Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Коллективта аралашу кагыйдәләре.

Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Читайте также:
  1. Дәплелек кагыйдәләре.
  2. Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Кешеләр үзара аралашып яшиләр: сөйләшәләр, аңлашалар, бәхәсләшәләр, фикер алышалар... Авыру табиб белән, укучы укытучы белән, егетләр кызлар белән аралаша, син дустың белән очрашасың. Аралашуның билгеле бер кагыйдәләре, нормалары була. Алар буыннан-буынга тапшырылып килә. Кешеләр бит һәрвакыт үзара функциональ, бәйләнештә яши, мәсәлән, ир һәм хатын, әни һәм бала, хуҗа һәм кунак, сатучы һәм сатып алучы һ.б. Менә шул кагыйдәләр конкрет ситуациядә кешенең үз-үзен тотышын билгели.

Аралашу ситуацияләре берничә төрле була;

1.Якын кешеләрнең аралашуы. Бу очракта кешеләр арасында табигыйлек, бер­-береңне аңлау була.

2.0ешмада, коллективта рәсми булмаган аралашу. Бу-коллективтагы дуслар белән, бер йорттагы, подъезддагы күршеләр белән аралашу. Кешеләр бер-берсенә кызыклы яңалыклар хәбәр итәләр, бер-берсенең кәефен күтәрәләр.

З.Рәсми һәм эшлекле аралашу. Максаты-нинди дә булса мөһим мәсьәләне чишү, килешү, төзү

4.3уррак оешмаларда аралашу. Биредә кешеләрне уртак максат берләштерә.

5.Массакүләм аралашу, ягъни урамда, транспортта, ашханәдә һәм ял учреждениеләрендә аралашу. Аралашу вакытында "югарырак-түбәнрәк", "олырак-кечерәк" мөнәсәбәтләре урнаша.

Әлбәттә, бер коллективтан икенче коллективка, бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчү җиңел түгел. Чөнки алда зур үзгәрешләр көтә. Беркем дә сине аңламый, аңларга да теләми кебек тоела.Ә бу бер дә куркыныч түгел. Иң мөhиме – юкка-барга игътибар итмәскә кирәк. Көчсезләрне якларга курыкма. Алар үзләрен ялгыз итеп сизмәсеннәр. Үзеңнең яхшы уй-фикерләреңнән читенсенмә. Шәфкәтьсез балалардан куркуга караганда, көсезләргә ярдәм итү якшырак. Үзең дә шул хәлдә калсаң, төшенкелеккә бирелмә. Үзеңә hәм яхшы кешеләргә ышан.

Аралашканда конфликтка, кирәксез бәхәскә, усаллыкка барырга ярамый. Истә тотарга кирәк: килешеп эшләү-алга баруның боек стимулы. Фәндә билгеле булганча, мактаганда, ихтирам белән сөйләшкәндә, игътибарлы булганда, хәтта үсемлекләр дә тизрәк үсәләр икән.

Истә тотыгыз! Аралашуның төп принцибы мондый: кешеләрнең сиңа карата нинди булуын теләсәң, үзең дә аларга шундый мөнәсәбәттә бул.

Текстка сораулар:

Классташларың һәм укытучыларың белән үзара мөнәсәбәтләрегез'һәрвакыт яхшымы?

Әгәр партадашың, классташың белән үзара мөнәсәбәтләрегез кайвакыт-дусларча,

кайвакыт чит кешеләрнеке кебек салкын булса, бу сине борчыймы?

Әгәр дустың белән нинди дә булса аңлашылмаучанлык килеп чыкса, үзара мөнәсәбәтләрне

ачуланышмыйча, үпкәләшмичә генә ачыклый беләсеңме?

Әгәр сиңа кем дә булса яки нәрсә дә булса ошамаса, моңа карата мөәсәбәтеңне

белдерәсеңме?

Ничек итеп?

Син классташларың, яңа танышларың белән мөнәсәбәтләр урнаштыра беләсеңме?

Сезнең классыгызга яңа укучы килгәне бармы?

Гадәттә^ яңа укучы белән ничек аралашасың?

Син һәм башкалар аның белән тиз дуслаштыгызмы?

Синең кайчан да булса яңа мәктәпкә күчкәнең булдымы?

Күчәсең киләме?

Син яңа коллективта үзеңне ничек хис итәрсең?

Әгәр башка мәктәптә укырга туры килсә, үзеңне ничек тотарсың?

 

Билет №16 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 135 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Йге ял.| Дәплелек кагыйдәләре.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)