Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 13 страница

quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 8 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 9 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 10 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 11 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

بِعْتُ دِينِي لَهُمْ بِدُنْيَايَ حَتَّى حَرَّمُونِي دُنْيَاهُمْ بَعْدَ دِينِي "Мин аларга дөньям өчен динемне саттым, алар мине динемнән мәхрүм иткәннән соң хәтта дөньяларыннан да мәхрүм иттеләр".

 

313 * مَنْ صَمَتَ نَجَا *

"Бозык сүзләрдән тыелучы кеше котылу табар".1

Максат яхшы нәрсә икәнлеге ачык мәгълүм булмаган нәрсәләр хакында сөйләми тору булса кирәк. Яхшы эш икәнлеге мәгълүм булганда тик тору түгел, бәлки сөйләшү котылуга сәбәп була.

Халыклар өчен сүзнең әсәре бик зур. Тыңлаучыларга тәэсир итә торган сәләтләре булган хатиплар йөзәр мең халыкны сугыштыра алалар һәм бу сугышны туктатырга да кулларыннан килә. Хатиплар һәм мөэллифләр тара-фыннан таралган сүзләр һәм әсәрләр сәбәпле милләтләр күтәреләләр һәм түбән төшәләр. Галимнәрнең сүзләрен халыклар шәригать дип белгәнлекләреннән галимнәр ки-емнәрендә, фазыллар калыпларында йөрүчеләрнең, надан хатипларның зарарлары милләт һәм дин өчен хисапсыз. Болар сәбәпле милләтнең фикерләре зәһәрләнә, мәмләкәт-ләр һәм дәүләтләр юкка чыга. Болар дөньяга ялган хәдис-ләр тараталар һәм тәфсир исеме белән яһүд хикәяләре сөйлиләр, Ислам милләтенең эшсезләнүләренә, хыял һәм хорафәткә бирелүләренә сәбәп булалар.

Мәчетләрдәге хатиплык урыны бик олуг һәм мөбә-рәктер. Мөнбәргә менгәндә Рәсүлүллаһ урынына баскан-лыкны хәтердә тотарга һәм сүзне үлчәп, буш сүзләр һәм сафсаталардан сакланып сөйләргә тиешле. Игътибарсыз сөйләүчеләр мөселманнарның динсезләнүләренә сәбәп булсалар, игътибар белән сөйләүчеләрнең сүзләре кайбер вакыт динләнүгә дә сәбәп була.

Сүзнең бик әсәрлеләре һәм бик мөлаемлары була, ко-лаклардан үтеп, күңелләрнең иң тирән нокталарына барып утыра. Рәсүлүллаһның хәдисләре шул җөмләдән.

 

* 314مَنْ صُنِعَ إِلَيْهِ مَعْرُوفٌ فَقاَلَ لِفَاعِلِهِ جَزَاكَ اللهُ خَيْرًا فَقَدْ أَبْلَغَ فِى الثَّنَاءِ *

"Бер кеше берәүдән күргән изгелеккә каршы: "Аллаһ сиңа хәерле җәза бирсен", – дисә, зур рәхмәт әйткән бу-лыр".1

Берәр изгелек кылган кешегә изге эш белән җавап би-рү мөселманчылыктан. Әгәр инде бер кеше изге эш белән җавап бирмәсә, ул вакытта: "Аллаһы Тәгалә сиңа хәерле җәза бирсен", дип дога кылуы да шул кешегә яхшылык кылу җөмләсеннән була.

 

315 * مَنْ ضَمَّ يَتِيمًا أَوْ لِغَيْرِهِ حَتَّى يُغْنِيَهُ اللهُ عَنْهُ وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ *

"Әгәр бер кеше тәрбиясе үзенә лязем булган яки чит бер ятимне тәрбияләсә, аңа җәннәт вәҗеп булыр".

أَنَا وَكَافِلُ الْيَتِيمِ كَهَاتَيْنِ فِي الْجَنَّةِ وَقَرَنَ بَيْنَ إِصْبَعَيْهِ الْوُسْطَى وَالَّتِي تَلِي الإِبْهَامَ

"Мин һәм ятимне караучы җәннәттә бу ике кебек бу-лырбыз", – диде һәм ике (урта һәм ишарә) бармагын бер-гә күрсәтте",1 дип риваять ителә торган хәдиснең мәгънәсе да бу. Ятим тәрбия итүче кешеләргә зур саваплар вәгъдә ителү хакында моннан башка хәдисләр дә күп. Ятимнәргә каһәр кылудан Коръән Кәрим тыя һәм аларның малларын ашаучыларны куркыта. Күбрәк ятимнәр үзләренә мәрхә-мәт итүчеләрдән, рухларын һәм җисемнәрен тәрбия кылу-чылардан мәхрүм булалар. Кайбер ятимнәрнең аналары булса да, безнең мөселман дөньясындагы хатыннар үзләре дә кеше тәрбиясенә һәм башкаларның яклауларына сые-нырга мәҗбүр булганлыкларыннан яки башка бер иргә ни-кахланганлыкларыннан ятим балалар бөтенләй игътибар-сыз калалар, ни дини һәм ни дөньяви тәрбия алудан мәх-рүм булып, соңыннан хайван рәвешендә йөриләр.

