Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Сәр үзәгендә — кеше рухы

Эчтәлек | Идеалсыз кеше − имансыз кеше | Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге | Яшьлегем бишеге | Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы | Мин юрист булырга телим | Ырлар өчен, җырларым бар | Тау башына салынгандыр безнең авыл | Гәр мин президент булсам | Идел кичкән инәкәләр теле |


Читайте также:
  1. А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау
  2. Батырша» романы — азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр
  3. Бугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре
  4. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
  5. Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы
  6. Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре
  7. Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар

Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» китабы дөнья күргәннән соң, әдәби җәмәгатьчелек шактый шаулап алган була, әмма вакытлы матбугатта бер-ике генә язма күренә. Н. Фәттах, Ә. Еники кебек әдипләребез аның иҗатының хислелеген, тәэсирлелеген таный һәм нәкъ шуны әдибәнең зур үзенчәлеге дип саный. Бу нидән килеп чыга соң? Беренчедән, әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Болын» повестеның үзәгендә кеше рухы тора.

Болын образы әсәрдә кеше күңеле мәгънәсен ала. Төп герой Алсу өчен болын — изге бер урын. Анда чәчәкләр үсә, рух сафлана. Авыр көннәрендә кыз үзе дә аның әрәмәлегендә югала... Повестьта геройлар күп түгел. Алар барысы да — Алсуга якын булган кешеләр генә. Эчке дөньялары да әллә ни тәфсилле тасвирланмый, чөнки Алсуныкыннан да баерак, болын образына якынрак башка рух юк.

Вакыйгаларның Алсу исеменнән хикәяләнүе үзәк образның калкулануына китерә. Повестьның фабуласы гади, сюжеты бер сызыклы. Әдәби башлам укучыны шомлы болын, ак томаннар эчендә адаштыра. Алсуның хыял-фикерләре әле шактый буталчык. Гомер болынында ул үзенең идеалын эзли. Кайдадыр якында гына аны упкын чарасызлык та сагалый.

Болын вакыйгалары Алсу күңелендә башта — шәһәргә, соңрак бөтен дөньяга караш формалаштыра.

Кызның җанын беренче җәрәхәтләгән хәл печән чабу була. Табигатьтән файда гына эзләүче авыл кешеләренә нәфрәт әнә шуннан соң башлана. Тормыш тора-бара моның кирәклегенә, шулай тиешлегенә ышандыра, шунлыктан Алсу инде күбрәк урман белән саташа башлый. Битарафлык дөньясыннан качу өчен, урман бердәнбер урынга әверелә. Үсмер Алсу урманның да чикләре булуга төшенә. Ул адашкан көннәрнең берендә шунда үзенең мәхәббәтен очрата. Алсуны аерым сукмак салганы өчен әрләгән егет аның үзеннән дә сафрак, мәрхәмәтлерәк тоела. Кыз әйтерсең шул хистән йолдыз, очкын кебек кабынып китә.

Әгәр Алмазга бәйле болын вакыйгалары булмаса, ул бөтенләй ачылмас һәм бер идеал булып калыр иде. Алсудан да изгерәк кебек күренгән егет үзгәрә, болынны сукалап ташлый.

Инде бераздан Алсу күңелендә, иң якын кешеләрнең берсе булып, нибарысы әбисе кала. Фәрештәдәй чиста, сабыр, акыллы, шәфкатьле авыл карчыгының вафатыннан соң Алсуның тормышка өйрәтүче кешесе калмый. Үзен бөтенләй аңламый дип хисаплаган әнисенә кыз зур югалтулар аша якыная. Кайчакта ул аны әбисе белән дә бутап саташа, әмма, ике араны өзеп, яратмаган иреннән, шәһәр тормышыннан да качып, авылга китеп бара.

Безнең героиня, үзендә белем арта барган саен, хисләр тоныкланганын сизә, кешеләрдән ерагаюын күрә. Элекке Алсуны авылда терелтермен дип өметләнә ул. Тормышта басылган, урталыкны сайлаган, шул ук вакытта табигатькә якынлыгын да бөтенләй үк югалтмаган кыз хакында без дә, гади кешеләр арасында үз урынын табар, дип фаразлыйбыз.

Әсәр үзәгенә куелган Алсу күңеле зур үзгәрешләр кичерә, әмма саф, матур булып кала.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 85 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип| Түбәләрдән тамчы тама

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)