Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Татарстан Республикасы турында сөйләгез.

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Мәктәп. | Нәрләр. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Читайте также:
  1. Азақстан Республикасы ҚІЖК-нің 356-358-баптарына түсіндірме
  2. Азақстан Республикасының жер қорларбасқару туралы агенттігі
  3. Габдулла Тукай турында.
  4. Год благотворительности в Татарстане
  5. Дөрес туклану, бер милли аш турында сөйләргә.
  6. Казан турында сөйләгез.
  7. Картотека к национальному уголку «Туган җирем Татарстан» (НРК) средняя группа

Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы – 68 мең квадрат километр.

Татарастанның табигате бик матур. Калын урманнар да, тигез далалар да, биек таулар да бар анда. Татарстан җире Аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ кебек зур елгалар ага.

Татарстан – табигый казылмаларга бай республика. Җир астында нефть, газ, торф һәм башка байлыклар күп. Республикабызның нефте башка илләргә дә чыгарыла.

Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләре – Казан һәм Яр Чалы. Яр Чалы Кама елгасы буенда урнашкан. Аның даны еракларга таралган. Монда Россиянең иң эре заводларыннан берсе – КамАЗ – бөтен дөньяга танылган йөк машиналары ясала. Казан шәһәрендә самолётлар, вертолётлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре җитешетерелә.

Түбән Кама – химиклар шәһәре. Монда эшләнгән шиннар, каучук һәм төзелеш әйберләре Россиянең барлык почмакларында да беләләр. Бөгелмә нефть чыгару һәм машиналар төзү үзәге булып санала. Әлмәт - нефтьчеләр шәһәре.

Республикабызда 4 миллионга якын Кеше Яши. Татарлар, руслар белән бергә чуваш, мордва, мари, украин һәм башка бик күп милләт халыклары дус һәм тату Гомер итәләр.

Татар һәм рус телләре – Татарстанның дәүләт телләре. Татарстанның Ия башлыгы – Президент. Минтимер Шәймиев – Татарстанның беренче Президенты.

Республикабызның үз байрагы, гербы, гимны бар. Татарстан байрагы 3 төсле: яшел, ак һәм Кызыл. Яшел төс – табигатебез матурлыгы һәм яшьлек билгесе. Кызыл төс – кояш һәм ут төсе. Ак төс – сафлык һәм тормыш символы.

Татарстан Республикасының гербында Кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Гербның авторы рәссам Риф Фәхретдинов.

Гимн – Татарстан Республикасы суверенлыгын белдерүче символ. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү – аның һәр гражданының бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылганда, гuмнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар.

Татарстан гимнының авторы – композитор Рөстәм Яхин.

 

Текстка сораулар:

1.Татарстан Республикасы кайда урнашкан? Аның нинди зур елгалары бар?

2.Аның мәйданы күпме? Нинди зур шәһәрләрен беләсең?

3.Күпме халкы Яши? Нинди милләт вәкилләре бар?

4.Табигате нинди? Татарстанның табигый байлыклары турында сөйлә.

5.Татарстанның байрагы ничә һәм нинди төсле?

6.Дәүләт телләре турында нәрсә әйтә аласың?

7.Дәүләт башында кем тора?

8. Татарстанның символларын әйтегез.

9. Аларның авторларын атагыз.

10. Гербта нәрсә төшерелгән?

Билет №7 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 374 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Телләр белгән – илләр гизгән.| Казан турында сөйләгез.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)