Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

К. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев

Читайте также:
  1. IV. Мария Дмитриевна Кантемир (min)
  2. Ан түзуші жүйесі» модулінің бақылау сұрақтары.
  3. Антиденелерді түзу қай жасушалардың қызметі болып табылады?
  4. Бірінші дүние жүзілік соғыс және Қазақстан. 1916 жылғы ұлт-азаттық қозғалыс.
  5. Гаяз Исхакый һәм милләт язмышы
  6. Гравиметрияда негізгі: тұнбаны сүзу, шаю, кептіру және күйдіру операцияларын орындау әдістемесі.
  7. Дәріс 21. Сүзу.
Иҗатының нинди тармагы юк:
Җәгърәфия дисәң... тәрбия.
Татарның ул − Ломоносовы, дип,
Чит милләтләр хәтта баш ия!
Э. Шарифуллина

К. Насыйри татар халкы өчен үз чорының бөек улы була. Барлык күренешләрне шәкертләргә кадими законнар белән аңлаткан заманда тормышка дөньяви күзлектән чыгып бәя бирү − зур кыюлык сорый торган күренеш. Моның өчен аңа башта үз-үзе белән көрәшергә, аннан соң ул чорда һәр адым саен очрый торган киртәләрне җиңеп барырга туры килә. Ул, ата-бабаларын тугыз буынга кадәр санап чыгарып, атасы Габденнасыйр турында: "...Гәрчә указный мулла булмаса да, тирә-якта Насыйр мулла дип мәшһүр иде... Язуга бик оста иде. Хәзер дә 25 ләп үз кулыннан чыккан китаплары бар", − дип язып калдырган.

Әтисеннән алган башлангыч һәм мәдрәсәдә укыган 15 ел белем генә аңа дөньяви фәннәргә нигез салу өчен җитеп бетми, әлбәттә, Академик-тюрколог Н. Дмитриев К. Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессиядә аның фән дөньясында тоткан урыны турында: "Безнең Ломоносов һәм кайбер вакытларда аның белән чагыштырып йөртелә торган тыйнак Каюм Насыйри, гениаль Леонардо да Винчи һәм аның белән чагыштырылмый торган Каюм Насыйри өчесе дә бер яктан охшашлар: алар барысы да энциклопедистлар булганнар. Алар үзләренең кыска гына гомерләре дәвамында тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә һәм сәнгатьләргә дә нигез салып калдырырга ашыкканнар", − дип сөйләгән була.

Әйе, 1825 елның 14 февралендә элеккеге Казан губернасының Зөя өязе Югары Шырдан авылында дөньяга килгән К. Насыйри, үз чоры өчен укымышлылыгы ягыннан иң югары баскычка күтәрелеп, татарлар арасында иң беренчеләрдән булып энциклопедик галим дәрәҗәсенә ирешә.

К. Насыйри татар балаларына рус теле укытуны да беренче башлап җибәрүче кеше була.

Галимнең балалар укытуда дәрес һәм тәрбия алымнарын бүгенге көндә халык педагогикасы дип атыйлар.

Укытучылык хезмәтен калдырып, фән һәм язучылык эшенә күчкәч, аның хәле тагын да кыенлаша. Гыйльми һәм әдәби хезмәтләре басылып чыга башлагач, дошманнары арта. Шул ук вакытта укучы яшьләр, тюркологлар галимнең хезмәтләрен хуплыйлар. Ул Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең әгъзасы итеп сайлана. Фән хезмәткәре итеп таныла.

Каюм Насыйри дәреслекләр язуга керешә. Ул русча өйрәнүче татарларны һәм татарча өйрәнүчеләрне күздә тотып язылган дәреслек була. Аннан соң табигать күренешләрен тасвирлаган "Буш вакыт" дигән җыентыгы берничә тапкыр басыла. Чирек гасыр дәвамында еллык өстәл календаре чыгаруы да мактауга лаек. Ул "Таң йолдызы" исемле газета да чыгарырга хыяллана, ләкин патша хөкүмәте рөхсәт итми.

Татар халкын төрле фән нигезләре белән иң беренче таныштыручы кеше дә К. Насыйри була. Аның тарафыннан математика, география, ботаника буенча дәреслекләр төзеп чыгарыла.

К. Насыйри − тел белемен үстерүгә искиткеч зур өлеш керткән галим. Ул сүзлекләр төзи. Математика, география, табигать фәннәре буенча татарча терминнар сүзлеге − безгә олуг галим калдырган мирас. Татар теленең беренче фәнни грамматикасы да аның хезмәте.

К. Насыйриның әдәби иҗат эшчәнлеге дә күпкырлы. Анын күпсанлы тәрҗемәләре, үз язмалары, фольклор материаллары әдәбиятыбызның кыйммәтле хәзинәләре. Халкыбызның гореф-гадәтләре, этнографиясе, тарихы да галим игътибарыннан читтә калмаган. Әдип һәм галимнең медицина, музыка, җыр сәнгате буенча әйткән фикерләре дә татар тарихын өйрәнүчеләрдә зур кызыксыну уята.

Профессор Н.К. Дмитриев әйткәнчә "үз халкының һәм үз чорының улы булган" К. Насыйрины халкыбыз бүген дә олылый. Аның туган ягында һәм башкалабыз Казанда музейлар эшли. Мәгариф алдынгыларына бөек педагог исемендәге премияләр бирелә, шагыйрь һәм язучыларыбыз аңа багышлап яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәләр.


Дата добавления: 2015-10-30; просмотров: 1595 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Эчтәлек | СОЧИНЕНИЕ ЯЗУЧЫГА КАЙБЕР КИҢӘШ ҺӘМ ТАЛӘПЛӘР | Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе | Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы | Борынгы әдәбиятта матурлык темасы | Мөхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр | Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры | Татар әдәбиятында дастан жанры | Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге | Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы| К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)