Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Йге ял.

Мәктәп. | Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. |


Без җәйге ялны көтеп алабыз. Җәй көне өч ай ял итәбез. Без рәхәтләнеп су коенабыз, кунакка барабыз, төрле лагерьларда ял итәбез. Кемнәрдер диңгездә, кемнәрдер авылда, кемнәрдер үзләре яшәгән шәһәр янындагы елга буенда ял итәләр.

Ә мин авылда ял иттем. Әбием белән бабам шунда яшиләр. Миңа авылда бик ошады.Әбием көн саен бәлеш, өчпочмак, чәкчәк кебек тәмле ризыклар пешерде. Авылда эш күп була, шуңа күрә мин әбиемә һәм бабама булыштым: печән әзерләштем, утын кистем, яшелчәләргә су сиптем. Әбием белән урманга җиләккә йөрдем. Әбием аннан варенье кайнатты.

Минем авылда дусларым күп. Без алар белән бергә балыкка йөрдек, су коендык, кызындык. Авылдан ерак түгел күл бар.Анда балык бик күп. Без малайлар белән бик күп балык тоттык, бергәләшеп балык шулпасы пешереп ашадык. Яңа тоткан балык белән әби-бабайны да сыйладым. Балыкны бергәләшеп чистарттык һәм кыздырып ашадык. Бабай үзе дә балык тотарга ярата, шуңа күрә кайбер көннәрне без аның белән балыкка бардык.

Җәй көне эссе көннәр бик күп булды. Дуслар белән рәхәтләнеп күлдә су коендык. Күлдә тирән урыннар бик күп һәм су асты агымы бик көчле, шуңа күрә без таныш түгел урыннарда су коенмадык. Без су җылынгач кына коендык, чөнки салкын судан аякларны көзән җыерырга мөмкин. Суда озак коенмадык, вакыт-вакыт яр буена чыгып ял иттек, кызындык. Кызынуның тәнгә зыяны булмас өчен без сакландык: иртәнге сәгать унга кадәр һәм төшке сәгать өчтән соң кызындык. Кызыныр алдыннан махсус кремнар сөрттек, баш киемнәрен кидек. Ә эссе вакытта күләгә урыннарда туп белән уйнадык.

Август аенда шәһәр яны лагеренда ял иттем. Мин үземә бик күп яңа дуслар таптым. Без анда кызыклы уеннар өйрәндек, җырлар җырладык, биедек, төрле спорт уеннарында катнаштык. Ә кичләрен төрле бәйрәмнәр, кичәләр булды.

Мин Марина исемле кыз белән таныштым, дуслаштым. Ул Алабуга шәһәреннән. Без аның белән бер бүлмәдә яшәдек. Үткән ел ул “Сәләт” лагеренда ял иткән. Аны бу лагерьга татар телен яхшы белгәне өчен, тырыш укучы булганы өчен җибәргәннәр. Марина миңа бу лагерь турында бик күп сөйләде. “Сәләт” тугыз мөстәкыйль лагерьны берләштерә. Аларның һәрберсенең үз программасы, үз юнәлеше бар. Марина Алексеевск районындагы Биләр лагеренда ял иткән. Анда ял итүче балалар археология, экология белән шөгыльләнәләр, төрле һөнәрләргә өйрәнәләр. Монда бар балаларда ял итә алмый. Беренчедән, аларның сәләтле, кызыксынучан, мавыгучан, аралашучан һәм тырыш булулары кирәк. Икенчедән, ял итүче һәр бала татарча сөйләшә белергә тиеш, чөнки бу лагерьда аралашу татар телендә генә бара. Марина иптәшләре белән төрле фәнни түгәрәкләрдә һәм остаханәләрдә шөгыльләнгән. Фәннәрне мәктәп укытучылары түгел, ә танылган галимнәр, язучылар, тарихчылар һәм рәссамнар үткәргән. Ә менә инглиз телен Америкадан килгән студентлар өйрәткән.

Лагерьда көннәр бик тиз үтте, өйләргә таралышыр вакыт та җитте. Дуслар белән аерылышу бик моңсу булды.

Минем җәйге ялым бик күңелле һәм файдалы үтте.

Тема буенча сораулар:

1)Җәйге көннәр нинди була?

2)Ничек ял иттең?

3)Җәй көне бакчагызда нәрсәләр эшләдең?

4) Әти - әниеңә булыштыңмы?

5)Кайсы лагерьда ял иттең?

6)Нинди максат белән бардың?

7)Ялың файдалы үттеме?

8)Каникулыңның кайсы көне нык истә калды?

9)Яңа дуслар таптыңмы?

10)Алар яхшы дуслармы? Ни өчен?

11)Сабантуй бәйрәмендә булдыңмы?

12) Бәйрәм ничек үтте?

13)Җәйге ял нәрсә белән ошый?

14)Син ял итүне ничек аңлыйсың?

15)Буш вакытыңны ничек уздырасың?

Билет №15 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 91 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Табигать- уртак йортыбыз.| Коллективта аралашу кагыйдәләре.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)