Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Хезмђт тљбе хљрмђт

Хљрмђтле укучылар! | Ата-бабалар тарихы | Кабатланмас гомер еллары | Хаќга сђфђр кылу | Туганлашып яшђњ – њзе зур бђхет | Уважаемые читатели! | История наших предков | Неповторимые годы детства и юности | Щедрость земли – смысл труда и поисков | По труду и честь |


Читайте также:
  1. Хљрмђтле укучылар!

 

Халыкта: “Гомер аккан су, искђн ќил кебек сизелми њтђ”, – дигђн гыйбарђ йљри. Тулы канлы тормыш белђн яшђгђн, ќаны-тђне белђн яраткан эшенђ бирелгђн сау-сђламђт кеше љчен чыннан да гомер агышы сизелми. 1997 елныћ 22 январендђ Рђхимќан Мђхмњт улы Гайнуллин да пенсия яшенђ ќитђ. Аћа 60 яшь тула!

Бу ќитди юбилейны џђр шђхес билгелђп њтђргђ тырыша. Адђм баласы пенсия яшенђ ќиткђч, аны њзе белђн бергђ эшлђгђн хезмђттђшлђре, туган-тумачалары, дус-ишлђре котлый. Тормыш юлында, хезмђт баскычлары буйлап атлаганда, ќђмгыятьнећ уртак бурычларын њтђгђндђ очраган кешелђр дђ искђ тљшерђ. Ђ ќђмгыятьнећ мђнфђгатьлђре љчен кљрђшеп њткђн елларныћ књпчелеге нефтьчелђргђ, аларныћ кљнкњрешен яхшыртуга барып тоташа. Бу хакта “Татнефть” АЌ генераль директоры Ринат Галиев, профком рђисе Марат Мђџдиевнећ Рђхимќан Мђхмњт улына юллаган котлау хатында бик ачык ђйтелђ. Бай эчтђлекле, барлык хезмђт юлыныћ љч дистђгђ якынына бђя биреп ќитђкчелек тарафыннан язылган бу котлауны ошбу хезмђтне укыячак кешелђр игътибарына тђкъдим итњ бик вакытлы џђм урынлы булыр. Менђ ул котлауныћ эчтђлеге:

“Хљрмђтле Рђхимќан Мђхмњт улы!

Сезне књпмећлђгђн нефтьчелђр исеменнђн џђм шђхсђн њзебез 60 яшьлек олы юбилеегыз белђн чын књћелдђн котлыйбыз.

Сез гомерегезне нефтьчелђребезнећ књпкырлы ихтыяќларыныћ мљџим бер ягын канђгатьлђндерњгђ – тђмле-тђмле яшелчђлђр белђн тђэмин итњгђ багышладыгыз. “Ђлмђтнефть” идарђсенећ Мактамадагы теплицасын љч дистђ ел буена ќитђклђњ дђверендђ Сез њзегезнећ тырыш хезмђттђшлђрегез белђн берлектђ нефтьчелђр табынына бер эшелонга да сыеп бетмђслек сусыл кыярлар, кызарып пешкђн помидорлар, аш тђмлђткеч яшел њлђннђр озатып, нефтьчелђрнећ азык-тљлеккђ булган ихтыяќларын канђгатьлђндерњгђ ђйтеп бетергесез зур љлеш керттегез. Моныћ белђн њзегезгђ карата да олы абруй, хљрмђт яуладыгыз. Сез ќитђклђгђн елларда теплица мђйданнарыныћ икелђтђ, ђ џђр квадрат метрдан ућыш љчлђтђ артуы Сезнећ сђлђтле белгеч, оста оештыручы булуыгызны, “Татарстанныћ атказанган авыл хуќалыгы хезмђткђре” исеменђ чын-чынлап лаек икђнегезне тагын бер кат раслый.

Югары эшчђнлек сыйфатларыгыз белђн бергђ, без Сезне имђндђй таза гђњдђле, батыр йљрђкле, биргђн сњзендђ торучы ныклы ир, сабыр холыклы, џђркемгђ ягымлы елмаючан ачык йљзле, тыйнак, сабыйларча оялчан табигатьле, итагатьле зат буларак та белђбез џђм чын књћелдђн хљрмђтлибез.

