Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш
  7. Күренеш

Әзербәйҗан кафесының мәрмәр каберлеккә охшаган таш залы. Монда урамнан яктылык та, тавыш та керми. Баряны өстшле чормавык белән уратылып алынган. Түшәмдә фәкыйрь генә неон ут. Музыкаль автоматлар янында тугыз яшьләрдәге кара кучкыл малай чечетка бии. Кафега Асыл керә: бер иңендә юл сумкасы, кулында – киемнәр тутырылган пакет. Тирә-якка карана, Канатка шалтыратырга тырыша, ләкин тегесе җавап бирми.

Малай. Матур бийимме, ә?

Асыл. Официант өчен ярыйсы.

Малай. Официант үлде шул! Ә мин әтигә булышам.

Асыл. Менә ничек икән...

Малай. Нәрсә, вокзалдан килдең генәме?

Асыл. Кара әле, минем каян килүем сине бик борчый, бугай?

(Асыл музыкаль автоматка егермелекне сала һәм әзербәйҗан көйләрен электорхаус алыштыра.)

Малай. Нәрсә бу?

Асыл. Бетте, хачеклар музыксы туктатылды.

Малай. Әтигә әйтәм хәзер.

(Асыл өстәлләрнең берсе артына барып утыра. Малай аңа иярә.)

Асыл. Мин заказ бирмим, көтәм генә.

Малай. Ә мин синең белән көтәм.

Асыл. Бәйләнмәле, ә!

Малай. Чәчләреңне ычкындыр.

Асыл. Нәрсә?

Малай. Чәчләреңне таратсаң, бәйләнмим. Син миңа ошадың. Исемең ничек, гүзәлем?

Асыл. Кит әле.

Малай. Ә ярыймы, мин синең күкрәкләреңне тотып карыйм?

Асыл. (өстәл өстендәге вилкага ябыша) Ике төртсәм, сигез тишек?

Малай. Мин әти янына киттем. Ул сине үтерәчәк, белдеңме?

(Малай әзербәйҗанча бер җырны куя да, китә. Аш бүлмәсеннән Канат килеп чыга. Өстендә костюм, кулында – лаваш, суган һәм киндза салынган тәлинкә.)

Канат. Асыл!

Асыл. Мин сиңа шалтраттым…

Канат. Ә мин аш бүлмәсенә кереп, сыйларга заказ биреп йөрдем…

Асыл. Ну урыны, ичмасам…

Канат. Ярыйсы гына кафе, син нәрсә… Асыл… Сине бик тә күрәсем килде… Таптым.

Асыл. Монда беркем дә кулларын юмый, ахры.

Канат. Тавышланма… Телисең икән, башка җиргә бара алабыз?

Асыл. Ярар инде, мөһим түгел.

Канат. Сиңа уңайлы булуын телим.

Асыл. Уңайлы миңа. Музыкасы гына начар.

Канат. Син яхшы күренәсең. (Канат аңа әйберләрен урнаштырырга ярдәм итә, пакеттан йон колготкалар төшә.)

Асыл. Син дә.

Канат. Битең ничек?

Асыл. Төзәлә кебек.

Канат. Ә үзең белән нигә шул кадәр кием алдың?

Асыл. Китәм мин.

Канат. Кая китәсең? Йолдыз апагамы?

Асыл. Юк, Канат. Мәскәүгә китәм. Ә нишләргә? Бу шәһәрдә Чехов, Гоголь һәм француз комедияләре генә… Ә мин кинога төшәчәкмен.

Канат. Син шундый талантлы! Ләкин бит Мәскәүдә туганнарың да юк.

Асыл. Сәнгатькә илткән юллар корбан һәм югалтулар белән генә салына, Канат. Беренче көннәрдә Макдоналдсләрдә эшләргә туры киләчәк.

Канат. Син шундый тәвәккәл, Асыл. Һәм батыр… Мин башкарып чыга алмас идем. Мин сәхнәдән куркам, җитмәсә. Көнләшәм синнән...

