Читайте также: |
|
"Бер кеше ихлас күңеле белән шәһит булып үлүне со-раса, Аллаһы Тәгалә аны шәһитләр җөмләсеннән кылыр, гәрчә түшәгендә ятып үлсә дә".3
Чөнки һәрнәрсә нияткә күрә. Нияте шәһитлек булган-нан соң "Гамәлләр ниятләргә күрә" мәгънәсендәге хәдис-кә күрә нәтиҗәдә шәһитләрдән саналуы табигый.
308 * مَنْ سُئِلَ عَنْ عِلْمٍ فَكَتَمَهُ أَلْجَمَهُ اللهُ بِلِجَامٍ مِنَ النَّارٍ يَوْمَ القِيَمَةِ *
"Әгәр берәүдән белгән нәрсәсе хакында соралганда шуны яшерсә, әйтмәсә, ул кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә уттан булган йөгән белән йөгәнләр".4
Бу сүз үзе өчен кирәкле булган дини мәсьәлә сораучы белән шул мәсьәләнең җавабын белүче галим хакында. Шундый вакытта гыйлемне өйрәтү лязем, яшерү исә, "Шиксез, явыз галимнәр Без иңдергән ачык аңлатмаларны һәм туры юлны кешеләрдән яшерәләр, Коръәндә кешеләр өчен һәр нәрсәне ачык бәян кылганыбыздан соң. Аларны Аллаһ ләгънәт кыла һәм барча ләгънәт кылучылар ләгънәт кылалар",1 дигән аятьнең күрсәтүенә күрә хәрам була. Чөнки аятьнең иңүе яһүдләр хакында булса да, хөкеме го-мум.
Бу хәдис шәрифтә "соралган вакытта яшерелү" дип сөйләнгән булса да, аяти кәримәдә мотлак яшерү бәян ите-лә. Шуның өчен хәдистә булган соралу сүзен саклану өчен килгән баглау дип уйламаска, бәлки кирәк вакытта гый-лемне яшерү дип кенә мәгънә бирергә тиешле. Фарыз һәм вәҗепләр, дөньяви һәм дини гыйлемнәрне яшерүнең гөна-һы бер дәрәҗәдә булмас. Кайбер гыйлемнәрне яшерү гө-наһы җиңел булса, кайберләрен (мәсәлән, хәрам һәм фа-рыз нәрсәләр хакында) яшерүнең гөнаһы бик зур булырга мөмкин. Шуның өчен кулдан килгән кадәр уку һәм гый-лем таралуга ярдәм бирергә, һич булмаганда мәктәп эшлә-ре артыннан йөрүчеләргә каршы төшмәскә тиешле.
Гыйлемне яшерүчеләр җөмләсенә бу бәндәләр керә-ләр:
1) Бер мәсьәлә хакында шәригать хөкемен әйтергә ти-ешле булып, һич сәбәпсез яки сәбәп түгел нәрсәне сәбәп итеп эндәшми калучылар.
2) Хәзер булган мәктәпкә кереп, балалар укыту үз өстенә төшсә дә, тискәреләнеп, мәктәпкә керми торучы яки керсә дә игътибарсыз укытучы һәм укучыларның хәл-ләренә өстән генә караучылар.
3) Мәктәпкә үзләре кермәсәләр дә, башка кешеләрнең кереп укытуларын тыючылар яки укыту тәртибен һәм тәр-бия гыйлеме кагыйдәләреннән хәбәрсез булганнары хәлдә балалар һәм шәкертләр укытып шөгыльләнүчеләр.
4) Фәлән төрле ысул белән уку шәригатькә каршы ди-гән кебек юк сылтаулар белән укуга, укытучылар һәм мәк-тәп тәрбия кылучыларга каршы төшүчеләр, рисәләләр бас-тырып, халыкны тәшвишкә салучылар һәм укытучылар өстеннән шикаять итүчеләр. Чөнки уку турысында шәри-гать тарафыннан күрсәтелгән ысул бары җиңел укыту, йомшаклык күрсәтү, кирәк соңында кирәкне укыту булып, башка нәрсә юк. Шушы өч төрле кагыйдәне тәртипкә кую исә һәр гасырда һәм һәр мәмләкәттә булган мөселманнар-ның үзләренә тапшырылган.