Әгәр ятимнәрнең хәлләрен игътибарга алу һәм алар хакында мөселманчылык күрсәтеп, Аллаһы Тәгаләнең нә-сыйхәтләрен җиренә китерергә кызыгылса, рәсми сурәттә ятимханәләр ачарга һәм бу ятимханәләр мөселманнар күп булган шәһәрләрдә, хәтта зур авылларда да булырга һәм дини гыйлемнәр белән берлектә дөнья көтү рәвешләре, һө-нәр һәм кәсеп өйрәтелергә тиешле. Рәсми җәмгыятьләр һәм низамлы контрольләр астында булган бу ятимханәләр һәртөрле яманлыклардан имин булырлар, акчасы, акылы һәм бәдәне белән хезмәт итүчеләрнең һәрберсенә савап юллары ачылыр.

Мондый җәмгыять әгъзалары һәм ятимханәләр ха-димнәре, әлбәттә, Рәсүлүллаһның бу хәдистә зекер кылган савапларына лаек булырлар һәм инсанлык вазифасын да үтәгән хәлдә ахирәт мәйданына якты йөз белән барырлар.

316 * مَنْ عَالَ جَرِيَتَيْنِ حَتَّى تَبْلُغَا جَاءَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَنَا وَ هُوَ)وَضَمَ أَصَابِعَهُ * (

"Әгәр бер кеше ике кечкенә кызны үсеп җиткәннәре-нә чаклы тәрбия итсә, шул кеше Кыямәт көнендә минем белән шушы хәлдә килер (дип бармакларын кушып күр-сәтте)".1

Ике бармакны бергә кушып үзенә бик якын булуны күрсәтүе, шул кешенең гамәле үз каршында сөекле икән-леген белдерер өчен.

Чит һәм ятим кызларны тәрбия итеп үстерүчеләр һәм соңыннан да башлы-күзле итүчеләр бу хәдискә башлап ке-рәчәкләр. Үз кызларын яхшы тәрбияләп үстерүчеләргә дә бу сөенеч булса кирәк. Бу хакта да хәдисләр бар:

" مَنْ كَانَ لَهُ ثَلاثُ بَنَاتٍ فَصَبَرَ لأْوَائَهُنَّ وَضَرَّائَهُنَّ وَسَرَّائَهُنَّ أَدْخَلَهُ اللَّهُ الْجَنَّةَ بِفَضْلِ رَحْمَتِهِ إِيَّاهُنَّ " فَقَالَ رَجُلٌ: " أَوْ ثِنْتَانِ يَا رَسُولَ اللَّهِ " قَالَ: " أَوْ ثِنْتَانِ " فَقَالَ رَجُلٌ: " أَوْ وَاحِدَةٌ يَا رَسُولَ اللَّهِ " قَالَ: " أَوْ وَاحِدَةٌ "

"Кемнең өч кыз баласы булып аларның мәшәкатьлә-ренә, кайгыларына һәм шатлыкларына сабыр итсә, Аллаһ аны аларга мәрхәмәт күрсәткәне өчен җәннәткә кертер. Бер кеше сорады: "Әгәр икәү булса, йә, Рәсүлүллаһ?» Ул әйтте: "Икәү булса да". Теге кеше сорады: "Әгәр берәү булса, йә, Рәсүлүллаһ?" Ул әйтте: "Берәү булса да". 2

Заман үзгәрү белән мәгыйшәт рәвешләре дә үзгәреп тора. Балаларны, бигрәк тә, кызларны тәрбия кылу белән мәгыйшәт низамы арасында мөнәсәбәт булу лязем. Шу-ның өчен кызларны мәгыйшәтләрен тәэмин итәрлек рә-вештә тәрбия кылу тиешле.

Әгәр иргә барганнан соң иренең кәсебе һәм байлыгы җитәрлек булса, үзенең һөнәре тик торса торыр, аның за-рары булмас, ашарга сорамас. Әмма иренең кәсебе һәм байлыгы җитәрлек булмаса, һөнәре эшкә ярар. Хәзер дә дөнья шундый бер хәлдә ки, кыз балаларның үзләрен һәм үзләре белән берлектә бер-ике җанны да дөньяда асрап торырлык һөнәрләре булу лязем. Ир балалар хакында сүз дә юк.

