Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Хљрмђтле укучылар!

Кабатланмас гомер еллары | Ирнећ юмартлыгы – олы максат џђм казаныш | Хезмђт тљбе хљрмђт | Гаилђ – тормышныћ ић мљџим нигезе | Хаќга сђфђр кылу | Туганлашып яшђњ – њзе зур бђхет | Уважаемые читатели! | История наших предков | Неповторимые годы детства и юности | Щедрость земли – смысл труда и поисков |


Зелмђсен нђсел чылбыры

 

на русском языке:

Откуда мы родом

 

Эчтђлек

 

“Туган авылым Карабикол”..........

 

Ата бабалар тарихы (шђќђрђ агачы)...

 

Кабатланмас гомер еллары...

 

Ќирнећ юмартлыгы – олы максат џђм казаныш...

 

Хезмђт тљбе хљрмђт...........

 

Гаилђ – тормышныћ ић мљџим нигезе............

 

Хаќга сђфђр кылу...........

 

Туганлашып яшђњ – њзе зур бђхет.........

 

Хљрмђтле укучылар!

Ќир тарта, кан тарта, дип ђйтђ иде безнећ ђби-бабайлар. Чђчлђргђ чал кергђч, бу сњзлђрнећ хаклыгына тагын бер кат инандым. Књп еллар дђвамында шђџђрдђ гомер итсђм дђ, яшђгђн саен туган авыл ешрак искђ тљшђ. Малай чакта яланаяк йљргђн тугай-болыннар, бакча башында тын гына агып яткан Чирмешђн, ымсындырып-чакырып торган ђрђмђ-урманнар, Кызлар тавы, Печђнлек чокыры... Алар џаман да шулай ямьле генђ инеш буенда ќђйрђп яталар... Туган табигать безнећ холык-фигылебезгђ дђ тђэсир итђдер, мљгаен. Чљнки мин ќир белђн бђйле агроном џљнђрен сайладым џђм гомерем буе њз хезмђтемнђн тђм табып эшлђдем џђм яшђдем. Хђзер инде оныкларым њсеп килђ. Њзебезнећ нђсел-ыру кљн иткђн туган авылым Карабикол турында аларга да бераз мђгълњмат ќиткерђсем килде. Шул ният белђн бу китапны язу телђге туды. Ђле џаман да яраткан шљгылем белђн мђшгуль булу сђбђпле бу китапка материал туплау џђм язмалар ђзерлђњне њземнећ дустыма – язучы џђм ќурналист Харис Закировка йљклђдем. Аћарга Карабиколда туып-њскђн сећлем Гљлсирђ Гайнанова да ярдђм итђргђ алынды. Ул да ќурналист, ике дистђ еллар дђвамында Казанда нђшер ителњче “Идел” ќурналында мљхђррир џђм тђрќемђче булып хезмђт итте.

Кеше њзенећ варисларына калдыра ала торган ић кыйммђтле мирас нидђн гыйбарђт? Бу сорауга џђркем њзенчђ ќавап бирђ. Мин балалар-оныкларга иманлы тђрбия бирњне, ата-бабайлар рухын яд итеп, њткђннђргђ ихтирам белђн карарга љйрђтњне ић кыйммђтле байлык дип саныйм. Чљнки иман – кешенећ ќирдђге ић ныклы рухи терђге. Њзенећ туган ќиренђ игътибарлы булган, туганнарын, њзенећ нђсел тамырларын, ата-бабаларныћ гореф-гадђтлђрен хљрмђт иткђн кеше њзе дђ тормышта ким-хур булмастыр. Тамырлары нык булган агачларныћ ябалдашлары да кљчле, мул була, давылларга каршы тор ала. Њзебезнећ дђвамыбыз булган балаларга исђн-имин тормыш, Аллаџыныћ иманлы бђндђлђре, илдђ абруйлы шђхес булуларын телим.

 

Хаќи Рђхимќан Мђхмњт улы Гайнулла.

 

15 март 2011 ел.

 

“Туган авылым Карабикол”

Карабиколга кайсы яктан гына кайтсаћ да, ић ђњвђл мђчет манарасы књзгђ чалына. Мђчетле авылныћ њзгђ бер яме бар – анда иманлы бђндђлђр яшђгђнен искђртеп тора ул. Авылларныћ да, кешелђрнеке кебек, њз холкы-фигыле була. Берсендђ халык ярдђмле, итагатьле књршелђр булып яшђсђ, икенчесе исђ сугыш чукмарлары белђн дан тота, ђ љченчесе њзенећ гњзђл кызларын тирђ-якка киленлеккђ алулары белђн горурлана. Карабиколда сабыр холыклы, тыйнак кешелђр яши. Картлар сљйлђгђн борынгы бер риваять искђ тљшђ. Имеш, Карабикол бабай бу ќиргђ килеп тормыш корып ќибђргђч, шундый телђк телђгђн: монда яшђгђн халык башкалардан алга да китмђсен, артка да калмасын, диеп. Мљгаен, телђге кабул булгандыр, чљнки берничђ гасыр дђвамында авыл кешелђренећ артык баеп киткђне юк, ил белђн кичергђн ачлык елларын исђпкђ алмаганда, урта хђлле тормышта яши. Мондагы гаќђеп гњзђл џђм бай табигать тђ тђэсир итђдер. Књпме генђ вакыт њтсђ дђ, авыл ђллђни њзгђрми – Чирмешђн елгасы буйлап сузылган нибары бер урам. Кечкенђ булса да тљш кенђ, дилђр бит. Чирмешђннећ арьягында кић болыннар, тугайлар, ђрђмђлек, авылныћ кљтњлеклђре џђм зђћгђр офыкка кадђр иген кырлары ќђйрђп ята. Аларга каршы якта ќир йљзендђ борынгыдан калган серле эзлђр сыман таулар-калкулыклар тезелгђн. Алар бердђнбер урамны ќил-яћгырлардан саклап, ышыклап тора. Тау итђклђре каенлы-имђнле, усаклы-ылыслы урманнарга барып тоташа. Тукай ђйткђнчђ, монда ќил дђ вакытында исеп, яћгыр да вакытында ява – шундый игелекле ќир инде бу тљбђктђ. Табигатьтђ хакимлек иткђн иркенлек, муллык бђлки кешелђр арасында да тыныч мљнђсђбђтлђр урнашуына сђбђпчедер.

