Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бәйрәмнәр.

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Мәктәп. | Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Бәйрәмнәрне һәркем ярата, чөнки ул кешегә шатлык китерә, кәефне күтәрә, хәтта җырлыйсы килә. Бәйрәмгә әзерләнү - үзе күңелле.

Яңа ел бәйрәме - иң матур бәйрәм. Бу бәйрәмне барлык кешеләр, бигрәк тә балалар яраталар, чөнки аларның кышкы яллары да шушы вакытта башлана.

Быел без Яңа елны туганнар белән каршыладык. Түбән Камадан әниемнең апасы ире белән килде. Бәйрәм күңелле дә, мәшәкатьле дә булды. Барыбызга да эш җитте. Мин әни белән өйне җыештырдым, тузаннарны сөрттем, чүп чыгардым. Әти белән абый кибеттән ашамлыклар алып кайттылар. Сеңлем өстәлгә савыт- сабаларны тезде. Бергәләп салатлар ясадык. Кунаклар да безгә булыштылар.

Кич белән без урамга чыктык. Төнге шәһәр ерактан балкып тора. Урамнар матур итеп бизәлгәннәр. Мәйдан уртасында зур яшел чыршы. Ул матур итеп киенгән. Аның янында Кыш бабайның, Кар кызының боздан ясалган сыннары басып тора. Музыка яңгырый. Урамда кеше күп, әйтерсең лә бар халык урамга чыккан. Кемдер бии, кемдер җырлый. Кешеләр бер- берсен бәйрәм белән котлыйлар, исәнлек- саулык телиләр.

Раштуа – дини бәйрәм. Ул гыйнварның беренче атнасында үткәрелә. Бу вакытта көннәр бик салкын була, шулай булса да, туганнар ата - ана йортына җыелырга тырышалар. Алар бер - берсен бәйрәм белән котлыйлар, бүләкләр бирешәләр. Кайбер кешеләр бүләкләрне чыршы төбенә куялар. Аннары аларны иртән бөтен гаилә белән җыелып ачалар. Раштуа алдыннан туганнарга, дусларга котлау открыткалары җибәрәләр. Хәзерге вакытта электрон почта аша котлыйлар, смс хәбәрләр җибәрәләр.

Татар халкының милли бәйрәмнәре күп: Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сөмбелә бәйрәмнәре.

Нәүрүз - мөселманча Яңа ел бәйрәме. Ул 21 мартта бәйрәм ителә. Бу көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бәйрәмнең төп герое - Нәүрүзбикә. Ул уңган, кыю кыз. Нәүрүзбикә кешеләрне бәйрәм белән котлый, матур теләкләр әйтә. Кызлар һәм малайлар өйдән- өйгә йөриләр, хуҗаларга такмаклар әйтәләр, ә хуҗалар аларга бүләкләр бирәләр. Бу бәйрәмдә карт кешеләргә- әбиләргә, бабайларга ярдәм итәләр:су китерәләр, өйләрен җыештыралар, кар чистарталар. Кешеләр бу бәйрәмне яраталар, чөнки салкын кыш үтеп китте, табигать уяна, урамда кояш елмая, җылы көннәр башлана, яз килә.

Минем иң яраткан бәйрәмем - Сабан туе. Бу бәйрәм җәй башында, табигатьнең матур җирендә,Чулман елгасы янында, зур яшел мәйданда үткәрелә. Якында гына каен, нарат урманнары үсә. Мин ел да дусларым белән шәһәребез Сабан туена барам.

Бәйрәм башлангач, язгы чәчүдә бик яхшы эшләгән механизаторларны котлыйлар, аларга бүләкләр бирәләр, рәхмәтләр әйтәләр. Без ат чабышын карарга яратабыз. Сабан туенда төрле уеннар үткәрелә: багана башына менү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һ.б. Әти белән әни татарча милли көрәшне карарга яраталар һәм концерт тыңлыйлар. Көрәш батырына кыйммәтле бүләк бирәләр. Бәйрәмдә төрле сувенирлар сатып алырга, татар халкының милли ашларын ашарга була.

Сабан туе миңа бик ошый!

Алабуга шәһәрендә 2008 нче елдан бирле август аенда Спасс ярминкәсе үткәрелә. Ул Шишкин буалары янында 3 көн дәвам итә. Бу ярминкәгә бөтен Рәсәйдән осталар җыела, алар үзләренең кул эшләрен халыкка күрсәтәләр һәм саталар. Нәрсә генә юк анда! Картиналар, сувенирлар, матрешкалар, шамаилләр, бизәнү әйберләре, кәрзиннәр....Монда курчак театрын; клоуннарның, артистларның, гади кешеләрнең һәм башкаларның чыгышларын карарга була. Шулай ук төрле уен мәйданчыклары эшли. Теләсәң, үзең дә уеннарда катнаша аласың.

Бу бәйрәмгә мин дустым Саша белән бардым. Без күргәзмәләрне карап йөрдек. Аннары төрле уеннарда катнаштык: күлдән балык тоттык, дөягә утырып йөрдек, уктан аттык. Безгә бик ошады.

1. Сиңа нинди бәйрәм ошый?

2. Дусларыңны, туганнарыңны бәйрәм белән котлыйсыңмы?

3. Яңа елны кем белән һәм кайда каршыладың?

4. Яңа ел табынын кем әзерләде?

5. Татар халкының нинди милли бәйрәмнәре бар?

6. Гыйнвар башында нинди бәйрәм була?

7. Нәүрүз бәйрәме турында нәрсә беләсең?

8. Сабан туе бәйрәмендә, уеннарда син катнашасыңмы?

9. Сабан туенда нинди уеннар үткәрелә?

10. Алабуга шәһәрендә Спасс ярминкәсе ничәнче елдан бирле үткәрелә?

Билет №10 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 82 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Минем яшәгән җирем.| Сәламәтлек - зур байлык.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)