Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш. Асыл белән Жанна эш урынында

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш
  7. Күренеш

Асыл белән Жанна эш урынында. Жанна сатып алучы белән сөйләшә, Асыл телефонда. Йөзендә, дискотекада сугышканның истәлеге булып, тирән-тирән тырнак эзләре калган. Күз астында – лейкопластырь.

 

Жанна. Нәрсә кирәк? Кайсысы? Төртеп күрсәтегез әле. Бусымы? Шул кадәр салсам, ярыймы? Калдырам? Пакет кирәме? Сдачасыз гына карап карагыз әле!.. Мин каян алыйм?

Асыл. (телефоннан сөйләшә.) Миңа өметләнмәскә мени? Сез точно шалтратасыз инде, әйеме? Бәлки, мин үзем шалтратырмын? Фотогеничная мин! Бик тә фотогеничная! Теләсәгез, портфолио китерәм? Мин күпкырлы бит! Әйе!.. Аңлыйсызмы… Мин бер вакыт Мейерхольд биомеханикасы белән кызыксына идем…

 

(Сатып алучы китә. Жанна бер стакан кофе сатып ала.)

Жанна. Асыл!

Асыл. Ә мин Михаил Чехов системасы буенча курсларга да йөрдем…

Гонорарсыз эшләргә дә риза мин, акча – проблема түгел…

Жанна. Фатир өчен түлә, проблемаң булмаса!

Асыл. Минем баш сөягемнең нәрсәсе ошамый инде сезгә? (Ачулана, обрывает телефонны куя.)

Әйе, мин – монголоид! Миңа хәзер нишләргә, - Алма-Атада гына уйнарга каламы? Офелия, Гертрудаларның кыяфәте славяннарныкы кебек, дип беркая да язылмаган!

Жанна. Тынычлан. Казахлар турында фильмнар аз, шул гына.

Асыл. Фатир өчен хезмәт хакымнан түлим, борчылма… Миңа бары тик бер шанс кирәк… Бер генә роль… Ул роль өчен чәчемне кырып ташларга да әзер мин. Ашамас та, эчмәс тә идем, күпме кирәк – шуның кадәр…

Сатып алучы ханым. Кызыйлар! Ит сатучы кызыйлар!

(Жанна ул ханымны күреп ала)

Жанна. «Кызыйлар» - барларда гына эшли!

(Сатып алучы ханым акрил тырнаклары белән төртеп күрсәтә)

Сатып алучы ханым. Боларның кайнары бармы?

Жанна. Грильмы? Тегендәрәк алар!

(Жанна борыла. Асыл аның стаканыннан бер йотым кофе эчә.)

Жанна. (стаканын ала.) Кызганам мин сине, матурым, ләкин минем ризыкларымны ашарга җитәрдер, бәлки? Безнең бит хезмәт хакыбыз бер үк, Асыл! Саранланмыйм, юк, әмма оят дигән нәрсә булырга тиеш бит инде ул!

Асыл. Син нәрсә, Жанна.? ПМС? Мин сиңа кофе өчен дә кайтарам, мә, ал… (кошелегын эзли)

Жанна. Җиргә төшәргә вакыт! Сәнгать – сәнгать инде ул, ә тормыш – тормыш! Мин дә бит, дипломым булса да, журналист түгел, нишләргә инде хәзер? Нигә әле мин йогуртлар өчен тиремне түгеп эшләргә тиеш, ә син минем суыткычта үз өеңдә кебек кенә актарынасың. Әле тагын фатир өчен синең өлешне дә түләп торам. Бәлки, сиңа бурычка да биреп торыргадыр? Үпкәләп утырырга да кирәк түгел, яме. Дуслык – дуслык та, ләкин һәр әйбернең чиге була.

Асыл. Хезмәт хакын алганчыга кадәр генә түз инде!

Жанна. Всё. Синең урынга Наташка урнаша…

Асыл. Ничек инде? Кайсы Наташка?

Жанна. Балыклар сата торган. Бу атна эчендә әйберләреңне төяп алып кит.

Асыл. Кая барыйм соң мин?

Жанна. Минем кайгы түгел инде бусы! Син дә мине аңла… Яшәргә кирәк бит… Арыдым мин синең белән… Син бит артыңнан савыт-сабаңны да юмыйсың, ә Наташка юа… Чәчләрең озын – йә раковинада табам, йә чәйнектә… Соң чигенә җитеп туйдым...

Асыл. Ә Наташка пеләшме?

Жанна. Кем кичә бөтен сырны сыпыртты? Ышанасыңмы, юк-бар булса да, ачуны чыгара… Бигрәк тә минем шикәрне кимерүләрең… Ат кебек… Рухи яктан арыттың син мине…

Асыл. Нәрсә, синең пессимизмың мине туйдырмады, дип беләсеңме, бетмәс-төкәнмәс зарларың?