Тарихка килгђндђ, Самара љлкђсенећ борынгы тарихына кагылышлы беркадђр мђгълњматны Интернеттан табарга була. Шул исђптђн, Шенталы районына кергђн авылларныћ башлангыч елларын да књзалларга була. Безней эрага кадђр булачак Самара љлкђсе ќирлђрендђ скиф-сармат кабилђлђре књчмђ тормыш алып барган. 1236 елда бу тљбђк аша Батый хан гаскђрлђре уза. Алар монда хакимлек иткђн Идел-Болгар ханлыгын тар-мар итђ. Шул заманнан бу ќирлђр Алтын Урда хакимиятендђ була. 1361 елда Самара шђџђренђ нигез салынган дип санала. 1391 елныћ 18 июнендђ Кондырча елгасы буенда ул чорныћ ић дђџшђтле сугышы – Сђмђрканд шђџђренећ ђмире Аксак Тимер џђм Туктамыш хан гаскђрлђренећ йљзгђ-йљз канлы бђрелеше була. Џђр яктан 200 мећ кеше катнаша. Бу сугышта Аксак Тимер армиясе ќићеп чыга, шуннан соћ Алтын Урданыћ да тормышы сњнњгђ таба борыла. Бу хакта мђшџњр тарихчы Шиџабетдин Мђрќђни дђ язып калдырган. Казан галимнђре арасыннан тарихчы Марсель Ђхмђтќанов Зур Чирмешђн буендагы ќир билђмђлђренећ борынгы хуќалары турында мђгълњматлар бирђ. “Нугай урдасы” (Казан, 2009) китабында ул болай дип яза: “Туктамыш ханныћ (атасы Туйхуќа хан) Зур Чирмешђн буенда ќђйлђњ урыны булган. Кабере дђ андадыр”. Утрак тормыш бу ќирлђрдђ 17 гасыр ахырында башлана. Чљнки монда Рђсђй дђњлђтенећ чиге уза џђм аны кальга (крепость) тљзеп ныгыту бик мљџим була. Чикнећ икенче ягында Ногай урдасы ќирлђре була. Беренче булып Кама арты линиясе дигђн ныгытмалар тљзелђ, шул исђптђн, 1741 елда Чирмешђн кальгасы, 1742 елда Кондырча кальгасы тљзелђ. Ныгытмаларны тљзер љчен Казан губернасы крестианнары џђм Казан кешелђре ќибђрелђ. Књчеп килгђн гаилђлђргђ 10-15 дисђтинђ ќир, аны эшкђртњ љчен тљрле кирђк-ярак, акчалата ссуда, юлга џђм беренче вакыт яшђргђ дип икмђк бирелгђн. Шул ук чорда булачак Самара љлкђсе Шенталы районыныћ авылларына да нигез салынган дип уйларга мљмкиндер.

Элек-электђн авылныћ чђчњ џђм мал кљтњ ќирлђре булып саналган урыннарныћ атамалары – Канлы елга, Канлы чишмђсе – гражданнар сугышы чорыннан калган, дилђр. Бу ќирлђр Уйка (Ойкино) дигђн мукшы авылына барып тоташа. Кљтњлектђн югарырак, тау итђгендђ башланган урман авызында бихисап кечкенђ генђ чокырлар шђйлђнђ. Имеш, анда окоплар булган, каты сугыш вакытында солдатларныћ каны тау астына елга булып аккан, дилђр. Аста челтерђп чишмђлђр агып тора, тау итђгендђ ќилђклђр пешђ... Колхоз-совет заманында арып-талып кљтњ кљткђндђ, печђн чапканда яисђ ќилђк ќыйганда љлкђннђр дђ, балалар да Канлы чишмђсенећ шифалы суын эчђргђ, шунда утырып бераз хђл алырга ярата иде. Соћгы елларда ќђйге ялга кайткан авылдашлар арасында машиналар белђн чишмђ янына пикникка бару гадђткђ керде.

Ќђйге урман искђ тљшкђч, андагы сукмаклардан янђ бер кат узасы килђ. Авылныћ зиратлары яныннан узып, тауга менђсећ, аннан дулкынланып яткан иген кыры аша сузылган тар гына ат юлы белђн урман авызына килеп ќитђсећ. Яшеллек дљньясы хозурлыгына чумып йљз адым да узмыйсыћ, умарталыкка ќитђсећ. Анда тирђ-юнь гљќлђп тора. Џђркем белђ, ђлсерђп-алќып ќилђктђн кайтканда умарталыкка керђсећ дђ имђн мичкђдђн кружка белђн чумырып су аласыћ џђм туйганчы эчеп сусавыћны бастырасыћ, умартачы бабай (исеме хђтердђ калмаган) беркайчан да каршы килми иде.

Умарталыкны узганнан соћ текђ тауга књтђрелђсећ – халык телендђ аны Сырт (тау сырты, књрђсећ) дип атыйлар. Сырттан соћ Канлы чишмђгђ кадђр урман юлы тњбђнгђ тђгђри. Печђнлеклђр, каенлыклар, имђнлеклђр, чиялеклђр берсен берсе алмаштыра. Ић сусыл ќилђклђр Хырулла аланы, Геройлар аланы дигђн шактый зур печђнлеклђрдђ љлгерђ иде. Тљрле ќилђклђр кенђ тњгел, чия, аю камыры, милђш, балан, шомырт кебек ќимеш куаклары да еш очрый. Чиклђвек агачлары њскђн урыннар да бар. Ђ менђ халыкта гљмбђ ќыю гадђткђ кермђгђн. Чамбыр, мђтрњшкђ, башка тљрле шифалы њлђннђр ќыеп киптерњ кић таралган. Парлап-парлап дистђлђгђн каен миллеге бђйлђњ, ќилђк кагы кою, шомыртлы май ясау элек-электђн кић таралган, чљнки ќђйге урман бњлђк иткђн нигъмђтлђр кышкы кљннђрдђ бик тансык булган.

