Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Мөхмүд Болгариның Нәһҗел-фәрадис әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр

Читайте также:
  1. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә аналар һәм балалар проблемасының бирелеше

"Нәһҗел-фәрадис" әсәре Мәхмүд гали Болгари тарафыннан 1358 елда языла. Бу турыда Ш. Мәрҗани әйтеп үтә. Нәһҗел-фәрадис − оҗмахка юл дигән мәгънәне аңлата. Әсәрнең эчтәлеге шул исем белән аталуына тулысынча җавап бирә. Автор тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер хәдисе китерелә. Ул хәдистә, әгәр берәү пәйгамбәрнең кырык данә хәдисен икенчеләргә өйрәтсә, ул кеше галимнәрдән санала, ә үлгәч дин юлында корбан булучылар рәтендә була диелә, димәк, аңа оҗмахка юл ачыла.

М. Болгари да шушы хәдискә нигезләнә. Ул үзенең китабын дүрт бүлеккә (бабка) бүлә. Үз чиратында баблар 10 бүлекчәгә бүленә. Автор үзенең 40 бүлектән торган әсәрен укучыларга җиткерә һәм үзенә оҗмахка юл ача.

Үз заманының дини укымышлы галиме буларак, М. Болгари әсәрендө Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның якыннарына зур урын бирә. Әсәрнең ике зур бүлеге аларга багышланган.

“Нәһҗел-фәрадис" җир кешеләрен дә онытмый. Ул аларга да оҗмахка юлны күрсәтергә омтыла. Авторның төп фикере − кешеләрне Алла һәм пәйгамбәр тыйган эшләрдән, гамәлләрдән саклау. Моның өчен М. Болгари мисал итеп алган хәдисенә аңлатма биреп китә һәм шул фикерне хикәяләре белән раслый. Әсәрнең өч һәм дүртенче баблары аеруча истә калырлык итеп эшләнгән. Бу бүлекләрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көн өчен дә актуаль. Автор җир кешесенә туры юлны күрсәтә: яхшы әхлак нормаларына ия булырга, ата-анага хөрмәт белән карарга, аларга хезмәт итәргә, хәләл, дөрес юл белән табылган мал белән яшәргә, сабыр булырга куша. Шул ук вакытта кешене ямьсезли торган сыйфатларны да санап китә. Болар: урынсызга кеше үтерү, зина кылу, аракы эчү, тәкәбберлек, ялган һәм гайбәт сөйләү, масаю, ачу тоту, көнчелек, малга табыну һ.б. шуның ишеләр.

"Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә гыйлем һәм галимлек югары күтәрелеп мактала. Бу темага җыентыкта берничә хикәя багышланган. "Табиб", "Хатәм әсам", "Шәех һәм казый" хикәяләрендә гыйлемнең, һөнәрнең кирәклегенә басым ясала, гыйлемнең мал җыю өчен генә файдаланырга тиеш булмавы турында әйтелә.

Хикәяләрнең кайберләре турыдан-туры суфилык, дөньядан ваз кичү идеяләре белән сугарылган. Бу хәл Алтын Урда чорында Идел буенда суфилыкның шактый таралган булуын күрсәтә.

Җыентыктагы хикәяләрнең бер төркеме кешеләрнең әхлагын, морален уңай якка таба тәрбия итүне күздә тоталар. Мәсәлән, "Ата һәм бала мәхәббәте" хикәясендә автор ата-ананың бала өстендә хакы, баланың ата-ананы хөрмәт итәргә тиешлеге турында яза.

Автор тарафыннан кешенең юмартлыгы мактала. Бу мәсьәлә мөселман кешесенең зәкят бирү фарызлыгына бәйләп аңлатыла. Бары тик юмартларга гына оҗмахка юл ачылыр дигән фикер үткәрелә. Сараннар оҗмахтан ерак, тәмугка якын булырлар, ди автор "Шәйхе Ибне Гыймран һәм казый" хикәясендә.

Хикәяләрнең икенче бер төркеме төрле начарлык, җәбер-золымнар, исереклек кебек бозык сыйфатларга каршы куелган. "Сәгыйть бине Җабир" хикәясендә Хәҗҗаҗ исемле хәлифә үзенең явызлыгы һәм гаепсез кешене үтертүе сәбәпле, коточкыч газапларга дучар ителә. Авторның ялган сөйләүчеләрне дә күп газаплар көтүен күрсәткән хикәяләре бар. Аракы эчүнең кешегә бары тик кайгы гына китерүе дә берничә хикәядә сөйләнә. "Салих мөәзин", "Бәрсыйса һәм хәмер" хикәяләрендә алынган геройлар аракы эчү аркасында һәлак булалар. "Көнчелек һәм хирыслык" хикәясендә көнчелекнең кешегә зур бәлаләр китерүе, ә "Гадел көтүче кол"да гаделлек аркасында колның азатлыкка ирешүе, "Сизгер кол"да хуҗага туры хезмәт итүченең зур дәрәҗәгә ирешүе турында сөйләнә.

Мәхмүд Болгариның бу әсәре ханнарга, дәүләт идарәчеләренә багышланмаган, ул гади халыкны күз алдында тота. XIII йөздә яшәгән Болгар галиме тарафыннан зур түземлелек белән һәм күп чыганакларда файдаланып язылган бу китапта әхлакый мәсьәләләр образлы сөйләм һәм шул вакытның әдәби теле аша чишелә. Хикәяләренең теле аңлаешлы булуы белән халык арасында киң тарала. Җыентыкның төрле вариантлары табылуы − шул турыда сөйләүче факт.

Шулай итеп, XIII йөздә яшәп, Алтын Урданың Сарай шәһәрендә иҗат иткән галим "Нәһҗел-фәрадис" әсәре белән кешеләрне тәрбияләргә тели, тәрбиянең төрле юлларын күрсәтә. М. Болгари китабында күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый.


Дата добавления: 2015-10-30; просмотров: 993 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Эчтәлек | СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР | Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе | Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы | Татар әдәбиятында дастан жанры | Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге | Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы | Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы | К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев | К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Борынгы әдәбиятта матурлык темасы| Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)