Хатын-кызларны яхшы карау, тәннәрен һәм җанна-рын гүзәл тәрбия итүгә Ислам дине бик әһәмият биргән-леге бу хәдис шәрифтән һәм югарыда зекер ителгән башка хәдисләрдән дә мәгълүм.

 

317 * مَنْ عَيَّرَ أَخَاهُ بِذَنْبٍ أَمْ يَمُتْ حَتَّى يَعْمَلَهُ *

"Бер кеше бер гөнаһы сәбәпле үзенең дин кардәшен гарьләндерсә, шул гөнаһ белән үзе хаста булмыйча үл-мәс".1

Бу сүз тәүбә ителгән гөнаһ хакында диючеләр бар. Шулай булса да, кешенең гаебен сөйләү һәм йөзенә ору-дан саклану тиешле. Әгәр яхшылыкка боеру һәм якын итү юлы белән үзенә әйтергә мәҗбүр булса, бу вакытта яхшы-лыкка боеру турысындагы әдәпне саклау лязем. "Берәү ке-шене эт имү белән гаепләсә, үзе бер вакыт шул этнең икенче имчәгеннән имми калмас", – диләр.

Мөселманнарның хәлләрен бозык бер максат белән тикшерүчеләр, гаепләрен эзләүчеләр, гайбәтләрен сөйләү-челәр, алар өстеннән шикаять итүчеләр, зарланучылар, хаксыз урында аларга нинди генә рәвеш белән булса да җәбер-җәфа кылучылар Хак Тәгаләнең:

وَالَّذِينَ يُؤْذُونَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ بِغَيْرِ مَا اكْتَسَبُوا فَقَدِ احْتَمَلُوا بُهْتَانًا وَإِثْمًا مُبِينًا

"Бернинди начарлыкны эшләмәгән мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны начарлыкны эшләдең, дип хаксыз рәнҗетүчеләр, тәхкыйк үзләренә боһтанчы булуны һәм зур гөнаһны йөкләделәр",1 дигән куркытуы астына керә-чәкләр.

 

318 * مَنْ فَرَّقَ فَلَيْسَ مِنَّا *

"Кем халыклар арасын аерса, ул бездән түгел".

Рәсүлүллаһ өммәтнең бер-берсеннән аерылышу һәм киселешүләрен һич теләми, бүленүләрдән курка һәм сак-лана, Аллаһы Тәгаләгә сыена иде. Хәтта, беркөнне мәчет-кә кергәч халыкларның тарау утыруларын күреп, бергә җыелышып утырулары хакында тәнбиһ ясаган иде. Коръ-ән Кәрим дә: وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلا تَفَرَّقُوا "Әй, мөэминнәр! Барыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ җебенә, ягъни Коръәнгә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръәннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез!"2 – дип аерылышудан тыя.

Шуңа күрә ир белән хатын, ата-ана белән бала һәм шәригатькә муафыйк сурәттәге дуслар арасын шәргый сә-бәпләрдән башка нәрсәләр өчен аеручылар, бозучылар һәм, гомумән, мөселманнар арасын аеручылар бу хәдискә туры килсәләр кирәк.

 

319 * مَنْ قَادَ أَعْمَى أَرْبَعِينَ خَطْوَةً وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ *

"Кем бер сукырны кырык адым кадәр генә булса да, җитәкләп барса, шул кешегә җәннәт вәҗеп булыр".

Кырык адым кадәр ара сукырны җитәкләп бару шу-шы кадәр саваплы булса, үзләренә махсус тәрбияханәләр ачып, тәрбия итүчеләр һәм мәгыйшәтләрен тәэмин кылу-чылар, аларны һөнәргә өйрәтеп, корыган ботаклыктан ко-тылдыручылар, хәтта язулар өйрәтүчеләргә нинди савап-лар булачагы үзеннән-үзе мәгълүмдер.

 

320 * مَنْ كاَنَ لَهُ وَجْهَانِ فِى الدُّنْيَا كاَنَ لَهُ يَوْمَ الْقِيَامةِ لِسَانَانِ مِنْ نَارٍ *

"Кем дөньяда икейөзле булса, шуның Кыямәт көнен-дә уттан булган ике теле булыр".1

Икейөзле дип бер тарафка барып, аның яклы булып һәм аның теләгәненә муафыйк итеп һәм икенче тарафка барганда аның яклы һәм аның теләгәненә муафыйк итеп сөйләүчегә әйтелә. Бу мөселманчылык белән һичбер бәй-ләнеше булмаган яман холыктыр.

Бер тарафка бер йөз һәм икенче тарафка икенче төрле йөз күрсәткәнлегеннән мондый кешеләр икейөзле дип йөртеләләр.