Тамчылар тама башлагач, язгы каникул кљннђрендђ авыл балалары ќыелышып каен суы эчђргђ урманга бара. Олырак бер-ике малай њзлђре белђн балта, ђ калганнары круќка, шешђ яисђ банка ише ђйбер ала. Кар кљртлђренђ бата-чума балалар урман кырыендагы каенлыкка килеп ќитђ, аннан балта белђн бер-ике агачта кечкенђ генђ ярыклар ясыйлар да шунда кљпшђсыман трубка куялар. Бераздан каенныћ књз яшьлђредђй саф, шифалы тамчылары тама башлый... Гадђттђ, љйдђгелђргђ берничђ йотымлык су гына кайтып ќитђ иде.

Яз фасылында балаларныћ да, љлкђннђрнећ дђ књћеленђ хуш килгђн тагын бер гадђт ђле дђ яши авылда – яшел ук сыман љскђ калыккан юа кыякларын ќыю. Ђгђр табигатькђ чыгарга ќыенганда њзећ белђн ипи кыерчыгы да алган булсаћ – менђ дигђн сый ул!

Авылдашларныћ электђн килгђн эш-шљгыльлђрен дђ искђ алып њтњ фарыздыр. Ќирлђре ућдырышлы, кыр-болыннары иркен булганга, авыл халкы иген игђ, мал-туар асрый.

Бездђн алдагы чорда гомер кичергђн љлкђн буын авылдашларыбызны без бары тик олы ихтирам белђн генђ искђ алырга тиеш. Чљнки ил љстенђ килгђн авыр афђтлђр вакытында – ачлык еллары яисђ аяусыз сугыш чоры булсынмы – алар авылны, аныћ гореф-гадђтлђрен саклап калган, булган байлыкны тњкми-чђчми килђчђк буыннарга тапшырган. Тирђ-юньдђ бердђнбер Карабикол авылы мђчетенећ (якынча 1909 елда тљзелгђн) ишеклђре йљз ел дђвамында ачык булган, гыйбадђт кылу хђтта дингђ каршы ић кырыс эзђрлеклђњлђр чорында да тукталмаган (2005 елда мђчетнећ яћа бинасы тљзелде). Картлар сљйлђвенчђ, граќданнар сугышы чорында монда каты бђрелешлђр барган. Авыл ќирлђре иртђн аклар кулында булса, кичкђ аларны кызыллар яулап алган. Имеш, кызыллар Ђбдеки ягыннан мђчет манарасына тљбђп туптан аталар да аталар икђн, лђкин бер генђ ядрђ дђ максатына ќитми џђм манара исђн кала. Мђчет манарасына бђйле тагын бер вакыйга халык теленђ кереп калган. Шул ук заманнарда “дин – ул халык љчен ђфьюн” дигђн шигарь астында манаралар кисњ башланган. Карабикол мђчетенећ манарасын кисђргђ дип районнан активистлар килђ. Лђкин авылда яшђгђн мукшы халкы татарларныћ изге ядкђренђ кагылырга рљхсђт итмђгђн. Алдагы кљнне берничђ мукшы агай љйдђн-љйгђ йљреп: “Татарлар, сез урамга чыкмагыз, без њзебез активны каршы алырбыз, мђчетне якларбыз, без православныйлар, безгђ бернђрсђ дђ булмас, ђ сезне тљрмђгђ ябарлар”, – дип кисђтеп чыккан. Икенче кљнне мукшылар сђнђк књтђреп мђчет тирђли тезелеп басканнар: “Тотынмагыз мђчеткђ, ул – безнећ красота деревенская! Ул безнећ авылныћ яме”, – дип кискен каршы тљшкђннђр. Район активистлары кире борылып китђргђ мђќбњр булган.

Мукшы халкы дигђннђн, ничђмђ еллар татарлар белђн бер урамда яшђп, уртак кырларда эшлђп гомер кичерде џђм миллђтара бер низаг та чыкмады. Ућган, ярдђмчел, кече књћелле халык ул. Башка халыкларны хљрмђт итђ белђ, њз динен, гореф-гадђтлђрен дђ саклый иде. Авылда татар телен белмђгђн бер генђ мукшы да булмагандыр. Шундый бер мђзђк бар: имеш, кибет янында ике мукшы теттереп татарча сљйлђшђлђр ди, озак кына гђп куертканнан соћ абайлап алалар: икесе дђ татарча сљйли икђн бит! Татарларныћ да књбесе мордва телен ђйбђт белђ иде. Лђкин соћгы елларда мукшы халкыныћ яшьлђре тљрле якка бђхет эзлђп чыгып китте, соћыннан балалары янына љлкђннђр дђ књчте, хђер, татарларда да шундый ук хђл књзђтелђ.