Бњгенге икътисади кыенлыкларныћ авыл эшчђннђре, шул ќљмлђдђн яшелчђчелђр љчен зур каршылыклар тудыруы Сездђн аеруча ныклык, эзлђнњ талђп итђ. Безнећ арада урнашкан хезмђттђшлек џђм дуслык элемтђлђре килђчђктђ дђ дђвам итђр, нефтьчелђр яшелчђчелђрне кыен хђлдђ њзлђрен генђ калдырмаслар дип ышандырасыбыз килђ.

Таза сђламђтлек, барлык ућай башлангычларыгызны тормышка ашыруда югары эшчђнлек, гаилђ иминлеге џђм бђхетле озын гомер телибез!!!”

Ќитђкчелек хезмђтећне югары каланчадан торып бђялђсђ, кљн дђ очрашып-књрешеп торган, синећ џђр адымыћны књзђткђн џђм њз калыбына салып барган кешелђр бђясе дђ бар бит ђле. Юбилей ућаеннан хезмђттђшлђре тарафыннан ирештерелгђн Котлауда да Рђхимќан Мђхмњт улы адресына ќылы сњзлђр књп язылган. Аныћ џђр ќљмлђсендђ ихласлык, эчкерсезлек, юбилярга карата чын йљрђктђн ђйтелгђн сњзлђр ярылып ята. “Хљрмђтле хезмђттђшебез џђм абруйлы ќитђкчебез Рђхимќан абый!” – дип башланган ђлеге Котлауны укысак, андагы самими хислђрне без дђ кичерербез.

“Сезне гомер юлыгыздагы олы џђм истђлекле вакыйга – 60 яшегез тулу ућае белђн чын књћелдђн котлыйбыз!

Сез Карабикол авылыныћ эш сљючђн Мђхмњт ага гаилђсендђ туып, кара туфраклы ућдырышлы кић кырларындагы хезмђттђ чыныгып, бормаланып аккан Чирмешђн суларыннан тђнегезгђ џђм књћелегезгђ сафлык алып њстегез, зур тормыш мђктђбе њтеп, тљпле белем џђм изге игенче џљнђрен њзлђштереп, бар гомерегезне кешелђр љчен ић кирђкле булган ризыкка – яшелчђ њстерњгђ багышладыгыз.

Ђлмђт нефтьчелђренећ Мактамадагы теплицасында љч дистђ елга якын эшлђњ дђверендђ Сез њзегезне чын хезмђт кешесе, яшелчђ њстерњнећ булдыклы белгече, катлаулы џђм четрекле теплица хуќалыгыныћ эшен зур осталык џђм тњземлелек белђн оештыручы, хезмђт коллективыныћ кайгыртучан ќитђкчесе итеп књрсђттегез. Бу игелекле џљнђргђ дистђлђрчђ яшьлђрне, шул исђптђн улыгыз џђм киявегезне дђ љйрђттегез џђм бергђлђп бђрђкђтле эшлисез. Сез кышкы ђче суыклардан, ќђй башындагы рђхимсез кыраулардан йомшак гаќиз њсентелђрне пыяла каплап кына тњгел, књкрђк сулышыгызны љреп тђ саклап-кадерлђп њстерђсез.

Ќаваплы вазифагызны башкаруда алда да таза сђламђтлек, югары эшчђнлек, барлык ућай башлангычларыгызны тормышка ашыруда ућышлар, гаилђгездђ иминлек, ќитешлек џђм бђхетле озын гомер телибез!”

Субординация књзлегеннђн караганда, теплица хуќалыгы белђн “Татнефть” акционерлык ќђмгыяте арасында “Нефтяник” совхозы булуы, озак еллар дђвамында Мактама теплицасында шул совхозныћ филиалы кысасында яшелчђ культуралары ќитештерелње турында язып њткђн идек инде. Юбилей ућаеннан совхоз директоры Р.С. Баџманов, профком рђисе М.М. Фђтхетдинов тарафыннан имзаланган янђ бер Котлауныћ Рђхимќан Гайнуллин адресына килеп ирешње табигыйдыр. Шул ќљмлђдђн, ул Котлауда юбилярныћ хезмђт еллары искђ алына, ул ќитђклђгђн коллективныћ икътисади књрсђткечлђре дђ чагылыш таба. Шућа књрђ, совхоз ќитђкчелђренећ котлавын да тулаем бирњ дљрес булыр.

