Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш. Катнашучылар

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш

Катнашучылар

Асыл – 22 яшендә, казах кызы, театраль белеме бар;

Йолдыз – Асылның әнисенең сеңелесе, опекуны, 40 яшендә;

Зирәк – 13 яшендә, Йолдызның улы, Асылның туганнан-туган энекәше;

Мансур – 18 яшендә, Йолдызның улы, Асылның туганнан-туган энекәше;

Карлыгач – Асылның әнисе, 45 яшендә;

Евген – 36 яшендә, шәхси эшмәкәр, рус;

Жанна – 26 яшендә, рус кызы, филологик белеме бар;

Ленка Копылова – 24 яшендә, рус, тугыз сыйныф кына тәмамлаган;

Чулпан – 21 яшендә, Асылның сыйныфташы, казах кызы;

Белов – Асылның сыйныфташы, 21 яшендә, рус;

Эльвира ханым – Йолдызның ерак туганы, 46 яшендә, казах;

Канат –Эльвиры ханымның улы, 25 яшендә, иминият компаниясе агенты;

Таһир – мәйханә хуҗасы, 33 яшендә, әзербайҗан;

Камил – аның улы, 9 яшендә.

 

күренеш

 

Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк авылы. Казах гаиләсе өе. Йорт җиһазыннан бары тик тәбәнәк өстәл – достархан – һәм кәнәфи, кәнәфидә дөя йоныннан бәйләгән япма. Идән һәм диварларда – казах милли нәкышлары белән бизәлгән кызыллы-аклы киез келәмнәр. Йолдыз (тол хатын) чал төшкән чәчләрен тарый һәм үреп куя, башына кызыл яулык бәйли. Коелган чәчләрен төйнәп, газ плитәсенең утына ата. Чәчләр мизгел эчендә янып бетә. Йолдыз чәйнекне кайнарга куя һәм форточкыны ача. Урамда Мансур утын яра торган була. Ә Зирәк аларны сарайга ташый.

Йолдыз. (форточкадан кычкыра) Мансур! Асыл кая?

Мансур. Белмим.

Йолдыз. Мансур! Зирәкне чакыр әле!

Мансур. Хәзер.

Йолдыз. Мансур! Зирәкне чакыр!

Мансур. Зирәк!.. Зирәк сарайда. Хә килә!

Йолдыз. (Зирәкне күреп ала, форточкадан тагы да катырак акыра башлый) Зирәк! Зирәк! Асыл кая микән ул безнең?

Зирәк. Асыл бакчада, телефоннан сайраша!

(Йолдыз форточканы ябып куя, борыла. Асыл кәнәфидә утыра, кемгәдер смс яза.)

Йолдыз. Әһә! Менә кая икән син!

Асыл. Нәрсә, туалетка да чыгарга ярамыймы әллә хәзер?

Йолдыз. Мондый киемдә түгел бит инде! Бар, киемеңне алыштыр! Энекәшләрең алдында оят түгелме? Халатың кая! Кулларыңны булса да капла!

Асыл. Бәлки, миңа тагы яулык та бәйләргәдер, ә?

Йолдыз. Син безне бүген ашатасыңмы ул? Энеләрең ачыгып беткәндер!

Асыл. Кичәге шулпа калган иде.

Йолдыз. Юк, син шәһәрдә тәмам ялкауга чыгып беткәнсең!

Асыл. Хә! Җылытырга куям! (Телефонын кәнәфигә ыргыта да, плитә янына китә.)

Йолдыз. Кемгә бер туктамый язасың? Эш эзләргә вакыт.

Асыл. Сезнең монда нинди эш булсын, ди?

Йолдыз. Мин сине нәрсә, юкка гына укыттыммы әллә? Теләсәң – клубка, теләсәң – әнә, мәктәпкә бар!

(Ә бу вакытта тавышсыз-тынсыз гына Зирәк керә, курткасын сала, эш бияләйләрен чыгара һәм, өйлә ашавын өмет итеп, достархан янына барып утыра.)

Асыл. Профессия башка минем.

Йолдыз. Зирәк! Үгезләргә печән салдыңмы?

Зирәк. Мансур салды.

Тетя Йолдыз. Ә Заурбәкне ашаттыгызмы?

Зирәк. Мансур аны да карады!

Йолдыз. Ә үзе кая соң әле, Мансур кая?

Зирәк. Мансур бакчада. Туалетка китте!

(Йолдыз достархан өстенә ашъяулык җәеп җибәрә. Мансур да керә, шулай ук өстәл янына уза.)

Йолдыз. Менә! Әтиегез үлде… Бәдрәфне өйдә генә ясыйм, дип күпме сөйләнеп йөрде, тәки шуның рәхәтен генә күрә алмадык… Җитмәсә, урамдагысы да җимерелеп беткән инде! Мансур, шуның чокырын бер чистартсаң икән!

Мансур. Мһм.

Зирәк. Ә мин әтине төштә күрдем! Компьютер алам, диде!

Мансур. Минем дә төшкә керде.

Йолдыз. Сиңа дамы?

