Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 14 страница

quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 8 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 9 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 10 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 11 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 12 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Шәригать каршында дәлил булып саналмый торган нәрсәләргә нигезләнеп хәләл һәм хәрам хакында фәтва би-рүләр дә Рәсүлүллаһка ифтира кылу кебек зур гөнаһ. Ә ин-де Аллаһы Тәгаләгә ифтира кылуның никадәр хәрам икән-леген сөйләп торырга да хаҗәт юк. Мәгәр, Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүлүллаһка ифтира кылучылар ихлас тәүбә итсәләр, риваятьләре кабул булмаса да, тәүбәләре кабул булырга мөмкин. إِنَّ اللَّهَ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ "Тәхкыйк, Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимледер".2

323 * مَنْ لاَ يَسْتَحْيِى مِنَ النَّاسِ لاَ يَسْتَحْيِى مِنَ اللهِ *

"Кешеләрдән оялмаган – Аллаһы Тәгаләдән дә оял-мас".

Куркаклар җөмләсенә кермәү шарты белән оят-хәя Исламда мактаулы бер холыктыр. Хәдистә: الْحَيَاءُ شُعْبَةٌ مِنَ الإِيمَانِ "Оялу – иманның бер тармагы",1 – диелгән. Ләкин оят-хәя бәндәләргә табигать хөкеменә керсен өчен моңа яшь һәм бала вакыттан гадәтләндерү кирәк. Бу вазифа исә ата-ана, мөгаллим һәм мөгаллимәләр һәм бала караучылар өстен-дә. Юмартлык, әгәр үз чигеннән үтсә, исраф аталу кебек, икътисад та үз дәрәҗәсеннән үтсә, саранлык дип атала. Гайрәт, әгәр үз дәрәҗәсеннән үтсә дуамаллык, һәм сакла-ну белән хәя үз чикләреннән чыксалар, куркаклык һәм булдыксызлык кебек исемнәр белән аталырга тиешле бу-лалар.

"Хәя" Аллаһы Тәгаләдән һәм халыктан оялу һәм гарь-ләнә белүдән гыйбарәт булганы өчен, ул инсаннарның зиннәтләреннән һәм гүзәл холыкларыннан санала. Хәясез йөз җансыз тәнгә охшар.

 

324 * مَنْ لَمْ يَشْكُرِ النَّاسَ لَمْ يَشْكُرِ اللهَ *

"Бер кеше үзенә игелек кылучы кешеләргә шөкер кылмаса, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылмаган булыр".2

Моннан максат – дөрес булган сыйфатлар белән генә, арттырмыйча мактау булып, бик артык уздырып мактау түгел.

Бәндәләр тарафыннан булган нигъмәтләр һәм хезмәт-ләр бәрабәренә шөкер итү тиешле эш икәнлеге бу хәдис шәрифтән аңлашыла. Кирәк бәндәләргә һәм кирәк Алла-һыга шөкер итүдә кимчелек кылуның сәбәбе – нигъмәт ка-дерен белерлек гыйлем булмау һәм гафиллек. Күп кеше-ләр нигъмәтнең кадерен белсәләр дә һәм аның бәрабәренә шөкер кылу лязем эш икәнлеген аңласалар да, шөкернең үзен белеп җиткермәгәнлектән Аллаһыга шөкер" дигән сүз шөкер була һәм нигъмәт бәрабәренә кылыначак шөкер шул "Аллаһыга шөкер" дигән сүз белән үтәлә дип уйлый-лар. Хәлбуки, шөкер "Аллаһыга шөкер" яки "әлхәмдү лил-ләһ" дигән коры сүзләрдән генә түгел, бәлки Аллаһы Тәга-лә биргән нигъмәтләрне үз урыннарына сарыф кылудан гыйбарәт.

Шулай ук, бәндәләргә каршы булган шөкер дә "Рәх-мәт" дигән сүздән генә түгел, бәлки чын күңел белән якын күрү, хәтер калдырырлык эшләрнең һәрберсеннән саклану белән була.

 

325 * مَنْ مَاتَ عَلَى شَيْءٍ بَعَثَهُ اللهُ عَلَيْهِ *

"Бер кеше нинди иман һәм гамәл үзәрендә вафат бул-са, Аллаһы Тәгалә аны шул хәлдә тергезер".

