Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш. Сәүдә үзәгендәге азык-төлек павильоны

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш

Сәүдә үзәгендәге азык-төлек павильоны. Ит бүлеге. Витрина һәм лотоклар тавык түшләре, филе, ярымфабрикатлар белән тулган. Янәшәдә генә дуңгыз башлар, сыер ите асылып тора, тирә-юнь тыныч түгел. Ыгы-зыгы: ит кисәләр, алып киләләр – алып китәләр. Барысы да коточкыч тизлек белән эшләнә, әйтерсең, ит кисәкләре үзләре хәрәкәт итеп тора. Гүя күз ачып йомганчы фил казылык кисентесенә әверелә.

Прилавка артында Асыл белән Жанна. Жанна – чәчен кыска итеп кистергән бер кыз, тартмалардангы тавык канатларын лотокларга бушата һәм кулын алъяпкычына сөртә..

Асыл. Ә монысын кая?

Жанна. Бик беләсең килсә, балтыр, дип атала ул.

Асыл. Кая урнаштырырга?

Жанна. Аска.

(Асыл лотокны суыткычның аскы бүлеменә урнаштыра)

Жанна. Ияләшергә вакыт!

Асыл. Ияләшәм бит инде.

(Жанна кинәт, сикереп, түшкәләр асылынып торырга тиешле эләктергечләргә үрелә. Атынып ала, аяклары селкеп-селкеп алай, йә бер кулында, йә икенчесендә асылынып тора.)

Жанна. Шаккатма. Фитнес. Ян мускулларны һәм билне шулай эшләтеп алам мин! (Янәшәдән генә яшь кореец егет, арбасын этеп, узып бара.)

Кореец. Обед!.. Обед ашыйсызмы?

Жанна. «Өчесе бер арада»! Асыл, кофе эчәсеңме?

Асыл. Юк, кирәкми!..

Жанна. Нигә әле?

Асыл. Мин өйдә эчәм!..

Жанна. Акчаң юкмы әлә? Антон! Өчесе бер арада кофе!..

(Кореец Антон пары чыгып торган ике стакан кофе сузы)

Жанна. Эч. Өйгә кайтканчы әле шактый, Кореягә җәяүләп чыгып киткән кебегрәк, әйеме, Антоха?

(Кореец, елмая, китә)

Асыл. Рәхмәт. Апам акча юллый миңа тиздән, бирермен. Бер бүлмәдә торам, шуңа акча очып кына чыгып китә…

Жанна. Оча. Аңлашылды. Тартасыңмы?

Асыл. Юк, юк.

Жанна. Нигә!.. Минем менә бүлмәдәшем чыгып китәргә тиеш, әйдә аның урынына кер. Яртылый-яртылый түләрбез. Ну, ничек? Нәрсә уйга баттың? Күбрәк уйлап торсаң, әнә балык бүлегендәге Наташканы кертәм. (Балык сатылган җиргә төртеп күрсәтә.) Син монда озаккамы соң?

Асыл. Юк. Озакка түгел. Башка эш эзлим мин…

Жанна. Башка эш? Була тоган хәл! Мин үзем менә – журналист! Ә Евген театральныйны бетергән! Артист! Менә җиденче ел инде ит сата!

Асыл. Евген?

Жанна. Ну, безнең Евген!.. Сине хуҗа белән таныштырмадылармы әллә? Ну, тотынып тор, егела гына күрмә! Сәеррәк кеше ул.

Асыл. Ул театральныйны бетергән, дисеңме?

Жанна. Шулайдыр, бетергәндер...

Асыл. Мин дә…

Жанна. Тәбрик итәм. Нишлисең инде! Тирә-юньдә сплош богема!

Буш вакытта әле тагы өстәмә эш алырга мөмкин: ит турагычка басабыз. Атасың, чыгартасың, бушатасың. Атасың, чыгартасың,бушатасың. Чәчләреңне генә яхшылап җыеп йөр! Берсе генә төшсә дә, саллы гына штраф эләгәчәк! Атасың, чыгартасың, бушатасың.

(Жанна зур гына ит турагычка дуңгыз кисентесен ата да, әйләндерә башлый, фарш тимер савытка сытылып чыга башлый.)

(Шул вакытта олы-олы түшкәләр арасыннан ак свитер кигән яшь егет күренә.)

Евген. Ничек соң, эш ошыймы??

Асыл. Ошый.

Евген. Әйбәт фарш. Киңәш итәм! Туклыклы…

Асыл. Дуңгыз ите ашамыйм мин.

Евген. (Асылга карый.) Ә мин – ашыйм.

(Евген учына яңа чыккан фаршны ала да, ашый башлый)

Жанна. Дуңгыз ите ашамый, - баксаң, гыйффәтледер дә әле үзе, ә Евген?

Асыл. Сезнең ышанычны акламадым!.. Мин беренче курста ук инде, тегеләй!..

Евген. Әйеме? Нигә шул кадәр ашыктың?

Асыл. Кирәк иде… Нәрсә икәнен беләсе килде… Әгәр, мәсәлән, ролем шундый туры килсә, мин ничек уйнарга тиеш, яратуның ни икәнен белергә теләдем.

Евген. Хәзер беләсең инде, әйеме?

Асыл. Юк. Әле дә аңлый алмадым. Ләкин кинода уйнап күрсәтә алыр идем.

Евген. Кино – бөек көч ул. Мин бөтенесен дә яратам – театрын да, киносын да… Берәр вакыт бу хакты сөйләшеп алырбыз әле, әгәр син каршы булмасаң инде. Каршы түгелдер бит син?

Асыл. Юк, каршы түгел…

(Евген Асылның кулын кыса һәм, прилавка аша гына сикереп чыгып китә)

Жанна. Ну җавапны шәп бирдең, яндырдың, гыйффәтле туташ! Мә, тавык канатларын икенче бүлемгә куеп тор!

(Жанна Асылга лотокны бирә)

Асыл. Евген шушы кешеме инде?

Жанна. Евген Михалыч. Итче һәм мәхәббәт каһарманы.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 30 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренеш| Күренеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)