Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш. Евген һәм Асыл бергәләшеп кинотеатрдан чыгалар

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш

Евген һәм Асыл бергәләшеп кинотеатрдан чыгалар. Аның өстендә драп пальто, ак шарф һәм кроссовки, Асылда – төсле пуховик. Әкерен генә атлап баралар. Асыл, туктап-туктап, үтеп баручыларны, кибетләрне, асфальтта уйнаган неон утларны күзәтә.

Асыл. Кызык булып китте әле, ә син милләтең буенча кем?

Евген. Нәрсә?

Асыл. Ялгыш аңлама. Рус түгел бит инде син…

Евген. Руслар кем соң алар, гомумән? Табигатьтә бармы соң алар?

Асыл. Син кем?

Евген. Син миннән сорау аласыңмы әллә? Россиядә яшим, димәк, рус.

Асыл. Кайсы шәһәрдән? Мин, мәсәлән, Парижда тудым…

Евген. Кая?

Асыл. Парижда – безнең анда Магниткада шундый бер авыл бар! Чын менә! Ә син кая тудың?

Евген. Аркалык.

(Ул Евгенны кочаклый һәм тәмәкесен ала.)

Евген. Эй! Бир әле!

Асыл. (тарта) Шулайракмы? Дөрес тотаммы?

Евген. Бир! Син алай эшләгәндә, мин, кинотеатрны искә төшереп, нигәдер борчыла башлыйм!

(Асыл көлә, йөткерә)

Евген. Нәрсә булды?

Асыл. Булмады. Матур бит…

Евген. Нәрсә матур?

Асыл. Барысы да. Ирек! (Кычкырып кибет исемнәрен һәм игъланнар укый башлый)

Әнә! «Чәч сатып алабыз!»… Бәлки, мин дә үземнекеләрне сатырмын, ә? «Шейпинг һәм аэробика»…

Кара, игълан «Тайский массажы салонына кызлар кирәк»!

Евген. Ие!.. Ярый әле, синең эшең бар!

Асыл. Анысы шулай… О! Кара!

(Асыл төссез кәгазьләр белән тутырылган реклама баганасы янында туктый.) Актерлар җыю! (Телефон номеры язылган җирен ертып ала да, кесәсенә качыра.) Евген, кастинглар турында игълан күрсәң, әйт, яме?

Евген. Окей, әйтермен…

(Янәшәдән узып баручы дредалы ике егетнең берсе Асылны төртеп җибәрә)

Евген. Телисеңме, синең алда гафу үтендерәм аларны, телисеңме?

Асыл. Әйдә…

Евген. Э! Әфәнделәр! Бер секундка туктап торыгыз әле?... Ярыймы сезнең белән сөйләшеп алырга?!.

(Дредалы егетләр ишетмиләр һәм юлның икенче ягына чыгалар.)

Евген. Тырпайган чәчләрен үргән дә - җиһанның патшасы булган, имеш. Оятсыз көчек! Кыланган була әле тагы!

Асыл. Ачуланма. Килешми сиңа ачулану!..

Евген. Ачуланмыйм да инде мин. Андый вакытларымны син күргәнең юк әле минем!

Асыл. Тукта! Кызыл яна!

Евген. Урап узар!

(Тонировкалы машина узып китә, Евген белән Асыл юлны чыгала. Капюшонлы бер малай реклама битен суза.)

Асыл. Рәхмәт!

(Евген дәшми генә үзенекен чүп чиләгенә ата, Асыл исә ялтыравык кәгазьне озак кына карый.)

Евген. Нәрсә дип язган инде?

Асыл. “Гашыйкларга зәркән кибетеннән – ташламалар!”

Евген. Ул макулатураны җыймасаң, ташла! (Евген Асылның кулыннан алып ташлый. Аннан соң кесәсеннән бер пластмасса уенчык тартып чыгара.) Мә, сиңа бу.

Асыл. Нәрсә ул? Вау! Рәхмәт! (Кочаклый) Бу бит суыткыч өчен магнит!