“Хљрмђтле Рђхимќан Мђхмњт улы!

Сезне “Нефтяник” совхозы коллективы исеменнђн чын књћелдђн туган кљнегез – 60 яшь тулу ућае белђн котлыйбыз.

Сез бар кљчегезне џђм хезмђтегезне бер њк вакытта авыр да џђм мактаулы да булган авыл хуќалыгына багышладыгыз.

Авыл хуќалыгын њстерњдђ џђм ризыкларын ќитештерњдђ кљч кенђ тњгел, тљпле белем дђ кирђклеген аћлап, Казан дђњлђт авыл хуќалыгы институтын тђмамладыгыз. Совхозда 1969 елдан эшли башлап, Сез аћа 28 ел гомерегезне бирдегез.

Ђњвђл 6 ел баш агроном булып, иртђ таћнан кичкђ кадђр эшлђп, югары ућышлар алуга ирештегез. 1974 елдан алып бњгенге кљнгђ кадђр кышын-ќђен яшелчђлђр ќитештереп, “Теплица” коллективын ќитђклисез. Кљчегезне кызганмый эшлђп, яшелчђ ќитештерњне Сез бер квадрат метр ќирдђн 8 килограммнан 25 килограммга ќиткердегез. Шул ук вакытта совхозныћ ќђмђгать эшлђрендђ дђ актив катнаштыгыз.

28 ел дђвамында совхозда армый-талмый эшлђгђн љчен Татарстан Республикасыныћ “Атказанган авыл хуќалыгы хезмђткђре” исеменђ лаек булдыгыз. Књп еллар Т. Мактама поселок Советында депутат вазифаларын башкардыгыз, Ђлмђт шђџђр партия комитетыныћ ђгъзасы булдыгыз.

Тормыш иптђшегез Нђсимђ ханым белђн кешелђр сокланырлык гомер итеп, хезмђт сљюче, яхшы књћелле балалар њстереп, аларга югары белем биреп, олы юлга чыгарырга да љлгерђсез.

Бњген Сезгђ 60 яшь – књп тђ тњгел, аз да тњгел, гомер уртасы ул. Сезне олы юбилеегыз белђн котлыйбыз, корычтай сђламђтлек џђм гаилђ бђхете телибез.

60 яше тулган ир-егетнећ

Тормышында њткђн еллары

Нинди генђ тулы, бай булмасын,

Алда ђле озын юллары!”

 

Ђлмђт тљбђгендђ талантлы шђхеслђр – язучылар, артистлар, музыкантлар – яшђгђне књплђргђ мђгълњм. Шулар арасында Саќидђ Сљлђйманова исемендђге “Кызыл каурыйлар” ђдђби берлђшмђсенећ ќитђкчесе, шагыйрь, публицист џђм юмор остасы Ђхтђм Фђтхетдинов та бар. Тумышы белђн Чирмешђн районыныћ Урман асты Њтђмеш авылыннан булган бу инсанныћ да Рђхимќан Мђхмњт улына ђйтер сњзе булган.

 

Син хезмђтле, бђрђкђтле

Карабикол ягыннан,

Учыћ эшлђп сљяллђнде

Синећ бала чагыћнан.

 

Син алтмыш ел гомерећне

Эшкђ биргђн изге ќан.

Хезмђтећнђн ямь-тђм табып,

Рђхђт яшђ, Рђхимќан!

 

Гомер яшелчђ њстердећ,

Кыяр њстер йљздђ дђ,

Мул њстергђн кыярыћнан

Љлеш чыгар безгђ дђ.

 

Кић књкрђкле, таза ир син,

Нечкђ хисле, сабыр ќан.

Бђхет књреп, озак яшђ,

Мђхмњт улы Рђхимќан!!!

 

Рђхимќанныћ якташы, чыгышы белђн Самара љлкђсе Шенталы районыныћ Денис авылыннан булган гармунчы, музыкант, Рафаил Тљхфђтуллин исемендђге премия лауреаты Шаџидђ Галимова да телђклђрен шигъри юлларга салган.

 

“Якташым, классташым,

Якын књргђн иптђшем,

Рђхимќан Мђхмњт улы,

Котлы булсын алтмыш яшећ!