Асыл. Көнләшмә. Актер – ул каргалган һөнәр. Тәмәке бир әле?

Канат. Тартмыйм бит… Гафу… Синең китүеңне теләмәс идем… Күргәннән бирле, акылымнан чыкмыйсың. Гел син, гел син…

Асыл. Исерек килеш әниеңнең алдында мүкәйләп йөрүләремме?

Канат. Йә аның моңа ни катнашы бар… Юк, әниемне мин яратам, ләкин…

Асыл. Беләрәк шул кадәр эчтем мин ул көнне…

Канат. Минем дә шулай эшлисем килә. Болай тыныч кебек күренсәм дә,…

Асыл. Шулайрак дип уйладым инде аны. Синең бугаз төене нык чыгып тора. Ә бу исә тәвәкәл кеше булуыңны күрсәтә… Батыр син…

Канат. Йөзләргә карап укый беләсең мени?

Асыл. Әле тагын кул буенча да багам… Кая эшлисең?

Канат. Агент мин.

Асыл. Яшерен агентмы? Кулыңны бир әле?

Канат. Нәрсә бар?

Асыл. Берни дә юк.

Канат. Әлбәттә! Минем барысы да каралган, юлында барысы да. Сиңа пиво белән шашлык алдым, ярыйдыр бит пиво белән шашлык, Асыл?

Асыл. Кирәкмәс иде…

Канат. Ярар инде, кыйбат түгел ул монда… Ә син чыннан да Мәскәүгә китәргә курыкмыйсың?

Асыл. Ә син чыннан да монда эт ите ашарга курыкмыйсың?

Канат. Тавышланма, уңайсыз алайса… Хуҗасы ишетеп алса тагын. Үпкәләр...

Асыл. Ишетсә соң, нәрсә булган.

Канат. Дөресен генә әйткәндә, сине күргәннән соң, тормышым кинәт кенә үзгәрде, Асыл.

Асыл. Нәрсәсе үзгәрде?

Канат. Әни белән ачуланыштым синең аркада…

Асыл. О…

Канат. Аларның тиле-миле кагыйдәләре арытты мине. Юк, гаиләмне игътирам итәм мин, сүз дә юк. Ләкин үз тормышымны үземчә яшисем килә. Чып-чын итеп. Нигә дәшмисең син?

Асыл. Мин сине аңлыйм, Канат.

Канат. Асыл, иң мөһимен генә әйтәм: исемемнең мәгънәсе «бәхет Канаты»! Синең бит чыннан да беркемең дә юк, әйеме? Ир-атың да булмады, әйеме?

Асыл. Минем вакытым юк иде, эшем күп иде, Канат…

Канат. Шулай дип уйладым аны. Мин синең белән китәргә тиеш. Бу явыз дөньядан саклармын үзеңне, барлык авырлыклардын, мин барысын да уйлап куйдым инде, Асыл…

Асыл. (Бии торган әзербәйҗан малаен күреп ала) Туктап тор, мин әнә теге аниматор малай янына барып киләм!

Канат. Кая?

Асыл. (малай янына килә) Биисең? Бу нәрсә, лезгинка әллә?

Малай. Юк! Бу тектоник! Матур биимме?

Асыл. Мин дә бии беләм, кара!

Малай. Шәп! (Аш бүлмәсенә йөгереп китә)

Асыл. Син кая киттең ул?

Канат. Оялдырдың малайны!

Асыл. Без Чулпан белән нәни чакта өй-өй уйный идек, әйтерсең, без олылар. Ул – укытучы, мин балерина булып эшли идек. Малайлар уйнамый иде, шуңа да, ишек яңакларын ирләребез итеп уйнадык. Күз алдына китер әле, без алар белән сөйләшә, үбешә идек.

Канат. Ишек яңагы беләнме? Кызык. Асыл, син миңа ошыйсың...

Асыл. Ничек инде.

Канат. Мин синең ялгыз гына китүеңне теләмим. Үзеңнең яныңда калдыр мине. Калырга рөхсәт ит...