Карабикол мђчетенећ даны еракларга таралды дисђк тђ ялган булмас. Мин њзем, ягъни Гљлсирђ Гайнанова, шаџит булган бер вакыйга белђн таныштырам. 1992 елныћ 18 июль кичендђ Камал театрында “Казан утлары” журналыныћ 80 еллык юбилей тантанасы булды. Ул бик ќылы џђм милли рухта барды, чљнки бирегђ Беренче Бљтендљнья татар конгрессына ќыелган мђртђбђле кунаклар чакырылган иде. Халкыбызныћ књренекле иќат ђџеллђре берсе артыннан берсе абруйлы милли басмабыз тарафына котлаулар юллады џђм бњлђклђр тапшырды... Менђ сђхнђгђ рђссам Канђфи ага Нђфыйков књтђрелде џђм журналныћ баш мљхђррире Равил Фђйзуллинга бер картина тапшырды. Котлау сњзендђ ул: “Бу – Карабикол авылы мђчете. Бу мђчет йљз ел буе бер дђ туктамый халыкка хезмђт иткђн, сез дђ халкыбызга шулай армый-талмый мђгърифђт нуры таратасыз”, – диде. Њз колагыма њзем ышанмыйча, мин књршелђрдђн кабатлап сорадым: “Кайсы авыл мђчете?” – дип, ђ инде: “Карабикол”, – дигђн ќавапны ишеткђч, торып басып бљтен залга кычкырасым килде: “Бу бит безнећ авыл мђчете, безнећ авылныкы!” Мин рђссам Канђфи абыйны тђнђфестђ эзлђп таптым џђм таныштым. Кайчан џђм ничек безнећ авылга барып мђчет сурђтен ясавы турында сораштым. Канђфи абый минем якташ булып чыкты. “Минем ђнием Денис авылыннан, ќђйге ялга кайткач Карабиколга барып сезнећ мђчетегезнећ берничђ рђсемен ясадым”, – диде ул. Шулай итеп, кечкенђ генђ татар авылыныћ гади генђ мђчете зур бер символик мђгънђгђ ия булды. Яктылыкка, иманга љндђњ символына ђверелде. Чљнки элек-электђн монда ир-атлар да, хатын-кызлар да белемле булган, мђдрђсђлђрдђ укыган, гарђп, фарсы теллђрен ђйбђт белгђн. Ђле совет чорында да џђр љйдђ китап киштђсендђ изге Коръђн китабы белђн беррђттђн гарђп грамматикасы, Бакырган китабы, “Кыйссаи Йосыф”, “Кыйссасел ђнбия”, Мљхђммђдьярныћ “Нуры содур” ђсђрлђрен књрергђ мљмкин иде.

Игенчелек белђн терлекчелектђн башка авылдашлар књп кенђ тљр кул эшлђрен дђ оста башкарган. Ђле соћгы елларга кадђр пђќи талкып, туку станогында киндер тукый алучы Хамидђ ђби исђн иде. Књп гаилђлђр бњгенге кљнгђ кадђр ђбилђреннђн калган киќе-мамык, киндер эскђтер, сљлгелђрне куллана. Сандыкларда чигњле алъяпкычлар, намазлыклар, сљлгелђр, аяк чолгаулары борынгыдан калган ядкђр булып саклана.

Ир-атлар да тал чыбыгыннан балык тота торган кђрзин сыман ђйбер њрђлђр иде, кул кљче белђн калын субайларны кагып, Чирмешђн аркылы књпер сала иде. Љй салу, мунча яисђ сарай љчен бура књтђрњ – бу эшлђр барысы да туган-тумача, књршелђр ярдђмендђ – љмђ ќыеп башкарыла иде.

Бљек Ватан сугышы алды елларын минем ђтием Ђбњзђр Гайнанов язып калдырган истђлеклђрдђн бераз књзалларга була. “Мђктђпкђ керњ елын мин бик зур тњземсезлек белђн кљтеп алдым. Ђти (Сабирќан бабай) ат белђн Куйбышевка барган иде, безгђ – мића џђм Кыямга (туганнан туган абыема) – сумкалар, тартмадагы рђсем калђмнђре, тљрле дђфтђрлђр алып кайтты. Менђ 1934 елныћ беренче сентябрендђ ниџаять мђктђпкђ бардык. Безнећ беренче укытучыбыз Кыям абый Гайсин иде, књрше Ђбдеки авылыннан. Олы яшьлђрдђге бик укымышлы џђм башлы кеше, талђпчђн укытучы иде. Беренче айларда ук мин бик яхшы билгелђргђ генђ укый башладым. 4 класста безне Ульяновск љлкђсеннђн килгђн Фђрхетдинов Фуат атлы бик яшь џђм матур бер ир-ат укытты. Њзе усал гына књренсђ дђ, чын укытучы булды – кырыс, лђкин гадел, кирђк вакытта колакны да боргалый иде. Укуга џђвђслегемне аларныћ оста укытучы булуыннан књрђм, алар тљпле башлангыч белем бирде.

Дњртенче класста укыганда ук инде без њзебезне зурлар итеп саный, кызлар белђн чђчђкле рђсемнђр ясап, хатлар языша идек. Аулак љйлђргђ дђ йљри башладык. Шулай бер кышкы кичтђ Хђдичђ ђбилђргђ барып сабакташым Ногманов Зиннђт белђн аны кызлар чакырырга књндердек. Ђби тиз генђ ризалашмады. Баштан без аныћ утынын кисеп љйдек, аннан љйдђн яртышар литр керосин урлап илттек. Ђби ике тђрђзђсенђ пыяла да сораган иде дђ, анысын тапмадык. Караћгы тљшњ белђн Зиннђт белђн Хђдичђ ђбилђргђ юл тоттык. Тђрђзђлђрдђ ут књренми, аларны палас белђн каплап куйганнар икђн. Кызлар безне њртђп каршы алды: сез утынны аз кискђнсез икђн, ђби сезне љйгђ кертергђ кушмады, янђсе. Без дђ ќавапсыз калмадык: без бит карт кешелђргђ ярдђм итђргђ тиеш, шућа абый кушканны гына њтђдек, ђ менђ сез ник идђннђрен юмадыгыз, дидек. Шунна соћ сњзне уен-кљлкегђ бордык. Бераз йљзек салып уйнадык, аннан тњгђрђк уйнарга тотындык. Шунда кинђт каты гына ишек шакыдылар. Кызлар палас читен ачып тђрђзђдђн караган иде: “Фуат абый!” – дип кычкырып ќибђрделђр. Зиннђт белђн тиз генђ сђке астына кереп яттык. Фуат абый керде дђ, егетлђр юкмы, диеп сорады. Кызлар “юк-юк” диештелђр. Шуннан соћ, ул иелеп сђке астыннан Зиннђтне колагыннан тартып чыгарды, мин шуышып тиз генђ мич арасына кердем дђ, урамга чыгып чаптым. Икенче кљнне Зиннђт мића: “Малай, колак бњген дђ авыртып тора”, – дип зарланды. Колагы чыннан да бераз озынайган кебек иде...

