Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Минем яшәгән җирем.

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Мәктәп. | Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Читайте также:
  1. Дуслык һәм минем дустым.
  2. Мин һәм минем гаиләм.

Мин Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә яшим.

Ул- бөек рус рәссамы И.И.Шишкин, кавалерист-кыз Н.А. Дурова,рус шагыйре М.Цветаева, табиб Бехтерев, хирург Нечаева яшәгән борынгы шәһәр. Аңа 2007 нче елда 1 мең ел булды.Шәһәребездә истәлекле урыннар бик күп:”Ак мәчет”, музейлар,һәйкәлләр, уку йортлары,Шишкин буалары һ.б.

Алабуга Чулман ярында урнашкан.Чулман елгасына Тойма һәм Крәвеш елгалары кушыла.Елгаларында ап-ак теплоходлар,баржалар,катерлар йөзә. Елгалар тирәсендә урманнар үсеп утыра.Урманнарында төлкеләр,пошилар,керпеләр,куяннар яшиләр.Шулай ук безнең урманнар җиләкләргә, гөмбәләргә, дару үләннәренә бай.

И.И.Шишкин үзенең күп кенә картиналарында Алабуга табигатен сурәтләгән.Мәсәлән,”Нарат урманында бер иртә”, “Имәнлек”,”Арыш”һ.б.Ул бу картиналар аша Алабуга табигатенең гүзәллеген, матурлыгын күрсәтергә теләгән.

Алабуга -үсеп килүче шәһәр.Ул көннән-көн матурлана, зурая. Соңгы елларда шәһәребездә стадионнар,спорт комплекслары, боз сарае, зур автостанция, торак йортлары төзелде.

Алабуга шәһәре Кама буе икътисади районының икенче автомобиль төзү үзәгенә әверелде.АлАЗ чит ил оешмалары белән килешүләр төзеде.

Монда йөк машиналары чыгарыла башлады. Хәзерге Алабуга нефть промышленностенең үзәге. Биредә “Прикамнефь” нефть чыгару идарәсе эшли,азык-төлек промышленносте үсте.

Шәһәребез уку йортларына да бай:институтлар,медицина училищесы, техникумнар бар. Алабугада 10 мәктәп,2 гимназия,балалар бакчалары эшли. 2009 нчы елда суворовлар әзерли торган училище ачылды.Бу училищега төрле төбәкләрдән килгән малайларны кабул иттеләр. Шулай ук шәһәребездә Татарстанның зур югары уку йортларыннан-Алабуга дәүләт педагогия университеты эшли. Бу университет Казан урамында урнашкан. Университет каршындагы мәйданга талантлы рус язучысы- Дмитрий Иванович Стахеевка бронза һәйкәле куелган.

Безнең шәһәребез данлыклы. Безгә чит илләрдән дә бик күп туристларкиләләр. Алар безнең музейларыбызда:И.И.Шишкин,М.Цветаева,Н.Дурова, Туган якны өйрәнү, Бехтеревта булалар шәһәребезнең матурлыгына сокланалар.

Алабуга шәһәрендә бәйрәмнәр дә бик күңелле үтә. Миңа бик ошаганы Спасс Ярминкәсе. Бу бәйрәм 3 көн була. Монда төрле җирләрдән һөнәрчеләр киләләр.Алар үзләренең товарларын тәкъдим итәләр: кәрзиннәр, бизәнү әйберләре, түбәтәйләр,агачтан ясалган уенчыклар...Нәрсә генә юк монда! Казан һәм Алабуга җырчылары искиткеч концерт куялар. Бәйрәм салют белән тәмамлана.

Мин Алабуга шәһәрендә яшәвем белән горурланам.

Сораулар:

1.Алабуга нинди шәһәр?

2.Алабугада нинди күренекле кешеләр яшәгән?

3.Алабугада нинди истәлекле урыннар бар?

4.И.И.Шишкинның Алабуга табигате турында нинди картиналарын беләсең?

5. Алабуга шәһәрендә нинди елгалар бар?

6.Урманнарында нинди җәнлекләр яши?

7.Нинди урманнар бар?

8.Алабугада нәрсәләр бар?

9.Син Алабуга шәһәрендә ничә ел яшисең?

10.Алабугада нинди зур бәйрәмнәр үткәрәләр?

11.Нинди уку йортлары бар?

12.Педагогия университеты турында син нәрсәләр беләсең?

13.Спасс Ярминкәсендә нәрсәләр саталар?

14.Алабугада нинди заводлар бар?

15.Кемнәргә һәйкәлләр куелган?

Билет №9 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 205 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Казан турында сөйләгез.| Бәйрәмнәр.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)