5) Зәгыйфь кешеләр тарафыннан язылган китаплар һәм, бигрәк тә, буш сүзләр, мәгънәсез әсәрләрдән дәрес биргән булып, шәкертләрнең гомерләрен әрәм итүчеләр.
6) Җәмәгатьнең сәгадәт юлларын күрсәтер, гакыйдә һәм гамәлләрен төзәтер өчен махсус булган мөнбәрләргә менеп тә хорафәт сөйләүчеләр, тегеңә төртеп, моңа чән-чеп, шул мөбарәк урынны үзләренең шәхси эшләренә корал итүчеләр, хөтбә урынына гарәптән башка халыклар тарафын-нан язылган "гарәпчә" хөтбәләр укып төшүчеләр.
7) Өммәт арасында өлфәт-мәхәббәт урнаштырырга лязем булган бер вакытта, мәзһәб һәм мәсләк низаглары кузгатып, халыкларның фанатикка әйләнүләренә һәм кан-нары кызуына сәбәп булучылар.
8) Ислам диненең рухын, Коръән һәм хәдисләрнең төп ноктасын, Пәйгамбәребез һәм аның хәлифәләре һәм сәхабәләре тарафыннан максат итеп тотылган нәрсәләрне гомум халыктан яшереп тотучылар һәм шуның сәбәпле өммәтне һәлакәткә алып баручылар.
Болардан башкалар да булырга мөмкин, шулай булса да, гыйлемне яшерү хисапланырга тиешле булган яшерү-ләр монда зекер ителгән нәрсәләр һәм, бигрәк тә, иң соң-гысы. Чөнки хәзер дөньяда бөтенләй бер яңа дәвер хөкем сөрергә, һәрбер гореф һәм гадәт үзгәрергә, дөньяның бөте-несе бер нәрсә рәвешенә кереп, хәрәкәтләнергә башлады.
Үткән гасырлардагы милләтләр, кавем һәм өммәтләр киң диңгезләрдә җыелып яткан сулар, күлләр мисалында тик кенә яталар һәм үз фикерләре, үз хәятләре белән гомер сөрәләр иде. Әмма хәзер үзенә юл ясап агып китүче диң-гезләр, күлләр мисалында милләтләр гыйлем һәм мәгъри-фәт тәэсире белән ихтыярлы-ихтыярсыз сәфәр итәргә башладылар. Бер төре хәяткә, икенчесе бетүгә бара.
Сизгер, гыйлемле һәм мәгърифәтле һәм барлык таби-гатенә муафыйк әзерләнүче, мәдәни хәят шартларын бе-леп, гыйлем белән коралланучылары хәяткә барганнары хәлдә гыйлемсез, мәгьрифәтсез, сиземсез һәм әзерлексез булганнары әүвәлгеләренең тәэсирләре белән су өстенә агызылып җибәрелгән бүрәнә ярыкларындагы кандалалар, тараканнар кебек мәҗбүри сурәттә бетүгә һәм югалуга сәфәр кылалар.
Мәдәни хәятнең шартлары һәм җир йөзенә хәлифәлек итүнең кагыйдәләрен аңлы милләтләрнең терәкләре бул-ган акыллы кешеләре тикшерделәр һәм дикъкат белән өй-рәнделәр дә, шуңа муафыйк яраклану планы төзеп үз мил-ләтләренең кулларына тоттырдылар. Милләтләр исә шу-шы план белән баралар һәм һәр көн сәгадәттән сәгадәткә күчеп торалар.
Аңлы милләтләр каршында милләтне һәлакәттән кот-кару һәм аларны сәламәтлеккә алып чыгу кадәр кыйммәт-ле хезмәт һәм шөһрәтле изгелек юк. Шуның өчен болар-ның акыллылары, галимнәре милләтләрен бу көнге сәла-мәтлеккә чыгару белән генә канәгать итмиләр, бәлки ничә йөз еллардан соң булачак кайбер проблемаларны бүгеннән тикшерәләр һәм шуңа чаралар эзлиләр.