Шулай књћелле џђм ваемсыз гына малай чакны уздырган вакытта кљтмђгђндђ безнећ гаилђгђ кайгы-хђсрђт килде. 1937 елныћ август аенда ђтиебезне “халык дошманы” дип атадылар џђм “тройка” хљкеме белђн 8 елга тљрмђгђ утырттылар. Мин књрше Денис авылына бишенче класска укырга бардым. 1939 уку елында мин авылдан берњзем генђ укуны дђвам иттем. Лђкин озакламый мђктђпне ташларга туры килде. Моныћ берничђ сђбђбе бар, лђкин ић мљџиме – љйдђ ђнигђ ярдђмче кирђк иде. Мђктђп директоры Ђхмђт абый Гыймадиев син бит яхшы укыйсыћ, укуыћны ташлама, дип њгетлђп тђ карады, лђкин авылда мине болай да “прафисыр” дип њртилђр иде. Шулай итеп, 1940 елныћ 20 мартында минем гыйлем алуым тђмамланды. Кулыма ќиде класс тђмамлаганга справка алып, мђктђп џђм яраткан укытучыларым белђн хушлаштым. Икенче атнада ук мин колхоз эшенђ, Калмык дигђн ат ќигеп, атлар араныннан кырга тирес ташырга керештем.

Шул кљннђн минем нужалы чакларым башланды, акрын гына йортныћ дилбегђсе дђ минем кулга књчте. Чђчелгђн кырларны ат ќигеп себердек, малларга печђн ташыдык, ућыш ќыйганда лобогрейка дигђн ургыч белђн кљлтђлђр ясадык. Шул ук вакытта љлкђн абзыйлардан гомерлек њкенеч булган начар гадђткђ љйрђндем – тђмђке тартырга...

Менђ без ђтисез генђ дњрт кышны уздырып ќибђрдек. Аћардан сирђк кенђ – елга йђ бер, йђ ике хат килђ иде. Саргаеп беткђн кыска гына кђгазь кисђгенђ ул: Себердђ, тайгада, Красноярский крайда урман эшендђ эшлим, дип яза иде. Ќибђргђн посылкаларыбыз берничђ тапкыр кире кайтты. Лђкин тђмђке салган посылкабыз аныћ кулына барып ќиткђн, шул тђмђке аныћ гомерен саклап калган икђн. Берничђ елга гына булса да...

1941 елныћ язында мин гадђттђгечђ чђчњдђ, себеркедђ йљрдем. Авыл сабантуе да булып узды. Уракка тљшђр алдыннан район џђр елны ярминкђ уздыра иде. Быел да 22 июньгђ ярминкђ билгелђнде. Иртђдђн њк кљн кояшлы, матур булды. Колхозныћ 3-тонналы машинасы бар иде, аны 11 баш ат биреп “Молот и звезда” колхозыннан алган идек. Ул чорда районда бер-ике хуќалыкта гына машина бар иде. Халыкны ярминкђгђ машина белђн итђргђ булдылар. Акча булмаганга мин бармаска булдым, лђкин халыкны озатып калдым. Кармагымны алдым да буага балык тотарга тљшеп киттем. Кљндезге сђгать икелђр тирђсендђ сабан туе сыман халык ќђяњлђп кайтып килђ. Олы юлдан тњгел, ђ буа књпере аша. Минем турыга ќиткђч, нигђ ќђяњ кайтасыз, дип сорадым. Машина ватылды, диделђр. Шуннан бер олырак агай ђйтеп куйды: йљз чакырым да ќђяњ кайтыр идем, шул сугыш чыкмаса, дип. Нинди сугыш ул, дип тљпченгђч, Герман безгђ каршы сугыш башлаган, ярминкђ дђ булмады, бљтен халык елый, диделђр. Књбесе буа суында битлђрен юды да, акрын гына урамга менеп китте. Мин дђ алар артыннан љйгђ кайттым. Элеккеге хђсрђтебез љстенђ инде бљтен илгђ, џђр йортка килгђн хђсрђт тђ ишек шакыды...

23 июньдђ авылныћ 45 ир-атына повестка килде. Беренчелђрдђн булып китњчелђр сохари да киптереп љлгермђделђр. Бљтен авыл елый, мукшысы да, татары да. Ќыеласы урынга барганда, татарлар урамнан тђкъбир ђйтеп узды. Сугышка чакырылганнарны ике машинага бастырып тљяп алып киттелђр, ђ аларны озатучыларныћ књбесе атта, кайберлђре ќђяњ барды. Икенче кљнне якыннарын вагоннарга утыртып, озатып кайттылар, књбесенећ соћгы мђртђбђ књрешњлђре булган, чљнки 45 кешенећ 5 сенђ генђ кабат ђйлђнеп кайтырга насыйп була...”

Сугыш елларында књргђн кайгы-хђсрђтлђрне џђм михнђтлђрне Ђбњзђр Гайнанов ике калын дђфтђргђ язып калдырды џђм Бљек Ќићњнећ 60 еллыгына аныћ кайбер истђлеклђре “Идел” ќурналында (1995 елныћ №№ 2,3,4 саннары) “Тышауланган замана” исеме астында дљнья књрде, соћрак ул язмаларны “Бердђмлек” гђзите дђ књчереп бастырды.

Дђџшђтле яу кырыннан туган авылларына кабат ђйлђнеп кайта алмаган Карабикол егетлђренђ авыл уртасында тыйнак кына џђйкђл куелган џђм анда алтын хђрефлђр белђн исемнђре, туган еллары язылган.

Сугыштан соћгы чорда авыл, мљгаен, њзенећ ић књћелле, чыр-чулы, књп балалы елларын кичерде. Урам буйлап бара-бара, књз тљшерик ђле, кемнђр гаилђсендђ ничђ бала њсте икђн.

