Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш

Йолдыз апа өе. Достархандагы казаннан яңа пешеп чыккан бишбармак парлары күтәрелә. Өстәл артында Йолдыз һәм аның ерак туганы Эльвира түти утыра. Ә креслода Эльвира түтинең улы – Канат исемле оялчан гына егет. Бүлмәнең бер почмагында Зирәк белән Мансур компьютер уйныйлар.

 

Эльвира. Кайларда йөри икән ул? Бигрәк караңгы бит инде…

Йолдыз. Эльвира, алкаларың бигрәк матур синең!

Эльвира. Кредитка алган идем шунда! Күпмегә дип кайтты соң ул?

Йолдыз. Бәйрәмнәргә генә...

Эльвира. Нигә шулай озак йөри соң?..

Йолдыз. Мансур, Асыл кайда?

Мансур. (авызы тулы ризык) Чулпан белән иде!

Йолдыз. (Эльвирага тәрҗемә итә) Дус кызына киткән, күптән күрешмәгәннәр.

Эльвира. Безнең киләсене белә торып китмәсә!

Йолдыз. Юк инде!.. Ояла гынадыр ул, бәлки! Мә, май савытын ал әле…

Эльвира. Рәхмәт!

Йолдыз. Хәтерлисеңме, Эльвира, ничек җәй буе тирмәдә яшәгән идек? Анда бигрәк куркыныч булды! Җил хайван тиреләрен шап-шоп бәрә иде!..

(Йолдыз тәлинкәләргә бишбармак сала башлый)

Эльвира. (Канатка карап) Исемдә, Йолдыз, исемдә!.. Аның әтисе чабан иде, атлар асырады! Ите азрак, шулпасы күбәк булсын!

Йолдыз. (Эльвирага тәлинкәне суза) Нинди кунак соң син! Ит тә ашамагач аны! Ә син, Канат, нигә ашамыйсың әле? Ат түгел, сарык ите бу!

Эльвира. Тагын ояла инде!

(Канат авыр сулап куя, аннан утыра да бишбармак ашый башлый.)

Йолдыз. Зирәк! Мансур! Бишбармак суына хәзер! Эльвира апа алдында оялмыйсыз да!

Зирәк. Икенче квест – минеке, аңладыңмы?

Мансур. Хәзер менә.

Йолдыз. Тавышланмагыз!

Зирәк. Ул миңа уйнарга ирек бирми!

Йолдыз. Мансур! Эльвире апагызга берәр музыка куеп җибәр әле!

Мансур. Ярый!

(Компьютер янына килә дә, сүгенү сүзләре белән тутырылган рэп куя.)

Йолдыз. Ни бу? Оятың кая! Зирәк! Башканы куй!

Эльвира. Ой, Мансур нинди матур булып буйга җиткән! Дискотекаларга йөрисеңме син?

Мансур. Мин GTA уйнарга яратам!

Йолдыз. Милиция мәктәбенә укырга керергә йөри шушы араларда.

(Зирәк талгын гына казах җыры куеп җибәрә)

Эльвира. О! Яратам бу көйне!

Йолдыз. Ә Зирәк баянда уйнарга өйрәнә! Менә хәзер ашыйбыз да, караоке җырлыйбыз әле! Миндә караоке күп, һәркемгә җыр бүлеп чыгармын! Канат, җырларга яратасыңмы?

(Канат дәшми, серле итеп кенә елмая.)

Эльвира. Безнең Канат бик матур җырлый … (улына) Канат, күп итеп ашама! Унитаза юк монда, сарайга йөгерергә туры киләчәк!

Йолдыз. Тыңлама аны! Нинди сарай, ди? Әнә, өй артына гына чыксын! Аша! Кияү ашарга тиеш ул!

Эльвира. Йолдыз, тыңла әле. Синең Асылыңның анда шәһәрдә беркеме дә юкмы?

Йолдыз. Нәрсә сөйлисең инде, Эльвира! Сүз бирәм, чиста кыз ул! Менә, кара – аттестаты! Менә дипломы! Мә! Күз йөртеп чык! Канатка күрсәт! Бишлеләр генә!