"Дөнья – ахирәтнең игенлеге", – диләр. Бу дөрес сүз. Халыклар дөньяда ни чәчсәләр, ахирәттә шуны урырлар, кылган гамәлләре бозык булса да, төзек булса да муафыйк җәзасын күрерләр.

Сүзнең кыскасы: адәм баласы ахирәттә нинди рәвеш-тә кубарылырга теләсә, дөньяда вакытта шул рәвештә гө-мер сөрергә тиеш.

Имеш пәйгамбәрләрдән берсе тәмугны күрәсе килеп, Аллаһы Тәгаләдән сораган һәм Аллаһыдан рөхсәт бирел-гән була. Пәйгамбәр тәмугка барса, һичнәрсә юк, ә бер-көнне бер бушлыктан гыйбарәт булуын тапкач, фәреш-тәдән: "Утлар, елан, чаяннар, төрле-төрле газаплар кайда соң? Монда бер нәрсә дә юк!" дигән. Фәрештә: "Монда ан-дый нәрсәләр юк, аларны халыклар үзләре белән дөньядан алып киләләр, дөньяда кылган бозык гамәлләренең кай-берләре ут булып яндыра, кайберләре елан-чаян булып ча-га", – дип җавап биргән. Бу кыйсса, ихтимал, бер мисалдан гына гыйбарәттер, шулай булса да игътибарга алынырга тиешле мисал.

 

326 * مَنْ نَذَرَ أَنْ يُطِيعَ اللهَ فَلْيُطِعْهُ وَمَنْ نَذَرَ أَنْ يَعْصِيَهُ فَلاَ يَعْصِهِ *

"Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә итәгать кылу белән нәзер әйтсә, итәгать итсен, һәм бер кеше Аллаһы Тәгаләгә кары-шу белән нәзер әйтсә, карышмасын".1

Нәзер бер кешенең бүген яки киләчәктә лязем бул-мый торган бер нәрсәне үз өстенә лязем кылуы. Лязем кы-лу гарәп телендә "лилләһи галәййә", "нәзәртү" кебек сүз-ләр белән һәм безнең үз телебездә "өстемә лязем иттем", "өстемә фарыз (яки) вәҗеп булсын", "вәгъдә бирдем", "нә-зер иттем", "нәзер булсын" кебек гыйбарәләр белән була. Бу махсус кәлимәләр булмаган рәвешләрдә башка сүзләр белән өстеңә алу, өскә йөкләү "вәгъдә" булсалар да, "нә-зер" түгелләр.

Нәзерне бу төрләргә аерырга мөмкин:

1. Заты (үзе) максат булган гыйбадәт белән нәзер әйтү, кирәк баглаусыз булсын, "өстемә ике рәкәгать намаз укуны яки бер көн ураза тотуны лязем иттем" димәк кебек, яки баглау белән булсын "фәлән максатым булса, намаз укуны яки ураза тоту һәм яки фәлән кадәр нәрсә садака бирүне үземә лязем иттем" димәк кебек.

2. Вәсилә (башка бер гамәлгә тоташтыручы) булган гыйбадәт белән нәзер әйтү, тәһарәт алуны, мәчет салуны, хаҗ кылыр өчен җәяү баруны лязем итү кебек.

3. Гыйбадәт түгел нәрсә белән нәзер әйтү. Кояшта кызуда тору, арбага утырмау, ит ашамау кебек нәрсәләрне өстеңә алу кебек.

4. Хәрам нәрсәләр белән нәзер әйтү. Хуҗалар тавын-да корбан бугазлау, Хуҗа Әхмәт Ясәви һәм Хуҗа Баһа-ветдингә багышлап садака бирүне, әүлиялар каберләренә баруны өскә алу кебек.

Бу сурәтләрнең бары әүвәлге төрендә генә үтәү лязем булып, калганнарында үтәү лязем түгел.

Нәзер шәргый нәзер булыр өчен заты максат гыйба-дәт җенесеннән булган нәрсәне өскә алу кирәк. Мәсәлән, җәяү барып хаҗ кылуны өскә алгач хаҗ кылу лязем була. Чөнки аның җенесеннән фарыз хаҗ бар, әмма җәяү баруы лязем түгел, чөнки җәяү йөрү җенесеннән фарыз гыйбадәт юк.

