Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш. Ак фон, фотозонтлар, яктырткыч прожекторлар

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш

Ак фон, фотозонтлар, яктырткыч прожекторлар. Кастинг бара. Подиумда экран алдында Асыл басып тора һәм сузып-сузып, “Күземнең карасы” дигән талгын казах җырын җырлый.

Күземнең карасы,
Күңлемне аласың.
Бетмәде эчтәге
Гыйшыкның ярасы…

 

Оператор һәм режиссер – свитер кигән яшь кенә егетләр. Операторның бер кулында – камера, икенчесендә - кола. Режиссер кәнәфигә утырган, аягы аякта, үзе аяк киеме табанын актара.

Режиссер. (операторга карап) Мить, күзеңә яшьләр килдеме?

(Оператор баш кага)

Режиссер. Минем дә. Репертуарда заманчарак берәр-нәрсә бармы соң?

Асыл. Тектоник күрсәтә алам.

Режиссер. Ничек инде?

Оператор. Бию төре ул. Күрсәтсен әйдә.

(Асыл музыкасыз гына бии башлый)

Асыл. Хоп-хоп, так-так, бер, ике!.. Хоба-хоба!..

Режиссер. Җите. Нәрсә шулай моңланып кына? Берәрсе үлдеме әллә? Кайсы рольгә сыналып карыйсыз инде?

Асыл. Ә кайсысы бар? Мин барысын да башкара алам!

Оператор. Асыл Бәхетовна! Син Чулпан Хаматовамы әллә?

Асыл. Миңа эш кирәк, бик кирәк.

Режиссер. Аяк киемеңне сал. Тукта.

(Асыл сала, басып тора.)

Оператор. Метр да алтмыш!

Асыл. Метр да алтмыш ике.

Режиссер. Киләсе кеше!

(Озын буйлы блондинка керә)

Блондинка. Людмила, егерме яшь!

Режиссер. Үкчәле туфлиләреңне сал.

(Блондинка һәм Асыл яланаяк басып торалар)

Оператор. Европеоид һәм монголоид!

Асыл. Нәрсә, нәрсә?

Режиссер. Людмила, әйтегез әле менә, безнең кастинг турында кайдан белеп алдыгыз?

Блондинка. Агенствода анкета тутырдым…

Асыл. Мин шулай торырга тиешме инде?

Режиссер. Юк, барыгыз, барыгыз.

Оператор. Рәхмәт!

Асыл. Дәү үсегез.

(Асыл аяк киемен кия, юл сумкасын ала һәм коридорга чыга. Чиратын көтүчеләр костюмнарын кия, бизәнә, тавышларын көйли, бер почмактан икенче почмакка йөрешәләр. Сумкасындагы кәрәзле телефоны зыңлый башлый, Асыл бер мәлгә катып, телефонга карап тора да, җавап бирә..)

Асыл. Әйе, Йолдыз апа… Сәлам… Яхшы… Әйе… Юк… Өйдә… Өйдә мин!.. Фатирга кердем. Метро янында гына, барысы да яхшы инде!..

Трупкадан Йолдыз апасы тавышы килә. Монда менә энекәшләреңнең синең белән сөйләшәсе килә. (Мансурга) Мә, сөйләшеп ал!

Мансур тавышы. Ә нәрсә дияргә тиеш соң мин?

Йолдыз. Исәнләш!

Мансур. Сәлам, апа! Әйе!..

Зирәк. Асыл! Кайчан кайтасың соң син?

Йолдыз. Ишеттеңме?

Асыл. Әйе… Сәлам.

Йолдыз. Җылымы анда?

Асыл. Кая?

Йолдыз. Фатирыгызда җылымы? Күрше-күлән кем? Ир-атлар юкмы?

(Асыл янында утырган актрисаларга күз төшереп ала.)

Асыл. Юк. Борчылма.

Йолдыз. Нәрсә ашап торасың? Үзең әзерлисеңме?

Асыл. Йолдыз апа, ярар инде, барысы да яхшы!

Йолдыз. Ә казан? Казан алып килимме сиңа?

Асыл. Йолдыз апа! Ну миңа берүземә нигә инде казан кадәр казан?