Эльвира. Син аның өчен бик тырыштың инде, әнисенә караганда да күбрәк көч түктең. Аллаһ савабын бирсен, Йолдыз.

Йолдыз. Аңа яхшы ир тапмый, тынычлана алмам инде мин. (фотоальбомын актара)

Ә бу менә җиденче сыйныфта – артистка! Мә! Кара! Карлыгач кебек кыз... Көнбатыш яклары кызы! Мин аны каты тәрбияләдем!

(Мансур көлә)

Йолдыз. Нәрсә ыржаясың син? Үгезләрне ашаттыңмы? Асларын җыйдыңмы? Юкса хәзер компьютерыгызның тычканын качырып куям!

Зирәк. Юк, кирәкми! Чыгам да җыям хәзер!

Эльвира. Кайда чыгыш ясавы бу?

Йолдыз. Дискотекада, монда, безнең клубта. Чибәркәй!

Эльвира. Талантлы кыз!

Йолдыз. Ә хәзер – караоке җырлыйбыз! Караоке! Әйдә, Мансур! Пультны бир!

(Йолдыз караокены оештырып җибәрә, Канака «Минем Казахстан» җырын куеп бирә һәм микрофонны суза. Канат уңайсызлана, гел әнисенә карап ала. Туганнары аңа көлемсерәп карап тора.)

Эльвира. (улының иңенә кагыла) Ну! Җырла! Авызыңа су алдыңмы юкса? Нигә куркып торасың?

(Канат дулкынланудан карлыккан тавышы белән фонограммага кушылып җырлап китәргә тырышып карый. Ләкин әтәч тавышлары чыгара һәм тагын да катырак борчыла башлап, тынып кала. Зирәк белән Мансур пырхылдап көлеп җибәрәләр, Йолдыз исә башларына берне кундыра. Кинәт коридорда тавышлар ишетелә.)

Йолдыз. Киштәләр ишелеп төште инде әллә?

(Бүлмәгә, мүкәйләп, Асыл килеп керә. Авыр сулый, киеме йолкынган, бите тырмалып беткән. Үз чәчләренә баса да, авып китә. Ул арада Казахстан турындагы җырның фонограммасы азагына якынлаша, фанфаралар яңгырый.)

Йолдыз. Исерек?!!

Асыл. Юк! Мине кыйнадылар!!!

Эльвира. Беттем, ай! Нинди оят!

Мансур. Асыл! Асыл!

Йолдыз. Нинди оят.

Мансур. Кем кыйнады? Мин киттем!

Зирәк. Ни фига себе!

Йолдыз. Кая җыендың? А-ну, бүлмәңә сыздың! Тиз!

Мансур. Әни!

Зирәк. Булган бу!..

Мансур. Буласы калмаган!

Йолдыз. Бүлмәгә! Тайдыгыз тиз генә! (Мансур һәм Зирәк чыгып китәләр, ләкин тавыәсыз-тынсыз гына ишек артыннан карап торуны дәвам итәләр.)

Эльвира. Ужас бит бу… Нинди оят…

Асыл. (Елмая) О! Эльвира түти! Эчәбезме? Ат белән барып алып кайта алам! Монда якында гына юк шул!

Йолдыз. (Асылның битенә сугып җибәрә) Кая булдың син! Син безне нигә түбәнсетәсең! Сайкал! Сөйрәлчек!

Асыл. А! Авырта бит!

Эльвира. Геннардан килә бу. Әнисе дә эчә иде, менә хәзер кызы да!..

Йолдыз. Үз кулларым белән үтерер идем! Беләсеңме соң, алар бит ярәшергә килгән иде, ә син, җирбит?

Асыл. Мин әз генә артыгын салып җибәрдем, гафу итегез! Артыграк тырышып куйганмын! Кем белән булганы юк инде андый хәлләрнең, әйеме, Эльвира апа?

Эльвира. Рәхмәт, Йолдыз. Безгә мондый килен кирәкми. Канат, киттек!

Йолдыз. Төнгә каршы кая чыгасыз инде?