Асыл. Әниеңнең минем турыда ни уйлавы куркытмыймы? Аннары театр, кино, бетмәс-төкәнмәс кастинглар, гастрольләр. Артистларның эш көне бик тыгыз була бит. Бик... моның белән килешәсеңме, Канат? Минем өчен бу мөһим... Канат. Мин барысын да аңлыйм… Һәм янымда синең кебек кызның булуын теләр идем, Асыл. Син генә. Башка кәләш кирәкми миңа...

Асыл. Ни дияргә тиеш инде мин?

Канат. Ризамы син, юкмы? Ризалаш, зинһар.

Асыл. Не… Ну… Безнең шулай очрашуыбыз әйбәт, минемчә... Бигрәк тә синең әллә-нинди кысыр хәсрәтле әзәрбәк булмавың сөендерә.

Канат. Әкеренрәк, Асыл, әкеренрәк…

Асыл. Әгәр чынлап икән, әйе… Өйләнгән хачек, йә эш буенча килгән ата эт, йә булмаса башта кафега чакырган, ә аннары төне буе Тай массажы ясатачак корсаклы папик түгел бит син. Чираттагы гыйбад түгел, ә белемле, гади егет... Акыллы, тәртипле малай. Андыйлар бик сирәк, Канат… Супер… Пофиг, мажор булмасаң булмыйсың инде… Синең барысы да алда, үзеңнекен кулдан ычкындырмассың, күренеп тора…

Канат. Шулай дисеңме?

Асыл. Ә син ничек уйладың, тормыш акчага гына калмаган.

Канат. Кайбер вакыт синең кебек тәвәкәлләргә кирәк, минемчә, Асыл. Кагыйдәләрне боза белергә кирәк! Шулай түгелме, Асыл? Килешәсеңме?

Асыл. Әйдә соң, карап карыйбыз?

(Канат Асыл янына утыра, кочаклый. Башта иңнәреннән, аннан иреннәреннән үбә.)

Канат. Асыл, хәзер син үпкән иреннәргә башка беркемнең кагылганы юк.

Асыл. Чыннан? Исең-акылың китәрлек… Канат, синең йөргән кызың корсакка узса, абортка акча бирер идеңме?

Канат. Нәрсә?

Асыл. Әгәр сөйгәнең бәбигә узса, абортка акча бирер идеңме?

Канат. Андый хәлнең булганы юк…

Асыл. Курыкма. Психологик тест бу. Җавап бир, йә…

Канат. Алайса, бирер идем.

Асыл. Бирер идеңме?

Канат. Ә нәрсә?

Асыл. Юк. Молодец.

Канат. Мин сиңа ошыйммы, син чыннан риза инде?

Асыл. Әйе. Тәвәкәлләп карыйсым килә… Әйе.

Канат. Җаның теләгән фатирга керербез. Үзәктә булса да.

Асыл. Без Эльвира апага кайтмыйбыз мени?

Канат. Нигә?

Асыл. Болай гына, мин синең кәләшең бит…

Канат. Асыл! Безнең үз тормышыбыз хәзер.

Асыл. Аңладым, Канат. (Асыл музыкаль автомат янына биергә китә. Өстәл янына Таһир – кафеның хуҗасы килә..)

Таһир. Яхшымы барысы да, күңелсез түгелме? Ул кем, синең кәләшеңме?

Канат. Минеке! Актриса ул! Бик тә талантлы!

(Таһир чәчләрен чәчеп салган һәм биегәндәй иткән кызны күзәтә.)

Таһир. Ә нигә, туганкай, синең кәләшнең бите тырналган?

Канат. Куркыныч түгел, төзәлер әле! Чибәр ул… Мин кыйнаган, диеп уйлый күрмә, ул…Ул… Кинога төшкәндә, ялгыш кына… Мин аны Мәскәүгә алып китәм. Аның өчен барысын да эшләячәкмен. Үз эчәгеләремне чыгара алам хәтта! Аның өчен генә әни белән талаштым, алкаларын урладым. Менә, карагыз! (Эльвираның алкаларын күрсәтә.) Кая тапшырып була икән, белмисезме? Ант итәм, мин шундый бәхетле, шундый бәхетле, теләсә кемне үтерә дә алам хәтта… Үземне болай ук хис иткәнем юк иде әле!