(Евген килә.)

Евген. Җитте! Ишетелмисез, дип уйлыйсызмы? Жанна, бар, Светканы алыштыр әле!

Жанна. Нигә син мине иртәдән йөгертәсең? (Китә)

(Евген һәм Асыл икесе генә кала. Зур чәшке бүрек кигән яшь хатын суытылган итләрне карап йөри.)

Евген. Өеңә ничек кайтып килдең? Апаң ничек анда?

Асыл. Әйбәт.

Евген. (лейкопластырьгә төртеп күрсәтә) Йөзең нигә тырмалды?

Асыл. Егылдым.

Евген. Егылдың? Исерек идеңме әллә? Кая, кил, өр әле!..

Асыл. Кит…

Евген. Ачуланырга җитәр инде! Ну… Ничек анда синең кастинг?

Асыл. Мине алыштырдылар. Кулларыңны ал.

Евген. Нигә дорфа сөйләшәсең?

Асыл. Кирәкми, яме, башлама?

Евген. Кирәкми икән, ә нәрсә кирәк соң?

Асыл. Әгәр алай үлеп яратасың икән, фатирым өчен түлә...

Евген. Евген лохка охшаган, шулаймы?

Сатып алучы ханым. Туташ! Күпме тора болары?

Асыл. Анда язылган.

Сатып алучы ханым. Язуы төшеп киткән, күренми!

Асыл. Ике йөз егерме!

Евген. Син сагындыңмы соң, ә? Үзеңне ничегрәк хис итәсең? (кочаклый)

Асыл. Мин эшлим! Тынычлан һәм комачаулама! (сатып алучы ханымга) Ханым, яңа гына килгән алар, кымтырыкламагыз бармакларыгыз белән, төртмәгез.

Евген. Асыл – казахча «тәмле» дип тәрҗемә ителә, әйеме? Дөресме? Тәмле? Тәмлекәем минем?

Асыл. Җитәр! Барысы да бетте.

Евген. Нигә? Без бала-чага түгел, ирекле кешеләр…

Асыл. Ирек түгел, башка сүз белән атала бу.

Евген. Эй… Башың белән егылдың, шулаймы? Ә?

Асыл. Евген! Рус хатыннарына йә өйләнәләр, йә булмаса... син хәзер үк барысы өчен дә җавап бирәчәксең!..

Евген. Син рус булсаң, мин – китаец, аңладыңмы? Минем пропискам бар монда, ә син кем соң, ә?

Сатып алучы ханым. Миңа, бәлки, китеп торыргадыр?

Евген. Эшлә! (китә.)

Асыл. (сатып алучыга) Сайладыгызмы?

Сатып алучы ханым. Зәңгәрләнеп беткәннәр…

Асыл. Ханым, тырнак белән төртмәгез әле!

Сатып алучы ханым. Тырнак белән төртмим мин!

(Асылның телефоны шалтырый)

Асыл. Ало! Ало! Юк, мин театрда эшләмәдем. Ә бу мөһимме? Туктагыз!.. Ало? (өзелә)

Сатып алучы ханым. Үлчәп бирәсеңме, юкмы?

Асыл. (авыр сулый) Ә матур итеп сорау кая?

Сатып алучы ханым. Синең эшең бу. Авызыңны яп та, эшлә. Ике чебеш һәм берничә бот.

Асыл. Бигрәк тәрбиясез икән сез…

Сатып алучы ханым. Нәрсә, нәрсә дидең? Кысык күзле бәрән!

(Асыл ханымга суытылган тавык ата)

Асыл. Үзең үлчә. Ничек туйдырдыгыз сез мине, чәшке бүреклеләр!

(Сатып алучы ханым Асылның алъяпкычын тарткалый башлый. Асыл прилавка артыннан чыга, сатып алучы ханымның битенә суга, тегесе тырмарга ябыша. асыл аның кулын каера.)

Сатып алучы ханым. Акылдан язган! Кәкре таджичка! А!

Асыл. Кем кысык күзле? Мә! Ал! Сыйлыйм! Акция буенча! Ә хәзер – бүләк сиңа! Мә! (Асыл идәндәге тавыкны ала да, ханымны шуның белән кыйный башлый.)

Сатып алучы ханым. Менеджер! Менеджерны чакырыгыз! А! Менеджер! Менеджер! А!!!

(Бу тавышка Евген белән Жанна килеп җитәләр. Асыл сатып алучы хатынны җибәрә.)

Евген. Мин менеджер!

Асыл. Ул мине кыйнады! Авырту!

Жанна. Син тагын ниләр чыгардың?

Сатып алучы ханым. Тиле! Хәзер үк гариза язам, тикшерүләрдән җаныгыз чыгачак.