Евген. Синең сөенүне күрсәм, күңелем күтәрелә! Бәлки, миңа керербез? Әйдә? Телисеңме?

Асыл. Юк.

Евген. Нигә? Берәр-нәрсәне дөрес эшләмәдемме әллә? Минем белән тагын бераз буласың килми мени?

Асыл. Килә…

Евген. Шулай булгач? Үз-үзеңә каршы киләсең! Теләмисең икән, берни дә булмаячак… Ышанасыңмы миңа?

Асыл. Эш анда түгел…

Евген. Нәрсә булды? Эш нәрсәдә алайса?..

Асыл. Оялам мин…

Евген. Миннән ояласыңмы?

Асыл. Юк… Синнән түгел…

Евген. Мәсәлән?

Асыл. Ну туйдырдың син… Мин аяк киемен салырга кирәк булыр, дип уйламаган идем бит… Икенче юлы алдан хәбәр ит! Бәлки, минем оекларым тишектер, каян беләсең!..

Евген. Нинди юк-бар уйлап чыгарасың инде! Асыл! Асыл, синең ул оекларыңа төкереп бирәм, барыбер миңа… Бәбекәчем! Кил әле, кочагыма алыйм! (кочаклашалар) Нәнием минем… Телисеңме, хәзер яңасын сатып алабыз? Алыштырып киярсең?

Асыл. Юк, мин өйгә инде.

Евген. Димәк, эш колготкаларда түгел…

Асыл. Нәрсәдә булсын, ди?..

Евген. Ярар алайса…

Асыл. Озатырга уйламыйсыңдыр мине, дип ышанып калам?

Евген. Әйдә, әйдә! Озатып кына калу түгел, чәй эчәргә керергә дә исәп бар!

Асыл. Юк.

Евген. Нәрсә, чәйеңне кызганасыңмы әллә?

Асыл. Юк… Евген, мин Жанна белән яшим!.. Берүзем түгел!

Евген. Әйтерсең, мин Жаннага кунакка кергәнем юк!

Асыл. Нишләп йөрдең соң син анда?

Евген. Әй, кергән идем инде шунда, элек, йөз ел узгандыр...

Асыл. Анда суыткыч бик куркыныч безнең…

Евген. Беләм. Сезенң әле анда тагын кран ага, келәттән сасы исләр килә. Мин барысын да күрдем, иснәп чыктым. Киттек! Кранны да рәтләрбез, синең караватың өстенә берәр картина да кагырбыз.

Асыл. Кирәкми. Минем картинам бар инде анда. Гафу.

Евген. Ой, нәрсә тавышы килә анда синең? Аяк киемеңнең үкчәсе, бугай? Күз төшереп алырга кирәк.

Асыл. Евген!

Евген. Ну нәрсәгә борчыласың соң син? Голливуд йолдызлары түгел бит без, оялырлык нәрсә бар?

Асыл. Евген!

Евген. Тагын нәрсә?

Асыл. Син искиткеч кеше! Минем турыда бу кадәр кайгыртучы юк иде әле…

Евген. Җитәр инде сиңа…

Асыл. Ә мин ихластан сөйлим…

Евген. Минем дә ихластан шуны әйтәсем килә, мин сине яратам… Нинди булсаң, шундый итеп. Тишек оекларың, какшаган үкчәләрең белән... Бәлки, иң элек шулар өчен яратамдыр да…

Асыл. Иске фильмда кебек без… Яңгыр да ява…

Евген. Син, мөгаен, үзең күз алдына да китермисеңдер, ләкин син шундый нәни, шундый тәти! Мин фильмнан түгел, Асыл, ләкин синең турыда кайгыртасым килә. Һәрвакыт янәшә булырга телим. Рөхсәт ит миңа...

Асыл. Ә мин үземне беркайчан да бу кадәр бәхетле итеп тойганым булмады, Евген. Моның сәбәпчесе – син! Рәхмәт...

(Асыл аны кочаклый.)

Евген. Китекме миңа? Әйдә? Ну? Асыл? Уян!

Асыл. Әйдә.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 24 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренеш| Күренеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.018 сек.)