Таһир. Менә ничек икән?..

Канат. Сездә караоке бармы?

Таһир. Караоке? Бар, әлбәттә, бар! Әнә! (улын чакыра) Әй! Камил! Караоке!

(Канат музыкаль автомат янына барып баса, малай аңа микрофонны тапшыра.)

Канат. Асыл, бер җыр багышлыйсым килә, мөмкинме? Бу җыр минем баллы кәләшем Асылга! Безнең туган җирләр турында ул, Ватан турында! Сиңа, Асыл!

(Күзләрен йома һәм Казахстан турында моңлы бер җыр җырлый башлый. Бүген аның тавышы да бар – чын җырчы кебек, бормалап-бормалап башкара. Асыл өстәл артына барып утыр һәм кызгану хисе катыш Канатка карый.)

Таһир. Исәнмесез... Асыл… Минем исемем Таһир. Ә бу минем улым, Камил. Әйбәт бииме?

Асыл. Артист булачак. Таланты бар.

Таһир. Әгәр артист була калса, башын өзәм... Ир-ат булып үсәргә тиеш ул.

Асыл. Дөрес.

Таһир. Мин ресторатор. Ул да ресторатор булачак. Бу кафены аңа тапшырачакмын. Ә сез кем булып эшлисез, Асыл?

Асыл. Ә без ит сатабыз, охшамаганмы?

Таһир. Нигә… Охшаган… Беләсеңме, безнең кафе ничек дип атала?

Асыл. Миңа барыбер.

Таһир. Исеме – Шарур. Шарур – Нахичеванидәге бер җир ул. Биек тауларда урнашкан, җирдәге бер генә юл да анда илтми. Бары тик күктәге сукмаклардан гына барып җитәргә мөмкин. Ә кайбер вакыт мин андагы өебезне төшемдә күрәм, андагы тәмнәрне тоям. Беләсеңме кыргый йөземне, ул елга янында үсә, тәме әчкелтем шундый... Теләсәң, сыйлый алам, Асыл?

Асыл. Әйрән эчәсем килә…

Таһир. Әйрән, ул әчегән сөт, әйеме?

Асыл. Минем бабам чабан иде, барлык каникулларым тирмәдә узар иде, чып-чын тирмәдә! Ятасың, ә җил тиреләрне кыштырдата, рәхәт. Кайчак минем төшләремне тыңлап торыр өчен, атлар тирмә янына җыелыр иде. Ә мин җил тавышыннан уянам да, бабамны эзләргә чыгам. Караңгылык буйлап йөгерәм: ә анда йолдызлар, тәмле җил һәм әллә-нинди искиткеч чәчәкләр исе. Чабыр, бугай, аларның исеме...

Таһир. Нигә тындың?

Асыл. Анда, далада, бабамның чын йорты бар иде. Мин ул тирмәне еш искә төшерәм. Бигрәк тә туңган чакларымда. Сарык тиресеннән ясалган юрганнар сасы инде, ләкин искә төшергәндә рәхәт. Хәзер алай булмаячак.

Таһир. Нигә булмасын?

Асыл. Ул акча түләп торган фатирга керәсең – бер рәсем элеп куйыйм, дисәң дә, кадак өчен ризалык сорарга кирәк. Мәче асрый башласаң, анысы куркынычрак... Әгәр шулай һәр адымың өчен рөхсәт сорарга кирәк булса, нинди кеше инде син? Әгәр үз кадагың да, үз мәчең дә булмаса, нәрсәне кадерләргә соң, кадере калмый. Аңлый алмыйм...

Таһир. Әтиең бармы?

Асыл. Бар каядыр. Беркем дә аның турында белми.

Таһир. Әниең?

Асыл. Үлде.