Гыйлемле һәм мәгърифәтле милләтләр шул рәвештә хәяткә юлландылар, бу көннәре бәхетле булган кебек ки-ләчәк гомерләре дә бәхетле булуларына ышаналар, ты-рышкан бәндәләрнең көннәрнең берендә максатларына җитүләре Аллаһы Тәгаләнең куйган кагыйдәләреннәндер.
309 * مَنْ سَعَى بِالنَّاسِ فَهُوَ لِغَيْرِ رُشْدِهِ أَوْ فِيهِ شَيْءٌ مِنْهُ *
"Бер кеше кешеләр өстеннән шикаять итсә, димәк ул кеше дөрес кеше түгел, яки анда бозыклыктан бераз өлеш бар".
Шпионлык, гайбәт һәм сүз йөртү белән шөгыльләнү кешеләрнең җаннарына, малларына зарар китерергә һәм гаиләләрне бозуга сәбәп булганлыктан һәлакәт һәм зарар-лы бер нәрсәдер. Хак Тәгалә: وَلا تَجَسَّسُوا وَلا يَغْتَبْ بَعْضُكُمْ بَعْضًا "Кешеләрнең гәепләрен тикшермәгез, кеше гәебен эзләмә-гез һәм берәвегез икенчегезне гайбәт кылмасын!"1 һәм
لا يُحِبُّ اللَّهُ الْجَهْرَ بِالسُّوءِ مِنَ الْقَوْلِ إِلاَّ مَنْ ظُلِمَ وَكَانَ اللَّهُ سَمِيعًا عَلِيمًا
"Яман сүз белән кычкырып сөйләүне Аллаһ сөйми, мәгәр берәү хаксыз золым кылынса, ягъни җәберләнүче чарасыз булып залимгә каршы яман сүз әйтсә, гөнаһ бул-мас. Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче булды",2 – ди.
Аллаһы Тәгалә бозык сүзнең ачык фаш ителүен һәм дөньяга таралуын сөймәсә, яшерен рәвештә дөньяга тара-луын да сөймәсә кирәк. Мәзлум булган тәкъдирдә үз ха-кын таләп кылырга хакы булса да, мәзлум булмаганда һәм гомуми фетнәгә сәбәп булырлык эш күрелмәгәндә бер ке-ше өстеннән барып, эш кешеләренә шикаять кылу, яки бер кешенең әсәрен дошманлык күзе белән карап та, азлар аң-ламас хәлдә шуның мөэллифе хакында ифтиралар тара-тып, халыкны котырту хәдис шәрифтә әйтелгәнчә дөрес булмаган кешеләрнең генә кулларыннан килә. Шуның өчен булса кирәк, хәкимнәр үзләренең шәкертләренә мон-дый кешеләрдән саклану белән вәгазь кылалар иде. Ләкин бөтен бәдәннәре күздән гыйбарәт булып, үз заннарына кү-рә, хөкемнәр төзеп торучы көнчеләрдән сакланып бетү мөмкин түгел. Шуның өчен булса кирәк, Коръән Кәрим көнченең үзеннән түгел, бәлки аның яманлыгыннан сакла-ну белән сыенырга өйрәтә. وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ "Һәм көнче-нең көнчелек кылган вакыттагы яманлыктан Аллаһыга сы-енам".1
Бозыклык, көфер һәм зиндыйк белән төһмәт кылу, кү-ңелләргә хуҗа булу, азмы-күпме шөһрәте һәм тырышлыгы булган кешеләр хакында шикаять итеп, халык күзеннән төшерергә тырышу бик иске вакытлардан бирле сузылып килә торган иҗтимагый хасталык.