Авылныћ кљньяк очыннан башлыйк ђле. Ић кырый йортта яшђњче Фатыйма апа џђм Гамир абзыйлар гаилђсендђ 8 бала њсте, књршелђре Халимђ апа џђм Хаматша абзыйларныћ 4 баласы бар иде. Аларга каршы йортта яшђњче Зљџрђ апа џђм Ђхмђтша абзыйлар 4 бала њстерде. Урамныћ аскы ягында торучы Мђймњнђ апа џђм Габделђхђт абзыйларныћ 5 баласы, књршелђре Мђрьям апа џђм Габделхак абзыйларныћ 6 баласы, алар янђшђсендђ яшђњче Газизђ апа џђм Локман абзыйларныћ 10 баласы, Минасма апа џђм Идрис абзыйларныћ 8 баласы, Ђминђ апа џђм Хђлфетдин абзыйларныћ 5 баласы, Сђрия апа џђм Камил абзыйларныћ 8 баласы, Фђџимђ апа џђм Сђлимгђрђй абзыйларныћ 10 баласы, Зљлђйха апа џђм Минвђли абзыйларныћ 5 баласы, Гљлшат апа џђм Камил абзыйларныћ 5 баласы, Мићсылу апа џђм Зђйнулла абзыйларныћ 6 баласы, Ђкълимђ апа џђм Ибраџим абзыйларныћ 5 баласы, Гашњрђ апа џђм Галиулла абзыйларныћ 8 баласы, Асия апа џђм Кыям абзыйларныћ 6 баласы, Мђкъбњлђ апа џђм Рафаэль абзыйларныћ 4 баласы, Хђтимђ апа џђм Зиннун абзыйларныћ 5 баласы, Газизђ апа џђм Нђбиулла абзыйларныћ 4 баласы, Хљснелмаган апа џђм Самат абзыйларныћ 7 баласы њсте. Бер, ике, љч балалы гаилђлђрне санап та тормадык.

Бу могъќизалы еллар кабатланмады џђм кабатланмас та инде, чљнки бњгенге кљндђ авылда мђктђп яшендђ нибары ике-љч бала бар, ђ соћгы елларда тљп халык бары тик кими генђ, алар урынына монда чит яклардан мигрантлар књчеп килђ. Ни кызганыч, алар исђ авылныћ тарихын да, аныћ књренекле кешелђрен дђ, гореф-гадђтлђрен дђ белми...

Совет чорында да књмђк хуќалыклар алда ђйтелгђн игенчелек џђм терлекчелек тармакларын алга сљрде. 1960 елларда эшкђ бљтен ќаны-тђне белђн бирелеп хезмђт иткђн колхоз рђисе Гавриил Бутинов џђм агроном Рђфкат Кадыйровлар дђверендђ яшелчђ бакчасы да булдырылды. Язгы ташу вакытында суга туенып калган тугайда кђбестђ, кишер, кыяр мул ућыш бирђ. Яшелчђ тњтђллђрен љлкђн яшьтђге апалар бик рђхђтлђнеп карый, утый, сугара. Ђ кояшка караган текђ тау итђклђрендђ карбыз њстерњ тђќрибђсе дђ булды. Бала-чага, ђлбђттђ, кызыгып, карбыз урларга џђвђслђнде. Каравылчы Газимќан бабайныћ тљшке ашка яки ќомга намазына авылга кайтып китње була, малайлар кыргый ќђнлек ќитезлеге белђн тау башына менђлђр џђм туп кадђр генђ кечкенђ карбызларны тњбђн тђгђрђтђлђр, ђ аста инде берничђ шук малай аларны ќыеп тора. Ђле кызарырга да љлгермђгђн карбызлар шунда ук ашала да. Газимќан бабай, ђлбђттђ, соћыннан малайларны бик каты орыша, хђтта тоз белђн корылган мылтыгыннан да ата иде, лђкин караклардан инде књптђн ќиллђр искђн, агач тљбендђ бер љем карбыз кабыгы гына калган була...

Шул њсеш елларында Чирмешђн елгасында буа корып, махсус канал тљзеп, су электростанциясен халыкка эшкђ ќиктелђр. Авыл љйлђрендђ беренче мђртђбђ электр лампочкалары кабынды, авыл клубында кино књрсђтђ башладылар. Бала-чага киномеханик Ђсхат абыйныћ Ђбдеки юлыннан тљшњен кичкђ таба тњземсезлђнеп кљтђ иде. Аныћ ђрђмђ эчендђге сукмактан кулына кинопленка салынган тартмалар тотып килеп чыгуы була, малайлар аны сырып ала џђм клубка кадђр озата бара. Ић бђхетлелђре кинобудкага кереп, шунда бобиналарны ђйлђндереп торуга да ирешђ. Љлкђннђргђ егерме тиен, ђ балаларга биш тиенлек уч тљбе кадђр генђ зђћгђр кђгазь билет сатыла... Аннан олысы-кечесе агач эскђмиялђргђ тезелешеп утыра да экранга текђлђ. Сулыш та алмыйча џинд киноларын карый, сеанстан соћ апалар да, балалар да књз яшьлђрен сљртђ-сљртђ љйлђренђ тарала. Ђ њсмер егетлђр-кызлар кинодан соћ Кызлар тавына тњгђрђк уйнарга менђ. Ул елларда авылда гармунчылар књп иде. Тальянкада телђсђ нинди кљйне љздереп Наил Кашапов џђм Рђис Мостафин уйный иде, алардан соћ килгђн буын оста итеп хромка гармунында џђм баянда уйнарга љйрђнде. Бигрђк тђ Кыям абзый џђм Асия апа Гайнановлар гаилђсендђ њскђн алты малай да ќырга-моћга бик џђвђс булып чыкты – ић элек олы уллары Рђшит, аннан Ќђдит гармунда џђм баянда уйнарга љйрђнде, соћрак кече энелђре Шђњкђт, Равил, Ђсхат џђм Рђис тђ зур музыкаль сђлђткђ ия икђнлеклђрен халыкка танытты. Клубтагы кичке уеннарда алар чиратлашып уйный, концертларда кљчле џђм моћлы тавышлары белђн халык књћелен яулый иде.

