Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Мәктәп.

Мин һәм минем гаиләм. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Безнең мәктәп Разведчиклар урамында урнашкан. Ул 3 катлы, сыйныф бүлмәләре зур һәм якты. Безнең мәктәп – фәннәрне тирәнтен өйрәтүче, гомуми белем бирүче дәүләт мәктәбе.Теләгән һәр укучы безнең мәктәптә укый ала, уку түләүсез. Мәктәптә барлыгы 656 укучы белем ала. Мәктәбебез –рус мәктәбе, руслар белән бергә татарлар, чувашлар, марилар һәм башка күп төрле милләт балалары бездә белем ала. Мәктәптә махсус мәктәп формасы кию мәҗбүри. Укучылар бик рәхәтләнеп формадан йөриләр. Безнең мәктәптә дәресләр иртән сәгать 8 дә башлана, 6 нчы дәрес көндезге сәгать1 тулып 25 минутта бетә. Мәктәбебезнең директоры Хәмитов Рафаэль Рәхим улы. Мәктәптә барлыгы 48 укытучы балаларга белем бирә. Мәктәптә 2 спортзал, актлар залы, бай китапханә, зур ашханә бар. Китапханә заманча җиһазландырылган, Интернеттан төрле үзеңә кирәкле мәгълүматлар алырга була.. Мәктәптә төрле очрашулар, кызыклы кичәләр, КВНнар гел үткәрелеп тора.

Безнең мәктәп-миллионер мәктәп, төрле конкурсларда даими катнашып килә. Кабинетлар яңача җиһазландырылган.3 кабинетта интерактив такта, инглиз теле кабинетында һәр укучыга җитәрлек ноутбук бар. Минемчә, белем алу өчен укучыларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпнең үзенең инструменталь вокал ансамбле бар.Мәктәбебез Германиянең Вальхайм шәһәре укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәптәге чисталыкка үзебез җавап бирәбе.з Атна саен график нигезендә дежур итәбез.

Минем исемем Оля. Миңа 14 яшь. Мин рус милләтеннән, тугызынчы сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта 25 укучы,шуларның унысы- малайлар. Безнең сыйныф бик тату. Уку елы дәвамында театрларга, музейларга йөрибез. Математиканы быел яңа укытучы Марина Леонидовна укыта. Безнең сыйныфка яңа укучылар килде. Алар икәү: Слава һәм Фирүзә. Слава-Чаллыдан, Фирүзә үзебезнең шәһәрдә 2 нче мәктәптә укыган.

Мәктәптә минем дусларым күп, ләкин иң якыны бер генә. Аның исеме- Валя. Ул рус телен яхшы белә, шуңа күрә ул күп олимпиадаларда катнаша. Ул яхшы кыз. Валя чиста һәм пөхтә киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый, яхшы укый, кешеләргә ярдәмчел, өйдә әти-әнисенә булыша. Ул һәрвакыт яхшы күңелле, шуңа күрә аның белән бик рәхәт! Без аның белән бергә балалар бакчасына йөрдек, аннан без бергә мәктәпкә укырга килдек. Хәзер дә бергә укыйбыз.Без өй эшләрен бергә эшлибез, мисаллар чишәбез, язма эшләргә әзерләнәбез

Мин төгәл фәннәрне яратам. Мин тырышып укыйм, дәресләрне һәрвакыт әзерләп килергә тырышам. Без рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәбез. Мин бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда китап укыйм, Интернет аша дусларым белән аралашам, әнигә булышам

Миңа мәктәбем бик тә ошый, шуңадыр ул миңа бик тә кадерле.

Тема буенча сораулар:

1) Сезнең мәктәптә нинди чит телләр өйрәнелә?

2) Мәктәптә нинди түгәрәкләр эшли?

3) Мәктәбегездә Белем көне ничек үтте?.

4) Дүшәмбе көнгә уку расписаниесен әйт.

5) Син мәктәптә һәм уку кабинетында үзеңне ничек тотасың?

6) Синеңчә, мәктәп һәрвакыт матур,чиста булсын өчен нишләргә кирәк?

7) Дежур укучы сыйныфта нинди эшләр башкара?

8) Синең начар билгеләр алганың бармы?

9) Сиңа нинди фәннәр авыр бирелә?

10) Сезнең мәктәптә тәнәфесләр ничек үтә?

11)Сездә мәктәп формасы бармы?

12) Син нинди фән белән кызыксынасың?

13) Ничек уйлыйсың,син әдәпле, тәрбияле укучымы?

14) Син мәктәпкә теләп йөрисеңме?


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 92 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Дуслык һәм минем дустым.| Нәрләр.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)