Йолдыз. Мин кечкенәсен дә алып килә алам! Хәтерлисеңме, теге кечкенәсе бар иде бит?.. Асыл! Ә май савытың нинди?

Асыл. Нәрсә-нәрсә? Май савыты?..

Йолдыз. Ничек? Синең анда май савыты да юк мени? Маеңны кая җыясың соң? Ансыз яшәп була ди мени? Мансурга әйтермен, китереп китәр, кәсәсен дә, бәрәңге белән ат итен дә илтәр! Без бит ни, Заурбәкне чалдык (суйдык)! Ишетәсеңме мине? Заурбәкне суйдык!

Асыл. Кирәкми, китермәгез… Мин Заурбәкне ашый алмыйм, Йолдыз апа!

Йолдыз. Мин күпне күргән, сүз куыштырма! Адресыңны бир! Әйт адресыңны, Асыл! Нинди синең анда адрес? Кая торасың син анда!?

Асыл. Йолдыз апа… Акча җибәрсәгез, яхшырак булыр иде. мең сум тирәсе… булдыра аласызмы? Мин хезмәт хакымнан кайтарырмын, урнашып беткәч. Ярыймы?

Йолдыз. Нинди мең? Бер меңме? Нишлисең ул кадәр акча белән? Ну ярар… Тик соңгысы булсын, ярыймы?

Асыл. Әйе, аңладым.

Йолдыз. Ай азагына кадәр урнашмасаң, Мансур белән килеп алып китәм! Ишеттеңме? Асыл! Кичә Эльвира апаң шалтыратты, Канатка килен эзлиләр икән! Эльвира апаңны хәтерлисеңме? Ул әле синең чыгарылыш кичәңә рамка бүләк иткән иде! Бик бай алар! Улын хәтерлисеңме?

Асыл. Ой! Ой! Йолдыз апа, шалтратырмын мин, яме, анда ваннага су куйдым! Блин! Ташыйбыз хәзер!.. Юкса, онытканмын бит! Гафу, соңрак сөйләшербез, яме?!

(Джинса чалбар һәм ал кофта кигән ике актриса Асылга карап торалар, бер-берләрнеә карашып алалар.)

Асыл. Сез дә нәтиҗә көтеп утырасызмы?

(Дәшмиләр)

Нәтиҗәләр кайчанрак билгеле булыр икән, белмисезме? Миңа берни дә әйтмәделәр.

Уң яктагы актриса. (Бераз карлыкканрак баритон белән җавап бирә) Миңа да әйтмәделәр...

Сул яктагы акттриса. Кирәк булса, шалтыратырлар.

Уң яктагы актриса. Син нигә әле миңа алай карыйсың?

Асыл. Юк, берни юк… Кызлар, дип торам сезне. Гафу үтенәм!..

Уң яктагы актриса. Барысы да яхшыдыр бит?..

Сул яктагы актриса. Ә без нәрсә, малайлармы әллә, синеңчә?

Асыл. Ой!!! Юк, юк! Гафу итегез!!! Алай дияргә теләмәгән идем! Бутап бетердем барысын да!..

Уң яктагы актриса. Чукча, каян килдең син? Тундраданмы?

Сул яктагы актриса. Бер тәмәке бирегез әле, кемдә бар?

(Асыл китә. Башка төсле-төсле киенгән билгесез җенес вәкилләре артыннан карап кала. Администратор хатын Асылның юлына каршы төшә.)

Администратор. Сез кая барасыз әле? Түләдегезме инде?

Асыл. Нәрсә?

Администратор. Русча укый белмисеңме әллә? Әнә язылган – кастинг түләүле! (Асылның карашы игъланнар тактасына тегелеп кала, шуларның берсендә язылган икән, «Сериал «Яхшы дуслар» - глобаль кастинг!», ә астарак кечкенә генә хәрефләр белән катнашу шартлары саналып киткән)

Асыл. Ә? Әйе, әлбәттә… Күпме?

Администратор. Биш йөз.

Асыл. Биш йөз?

(озак кына сумкасында актарына, һәм ниһаять, үтәкүренмәле файлга салынган документлар арасыннан акча тартып чыгара һәм администраторга суза.) Алыгыз.

Администратор. Очрашканчыга кадәр! Уңышлар!


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 33 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренеш| Күренеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)