Мансур. МВДга укырга керергә кушты …

Йолдыз. Ничек юрарга да белмим. Асыл! Ә сиңа Илһам абыең кермәдеме?

Асыл. Әнине күрдем. Зиярәт кылырга вакыттыр инде.

Йолдыз. Үзем барып кайтам! Анда барып йөрисең юк!

Асыл. Әнием бит ул минем.

Йолдыз. Тудырганы түгел, үстергәне ана!

(Җил белән форточка ачылып китә, бусагада Асылның әнисе – Карлыгач барлыкка килә. Ул – кырык биш яшьләрендәге эчкече, сәрхүш хатын, кием-салымы керләнеп беткән, кыска чәчләре химия ясатудан янып беткән, аскы ирене зәңгәрләнгән, шешкән. Хатын түргә уза һәм идәнгә ава..)

Асыл. Әни!

Карлыгач. Әс-сәлам-әгаләйкем!

Зирәк. Карлыгач апа!

Йолдыз. Тынычланыгыз! Асыл! бар, халатыңны киеп кил!

Асыл. Ярар… (Асыл бүлмәсенә кереп китә һәм тиз генә төсле-чәчәкле халатын киеп чыга. Карлыгач элеккечә идәндә ята.)

Карлыгач. Йолдыз! Аллаһ ярдәменнән ташламасын сине, Йолдыз!

Асыл. Әни! Утыр! Әни, утыр! (Карлыгачка торырга ярдәм итеп маташа)

Карлыгач. Кызым, мин үземне бик начар хис итәм!..

Йолдыз. Апа! Син бүген берәр нәрсә ашадыңмы соң, ә? Әйдәле, шулпа ашап ал, менә, кайнар гына. Асыл әзерләде, кабып кара!

Карлыгач. Начар миңа! Ашый да алмыйм!

Йолдыз. Табибларга күрендеңме?

Карлыгач. Бигрәкләр дә авырта. Нинди табиб! Үләргә дип килдем мин.

Асыл. Әни, алай димә, син үлмисең…

Карлыгач. Гафу ит мине, Асыл. Гафу ит, кызым.

Асыл. Әни, авыз ит әле!

Йолдыз. Мансур! Ашыгыч ярдәм чакыр! Нәрсә карап каттың!

(Мансур өстәл артыннан тора, сотовыен ала)

Мансур. Ә билайннан ашыгыч ярдәм чакырыр өчен нинди номерны җыярга кирәк соң?

Йолдыз. Шалтрат дим!

Мансур. Нәрсә мин, белмим бит!

(Асыл аның телефонын тартып ала, ашыгыч ярдәмгә шалтырата)

Асыл. Ало! Ало! Әнигә начар! Юк, йөрәк түгел… Тынычлык урамы, унҗиде… Кайчан буласыз? Тизме?..

Карлыгач. Җитәр, ташла трубкаңны! Кил монда!

Йолдыз. Асыл! Әниең сиңа дәшә түгелме!

Карлыгач. Трубкаңны ташла, диләр сиңа! Кочаклашабыз әйдә. Кызым минем, кадерле кызчыгым минем…

Асыл. Хәзер ашыгыч ярдәм килә, әни…

(Карлыгач Асылны кочаклый, күзләрен йома)

Карлыгач. Кызым, син бик матур... Күреп торам...

Асыл. Ничек күрәсең инде, әни, күзләреңне йомдың бит... Ач әле, әни!

Карлыгач. Рәхмәт, Йолдыз… Син барысын да дөрес эшләдең... Афәрин…

Йолдыз. Булдыра алган кадәр инде, Карлыгач…

Карлыгач. Буй да үсеп җиткән... Санадым мин, егерме ел инде…

Йолдыз. Егерме ике яшь.

Карлыгач. Яхшы ир кирәк аңа. Аңлыйсыңмы, Йолдыз? Ишетәсеңме?

Йолдыз. Эзлим бит, Карлыгач, эзлим!

Карлыгач. Ә аңарда барыбер – минем кан… Миңа охшаган… Бетте, үләм…

Зирәк. Әни, мин йокларга ятам! (бүлмәсенә йөгереп кереп китә)

Йолдыз. Зирәк куркып калды… Син аны куркытып бетердең!..

Мансур. Ашыгыч ярдәм нигә ашыйкмый соң инде?

Йолдыз. Нәрсә дип уйладың? Анда юл керә торган түгел!..

Асыл. Әни, гафу ит мине… Гафу ит… Гафу ит…

Йолдыз. Нигә гафу үтенәсең, ә?

Карлыгач. (кинәт күзләрен ачып җибәрә һәм аңлаешлы итеп әйтә) Әй! Минем бит сиңа дигән бүләгем бар, Асыл!.. (Куен кесәсеннән бер төргәк акча чыгара)

Йолдыз. Нәрсә ул?

Карлыгач. Берни түгел, болай гына. (шаяра, елмая) Заначка бу! Алып куй тиз генә! Нәрсә, әниеңне вопшем хәерче дип уйладыңмы әллә? Юк шул! (Асылның борынын тартып куя) Ничек, көлдердемме сине? Мең яшә, мең шатлан, аңладыңмы?