310 * مَنْ سَلَكَ طَرِيقًا يَلْتَمِسُ فِيهِ عِلْمًا سَهَّلَ اللهُ لَهُ طَرِيقًا إِلَى الْجَنَّةِ وَإِنَّ الْمَلاَئِكَةَ لَتَضَعُ أَجْنِحَتَهَا رِضًى لِطَالِبِ الْعِلْمِ وَإِنَّ طاَلِبَ الْعِلْمِ يَسْتَغْفِرُ لَهُ مَنْ فِي السَّمَاءِ وَالأَرْضِ حَتَّى الْحِيتَانُ فِىالْمَاءِ وَإِنَّ فَضْلَ الْعِالِمِ عَلَى الْعَابِدِ كَفَضْلِ الْقَمَرِ عَلَى سَائِرِ الْكَوَاكِبِ إِنَّ الْعُلَمَاءَ وَرَثَةُ الْأَنْبِيَاءِ إِنَّ الْأَنْبِيَاءَ لَمْ يُوَرِّثُوا دِينارًا وَلاَ دِرْهَمًا إِنَّماَ وَرَّثُوا الْعِلْمَ فَمَنْ أَخَذَهُ أَخَذَ بِحَظٍّ وَافِرٍ *
"Бер кеше гыйлем алу нияте белән бер юлга керсә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт юлын җиңел кылыр. Гыйлем эстәүче кешегә фәрештәләр канатларын җәеп торырлар. Гыйлем эстәүче кеше өчен күктә һәм җирдә булганнар, хәтта судагы балыклар да ярлыкауны сорарлар. Гыйбадәт кылучыларга күрә гыйлем ияләренең артыклыгы башка йолдызлардан айның артыклыгы кебектер. Галимнәр пәй-гамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр мирас итеп алтын һәм көмеш түгел, бәлки гыйлем калдырдылар. Гыйлем ала алган кеше камил һәм тәмам булган өлеш алучы".2
Гыйлем эстәүнең фазыйләте һәм гыйлем юлына керү тиешле булу хакында моннан башка да хәдисләр күп. Бу хәдисләрнең күбесен Сахих һәм Сөнән мөәллифләре рива-ять итәләр. Ләкин гыйлем алу турысында Ислам дине та-рафыннан төзелгән билгеле бер тәртип бар. Мөселманнар шул тәртип белән йөрергә, гыйлем өйрәнү турысында мәз-күр тәртипне нигез итеп тотарга тиешләр.
Иң элек игътикад һәм гамәли гыйлемнәрне, аннан соң Ислам динен сакларга сәбәп булган фәннәрне, форсатлары булган кешеләр өчен болардан соң мәгыйшәт кылырга яр-дәм бирә торган һәм гаиләне тәрбияләрлек кәсеп һәм һө-нәр гыйлемнәрен белү лязем.
Шуңа күрә мөселманнарның уку яшенә җиткән ир һәм кыз балалары гомумән гыйлем алу өстендә булырга, укымый торган бер генә бала да калмаска тиешле. Һәрбер мәхәлләдә ирләр һәм кызлар өчен башлангыч мәктәпләр, яхшы укытучы һәм мәгыйшәтләре тәэмин ителгән мөгал-лимнәр һәм мөгаллимәләр, сәламәтлек ысулына муафыйк салынган мәктәпләр һәм алар өчен тәртипкә куелган ида-рәләр, дәрес китаплары һәм мәктәпләр өчен кирәкле нәр-сәләрнең һәммәсе камил булу лязем. Болар өстенә, һич булмаганда, биш-ун мәхәллә өчен һөнәр мәктәпләре хә-зерләнеп, ир һәм кыз балалар үзләренә лаек һөнәр һәм кә-сеп өйрәнеп торулары зарур. Шушы эшләрне кайгырту мөселманнар өстенә, кешесенә күрә фарыз гайн һәм кеше-сенә күрә фарыз кифаядер.
Сәләф галимнәре "гыйлем алу фарыз" дигән сүзне бик киң мәгънәдә аңлыйлар һәм Ислам динен сакларга, мөселманнарның кадер белән яшәүләренә һәм башкалар-ның аяк асларында калып изелмәүләренә сәбәп була тор-ган гыйлемнәрнең һәрберсен мәзкүр сүз астына кертәләр иде. Шул сәбәптән дини һәм дөньяви гыйлемнәрне җый-дылар, бик мөкәммәл сурәттә мәктәп һәм мәдрәсәләр, хәт-та университет исеменә лаек рәвештә уку йортлары вө-җүдкә китерделәр, чит телләрдән бик күп фәннәр тәрҗемә кылдылар.
