гаилђлђренђ хас булган кануннар буенча тђрбияли: љлкђннђргђ ихтирамлы булу, кечелђрне рђнќетмђњ, њз кљнећне њз тырышлыгыћ, њз хезмђтећ хисабына књрњ, њрнђк гаилђ тљзњ џ.б.

Баш балага џђрвакыт диярлек тизрђк “љлгерергђ”, ата-анага бик иртђ терђк булырга туры килђ. Бигрђк тђ гаилђдђ сђламђтлеккђ туймый торган кеше булганда. Бу ќђџђттђн караганда, ике сугышныћ икесе дђ Гайнуллиннарны читлђтеп њтми. Фин сугышыннан ук аягын љшетеп кайткан Мђхмњт Бљек Ватан азатлыгы љчен барган сугыштан инвалид булып ук кала. Ђнђ шућа књрђ Рђхимќанга ђти кеше ќилкђсенђ тљшђ торган кайбер вазифаларны да башкарырга туры килђ.

Кљннђр-айлар, айлар-еллар ни кадђр генђ мђшђкатьлђрдђн тормасын, адђм баласы белемгђ омтыла, надан калуны хурлыкка саный. Туган авылы Карабиколда башлангыч мђктђпне тђмамлагач, Рђхимќан књрше Ђбдеки мђктђбенђ юл тота. Кљн дђ биш чакрым араны њтђргђ кирђк. Ђле дђ ярый, укучы сабакташлары књп, 150 йортлы Карабиколдан 20 бала йљри. Яз-ќђй айларында ќђяњлђп, кышын чаћгыда. Ђле чаћгысы да нинди диген? Ђтисе ясаган, табаннарын пыяла белђн шомарткан чаћгы. Андые да барлык балаларда юк. Кемнећдер ђтисе фронттан кайтмаган,, кемнекедер ясарга хирыс тњгел. Сатып алырга чаћгы тњгел, чанасы да юк дигђндђй, тормыш кљтђр љчен ић кирђкле ђйберлђр дђ кибеткђ сирђк кайта. Баш-башлары никельлђнгђн карават алырга ђти-ђнисе књпме генђ хыялланса да, телђклђренђ тиз генђ ирешђ алмый. Андый карават йђ бик сирђк кайта, йђ кайтканын шунда ук алып бетерђлђр.

Сугыштан соћгы еллар никадђр генђ авыр булмасын, тормыш њзенекен итђ, белем алу юлына басканнар укуларын дђвам итђргђ тели. Рђхимќан да Ђбдеки ќидееллык мђктђбен тђмамлагач укуын дђвам итђргђ була џђм њзлђреннђн 12 чакрым ераклыктагы Денис урта мђктђбенђ документларын тапшыра. Бу уку йортына инде кљн саен барып-кайтып йљреп булмаячак. Шућа књрђ Денис авылындагы туганнары сыендыра аны.

Ђмма барыбер љйгђ кайтмый, азык-тљлек алып килмичђ булмый. Азык-тљлек дигђне ипи, бђрђћге, ара-тирђ ит кисђге була инде. Бђрђћге белђн ите, кем ђйтмешли, натураль продукт булса, ипи-ипекђйне пешергђндђ алабута оны да љстђлђ иде. Кыргыч аша чыгарылган бђрђћге дђ кушылгач, кулга тотып ашардай тњгђрђк ипекђй крестиан љстђлендђ тљп ризыкларныћ берсенђ ђверелђ. Ђнђ шул ипекђйне, аныћ янына љстђлгђн башка ризыкларны алып китђргђ дип Рђхимќан Денистђн атнага бер тапкыр кайта иде. Дљрес, ђтисе Мђхмњт авылда беренчелђрдђн булып велосипед сатып алгач, ќђйлђрен ул ђнђ шул ике кљпчђкле дустын аерылмас юлдашы итте. Ђ кышын чаћгыда кайткан чаклары да аз булмады Рђхимќанныћ.