 

Књп еллар њткђн икђн,

Сизмичђ дђ калганбыз.

Ђмма џич бушка тњгел,

Шућа бњген бик шатбыз.

 

Эзлеклелек тормышыћда,

Хезмђтећдђ, эшећдђ

Џђрвакыт юлдаш булдылар

Ућышларга ирешњдђ.

 

Сызган юлыћ – изге юл,

Тайпылма шушы юлдан,

Эзлекле туры юллы

Егетлђребезгђ дан!

Озын гомер, кояшлы кљн

Телибез сића џђрдам.

 

Сђламђт бул, гел шат яшђ,

Бђхет кунсын књћелећ тњренђ,

Гаилђћђ ныклы терђк булып

Армый атла гомер њренђ!

 

Рђхимќан Гайнуллинга юбилей ућаеннан ќиткерелгђн котлауларныћ эчтђлеклђре белђн таныштыруны дђвам итђбез. Гаилђ архивында аларныћ саны бихисап. Ганиевлар гаилђсе, Ђлфия–Флоридлар да изге телђклђрен ирештергђннђр.

Тормыш дђвам итђ, юбилей мђќлеслђре узып китђ. Хђзер Рђхимќанныћ лаеклы ялга китђргђ тулы хокукы бар. Тик менђ сђяси вђзгыять алышынып, кискен њзгђрешлђр башланганнан соћ аныћ ќан тынычлыгы ќуела шул. Халыкныћ тормышы икегђ – байларга џђм ярлыларга – бњленђ. Азык-тљлек, кием-салым бђялђре айлап тњгел, кљнлђп-сђгатьлђп њзгђреп тора. Бу њзгђрешлђр яшелчђ њстерњчелђр алдына да яћа талђплђр куя. Нишлђргђ? Яћа шартларда килеп туган ђлеге сорауга: “Эшне дђвам итђргђ!” – дигђн ќавапны бирђ Рђхимќан Мђхмњт улы Гайнуллин. Џђм контракт нигезендђ тагын 3 ел эшлђргђ кала. Ђлеге срок узганчы эшлђгђч кенђ лаеклы ялга чыга. Чыга... лђкин теплица хуќалыгыныћ эшчђнлеге белђн кызыксынудан туктамый. Тик менђ аннан килгђн хђбђрлђр генђ књћелгђ ятышлы булмый. Демократлар хакимияткђ килгђч башланган њзгђрешлђр кљтелгђн нђтиќђне бирми. Киресенчђ, моћа кадђр хљкем сљргђн тђртиплђр љстђн аска, астан љскђ кадђр њзгђрђ. Хђтта шућа барып ќитђ ки, теплица эшчелђре еллар буена хезмђт хакы ала алмый. 2003 елныћ ахырында ќирлђрне пайларга бњлеп бирњ дђ хђлне ућай якка њзгђртми.

Бу болгавыр заман алып килгђн афђт књренешлђре, ђлбђттђ инде, берлђшмђ ќитђкчелеген нык борчый. Мондый хђлдђн ничек чыгарга соћ? “Татнефть” берлђшмђсенећ генераль директоры Шђфђгат Тђхђњтдинов Рђхимќан Гайнуллинны њзенђ чакыртып ала. “Теплицаны яћадан кабул ит! Белђм, тезлђнгђнне аякка бастыру ќићел булмас. Лђкин синећ тђќрибђ белђн бу эшне башкарып булачак. Мећлђгђн нефтьчелђрне яшелчђсез калдырсак, безне аћламаячаклар”, – дип ќиткерђ ул њзенећ гозерен.