 

321 * مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُحْسِنْ إِلَى جَارِهِ وَمَنْ كاَنَ يُؤْمِنُ

بِاللهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ والْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا

أَوْ لِيَسْكُتْ *

"Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман ки-терсә, күршесенә яхшылык итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, сөйләгән вакытында яхшы сүз сөйләсен, яки тик тор-сын!.."2

Күршеләрне сүз яки фигыль белән рәнҗетү һәм аларны җәфалау Ислам хөкеменә күрә гөнаһ эш. Мөсел-ман түгел күршенең күршелек хакы, мөселман булган күр-шенең күршелек һәм мөселманлык хакы, мәхрәм булган мөселман күршенең күршелек, мөселманлык һәм мәхрәм-лек хакы бар.

Күрше хакы рәнҗетмәү һәм җәфаламаудан гына тү-гел, бәлки җәфаларны, борчуларны үз өстенә йөкләүдән дә гыйбарәт.

مَا زَالَ جِبْرِيلُ يُوصِينِي بِالْجَارِ حَتَّى ظَنَنْتُ أَنَّهُ سَيُوَرِّثُهُ "Җәбраил фәреш-тә күрше хакы турысында шул дәрәҗәдә васыять кылды ки, хәтта күрше – күрше малына варис булачагы хакында Аллаһы Тәгаләдән әмер киләчәктер, дип уйладым",1 дигән хәдис тә риваять ителә.

Кирәк чакырылып һәм кирәк чакырылмый килгән булсын, кунакка хөрмәт итү Ислам дине каршында гүзәл холык һәм тереклек итешү санала.

Монда зекер ителгән хәдис белән дәлилләп, зур галимнәрдән Ләйс бине Сәгъд кунак килгәндә аны кунак итү вәҗеп дип дәгъва кыла.2 Кунакны сыйлау кирәк вәҗеп һәм кирәк макталган һәм фазыйләтле эш кенә булсын, га-дәттән артык зурламау, мал һәм гомер исраф итмәү шарт-тыр. Артык тырышулар, байлык һәм вакытны исраф итүгә сәбәп булган кунак итүләрдәге гөнаһлар, кунак хөрмәт кылу бәрабәренә була торган савапларга бәрабәр килә ал-мас. Бер аш мәҗлесендә ике-өч сәгать кадәр гомер үткәрү һәм килмәгән кешеләрне көтеп утыру, сөйләнә торган сүз-ләрнең сафсатадан гыйбарәт булулары иң күңелсез һәм мәгънәсез нәрсәләрдер. Гомуми чакырулар, гомуми мәҗ-лесләрдә сәгатьләр һәм минутлар игътибарга алынмаган-нан сон, кесәләргә сәгать салып йөрү файдасыз.

Сүз сөйләүдә булган бөтен хасият һәм мәгънә тәэсир итә белүдә. Әсәре булмаслыгын белә торып, сүз сөйләүдә мәгънә юк.

322 * مَنْ كَذَبَ عَلَيَّ مُتَعَمِّدًا فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ *

"Бер кеше миннән түгел икәнен белә торып, бер сүзне мин әйтте яки бер эшне мин эшләде дисә, үзенә җәһән-нәмнән урын әзерләсен!.."

Бер хәдисне дөрес дип әйтер өчен аның гадел, тугры риваять кылучыларның нык саклануы белән Рәсүлүллаһка тоташуы шарт. Бу заман халкына күрә бу эшләрне тикше-рү көч җитмәслек эш булганлыктан хәдис фәнендә ыша-нычлы дип санала торган асыллар һәм мәгълүм мөснәд-ләрдән күчерү җитә. Чөнки боларда кайбер дөрес түгел хә-дисләр булса да, алар бу көндә мәгълүм һәм билгеле. Хә-дис тәнкыйтьчеләре аларны дөрес хәдисләрдән аерып куй-дылар.

Һәрхәлдә, Коръән Кәрим яки акылга каршы булып та ышанычлы асылларда табылмаган хәдисләрне дөрес хәдис дип хөкем кылырга мөмкин түгел. Шуның өчен кирәк кы-зыктыру һәм куркыту нияте белән һәм кирәк башка бер зур һәм гомуми файданы игътибарга алып, кирәк хөкем-нәр һәм кирәк башка хакта булсын, бу хәдис хөкеменә кү-рә Рәсүлүллаһка ялган хәдисләрне сөяү хәрам эштер. Хәт-та дөреслекләре шөбһәле булган хәдисләрне күчерү дә дө-рес булмас. Бу хәдис шәрифне ишеткәннән соң ялгыш ри-ваять кылуларыннан куркып, бик олуг сәхабәләр хәдис сөйләүдән туктадылар. Зөбәер бине әл-Гавәм шул җөмлә-дән.1


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 54 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 12 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 14 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)