Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Казан турында сөйләгез.

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Мәктәп. | Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Читайте также:
  1. I. Методические указания для студентов
  2. I. ПОКАЗАНИЯ МИССИС МАК‑ЭНДЕР
  3. I. ПОКАЗАНИЯ МИССИС МАК-ЭНДЕР
  4. I1. ОРГАНИЗАЦИОННО-МЕТОДИЧЕСКИЕ УКАЗАНИЯ
  5. II. Показание капитана
  6. IX. Сказание девятое. Владимир Мономах.
  7. O чтобы они овладели указанными выше учебными действиями;

Казан- Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр. Аңа мең ел булды. Казан бик матур, үзенчәлекле, бай шәһәр. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Казанда тарихи урыннар, музейлар, театрлар күп.

Казан Кремле-иң истәлекле урын.Ул Казансу елгасы буена урнашкан. Кремльнең төп биналарының берсе- Спас башнясы. Аның биеклеге- 46 метр. Янәшәдә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы урнашкан. Сөембикә манарасы – борынгы архитектура истәлеге. Ул кызыл кирпечтән җиде катлы итеп төзелгән. Аның биеклеге -58 метр. Манара очында алтын ай балкый.

Кол Шәриф мәчете- башкалабыз горурлыгы. Аңа сокланмаган кеше юк. Кайсы яктан карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

Казан-культура үзәге. Казанда профессиональ театрлар эшли: Муса Җәлил, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Качалов исемендәге театрлар һәм башкалар. Театрга тамашачылар бик яратып йөриләр.

Казанда күренекле кешеләр яшәгән. Аларга багышлап һәйкәлләр, музейлар ачылган. Тукай, Җәлил, Сәйдәшев, Бутлеров, Державин, Шаляпин һәйкәлләре шәһәрне матурлап тора.

Казан шәһәрендә шулай ук зоопарк, цирк, аквапарк, стадионнар, парклар бар. Анда рәхәтләнеп ял итәргә була.

Бауман урамы- шәһәрнең ин матур урамы. Урам төрле кибетләргә, тарихи һәйкәлләргә бай. Анда зур сәгать, чиркәү, фонтаннар, Екатерина II каретасы бар.

2005 елда Казанга 1000 ел тулды. Шәһәр урамнары матурайды, зурайды. Яңа Боз сарае, ипподром, метро төзелде. Киләчәктә Казан тагын да матураер, зураер дип уйлыйм.

Сараулар:

1. Казан нинди шәһәр?

2. Анда күпме халык яши?

3. Казан Кремле кайда урнашкан?

4. Кремль янында нинди биналар урнашкан?

5. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?

6. Кемнәргә багышлап һәйкәлләр куелган?

7. Казанда кайсы урыннарда ял итәргә була?

8. Кайсы урам шәһәрнең иң матур урамы?

9. 1000 еллыкка тагын нәрсәләр төзелде?

10. Сиңа Казан шәһәре ошыймы? Ни өчен?

Билет №8 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 191 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Татарстан Республикасы турында сөйләгез.| Минем яшәгән җирем.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)