Таһир. Сиңа моны бервакытта да әйткәннәре булмагандыр инде, ләкин ышануларың – синең йортың. Анда синең барлык кадакларың, мәчеләрең… Юкка гына әйтмиләрдер: ышануларыңны ныгытканда, нигезеңне ныгытасың, дип.

Асыл. Кирәкми… Беләсезме, минем бердәнбер ышанычым – сәнгать.

Таһир. Нәрсә? Сәнгать?

Асыл. Калган барысы да – нәҗес кенә. (Канатка кычкыра) Канат! Җитәр! (Асыл Канаттан микрофонны ала, фонограмманы сүндерә.)

Асыл. Киттек моннан. Үтенеп сорыйм.

Канат. Нәрсә булды?

Таһир. Берни дә булмады. Шашлык янган. Күз алдына китерәсезме?

Канат. Янган? Ну ничек инде!

(Малай аш бүлмәсеннән чыга, өстәл янына килә.)

Малай. Әзер!

Таһир. Нигә килдең? Бар, аш бүлмәсенә кер дә, бие!.. Әйдә-әйдә, алма да китер миңа!

Канат. Асыл! Бер генә җыр тагын?

(Асыл тәмәке тартырга тели, ләкин уткабызгыч эшләми. Канат тагын җырлый башлый.)

Асыл. (Таһиргә) Кара әле. Алай-болай берәр хәл була калса, миңа абортка акча бирәм, диде. Мин аңа ышана аламмы? Алдашмыймы икән?

Таһир. Аборт өчен түлим, дидеме? Күпме тора инде ул?

Асыл. Сигез мең тирәсе, ун булса – тагын да әйбәт…

Таһир. Хәзер, сорап карыйбыз. (Таһир музыкаль автомат янына бара һәм Канатның микрофонын ала)

Канат. Нәрсә булды? Сөйләшәсегез киләме? Нәрсә дигән сүз инде бусы? Асыл?

Таһир. Сөйләшәбез, сөйләшәбез… (Таһир Канатны кыйный башлый, Канат башын куллары белән каплый, диварга сөялә. Таһираны чәчләреннән тотып күтәрә, Асылга таба бора.)

Таһир. Шаярган ул. Андый акчалары юк, ди.

Канат. (карлыккан тавыш белән) Асыл! Йөгер! Милициягә шалтырат!..

(Асыл дәшми тора)

Канат. Нәрсә торасың! Асыл!

Асыл. Канат, безнең берни дә килеп чыкмаячак.

Канат. Нигә? Мин бит синең өчен барысын да эшләдем! Таптым сине! Һәм син сүз бирдең! Асыл! Син сүз бирдең! Әнинең алкаларын да урладым! Асыл? Асыл! Мин бит әнинекен урладым! Үз анамныкын!

Таһир. Әйдә, кимсенмә. Алкаларны да әниеңә кайтар. Хушлаштыгызмы?

Асыл. Әйе.

(Таһир Канатны аш бүлмәсенә алып кереп китә. Казах җыры өзелә, фанфара тавышлары яңгырый, кул чабулар. Асыл малай белән тынлыкта кала.)

Асыл. Кая алып китте ул аны?

Малай. Үтерергәдер, мөгаен. Комачаулама. Аяк астында чуалып йөрмә.

Асыл. Чуалмыйм.

(Таһир кайта. Тәлинкә тутырып шашлык алып килә.)

Таһир. Мә. Аша. Шалтратып алыйм әле?

(Асыл телефонын суза, Таһир номерны җыя һәм берсе белән әзербәҗанча сөйләшә башлый. Йөри, кулларын селки, аңлата.)

Таһир. Салам, гардаш. Сенин кёмеин лазымды. Теджили гел, сонра йейарсен. Недже, мен сени диле тутмалыям? Лагман, аш - эр шей тезе бишен!**

Асыл. (малайдан сорый) Әтиең нәрсә диде?

Малай. Абзыйны ярдәмгә чакырды. Лагман ашыйбыз, ди.

Таһир. Асыл! Ашап ал!

Асыл. Теләмим.

Таһир. Син канәгатьме соң? Мин дөрес эшләдемме?

