Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Киемнәр турында сөйләгез.

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Мәктәп. | Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. |


Читайте также:
  1. Габдулла Тукай турында.
  2. Дөрес туклану, бер милли аш турында сөйләргә.
  3. Казан турында сөйләгез.
  4. Татарстан Республикасы турында сөйләгез.

Бик борынгы заманнарда кешеләр тәннәрен салкыннан, җылыдан, тузаннан, җилдән саклау өчен кием уйлап тапканнар. Кием ул-тәнне саклау чарасы. Ул кешенең зәвыгын һәм эчке культурасын күрсәтә. Кием –кешене бизәү чарасы. Кешене кием бизи, матурлый. Һәркемнең үз стиле, һәр киемнең үз урыны булырга тиеш. Кыйммәтле, затлы кием килешмәскә яки урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр кеше зәвыклы, дөрес кием сайларга тиеш. Кайда булуына карап киемнәр төрле була. Мәсәлән, бәйрәм киеме, эш киеме, спорт киеме, мәктәп формасы һ.б.

Бәйрәм киемен кунакка, театрга, бәйрәмгә барганда кияләр. Мондый кием затлы, матур кием диеп атала. Бәйрәм киеме зәвыклы, модалы, заманча, пөхтә булырга мөмкин.

Өйдә, бакчада, урамда эшләгәндә уңайлы, гади кием кияләр.

Спорт белән шөгыльләнгәндә спорт костюмы, красовкалар, төрле футболкалар кияләр. Спорт киеме дә уңайлы, пөхтә булырга тиеш.

Өйдә дә гади, иркен, уңайлы кием кияләр. Хатын- кызлар, гадәттә, халат, аякка башмак кия, ә ир- атлар футболка, шорты, күлмәк, трико кияләр.

Мәктәптә укучылар махсус форма киеп йөриләр. Малайлар костюм-чалбар, галстук, бер төсле күлмәк, кара ботинка кия. Ә кызлар ак яки кара алъяпкыч, караңгы төстәге күлмәк, уңайлы аяк-киеме кияләр. Мәктәптән кайткач, мәктәп формасын салып куярга кирәк.

Ел фасылына карап кышкы, җәйге киемнәр кияләр. Кыш көне җылы киемнәр, ә җәй көне җиңелчә, юка киемнәр кияләр.

Дөрес, матур киенәсең килсә, мода журналлары сиңа ярдәм итәр.

Сораулар:

1. Кием кешене нәрсәдән саклый?

2. Кеше ничек киенергә тиеш?

3. Нинди төрдәге киемнәр була?

4. Бәйрәм киеме нинди булырга тиеш?

5. Спорт белән шөгыльләнгәндә нәрсә кияләр?

6. Өйдә нәрсәләр кияргә була?

7. Сезнең мәктәптә мәктәп формасы бармы?

8. Мәктәптә малайлар һәм кызлар нәрсәләр кияләр?

9. Ел фасылына карап нинди киемнәр кияләр?

10. Мода журналы нәрсәгә әйрәтә?

Билет №13 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 153 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.| Табигать- уртак йортыбыз.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)