311 * مَنْ سَنًّ فِى الِْإسْلاَمِ سُنَّةً فَعُمِلَ بِهَا بَعْدَهُ كُتِبَ لَهُ مِثْلُ أَجْرِ مَنْ عَمِلَ بِهَا وَلاَ يَنْقُصُ مِنْ أُجُورِهِمْ شَىءٌ وَمَنْ سَنَّ فِى الإِسْلاَمِ سُنَّةً سَييِّئَةً فَعُمِلَ بِهَا بَعْدَهُ كُتِبَ عَلَيْهِ مِثْلُ وِزْرِ مَنْ عَمِلَ بِهَا وَلاَ يَنْقُصُ مِنْ أَوْزَارِهِمْ شَىْءٌ *
"Бер кеше Ислам диненә бәйле бер яхшы юл ясап кал-дырса, аннан соң шуның белән гамәл ителсә, шул гамәл итүчеләргә булган әҗер-савап микъдарынча әҗер башлап юл ясаучыга да булыр, әмма боларның әҗерләре кимемәс. Бер кеше Ислам диненә мөнәсәбәтле бер бозык юл ясап калдырса, соңыннан шуның белән гамәл кылынса, шул га-мәл итүчеләргә булган гөнаһ микъдарынча юл ясаучыга да гөнаһ булыр, әмма боларның гөнаһлары кимемәс".1
Нәтиҗә: Ислам дине өчен файдалы юл төзүчегә, шу-ның белән гамәл кылучыларның саваплары кадәр савап булыр. Зарарлы юл төзеп калдыручыга шуның белән йөрү-челәргә булган гөнаһ микъдарынча гөнаһ булыр. Гамәл кылучыларның саваплары да кимемәс. "Соңыннан гамәл кылынса" дигән сүздән максат моның тарафыннан эшлән-гәннән соң дигән сүз. Аның белән гамәл кылыну, кирәк моның исән вакытында, кирәк үлгәненнән соң булсын, ба-рыбер.
312 * مِنْ شَرِّ النَّاسِ عِنْدَ اللهِ مَنْزِلَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ عَبْدٌ اذْهَبَ اخِرَتَهُ بِدُنْيَا غَيْرِهِ *
"Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында иң яман урында булучы кеше шул – башка бер кешенең дөньясы өчен үзенең ахирәтен сатып җибәрер".2
Исерткеч эчү, әфьюн йоту һәм, гомумән, һәртөрле бо-зыклыклар белән хаста булучыларның күпләре башка ип-тәшләре хәтере һәм юлдашларга ярар өчен керешеп, со-ңыннан шуларга әсир булып калган кешеләр.
Иптәшләргә ярауны күрсәтү һәм бер кешенең хәтерен табу һәм ризалыгын алу өчен гөнаһ кылучылар, ялган шә-һадәт, ышанычсыз фәтвалар бирүчеләрнең һәрберсе бу хәдискә туры килә.
Залим һәм хаиннәргә тарафдарлык итү, оятсыз һәм гыйффәтсез кешеләрнең батырчылыкларына сәбәп булу, бозыклыклары сәбәпле фасыйкларны мактау кебек эшләр-нең һәрберсе башкаларның дөньяларын төзәтү өчен үз ахирәтен харап итү була. Бу заманда сәүдәгәрләр һәм бай-лар арасында эш төзәтү исеме белән хыянәт эшләү һәм ке-ше хакын басып калулар бар. Бу эш кирәк мөселман һәм христианга һәм кирәк мәҗүси һәм динсезләргә каршы эш-ләнсен, хәрамдыр. Сумына бераз нәрсә бәрабәренә киле-шүләр дөньяви килешү булып, мондый килешүләрнең ахи-рәт җаваплылыгына файдасы булмас Шушы эшкә ярдәм итүчеләрнең һәрберсе "кеше дөньясы өчен үз динен бо-зучы" булалар.
Башкаларның дөньялары өчен диннәрен сатучы кеше-ләрнең диннәре үз тарафларыннан юк ителсә, дөньялары шул үзләре хезмәт иткән кешеләр тарафыннан юк ителә-чәк. Бу нәрсә тәҗрибә белән дә исбатланып, хәтта, бер га-рәп шагыйре мондый сүзләр сөйли:
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 51 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 11 страница | | | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 13 страница |