Њз-њзен белђ башлаганнан бирле физик кљч талђп ителгђн эшлђрдђ катнашып килгђнгђме, белем эстђргђ тотынгач ќилле-яћгырлы, карлы-буранлы, яисђ књзлђрне камаштырырдай кояшлы-эссе кљннђрдђ дђ авылдан-авылга йљри-йљри чыныкккангамы – Рђхимќан физик культура дђреслђрендђ књнегњлђрнећ џђрберсен ќићел башкаручы укучыларныћ берсе булды. Аеруча 100 метр арага йљгерњ буенча иптђшлђреннђн уза иде ул. Шундый бер очрак хђтеренђ сећеп калган аныћ. Денис урта мђктђбендђ укыганда аларны ярышка район њзђге Шенталага алып баралар. Њзе укыган мђктђптђ дан алган Рђхимќан монда да беренче килђ. Килђ, лђкин шенталыларныћ моныћ белђн килешђсе килми. Ничек инде ул, авыл мђктђбе укучысы, район њзђге мђктђбе укучысыныћ борынына чиртсен ди?! Йљгерњне яћадан уздырырыга дигђн карарга килђлђр. 100 метр 10 чакрым тњгел. Кызып кына киткђн Рђхимќанга нђрсђ инде ул 100 метр! Кабат йљгерђ џђм “выжт” итеп узып та китђ. Ике тапкыр беренче килгђч, танымый хђллђре юк. Мактау кђгазе белђн кайта Рђхимќан Шенталадан.

Спорт књнегњлђре њтђгђндђ генђ тњгел, фђн нигезлђрен њзлђштергђндђ дђ сынатмый Гайнуллин. 1955 елныћ 22 июнендђ 4 нче номерлы Денис урта мђктђбе биргђн љлгергђнлек аттестатында Рђхимќан Мђхмњт улы Гайнуллинныћ бер генђ “љч”лесе дђ юк.

Авыл баласыныћ тормыш юлы гадђттђ сикђлтђле була. Олы юлга чыга торган џљнђр сайлаганчы байтак кына каршылыклар, киртђлђр њтђргђ туры килђ. Љлгергђнлек аттестатына ия булган кешелђрнећ књпчелеге югары уку йортына юл тота. Чљнки аттестат – югары уку йортына беренче ачкыч бит ул. Ђлбђттђ, белем алуны дђвам итђргђ мљмкинлек булганда... Ђммђ мондый мљмкинлек сирђклђргђ генђ элђгђ шул. Юкса, башлангыч мђктђптђ Карабикол авылыныћ 20 баласы белем ала, ђ Денис урта мђктђбенђ бер Рђхимќан гына барып ќитђ.

Ђлбђттђ инде, кулына бу кыйммђтле документ элђккђч, Рђхимќанныћ алдына: “Кая барырга, кем булырга?” дигђн сорау килеп баса. Турыдан-туры институтка китђр иде, энесе Мияссђр ђтисе фронттан кайткач кына туган бала, ђле яћа гына кул астына кереп килђ. Аннан соћ, књрмђгђн-белмђгђн ќиргђ чыгып китње дђ ђллђ ничегрђк. Менђ шућа ул ђњвђл юлныћ якыныннан башларга – Бљгелмђдђге нефть бораулаучылар џљнђрен љйрђтђ торган училищега барырга була. Аннан соћ, монда ул њзе генђ тњгел, авылдашлары белђн бергђ-бергђ укыячак бит. Бу училищены сайлауга тагын бер этђргеч – књрше Татарстанда, Карабиколга якын саналган Бљгелмђ, Лениногорск, Ђлмђт якларында нефть чыгаруга ныклап тотыналар. Димђк, Рђхимќан нефтьче Џљнђре алса, ялгышмаячак. Тик менђ тормыш дигђнећ џђрвакыт диярлек њз тљзђтмђлђрен кертђ. Училищены тђмамлауга аны армиягђ алалар. Армия сафларына озатканда ата улына њзенећ талђбен ќиткерђ: безнећ йљзебезгђ кызыллык китермђ, намус белђн хезмђт ит, ди ул.

Хђрби хезмђттђ булганнар белђдер: Идел буе округына караган тљбђклђрдђ њскђн яшьлђр чыдамлык ягыннан сынатмау гына тњгел, башкаларга њрнђк булып тора. Алар белђн ярышса, шул Себер егетлђре генђ ярыша аладыр.

Уртачадан калкурак, юан бђдђнле, мускуллары хезмђт џђм спорт белђн бђйле рђвештђ чыныккан авыл егете армия хезмђтенећ беренче кљннђрендђ њк ућай яктан таныла. Хикмђт шунда: мђктђп елларыннан ук башка миллђт вђкиллђрендђ “татар-монгол игосы” турындагы мифны сећдергђн тарих дђреслеклђре њз эшлђрен эшлилђр, “татар” сњзе яћгыраган урыннарда бу халыкныћ ул-кызларына кырын караш тудыралар.