Асыл. Шулайдыр, хәерлесе. Бик каты булса да…

Таһир. Ә үз анасыннан урлау каты түгелме? (Таһир тәлинкәдән ит ала, ашый.)

Асыл. Ләкин моның өчен үтереп ташларга түгел бит инде…

Таһир. Кемгә кирәк ул, кем аны үтерсен!

Асыл. Нәрсә була инде аның белән хәзер?

Таһир. Интернеттан поездына бер билет алачаклар. Алма-Атага кадәр, әнисе янына озатачаклар.

Асыл. Ул минем бердән-бер кияү иде.

Таһир. Артык караңгы кеше бит ул. Сиңа пар түгел. Исеңдә тот! Кияүне дә, кәләшне дә диненә карап, тигез итеп сайлыйлар.

Асыл. Дин тотмыйм, дидем бит инде.

Таһир. Мөгаен, синең авылда сәнгать мәктәбе, йә булмаса пионерлар сарае булгандыр, Таҗ Махал кебек ап-ак...

Асыл. Анда клуб бар иде, минем иң бәхетле була торган урыным...

Таһир. Ә мин синең ышануларыңны күрәм. Син үзең дә белмисең әле аларны. Ашап ал.

Асыл. Рәхмәт, ләкин минем түләргә акчам юк.

Таһир. Канат түләде. Аша.

Асыл. Алайса ашыйм, ярар. (Асыл куллары белән итне ала)

Таһир. Синең кофточкаң матур, шулай дип атала, бугай, инде ул...

Асыл. Әйе.

Таһир. Килешә сиңа... Ләкин куллары кыска... Башка мондыйны кимә. Телисеңме, сеңелкәшем сиңа яхшы кием тегеп бирә?

Асыл. Бик тәмле икән, сыйлагыныгыз өчен рәхмәт, ә хәзер миңа китәргә кирәк...

Таһир. Монда һәрвакытта да тәмле. Теләгән вакытта кер. Кала да аласың. Улыма кара әле, син аңа бик ошадың! (Улын башыннан сыйпый, малай елмая, урындык артына кача.)

Асыл. Юк, миңа китәргә кирәк. Рәхмәт.

Таһир. Кая барасың инде?

Асыл. Белмим. Апамадыр. Башка барыр җир юк.

Таһир. Әгәр йөрәгеңдә догаларың һәм уразаңнан төзелгән йортың булса, кайда булуың мөһим түгел. Яныңда гел саклаучы фәрештәләрең булачак! Башка фәрештәләрең да бар, онытма: уң иңеңдә һәм сул иңеңдә тора алар, синең кылганнарыңны, һәр сүзеңне, һәр фикереңне язып бара, хәтереңдә сакла моны.

Асыл. Ярар. Онытмаска тырышырмын.

 

___________________________________________________________

 

* «Көзімнің қарасы»


Көзімнің қарасы
Көңілімнің санасы
Бітпейді іштегі
Ғашықтық жарасы

Қазақтың данасы
Жасы үлкен ағасы
"Бар" демес сендей бір
Адамның баласы

Жылайын, жырлайын
Ағызып көз майын
Айтуға келгенде
Қалқама сөз дайын

Жүректен козғайын
Әдептен озбайын
Өзі де білмей ме
Көп сөйлеп созбайын

 

** Сәлам, кардәш! Синең ярдәмең кирәк иде. Тизерәк кил, соңыннан ашарсың. Нәрсә, мин сиңа үтенергә тиешме? Лагман, аш – бөтенесе дә яңа пешерелгән!

** (азер.) Salam, qardaєım! Sizin kцmək lazımdır! Sizə heз bir єey alın, yoxdur. Mən hər єey var! Indi gəl, deyirəm! Sonra yemək! Mən sizə nə inandırmaq lazımdır? Єərur-ci ildə ifa! Hər єey! Bьtьn təzə - siz plov istəyirəm Lagman istəyirsiniz!

 

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 38 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренеш| ХИЩНИК II 1 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.035 сек.)