Жанна. Син чё? Сиңа дискотекадагысы гына җитмәдеме?

Евген. Туташ, әйдәгез сөйләшеп карыйк әле, бәлки, уртак бер фикердә килешербез?

Сатып алучы ханым. Мин моның кадәрне беркая да күргәнем булмады!

Асыл. Йөз тапкыр әйттем бит аңа, ә ул хаман тавыкка тырнагы белән төртә!

Сатып алучы ханым. Юк, син авыртумы? Дөрес нәрсә түгел син.

Асыл. Үзең миңа ташландың!

Жанна. Асыл, дәшми генә тор әле, булдырдың инде.

Асыл. Авызымны каплап тормагыз әле!

Евген. Туташ, аның нервалары түзмәде, срыв…

Сатып алучы ханым. Нәрсә?

Жанна. Туташ, аңлагыз, аның гаиләсендә проблемалар күп хәзерге вакытта, ул…

Сатып алучы ханым. Сез кемне яклаган буласыз!..

Евген. Мин сезгә ант итәм, эштән куылачак бу сатучы. Бүген үк.

Асыл. Зашибись, Евген.

Евген. Ханым алдында гафу үтен!

Сатып алучы ханым. Туташ мин!

Евген. Гафу үтен, дим! Мин хәзер синең аркада нишләргә тиеш? Гафу үтен, иң азыннан...

Асыл. Ну, гафу итегез.

Сатып алучы ханым. Төкереп бирдем мин синең ул гафуларыңа! Мин әле компенсация таләп итәчәкмен, күреп торырсың, тәрбиясез, синең миңа озак итеп түлисең бар әле, тиз генә котыла алмассың. Мәһкәмәдә очрашканчыга кадәр!

Евген. Туташ, үтенәм сездән – менә, алыгыз әле бу компенсацияне, миннән булсын… (барсеткасыннан йомарланган акчаларны чыгара) Миңа бик оят… Мондый хәл башка кабатланмаячак, сүз бирәм. Әйдәгез, гаризаларсыз гына эшне хәл итик, үтенәм сездән… Ир-ат башымны иеп үтенәм.

Сатып алучы ханым. (акчаны ала.) Нинди ир-ат? Хачиклар… Тулдылар килеп… Юк, бу кадәресе белән беренче тапкыр йөзгә-йөз килдем! Беренче тапкыр! Нонсенс бу! Чиктән ашты! Шиздец. (китә)

Евген. Син куылдың, аңлашылдымы?

Асыл. Аңлашылмаган кая. Җиңелрәк булып китте… Расчет артыннан кайчан киләргә?

Евген. Хезмәт кенәгәсен хәзер бирәм, ә расчетны куып тот, әнә… (сатып алучы ханым чыккан ишеккә күрсәтә.) Синең хезмәт хакыңны алып китеп бара.

Асыл. Гоблин. Мин прокуратурага барам.

Евген. Тай. Идәндәге итне дә алып кит!

Жанна. Син нәрсә, Евген? Син нәрсә? Фатир өчен түләмәде бит әле ул!

Асыл. (идәннән тавыкны ала) Үзе башлады! Түзеп торырга тиешме әллә мин?

(Евген чыгып китә)

Жанна. Бу бит... Полный пэ! Шиздец! Ну шиздец! Ул бит синең аркада совсем юләрләнгән! Нишләтәсең син аны, ә?

Асыл. Минем өчен ир-ат ике төрлегә генә бүленә: берсе абортка акча бирә, икенчесе - юк. (Алъяпкычын сала. Тартма өстенә барып утыра, чәчләрен колак артына җыеп куя, күзен кысып карый.) Мин илебезнең тулыканлы гражданины Мин тудым, үстем, университетны тәмамладым. Менә өлкәдәге пропискам һәм паспорт… Нигә әле мин үземнең барлыгым өчен гафу үтенергә тиеш – көне-төне эшлисең, шул акчаларыңны яшәгән почмагың, газы, туалеттагы суы өчен түләп тә бетерәсең. Бурычларың арта бара... “Пятерочка”дан азык-төлек алыр өчен тегеннән-моннан кысасың? Нигә тудым инде бу якты дөньяга? Нигә ризыкка ияләштерделәр? Мин бит булай булсын дип, беркемнән сорамадым. Ә ашыйсы килә... Һәркөнне ашыйсы килә. Лучше героинга утырырга. Ризыкның гомерлек колы. Шул гына. ашауның колы...

Жанна. Өй паника гына җитмәгән иде! Әйдә истерикасыз гына, яме!

(Прилавка янына бер карчык килә.)

Карчык. Кызыйлар, безнең тавыклармы бу?

Жанна. Кызыйлар стриптиз бии!

Карчык. Ханым, әйтегез әле, безнең тавыклармы?