Ул елларда авылдашларныћ иќади шљгыльлђргђ тартылуы бик кљчле булды. Нинди генђ бђйрђм булмасын њзешчђн артистлар концерт куя, елга берничђ мђртђбђ хђтта кечкенђ генђ пьесаларны да сђхнђлђштерђ иде. Монда ић янып йљргђн кешелђр – башлангыч мђктђп укытучылары Зљфђр абый џђм Шђмсебану апа Мићлебаевлар, библиотекарь Рђйсђ апа Фатыйхова џђм мђктђп укучылары. Авылныћ њз сандугачлары, ќићел аяклы биючелђре дђ бар иде. Ќырчы Исламия апа Ризванова соћрак Казан сђхнђлђрендђ дђ озак еллар буе “кечкенђ сары сандугач” исемен йљртте. Летфия апа Гадельшина да матур тавышлы иде, аныћ кызы Минсара да њзенећ кић сулышлы, чын халыкчан, моћлы тавышы белђн озак еллар сђхнђ бизђге булып торды. Џђр авыл баласы мђктђп елларында сђхнђдђ ќырлап-биеп њзенећ сђлђтен књрсђтђ алды.

Авыл яшьлђре спортка да тартыла иде. Моныћ љчен бернинди шартлар булмаса да, малайлар њз кљчлђре белђн тау башына футбол уйнарга ике капка ясап куялар да ќђй буе якты кичлђрдђ зур дђрт белђн туп тибђлђр. Кышкы мавыгулар да тљрле – инешнећ юка гына беренче боз белђн каплануы була, шул ук кљнне малайлар хоккей уйнарга ќыела. Тимераяк бер-ике малайда гына булса да, уен љзелеп тормый, чљнки џђркем њзенђ “тимераяк”ны юкђ кайрысыннан ђмђлли яисђ агач шомартып ясый. Киез итек љстеннђн киндер ќеп белђн бђйлђп куйгач ничек итеп шуа ђле алар! Сугыштан соћ “городки” уены бик таралган иде. “Лапта”ны да тауда кызлар-малайлар бергђ уйный иде.

Књрђсећ, сугыштан соћгы елларда авылда хыялый рухлы кешелђр яшђгђндер. Чљнки нинди генђ вакыйга булмасын, барысы да уртак булган. Чирмешђн аша яћа књперне дђ књмђклђшеп тљзилђр. Электростанция эшли башлагач, шунда ук яр буена пилорама тљзеп куялар. Авыл кешелђре њз ихтыяќлары љчен такта ярдырырга шунда килђ иде. Ђ бала-чага Чирмешђндђ су кереп чыккач, хуш исле опилкага чумып рђхђтлђнеп кызынырга ярата. Ашыйсыћ килсђ, љйгђ кайтып тормасаћ да була, чљнки Чирмешђннећ аргы ярында ђрђмђлек, анда ќђй буе ђче какы, йонлы тђпи, балтырган, кузгалак, шомырт, карлыган љлгерђ, тугайда колхозныћ кыяр-кишерлђре њсђ. Балачакныћ риясыз џђм кабатланмас татлы мизгеллђре! Љлкђннђр дђ бљтен гаилђ белђн Чирмешђндђ боз кузгалгач язгы ташу карарга књпер тљбенђ ќыела иде. Ир-атлар багор тотып зур бозларны вата, књпер астына терђлеп калмасын љчен аларны тљртђ-куалый. Шук малайлар ага торган боз кисђклђре љстеннђн сикерђ-сикерђ аргы якка чыга. Кайберлђре саламнан факел ясап боз љстенђ ташлый џђм књздђн югалганчы шул утларны књзђтђ. Чыр-чу, кљлеш, куркулы тавышлар, кыскасы, авыл халкы барлык мђшђкатьлђрен онытып яз килњне тантана итђ, књћеллђр књтђренке, яз яћа љметлђр алып килђ, яћа ућышлар фаразлана...

1945–1955 елларда туган балалар џђммђсе бер буын булып њсте. Кечелђр олыраклардан бер адым да калмыйча ияреп йљри иде. Мђктђпкђ дђ, клубка да, кичке уенга да бергђ бара, чаћгы шуарга, футбол-хоккей уйнарга да – берсеннђн берсе књреп љйрђнђ, кабатлый. Менђ шунда яшьлђр арасында ярышу, берсе икенчесеннђн уздырырга тырышу башланды. Безнећ авыл егетлђре књмђклђшеп гармун-баян њзлђштерде, аннары бер шаукым булып ќићел мотоциклларда ќилдерњ модасы чыкты. Аннан берђм-берђм егетлђр армиягђ китте, кайсылары авылга кабат кайтмады, шђџђрлђрдђ, яћа зур тљзелешлђрдђ тљплђнеп калды. Укуны дђвам итђргђ, югары белем алырга яисђ эшче џљнђрлђрен љйрђнергђ дип чыгып киткђн егет-кызлар да кабат кайтмады, чљнки авылда яшьлђргђ эш калмады.

Шул вакытта колхозларны эрелђндерњ сђясђте башланды џђм 1963 елда безнећ “Красный путь” колхозын Татар Ђбдекиенећ Камил Якуб исемен йљрткђн колхозына куштылар. Шул кљннђн алып безнећ авылдагы терлек фермалары, амбарлар, иген токлары књрше авылга књчте, димђк, авыл кешелђренђ эш тђ калмады, алар калаларга, чит-якларга агылды... Халык књћеленђ “авыл таркала бит”, дигђн шом кереп урнашты. Бу хђл берничђ дистђ ел дђвам итте.