Нәзер әйтүнең үзе хакында гыйлем әһелләре арасын-да бу рәвештә каршылыклар бар:

1. Нәзер әйтү мөстәхәб. Чөнки Аллаһы Тәгалә "изге-ләрне": يُوفُونَ بِالنَّذْرِ "Алар нәзерләрен үтиләр",1 дип мактады һәм: وَلْيُوفُوا نُذُورَهُمْ "Нәзерләрен үтәсеннәр",2 – дип әмер кыл-ды. Әмернең иң түбән дәрәҗәсе мөстәхәблектер.

2. Нәзер әйтү мәкруһ. Чөнки нәзер бәндә тарафыннан шәхси бер мәнфәгатьне ният кылынып әйтелә һәм шуның өчен ул гамәл Аллаһ өчен генә түгел, бәлки бәндәнең үз мәнфәгате белән катыш була. Халис булмаган гамәл иң азы мәкруһ булырга тиешле.

3. Аллаһы Тәгаләгә буйсыну булган нәрсәләр белән нәзер әйтү мөбах һәм аннан башкалар белән нәзер әйтү хәрам.

4. Бөтенләй хәрам. Чөнки Рәсүлүллаһ бик күп хәдис-ләрдә нәзердән тыйды һәм

النَّذْرُ لا يُقَدِّمُ شَيْئًا وَلا يُؤَخِّرُهُ وَإِنَّمَا يُسْتَخْرَجُ بِهِ مِنَ الْبَخِيلِ "Нәзер һич-нәрсәне үзгәртми, аның нәтиҗәсе бары сараннар җөмлә-сеннән чыгу гына", дигән хәдис риваять ителә.3 Шулай булгач мал белән нәзер итү мал исраф кылудан башка бер нәтиҗәсе күрелми торган эш. Әмма намаз, ураза һәм хаҗ кебек гамәлләрдә үз мәнфәгате катышканлыктан халис Аллаһ өчен булмый. Моның өстенә нәзер әйтү сәбәпле максат хасил була дип белү, хәдисләргә ачык сурәттә кар-шы бер игътикадтыр. Шуның өчен бу гамәл тыелган бу-лырга тиешле. يُوفُونَ بِالنَّذْرِ "Алар нәзерләрен үтиләр" һәм وَلْيُوفُوا نُذُورَهُمْ "Нәзерләрен үтәсеннәр"дә йөкләнгән нәрсәләр түгел, бәлки үзе йөкләгән нәрсәләр булу мөмкин. Чөнки шәригать телендә нәзер сүзе бәндәнең үзе йөкләгән нәр-сәсенә әйтелгәне кебек Аллаһы Тәгалә тарафыннан йөк-ләнгән фарыз намазларга, ураза, зәкят һәм хаҗларга да әй-телә, һәрхәлдә, ихтимал булып торганда дәлил калмый.

Димәк, нәзер була торган сүзләр белән заты максат булган гыйбадәтләрне (намаз, хаҗ, садака) өстенә алса, үтәргә тиеш. Заты максат түгел гыйбадәтләрне яки мөбах эшләрне йөкләсә, үтәү лязем түгел, мондый вакытта ант кәффәрәте лязем була.

Каберләргә, үлекләргә атап гыйбадәт кылу һәм шушы нәрсәләр өчен мал сарыф кылу кебек хәрам эшләрне өстенә йөкләсә, монда үтәмәү лязем. Ант кәффәрәте бирү тиешле.

Нәзер сүзләре формасы булмаса, монда үтәү дә, кәф-фәрат тә лязем түгел. Мөбах эшләр хакындагы вәгъдәдә тору һәм мөбах түгелләрдә тормау лязем була. Нәзер сада-калары фарыз садакалары бирелә торган урыннарга би-релә.