Беренче кљннђрдђ њк Украинадан килгђн бер солдат: “Ах, ты – татарин”, – дип Рђхимќанга бђйлђнђ башлый. Бу књренешкђ шаџит булган башка солдатлар да карашларын Рђхимќанга юнђлдерђ. Урта мђктђпнећ соћгы сыйныфында татарча кљрђш белђн дђ шљгыльлђнђ башлаган Карабикол егете: “Алай бик батыр булсаћ, ђйдђ кљрђшђбез”, – дигђнен сизми дђ кала. Џђм књз ачып йомганчы тегене књтђреп ала да, ќиргђ сылый. Украина вђкиле 2-3 минут тынсыз ятканнан соћ гына торып аягына баса. Ђлбђттђ инде, бђхђс тудырган мондый књренешлђр, мондый очраклар шаџитларсыз гына узмый. Ике миллђт егетенећ кљрђшен дђ иптђш солдатлары карап тора. Џђм ул бил алышу башта кече командирларга, аннан соћ љлкђнрђклђренђ ишетелђ. Лђкин, ни хикмђт, ниндидер кисђтњ, шелтђ белдерњ урынына бу бђрелеш ућай чишелеш ала. Рядовой Гайнуллинны спортротага тђгаенлђп кљрђшчелђр командасына кертђлђр.

Хезмђт вазифасы буенча ракеталарны тикшереп торучы механик итеп тђгаенлђнгђн булса да, Рђхимќан Гайнуллин књп вакытын классик кљрђшнећ серлђрен љйрђнњгђ сарыф итђ. Књп тђ њтми, составында ул да булган команда хђрби частьлђр љчен оештырылган кљрђш ярышларында катнаша башлый. Мђскђњ љлкђсендђ, Тњбђн Новгородта, Свердловскида, Минскида, Украинаныћ Донецк шђџђрендђ њткђн ярышларда катнаша џђм алдынгы урыннарны яулый.

Шундый ярышлар вакытында беренче, икенче, љченче урыннарны алган солдатларга отпусклар бирелђ торган була. Кљрђшче Гайнуллинга мондый бњлђк алты тапкыр элђгђ. Љчесендђ ул туган якларында булып, ђти-ђнисенећ хђлен белергђ кайта, ђ љч ялын Казан авыл хуќалыгы институтына керњ љчен файдалана.

Хикмђт шунда: њткђн гасыр урталарында Советлар Союзыныћ коммунистлар партиясе белђн ќитђкчелек иткђн Никита Сергеевич Хрущев реформалар њткђрергђ бик хирыс кеше була. Тормышта ул реформаларныћ кайберлђре аклана, кайберлђре аныћ њзенђ каршы эшли. Америка Кушма штатларында булып, анда кукуруз игњнећ торышы белђн танышканнан соћ, ул бу культураны игњне СССРда да гамђлгђ кертђ. Сњз ућаеннан, кукуруз бњгенге кљнгђчђ терлеклђр рационында саклана. Силос љчен аны икмђгђн бер генђ хуќалык та юк, мљгаен. Бњгенге кљндђ безнећ ќирдђ дђ кукурузны бљртеклђтђ хђзерлђргђ љйрђнделђр.

Менђ шул сђясђтче авыл хуќалыгына кадрлар хђзерли торган уку йортлары авылга якынрак урнашырга тиеш дигђн фикерне дђ књтђреп чыга. Казанныћ “Ферма–2” дип аталган тљбђгендђ элегрђк колхоз ќитђкчелђрен хђзерли торган мђктђп базасында ачылган авыл хуќалыгы техникумы, мђсђлђн, нђкъ менђ шул шаукым аркасында Лаеш бистђсенђ књчерелђ. Партиянећ генераль секретаре озаграк эшлђсђ, бђлки, бу књренеш Казан дђњлђт авыл хуќалыгы институтына да кагылган булыр иде. Ђмма шунысын ассызыклап њтђргђ кирђк: Н.С. Хрущев заманында авыл хуќалыгы тармагы џђрдаим игътибар њзђгендђ булды, књп кенђ авыл балаларын бу љлкђдђ эшлђргђ канатландырды.