(Карлыгач кабаттан күзләрен йома)

Асыл. Әни! (әнисен кымтырыклый башлый) Ярыймы, мин шәһәргә китәм? Рөхсәт бирәсеңме? Җавап бир инде, әни?

Карлыгач. Нәрсә калган инде анда?

Йолдыз. Кем ашата сине анда! Уйлап тапкан!

Асыл. Эш табам! Театрга урнашам! Кинога төшәм мин, әни!..

Карлыгач. Син? Кинога?

Йолдыз. Әнә, безнең клубта эшләсен! Кая тагын? Маҗаралар эзләп йөрмәсәң?

Карлыгач. Барсын, Йолдыз. Тотма.

Йолдыз. Карлыгач! Сөйләгәнеңне уйлап сөйлә! Нинди тормыш телисең син аңа?

Карлыгач. (Күзләрен йомган көе генә елмая.) Сулышыгызны тирәнрәк алыгыз, яшәү искиткеч бит ул!

(Асыл әнисен кочаклый, әнисе аңын җуя.)

Йолдыз. (Асылның чәчләреннән сыйпый.) Нык бул, кошчыгым…

Мансур. Пульсы бармы?

Йолдыз. Бетте… Ничек булсын… Әле дә шундый диагноз белән унбиш ел яшәде.

Мансур. Өстәвенә күпме эчте!..

Асыл. Авызыңны яп!

(Асыл тора да, үз бүлмәсенә кереп китә. Бүлмә диварларында афиша һәм постерлар, ятагы өстендә Джонни Деппның пират киемендәге сурәте эленгән. Асыл аны ала да, төрә. Ятак астындагы тузанга баткан юл сумкасын аягы белән типкәләп чыгара. Киемнәрен тутыра башлый. Бүлмә белән залны аерып торган бамбу пәрдә артында Йолдыз ханымның олы улы белән сөйләшүе ишетелеп тора.)

Йолдыз. Экология инде безнең… Җитмәсә, бөтенегез тәмәке тартасыз! Мине уйласагыз икән әзрәк! Иллесен генә тутырган әтиеңнең үлеме азмы сезгә?

Мансур. Хәзер, ашыгыч ярдәм дә килеп җитә… Авыл башында этләр өрә…

Йолдыз. Башка берни эшли алмыйлар инде алар… Берни дә…

Мансур. Бәлки, тартып чыгарырлар әле? Аны йөз тапкыр шулай коткардылар бит!

Йолдыз. Бетте, башка интекмәс…

(Асыл бүлмәсеннән чыга. Төсле яулык белән капланган әнисенә карый. Якынлаша һәм баш астына мендәр куя.)

Йолдыз. Хә-ә-әзер, ашыгыч ярдәм дә килеп җитәр, кызым…

Асыл. Йолдыз апа, мин китәм.

Йолдыз. Ничек инде?

Асыл. Шәһәргә китәргә кирәк миңа.

Мансур. Асыл? Син нәрсә?

Асыл. Шулай барыбызга да яхшырак булыр.

Мансур. Асыл? Кайда яшисең ди син анда, ә?

Асыл. Дусларда калып торырмын.

Мансур. Нинди дуслар! Нәрсә сөйлисең син!

Асыл. Фатир тотармын.

Йолдыз. Күпме бирде ул сиңа? Күпме акча бар анда?

Асыл. Беренче мәлгә җитеп торыр, Йолдыз апа. Эш тә табырмын. Ә бу сезгә. (Асыл өстәл өстенә мең сумны чыгарып сала.)

Йолдыз. Алып куй! Мин нәрсә, аның күпме пенсия алганын белмимме әллә?

(Асыл апасын кочаклый.)

Йолдыз. Җибәрмим мин сине, Асыл! Нәрсә эшлисең син, беләсеңме?

Асыл. Әни рөхсәт итте. Ишеттегез бит. Җибәрде... Үзегез ишеттегез… Хушыгыз.

Йолдыз. Асыл! Мансур станциягә кадәр озата чыксын!

Асыл. Кирәкми. Артымнан йөрмәгез. Барып җиткәч, шалтыратырмын. Артымнан гына иярмәгез!

Йолдыз. Асыл!

Асыл. Артымнан иярмәгез.

(Асыл өйдән чыга. Кече энесе, Зирәк, апасын куып җитә)

Зирәк. Асыл! Асыл! Китмә, Асыл! Бию биергә өйрәт мине, Асыл! Асыл!

Йолдыз. (форточкадан кычкыра) Зирәк! Өйгә кер, дидем!

Зирәк. Өйрәт инде, Асыл!

Асыл. Нинди бию тагы, Зирәк?

Зирәк. Синең теге тинтоник инде!

Асыл. Бәлки, тектониктыр?.. Өйгә йөгер, бар.

Зирәк. Куркыныч анда!

Асыл. Дурак! Өйгә кер, дидем сиңа. Карлыгач апаң башка тешләми.

(Урам этләре өрә, улый. Йолдыз һәм Мансур озак кына тәрәзәгә карап торалар. Ашыгыч ярдәм һаман да килми.)


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 43 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Подведение итогов| Күренеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.018 сек.)