 

327 * مَنْ نَفَّسَ عَنْ مُسْلِمٍ كُرْبَةً مِنْ كُرَبِ الدُّنْيَا نَفَّسَ اللهُ عَنْهُ كُرْبَةً مِنْ كُرَبِ يَوْمِ الْقِيَامَةِ وَمَنْ يَسَّرَ عَلَى مُعْسَرٍ فِي الدُّنْيَا يَسَّرَاللهُ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ وَمَنْ سَتَرَ عَلَى مُسْلِمٍ فِي الدُّنْيَا سَتَرَ اللهُ عَلَيْهِ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ وَاللهُ فِي عَوْنِ الْعَبْدِ مَا كَانَ الْعَبْدُ فِي عَوْنِ أَخِيهِ *

"Бер кеше бер мөселманның дөньялык мәшәкатьлә-реннән бер мәшәкате хакында сөендерсә һәм юатса, Алла-һы Тәгалә аның ахирәт мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерер. Бер кеше фәкыйрь һәм бурычланган кешегә дөньялыкта берәр төрле җиңеллек эшләсә (булыш-са һәм ярдәм бирсә) Аллаһы Тәгалә ул кешегә дөньяда һәм ахирәттә җиңеллек бирер. Бер кеше бер мөселманның гаебен һәм хата эшен пәрдәләсә, Аллаһы Тәгалә аны дөнь-яда һәм ахирәттә пәрдәләр. Үз кардәшенә ярдәм итүче ке-шегә Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр".1

Инсаннар җәмгыяте бер инсан тәнендәге әгъзаларга охшар. Тәндә булган әгъзалар бер-берсенә ярдәмче булып торулары, берсе эштән чыкса, башкалары да шуннан зарар күрүләре кебек, инсаннар да бер-берсенә ярдәмче булып торырга һәм берсенә килгән һәлакәтне башкалары да ур-таклашып сызланырга тиешләр.

 

328 * مَنْ يَتَوَكَّلْ لِي مَا بَيْنَ لِحْيَيْهِ وَمَا بَيْنَ رِجْلَيْهِ أَتَوَكَّلُ لَهُ بِالْجَنَّةِ *

"Кем миңа үзенең авызын һәм гаурәтен сакларга сүз бирсә, мин шул кешегә җәннәт белән сүз бирәм".2

Хакыйкатьтә, бөтен сәгадәт авызны бозык сүзләр сөй-ләүдән һәм хәрам ризыклар ашаудан һәм хәрам юл белән шәһвәт (җенси дәрт) әсире булудан саклануда. Бу нәрсә-ләр белән хаста булу һәртөрле фетнәләр һәм бәлаләргә сә-бәп икәнлеге ачык мәгълүм.

 

329 * مَنْ يُرِدِ اللهُ بِهِ خَيْرًا يَفَقِّهْهُ فِي الدِّينِ *

"Әгәр Аллаһы Тәгалә бер кешегә яхшылык теләсә, аны диндә фәкыйһ (шәригать белгече) итә".3

Фикъһның мәгънәсе "аңлау" булса да, сәләф гасы-рында шәригать гыйлемнәрен, Коръән һәм Сөннәтне, биг-рәк тә, шәригать максатларын белү мәгънәсендә кулла-ныла. Рәсүлүллаһның "диндә фәкыйһ" дигән сүзе шәри-гать гыйлемен дә һәм шәригать максатын да белүче мәгъ-нәсендә булуы үзеннән-үзе мәгълүм.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан тәүфыйк бирелгән фә-кыйһ һәртөрле кешеләр тарафыннан язылган китаплар һәм хәлләре яхшы мәгълүм булмаган кешеләрдән риваять ителгән сүзләр һәм дәлилсез фәтвалар белән түгел, бәлки Коръән һәм хәдисләр белән һәм шәригатьнең рухына муа-фыйк рәвештә гамәл кылучы заттыр.

Шәригатьнең максатын аңлау һәм нинди генә бер га-мәл кылырга туры килсә дә, шәригать максатына муафыйк булу-булмавын тикшерү лязем һәм әһәмиятле эш. Шәри-гатьнең максаты һәрбер эштә беренче дәрәҗәдә тотылыр-га тиешле.