Илнећ сђяси вђзгыятендђ зур чагылыш тапкан шушы књренеш, ђлбђттђ инде, солдатлар тормышына да килеп керђ. Хђрби часть командирларыныћ сђяси эшлђр буенча урынбасарлары политзанятиелђр вакытында партия карарларын љйрђнњгђ зур игътибар бирђлђр, солдатларны ил сулышы белђн яшђргђ этђрђлђр. Билгеле инде, авылда туган, крестиан тормышы белђн яшђгђн Рђхимќан Гайнуллинныћ да књћел кылларын тибрђтђлђр мондый дђреслђр. Џђм армиядђн кайткач, 1959 елда ул Казанга укырга китђргђ ќыена. Ђнисе улыныћ биштђренђ тегермђн ташы кадђрле њзе салган тњгђрђк књмђчлђр тутыра. “Ђни, ќитте инде, куяр урын калмады бит”, – дигђч, бик тђ зирђк ќавап ишетђ: “Улым, ипигђ урын џђрвакыт табыла, юлда ул њзен-њзе алып бара”. Казанда ул Авыл хуќалыгы институтыныћ агрономия факультетына укырга керђ, књрђсећ, ќирнећ тарту кљчен ул бик иртђ тоемлый. Аныћ ђнисе дђ тњтђллђрендђ тљрле яшелчђлђрне гљрлђтеп њстерђ иде: кыяр, кишер, кђбестђ, хђттђ безнећ кыска гомерле ќђйдђ кавын џђм карбыз да љлгерђ иде. Тђм керсен љчен ул кавыннарын онга књмеп куя, кђбестђ-кыярларны књп итеп тозлый џђм барлык туган-тумачаны сыйлап кинђндерђ иде.

Имтиханнар бирњ љчен алданрак китђргђ менђ шул алты солдат отпускасыныћ соћгы љчесе бик тђ ярап куя инде аћа.

Урта мђктђпне “дњрт” џђм “биш”лелђргђ генђ тђмамлаган, хђрби хезмђте љчен ућай характеристика алган, армиядђге соћгы елында КПСС ђгъзасы булырга кандидат итеп књрсђтелгђн егет югары уку йортына керњ имтиханнарын ућышлы бирђ џђм студентлар сафына кабул ителђ.

Спорт тормышы, аерым алганда, аныћ кљрђш тљре белђн кызыксынучылар белђдер: бу югары уку йортында кљрђшкђ џђрвакыт зур игътибар бирелде џђм бу књренеш бњгенге кљндђ дђ дђвам итђ. Рђхимќан, “чилђгенђ књрђ капкачы” дигђндђй, кљрђш буенча да нђкъ кирђкле урынына туры килђ. Биредђ ул, белем алу белђн беррђттђн, кљрђш буенча да ућышларга ирешђ, институтныћ ќыелма командасы составында тљрле тљбђклђрдђ уздырылган ярышларда катнаша.

Уку, спорт белђн шљгыльлђнњдђн тыш, студентныћ гомерлек “юлдашы” булган “каян акча табарга?” дигђн сорауга да ќавап эзлђргђ туры килђ Рђхимќанга. Анысы инде промбаза тирђсендђ: вагоннан ташкњмер, тозлап бђйлђп куелган тирелђр бушатканда, яшелчђ базаларында карбыз, бђрђћге, виноград ђрќђлђре белђн эш иткђндђ табыла. Студент елларында уку белђн генђ тњгел, тамак туйдыру љчен књмер тљягђн вагоннарны, цемент тљялгђн баржаларны бушаткан, учхозда да њз кљннђрен њзлђре кљткђн: чђчкђннђр, себергђннђр, урганнар, ашарга пешергђннђр, кыскасы, тљрле џљнђрлђр њзлђштергђннђр. Тулай торакта яшђгђн, кичлђрен спортка да вакыт тапкан – кљрђш секциясенђ йљргђн. Укуы ђйбђт булгач, стипендияне дђ књбрђк тњлђгђннђр.

Љйдђн киткђндђ ул биштђрендђ икмђк кенђ тњгел, ђ чыныккан калебендђ дљньяга анык бер караш, нђрсђ яхшы, нђрсђ начар икђнен нык њзлђштереп китђ. Ата-ана тђрбиясе, алар биреп ќибђргђн бу бђџасез мирас аныћ гомер юлында очраган барлык авырлыкларны да ќићђргђ, намус белђн хезмђт итђргђ, њз џљнђренећ остасы булып љлгерергђ ярдђм итђ џђм њз гаилђсен дђ шул нигезгђ таянып корырга мљмкинлек бирђ.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 90 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ата-бабалар тарихы| Ирнећ юмартлыгы – олы максат џђм казаныш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)