Генераль директорныћ ышаныч белдерње Рђхимќанныћ књћеленђ хуш килђ. Моныћ љстенђ, элек бергђ эшлђгђн кешелђр дђ килђ аныћ янына. Гозер шул ук: “Синсез булмый, ќитђкчелекне њз љстећђ ал. Теплицаны торгызырга без дђ ярдђм итђчђкбез”, – ди алар. Йљздђн артык эшченећ фикерен ќиткергђн вђкиллђрнећ дђ сњзе љстђлгђч, тђвђккђлли “яшь” пенсионер. Бу вакытта аћа терђк булырдай љлкђн улы Вил дђ Алабуга педагогика институтыныћ механизация бњлеген тђмамлап кайта. Димђк, баш инќенер постына кеше эзлђп торасы юк. Хђлђл ќефете Нђсимђ дђ техникум тђмамлаган белгеч, исап-хисап эшенђ бик маџир. Кызы Лилия белђн кияве Рђфыйк та ярдђм итђргђ ђзер. Бер гаилђдђн бишђњлђп тотынгач, иншалла, ерып чыгарбыз, дип уйлый ата кеше. Џђм 2004 елныћ башында Рђхимќан Мђхмњт улы яћадан њз кђнђфиенђ утыра. Утыра џђм њзе югында барлыкка килгђн проблемаларны хђл итђргђ кљн-тљн чаба башлый. Ђ проблемалар хђттин ашкан: котельный эшлђмђњ сђбђпле су торбалары шартлаган, бозлы яћгырлар, ќил-давыллар нђтиќђсендђ теплицаны каплаган пыялалар урыны белђн ватылган, урыны белђн чатнаган. Ќыеп кына ђйткђндђ, кая карама – шунда хуќасызлык, тђртипсезлек...

20 процент акциягђ ия булган “Акрон-инвест” банкы теплица љчен бармак та селкетмђгђн. Џђм селкетергђ дђ уйламый. Ић аянычы шул – эшчелђр хезмђт хакы кљтђлђр, ђ кассада бер тиен акча юк. Кредит ала башласаћ, процентларныћ югары булуыннан гаќизлђнђсећ. Шулар хакында уйлана-уйлана, Гайнуллин бар булган ђйберлђрне бер учка, бер йодрыкка тупларга кирђк, дигђн фикергђ килђ. “Акрон-инвест” банкы белђн араны љзђ, кешелђрдђге пай акциялђрен сатып ала. Моныћ љчен 10 миллион сум акча биреп торырдай таныш эшмђкђрне таба. Бу акчага ул эшчелђр белђн исђп-хисапны да башкарып чыга.

Ђнђ шулай, яћадан аякка бастырылган теплица хуќалыгы нефтьчелђргђ хезмђт књрсђтњче ОРС (отдел рабочего снабжения) магазиннарына, башка сатып алырга телђњчелђргђ продукциялђрен сата. Соћгы елларда кыяр белђн помидор 150 тоннадан да ким ќитештерелми.

Ђлбђттђ инде, књп керем алырга уйласаћ, чыгымнар алдында да туктап калмыйсыћ. Ућышны ел ђйлђнђсе аласыћ килђ икђн, теплицаћны газогенераторлар белђн тђэмин итми булмый. Шућа књрђ, соћгы елларда гына да аларныћ саны 15 данђгђ арткан. Боларга исђ миллионга якын акча тотылган. Тик менђ илдђ иќтимагый строй алышынгач, яшђњ-эшлђњ тђртибе нык њзгђрђ, кире якка њзгђрђ. Теплицаны њз кулларына тљшерергђ тырышучылар астыртын эш йљртђ башлый. Хђтта Мђскђњдђ оештырылган, Ђлмђт якларында аларныћ вђкиле кыяфђтендђ “бурыч” тњлђтњчелђр пђйда булган. Ђнђ шундый уйлап чыгарылган “бурыч”ларныћ дљрес тњгеллеген исбат итђ-итђ књпме вакыт сарыф ителђ дђ, књпме кљч ђрђмгђ китђ.

Тормыш – кљрђш ул, дигђн аксиоманыћ бљтен барлыгын соћгы дњрт-биш елда аеруча нык тоя директор. Ялкау булганнары, хезмђт дисциплинасын бозганнары љчен эштђн китђргђ мђќбњр ителгђннђрнећ дђ кулы уйный, ђле склад, ђле электр щитлары урнаштырылган будкалар янып “китђ”. Табигатьтђге ќил-давыллар китергђн зыян љстенђ болары да љстђлђ. Ђмма сигезенче дистђсен ваклаган Рђхимќан Мђхмњт улы бу киртђлђр алдында тукталып калмый ђлегђ џђм килђчђктђ дђ тукталырга уйламый.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 59 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ирнећ юмартлыгы – олы максат џђм казаныш| Гаилђ – тормышныћ ић мљџим нигезе

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.012 сек.)