Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Идеалсыз кеше − имансыз кеше

Яшьлегем бишеге | Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы | Мин юрист булырга телим | Ырлар өчен, җырларым бар | Тау башына салынгандыр безнең авыл | Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип | Сәр үзәгендә — кеше рухы | Түбәләрдән тамчы тама | Гәр мин президент булсам | Идел кичкән инәкәләр теле |


Читайте также:
  1. Индоевропейский народ − славяне − впервые выходит на мировую арену в период поздней Античности − раннего Средневековья.
  2. Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге
  3. Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы

Идеалсыз яшәү мөмкин түгел. Бу — хакыйкать. Кешене дә, җәмгыятьне дә иман яшәтә, тормышын бер агымга куя.

Озын тарих дәвамында әллә никадәр дәүләтләр барлыкка килгән, чәчәк аткан, юкка чыккан. Бер җәмгыятьне икенчесе алмаштырган. Сәбәп нәрсәдә? Җәмгыятьнең кайчандыр ныклы булган нигезе еллар узгач какшаган. Икътисад, идарәчелек хакында карашлары хакимиятнекенә туры килмәгән кешеләр саны арта барган саен, дәүләтнең дә эчтән таркалуы көчәя.

Элеккеге СССР белән шулай булмадымыни?! Бөек держава рухында корылган һәр илне шундый язмыш көтә.

Без, коммунистик идеаллар юкка чыгып, яңалары барлыкка килә алмаган заманда яшибез. Таланты, дәрәҗәсе белән аерылып торган шәхесләр дә югалып калган бу чорда үзеңә нинди таяныч булдырырга? Мин әнә шул сорауга җавап эзлим.

Гасырлар аша үтеп, яшәү көче биреп торган озын гомерле идеаллар юкмыни?! Безнең бабаларыбыз социаль гаделлек, дуслык-туганлык кебек төшенчәләргә табынмаганмыни?! Ә милли азатлык идеясе? Тарихыбыз, ата-бабаларыбыз рухы белән бәйләп тоткан, телебезне бүгенге көннәргә исән-имин китереп җиткергән, дәүләтчелегебезне әзме-күпме генә булса да саклап калырга ярдәм иткән идея түгелме ул?!

Мин дә — милләтпәрвәрмен. Минем хыялым — һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү. Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану...— болар синең аерылгысыз сыйфатларың булсын. Белемлелегең белән дә син татар кешесенең дәрәҗәсен күтәрәсең. Милләтенә элек-электән хас хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнергә тиеш. Шуны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше генә үз милләтенең язмышы белән кызыксыначак. Милли азатлык идеясе белән коралланган яшьләр бүген мең, иртәгә миллион булса... Үзгәртеп кору еллары башында көрәшкә күтәрелгән олы буын сафлары ныгыр иде.

Минем буын идеаллары. Минем идеаллар. Милләт, халык мәнфәгате белән бәйле хыялларым Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Габдулла Тукайларның иҗади мирасында уздырылган фикерләргә бәйле рәвештә дә туган. Ватан өчен яшәү шигарен алар югары трибуналардан әйткән, әдәби әсәрләрендә яңгыраткан, үзләренең эшләрен дәвам итүне безгә васыять итеп калдырган.

Милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы — Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Авылда туган, шәһәрнең зыялы гаиләләрендә тәрбияләнгәннәр арасында алар байтак. Андыйлар эчкечелеккә дә бирелми, наркотиклар да кулланмый, башка кыек юллардан да китми. Күңелен дингә салучылар арасында да милләтпәрвәрләр күпчелек.

Милли хәрәкәттә сан ягыннан әлегә бик аз булсалар да, татар яшьләренең тавышы ишетелә. Вакытлы матбугатта кыю язмалары басыла. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат кебек шагыйрьләр исә иҗатлары белән шул яшьләргә көч биреп тора.

Һәр буын үз шәхесләрен тудырырга тиеш. Бу да — идеал. Шәхесләрсез җәмгыять — төссез җәмгыять. Аның киләчәге дә төссез я бөтенләй юк.

Безне тормыш мәгънәсезлекләре, каршылыклары сындырмасын, милләт киләчәге өчен көрәш юлыннан алып ташламасын иде.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 143 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Эчтәлек| Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)