Асыл. Ие, кая киттең! Эльвира апа, йә инде! Нигә сез миннән качасыз? Аңламыйм!

Эльвира. Монда торганчы вокзалда, йә булмаса урамда калуың хәерлерәк. Оят сезгә, Йолдыз.

Йолдыз. Эльвира! Без бит балачактан бергә!..

Эльвира. Мин улымны мондый йортта калдыра алмыйм. Юк, оят кирәк бит ул!..

(Эльвира пальто кия, улына шарф урый, Канат дәшми генә күзәтә, әнисе шарф бәйләгәндә, ияген генә күтәреп ала.)

Йолдыз. Башыма кайгы! Кайгы! (Асылга тапки белән суга) Сөйрәлчек! Күпме азапланырга синең белән! Унсигезең тулганчы һич акчасыз тотмадым! Өрмәгән җиргә утыртмадым! Укыттым!

Асыл. Артык уйнап ташламагыз!

Йолдыз. Син миңа беркем түгел! Аңладыңмы? Моннан соң туганым түгел син! Чыгып кит! Каян килсәң, шунда бар! Сөйрәлгән җиреңә кит! Мин сине белергә дә теләмим! Нигә диеп кенә өятларга калдырдың безне? Эльвира апаңның улына кара, тәрбияле, акыллы! Нигә шушы хәлеңә түзсен ул? Энеләреңне уйладыңмы син? Үтерсәң дә, аз сиңа! Монда кайтасы юлларны оныт! Иртәгә үк поездыңа билет алам! Шәһәргә кире кит, җаның теләгәнчә яшә, рәхмәтсез.

Асыл. Мин һәрвакыт сезгә мәшәкать кенә идем! Шулай түгел мени?

Эльвира. Тыңлама аны, Йолдыз!

Асыл. Миннән котылыр өчен аларны чакырдың син! Ятимне урнаштырырга йөриләр, имеш!

Эльвира. Ярар, китек без, Йолдыз. Аллаһ сиңа күркәм сабырлыклар бирсен.

Йолдыз. Гафу ит, Эльвира. Канат алдында оялудан битләрем ут булып яна.

Эльвира. Шулай, әмма аңа барыбер! Артистка!

Асыл. Эльвира апа! Ике аборт – сигез тишек, ә?

Йолдыз. Йә, Аллаһим, ярдәмеңнән ташлама! (дога укый башлый.) Йә Раббым, узең Яр бул! Йә Раббым, узең Яр бул!..

(Эльвира түти һәм аның улы чыгып китәләр.)

Йолдыз. Ничек кенә шулайлар эшли алдың! Ни өчен? Сиңа кылган яхшылыкларым өченме? Йоласына китереп башкарыйм, дидием, кызыма теләгәнне сиңа да теләдем!..

Асыл. Йола белән үзегезне генә аклыйсыз! Ә мин кем, нәрсә телим, нәрсә турында хыялланам – барыбер бит сиңа! Туганнарыңа урнаштыра алмадыңмы! Мин кыз түгел, белдеңме шуны?

Йолдыз. Чукраклансам икән! Җирбит! Энеләрең ишетер!

Мансур. Без болай да ишетәбез инде.

Зирәк. Во-во, сөйрәлчек.

Мансур. Шәһәрдә барысы да сөйрәлчек анда.

(Йолдыз аяк киемен улларының бүлмәсе ишегенә ыргыта.)

Асыл. Ә мин тере, белдеңме шуны? Синең ул йолаларың буенча түгел, ә чып-чын тормыш телим!

Йолдыз. Җитте! Бер кисәк ит тә бирмим сиңа! Мансур да бер генә бәрәңге дә китермәячәк! Иблис токымы! Кеды алган, имеш! Йолкыш кебек киенгәнсең!

Асыл. Модасы шундый.

Йолдыз. Оятсыз! Апаң да юк синең хәзер! Энеләрең дә! Өең дә! Ишетәсеңме?

Асыл. Әйе. Ишеттем.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 40 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренеш| Күренеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.015 сек.)