Ниџаять, “перестройка” чоры килеп ќитте. Њлле-мђлле генђ хђл иткђн Карабикол авылына яћа тормышка омтылыш ясарга янђ бер форсат чыкты. Моныћ љчен кабат колхозны аерып алырга џђм мљстђкыйль хуќалык булып тормыш корырга кирђк иде. Бу четрекле џђм катлаулы эштђ Рђхимќан абыйныћ ђнисе белђн бертуган абзыйсы – сугыш ветераны, авылныћ абруйлы кешесе, хокук љлкђсендђ азмы-књпме белеме булган Ђбњзђр Гайнанов, авыл яшьлђре Рђис Гайнанов, Равил Гадельшин, Мияссђр Гадельшин џђм мукшылардан Валерий Досаев, Анатолий Яковлев зур тырышлык књрсђттелђр. Љч ел буе алар район тњрђлђренећ бусагаларын таптый, љлкђ ишеклђрен шакый. Ђ кичлђрен ќыелышып, њзлђренећ гозерлђрен аћлатып алар Мђскђњгђ хатлар яза – “Известия”, “Труд” газеталарына, Њзђк телевидениегђ, Авыл хуќалыгы министрлыгына. Беркљнне ЦТныћ Куйбышевта урнашкан корпунктныћ иќат тљркеме авылга килеп сюќет тљшереп китђ џђм Мђскђњдђн бљтен СССРга безнећ авыл њзенећ барлыгы, аерым яшђргђ зур телђге турында аваз сала. “Гласность” заманында телевидениенећ кодрђте бик зур булган, књрђсећ, озакка сузылган процедурадан соћ, 1991 елда колхоз аерылып чыга џђм кабат “Красный путь” исемен ала. Аныћ беренче ќитђкчелђре булып Гайнанов Рђис џђм Равил Гадельшин сайлана. Колхоз аерылганда књп кенђ биналар, корылмалар џђм 300 га иген басулары Татар Ђбдекие авылы карамагында кала. Бу вакытта ќилкђсендђ дњрт миллион бурычы булган колхоз янђ мљстђкыйль хуќалык оештыра башлый. Ђлбђттђ, башлангыч чор авыр була. Язгы чђчњне тирђ-књрше колхозлар, њз эшлђре тђмамлангач, килеп чђчђлђр. Шулай ук ашлык урганда да књршелђр ярдђм итђ.

Татар Ђбдекие Карабиколныћ ић якын књршесе булып тора. Књп гаилђлђр љйлђнеп, кияњгђ чыгып, туганлашып яши, шућа да берничђ сњз бу авыл хакында да ђйтергђ кирђктер. Бу авылда књренекле революционер Камил Якуб туган, ул Казанда њзенећ актив эшчђнлеген алып барган џђм граќданнар сугышы вакытында џђлак булган. Озак еллар буе мђктђп џђм колхоз аныћ исемен йљртте, лђкин музей-йорты юк. Камил Якубныћ ђтисе бай кеше булган, улын Казанга укырга ќибђргђн, лђкин ул коммунистик идеялђр белђн мавыгып, атасыныћ мал-мљлкђтеннђн баш тарткан. Коммунистлар атасыныћ байлыгын тартып алганнар џђм ул ачлыктан њлгђн. Књренекле шагыйрь Ренат Харис Камил Якубка багышлап зур поэма язды.

Татар Ђбдекиеннђн галимнђр џђм зур спортчылар да чыккан. Казанда педагогик институтта озак еллар буе Наил абый Гайсин математика фђнен студентларга љйрђткђн. Кљрђшче Хабил Бикташев та, марафончы Равил Кашапов та шул авылда туып-њскђн.

Шулай ук, Карабикол авылыныћ бер зыялы егете язмышына аерым тукталып узарга кирђктер. Ул – Рђфкат Хакат улы Калимуллин, 1941 елда туган. Урта мђктђпне тђмамлагач, укуын дђвам итђргђ ул Мђлђкђс шђџђренђ китђ. Педагогика институтыныћ физика џђм математика факультетын ућышлы тђмамлап, аспирантурага керђ. Џђм аспирантураны ул Ленинградта укырга кара кыла, чљнки анда мљмкинлеклђр бљтенлђй башка, фђнне тирђнтен љйрђнергђ юл ачык. Фђндђ ул бик тиз њз юлын таба, студентлар љчен берничђ дђреслек нђшер итђ. Физика-математика фђннђре буенча кандидатлык дђрђжђсен яклый џђм Ленинградныћ Герцен исемендђге педагогика институтында физика џђм математика кафедрасыныћ ќитђкчесе итеп сайлана. Бу 1975 елда була. Физика – ул олы фђн, ђ инде атом-тљш физикасы – гомумђн, иксез-чиксез. Рђфкат еш кына Мђлђкђстђ, Дубнада џђм башка атом њзђклђрендђ булгалаган. Нђтиќђдђ атом-тљш технологиялђренђ кагылышлы темага тагын берничђ китап чыгара. Яћа эшкђ књчђ – ул инде Фђннђр академиясенећ лазер њзђгендђ фђнни хезмђткђр. Баш-аяк яраткан эшенђ чума – оптика џђм лазерга бђйле љлкђдђ фђнни-тикшеренњ эшлђре алып бара. Њзенећ фђнни чыгышлары белђн АКШ, Япония, Германия џђм Франция иллђрендђ тљрле симпозиумнарда катнаша. Шулай 20 ел вакыт њтеп китђ. Ул инде докторлык диссертациясен дђ яклый. Аныћ лазер технологиясенђ багышланган яћа хезмђте исђ профессор исемен алуга сђбђпче була. Аныћ алдында кић офыклар ачыла. Лђкин... Беркљнне тљшке аштан соћ эш урынына кире кайтканда, урам уртасында кинђт егыла џђм њлђ. Соћыннан врачлар: билгесез агу белђн агуланган, дигђн нђтиќђ ясыйлар. Шулай итеп, алдагы гомеренђ, яраткан фђненђ зур љметлђр баглаган яшь кеше якты дљньядан китеп бара. Ленинградта аныћ гаилђсе – ике баласы џђм хатыны кала. Туган авылында ул соћгы мђртђбђ 1977 елда була. Кыска гомерле якташыбызныћ тормышта калдырган якты эзе югалмасын иде. (М. Нђфыйковныћ “Шенталинские вести” газетасындагы мђкалђдђн алынды.)

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 76 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Шаг 2. Определить начисления в расчетном периоде| Ата-бабалар тарихы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)