Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы

Читайте также:
  1. Lead time demand distribution: 3−steps ahead
  2. Lead−time demand variance
  3. STRESS PATTERNS − НАГОЛОШЕННЯ
  4. Акмулла − чичән шагыйрь
  5. Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры
  6. Г. Камал − тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле

Мәгълүм булганча, урта гасыр дөньяви Шәрекъ әдәбиятларында мәхәббәт темасы − төрле яклап өйрәнелгән, үзләштерелгән темаларның берсе. Нигездә ул кеше хисен тасвирлаган, гадәти җир балаларының шәхси-интим мөнәсәбәтләрен җырлау аша кеше дигән хикмәтле затның бәхеткә хокукын яклаган чын гуманистик юнәлеш иде. Мисалга Фирдәүси, Кол Гали, Низами, Хәйям, Хафиз, Фөзули иҗатларын, Ләйлә-Мәҗнүн, Фәрһад-Ширин, Таһир-Зөһрәләр хакындагы җыр-дастаннарны күрсәтергә мөмкин. Әмма соңрак, мөселман илләрендә социаль-иҗтимагый торгынлык урнашып, иҗтимагый-әдәби фикердә дә регресс башланып, төп игътибар мәхәббәткә түгел, дини-әхлакый үгет-нәсыйхәтләргә бирелә башлый.

Г. Кандалый татар әдәбиятына үзенең мәхәббәт темасы белән анда килеп чыккан бушлык, традиция өзелүдән туган тәҗрибәсезлек хөкем сөргән заманда килеп керде һәм бер гомер эчендә сирәк очрый торган зур казанышларга иреште. Татар шигыренең рухи башлангычын тоеп, укып, җанын иң башта үзенә кадәрле булган бөекләрнең шигыре белән балкытып, үз заманының бөтен каршылыкларын һәм татар кызларының матурлыгын ачып бирә алган икән бу Габделҗаббар дигән олуг зат.

Саба җиле, исәр булсаң,

Парау атлыгъ нәфис җайга,

Сәламемне тикергәйсен

Сәхибҗамал абыстайга! −

дип яза ул "Сәхибҗамал" әсәрендә − бөек мәхәббәт поэмасында. "Саба җиле" сурәте безне әллә кая, еракларга, Йосыфны сагынып, таң җиленә эндәшүче Якуб пәйгамбәр иленә, данлы Алтын Урда шигъриятенә юнәлтә. Шигырьдә бу чордан тиңсез сарайлар, ком чүлләре, далалар һәм кылган, әрем исе... шулар белән хәтергә килгән Таһир-Зөһрәләр, Мәҗнүн-Ләйлә, матурлык һәм иң гүзәл хис − Сөю турында хыял калган.

Г. Кандалыйның "Шәфгый", "Фәхри", "Сәхибҗамал" поэмаларында кайнар сөю хисе кешеләрнең җанын-тәнен биләп алган табигый олы бер тойгы буларак тасвирлана; сөйгән ярың белән уртак мәхәббәткә корылган гаиләдә тигез һәм бәхетле гомер итү омтылышы идеал рәвешендә җырлана. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрь әдәби традицияләргә дә таяна, Фәрһад-Ширин кебек образларны мисалга ала, еш кына үзен дә шуларга охшата.

Бер үк вакытта Кандалый, традицияләр кысасында гына калмыйча, новатор буларак эш итә: ягъни ул классик поэзиянең романтик геройларын үрнәк итеп алса да, аларны кабатламый, ниндидер хыялый дөньяны, патша кызларын, билгесез географик урыннарны, гадәттән тыш хәлләрне сурәтләми, ә реаль тормышның үзеннән алып, гади татар авылы кызларын, хезмәт иясе крестьян кызларын тасвирлый. Бу − аның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы.

Кандалый − беренче чиратта мәхәббәт җырчысы. Шагыйрьнең аңындагы мәхәббәткә карата зур игътибарлы мөнәсәбәте аның конкрет әсәрләренә кабатланмас сыйфат − мәхәббәт лирикасында чын әдәби шедеврлар тудыру мөмкинлеген бирде. Сөйгәнен ул иң матур, иң ягымлы сүзләр белән мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый алуда искитәрлек хис юмартлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән − җыр, җырдан исә төгәл бер симфония оештыру югарылыгына ирешә:

Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм,

Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!

Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,

Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!..

Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,

Тыңласана, кич ходайчөн, бер сүзем

Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,

Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!

Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем,

Фәхри, айгыл, ничек итеп гүзәлем?!

Матур сүзләрне өсте-өстенә өеп хис "ябылдыру"да, гашыйкның сөйгән ярына булган ихлас омтылышын җыр югарылыгында гәүдәләндерүдә шагыйрь Сәхибҗамалга мөрәҗәгатендә аерата виртуозлык күрсәтә. Элек ул мактауны сылу кыз сыйфатының үз күңеле аша ничек кичүен тасвирлаудан башлый, аны шундый хәлгә төшергән күркәмнең сыйфатларына күчә.

Йөзең нур хури гыйльмандан,

Сүзең хуб хури вилдандай,

Үзең сылу йәш угъландан

Матур кыйлмыш ушал алла!..

Мондый юлларны яза алган шагыйрьнең мәхәббәте никадәр ихлас, сөю куәсе нихәтле көчле икәнлегенә шикләнеп булмас сыман.

Кандалыйның иң күп язганы − кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы. Күпчелек очракта ул тышкы матурлык. Шагыйрь сөйгәнен, мәсәлән, болай тасвирлый:

Тулган ай дик йөзең матур икәндер,

Ике битең кояш дик нур икәндер,

Кашың кара, сызылган күз өстендә,

Яңа ай дик һавада − күк йөзендә.

Татар крестьян кызы, тиңсез биеклеккә күтәрелеп, алдында сәҗдә итәрлек, табынырлык гүзәл зат буларак сурәтләнә.

Кандалыйның лирик герое тышкы матурлык белән мавыкса да, сөйгәне белән рухи якынлык, тиңлек эзли. Кызның эчке дөньясы, уйлары нинди? Шагыйрь аны шушы яктан да танып белергә тели, шуңа омтыла:

Күреп ирдем сәнең гөй йөзләреңне,

Ишеттем бал-шикәр дик сүзләреңне.

Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,

Белалмадым вәләкин уйларыңны!..

Г. Кандалый фикеренчә, хатын-кыз да, ирләр кебек үк, мәхәббәттә тигез хокукка, шәхси бәхеткә лаек. Шулай ук Кандалый мәхәббәт һәм тормыш кору мәсьәләсендә кыз үзе дә, язмышка буйсынып кына тормыйча, актив булырга тиеш, дигән фикерне эзлекле рәвештә алга сөрә.

Кандалый үз иҗатында турыдан-туры сыйнфый социаль һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәрмәсә дә, аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. "Кара кол тик" шигырендә, "Сәхибҗамал" поэмасында һ.б. әсәрләрендә гүзәл кызның ачы язмышы ышандырырлык итеп тасвирлана. Беренчедән, күпчелек крестьян хатын-кызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның киемнәре начар, ямалып беткән. Икенчедән, алар, "камыл эчендә лапырдап, юеш балчыкка чапырдап", урак урып, көлтә җыеп, авыр хезмәт белән интегәләр. Аларның сәламәтлеге какшый, аяк-куллары яргалана, кышкы салкыннарда туңып-өшеп бит-борыннары шешеп, тавышлары карлыгып бетә.

Эш эшләп унике аең,

Гомер буең, кышын-йәен,

Сызып бетеп йөрәк маең,

Каның да калмый кашыкка...

Кыскасы, гади татар крестьян кызларының гүзәллеген җырлау, бигрәк тә хатын-кызларның авыр язмышын реаль планда тасвирлаган әсәрләр татар язма поэзиясендә Кандалыйга кадәр юк дәрәҗәсендә иде.


Дата добавления: 2015-10-30; просмотров: 224 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Эчтәлек | СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР | Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе | Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы | Борынгы әдәбиятта матурлык темасы | Мөхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр | Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры | Татар әдәбиятында дастан жанры | К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев | К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге| Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)