Жанна. Голландиядән.

Карчык. Карап-карап торам аны, зәңгәрләнгәннәр…

Жанна. Бармак белән төрткәләмәгез.

Асыл. Тарагыңны бир әле, Жанночка.

Жанна. Синең үз әйберләрең бармы ул?

(Жанна тарагын ыргыта. Асыл япон кызы булып уйный.)

Асыл. Әй, Тарагым! Дустым минем!

Син тузанын коясың,

Толым-толым чәчләремнән

Һәм күңлемне тоясың!

Хатын-кыз гел ят йортларда,

Өе булмас үзенең.

Тик бер фатир – аныкыдыр,

Чагылышы көзгенең.

Карчык. Менә сиңа таҗик!

Жанна. Кабуки театры?

Асыл. Тикамацу Мондзаэмон! Япон драматургы.

Жанна. Телефоның шартлый хәзер! Ишетмисеңме әллә?

Асыл. (сотовыен табып ала) Шайтан алгыры! Кастинг буенчадыр, мөгаен…

(Зур гына пычакны тартып чыгара, прилавка өстенә менеп баса, харакирига әзерләнә) Жанна! Миңа тагын бер атна кирәк! Бары бер атна! Бер генә атнага шәһәрдә каласы иде! Йә мин сезнең белән уздырам бу вакытны, йә син япон трагедияләре ничек тәмамланганын күрәчәксең!

Жанна. Әй, миңа димәгәе, гуляшка тура шунда үзеңне, камикадзе. Бу паразитик мөнәсәбәтләрдән туйдым. Үпкәләмә. Әмма башка бер генә сүз белән дә атап булмый моны!

Асыл. Жанна, без бит дуслар.

Жанна. Исән калу теләген беркем дә сызып ташламады.

(Евген килә. Ул Асылга аның хезмәт кенәгәсен бирә, Жаннага исә помидор бирә.)

Евген. Мә! Хезмәт кенәгәсе!

Жанна. Югансыңыр шәт? Кофе алып килсәң икән.

Евген. Форманы тапшырдыңмы? Булдымы? Хәзер кая барасың? Бәлки, күтеңдә героин ташырсың? Казахстаннан һәм аннан монда?

Асыл. Минем искиткеч киләчәгем бар, Евген! Мин бәхет упкыны каршында торам, белдеңме? Бик теләсәң, автограф бирә алам. Кая имзамны атыйм? Бушлай булганда, алып кал! (Асыл пычакны тактага, Евгенның кулы янына кадап куя). Мә!..

Евген. Пычак тупаслана.

Асыл. Кахәр суккыры.

Жанна. Асыл!

Асыл. Әйдә, сөйлә барысын да! Әйтерсең, сезнең арада берни булмаган!

Жанна. Ни сөйләгәнеңне уйлап сөйлә!

Евген. Голливуд йолдызы булып кыланма инде. Барыбер панельдә бетәчәк синең гомер. апаңны гына кызганам. Жанна, карап тор, берни дә урламасын киткәндә.

(Асылның сумкасында телефоны шалтырый)

Жанна. Телефон!

Асыл. (Җавап биреп өлгерә) Әйе? Ало! Кем бу? Ало!

Жанна. Каламбия пикчерз!

(Трубкадан тыныч, матур ир-ат тавышы ишетелә.)

Канат. Асыл, Канат бу!

Асыл. Кем?

Канат. Канат шалтырата! Бәхет Канаты!

Асыл. Нинди бәхет Канаты тагын?

Канат. Асыл! Хәтерлисеңме, мин Эльвира апаның һәм Илһам абыйның улы! Канат казахча – бәхет канаты! Мин шәһәрдә әле, махсус килдем, номерыңны Мансурдан сорадым. Аларга да эш буенча китәм дидем, үзем исә сине эзләп килдем.

Асыл. Ә, аңладым.

Канат. Исеңә төшердеңме? Әйдә очрашыйк әле? Зинһар… Син кая торасың? Мин вокзалда әлегә! Син минем белән очрашыр идеңме? Телисеңме?

Асыл. Әйе…

Канат. Ишетмим! Очрашыр идеңме? Бәлки, кафеда утырып алырбыз… Шундыйрак вариант… Кая утыра алабыз соң тагын?..

Асыл. Әйе, Канат, әйдә очрашабыз. Әйдә. (Асыл телефонын куя..)

Евген. Кем ул?

Асыл. Минем булачак ирем.

Жанна. Нинди ирең?

Асыл. Алма-Атадан мине эзләп килгән. Ул да казах, минем кебек, борынгы казах нәселеннән. Бизнесмен ул… Иң мөһимен әйтмәгәнмен… Өченче көн без вәгъдәләштек…


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 32 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренеш| күренеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.04 сек.)