330 * النَّدَمُ تَوْبَةٌ *

"Гөнаһ эш өчен үкенү дә тәүбә".1

"Тәүбә", "инабәт" һәм "әүбә" шәригать атамасында барысы да бер сүз. Тәүбә коры тел белән "әстәгъфирул-лаһ" укудан һәм тәүбә догаларын кабатлап торудан яки "тәүбә!" диюдән һәм берәр ишан хозурына барып кул бирүдән гыйбарәт түгел, бәлки тәүбә Ислам динендә бу нәрсәләр: 1) Гөнаһның зарарлы эш һәм Аллаһы Тәгаләгә каршылык икәнлеген белү һәм кылган гөнаһ өчен үкенү. Бу үкенү берәр әгъзаның авыртуы, мал югалганлыгы (хис-си һәм мәгънәви сурәттә үзенә берәр төрле зарар һәм мә-шәкать булуы) өчен генә түгел, бәлки гөнаһлыгы өчен бу-лырга тиешле. 2) Шул гөнаһтан шушы сәгатьтә тукталу һәм сөтнең кире имчәккә кайтмавы кебек шуңа кире кайт-мау. Әгәр дә шушы сәгатьтән булмый, бәлки киләчәктә тукталырга карар бирсә, бу эш тә тәүбә булмас. 3) Шул гө-наһка киләчәк заманда кайтмаска ният итү. Әгәр кылган гөнаһына үкенеп, хәзер тукталса, әмма киләчәк заманда тукталуга ният итмәсә, бу да тәүбә түгел.

Моның өстенә, кеше хакларына бәйле булган гөнаһ-ларда шул кешеләрне риза кылдыру шарт.

Кирәк зур гөнаһ һәм кирәк кечкенә гөнаһ булсын, гө-наһлардан тәүбә итү мөселманнар өчен фарыз гаиндер. Ләкин кайбер гөнаһтан гына тәүбә итеп торуның да фай-дасы бар, шәригать каршында бу да игътибарга алына. Тәүбәне кичектерү дөрес түгел, бәлки әүвәлге форсат бе-лән лязем.

 

331 * نَضَّرَ اللهُ امْرَأً سَمِعَ مِنَّا شَيْئًا فَبَلَّغَهُ كَمَا سَمِعَهُ فَرُبَّ مُبَلَّغٍ أَوْعَى مِنْ سَامِعٍ *

"Аллаһы Тәгалә шул кешегә арбуй бирсен ки, бездән сүз ишетер дә, ишеткән рәвешенчә шуны башкаларга ирештерер. Безнең сүзебезне кешеләр аркылы ишетүче-ләрдән бик күпләре бездән туры ишетүчеләргә караганда яхшырак аңлыйлар".1

"Ишеткән рәвешенчә күчерер" дигән сүзеннән Рәсү-лүллаһның максаты гыйбарә һәм сүзе белән күчерүдән бигрәк мәгънәсе һәм мәгънәне үзгәртми күчерер димәк-тер. Гыйлем әһелләре бу рәвештә әйтәләр һәм хәдисләрне мәгънә белән күчерүне дөрес күрәләр.

Бу хәдис шәрифнең гыйбарәсе Рәсүлүллаһтан туры ишетеп тапшыручылар хакында булса да, ишарәсе исә ара-дашчы белән ишетүчеләрне дә үз эченә алган. Бу көндә Рәсүлүллаһ хәдисләрен тапшыру һәм тәгълим итүчеләр-нең дә бу хәер дога астына керүләре мөмкин.

Ислам динен тарату өчен мәһдилек, суфилык, мөр-шитлек, ишанлык исеме белән бик күп кешеләр чыксалар да, хәрәкәтләре дәгъват кагыйдәсенә корылмаганлыктан файдалары күрелмәде, бәлки бу кешеләр, киресенчә, өм-мәт арасына аермалык салдылар һәм дөрес гакыйдәләр урынына хыял һәм хорафәт тараттылар. Шул сәбәпле бо-ларның файдаларына күрә зарарлары күп өлеш артык бул-ды. Дөрес, болар арасында хаклыкка дәгъват итүчеләр, ях-шылыкка боеручылар һәм яман эшләрдән тыючылар да булды, ләкин боларның күпләре Коръән Кәрим боера тор-ган хикмәт белән хәрәкәт итмәгәнлектән һәм эшләрен үз юллары белән йөртә алмаганлыкларыннан яхшы нәтиҗә бирмәде.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 48 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 13 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 15 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)