Читайте также: |
|
Упражнения - Күнегүләр
1. Укыгыз. Түбәндәге мисалларда омонимнарны табыгыз, аларның нинди сүз төркемнәреннән торганын билгеләп, мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. Кичәдә беренче нәрсә—Минҗамал оештырган хорның җыры иде. (Г. И.) Кичә аны тыңларга теләмәве, аның фикерен санламавы белән Галим, үзе дә сизмәстән, Мөнирәне чиксез җәберсетте. (Г. Ә.) Без флигельгә якынлашканда, арттан бик калын тавыш белән эт өрә башлады. (Ш. К.) Тар күпернең уртасына Танк куелган, Тимер бик булып тора ул Бердәнбер юлга. (Ф. К.) Йокысыннан Кояш ничек уян дисә Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә. (Г. Т.) һава көндезгедән әллә ничә дәрәҗә йомшарып, сулап туйгысыз бер хәлгә килде. (Г. И.) Төлке толып, тамак тун, төлкедән бүрек—байлык һәм дәрәҗә билгесе иде. (Ә. Е.) «Тапкыр егет» һәм «Илдус» исемле әкият-пьесалары республика театр сәхнәләрендә зур уңышлар белән кат-кат уйналып килде. (Г. Б-р) Музыка сөючеләргә композиторларның яңа әсәрләре тагын бер тапкыр күңел кылларын тибрәндереп үттеләр. («С. Т.»)
1I. Выберите предложения, относящиеся к теме «Природа»
1. Татар сынлы сәнгатендә Бакый Урманче иҗаты аеруча мөһим урын тота..
2.Кояш чыккач, күк көнчыгыштан яктыра башлый.
3.Марат күп эшләмәсә дә, кызык һәм күп сөйләргә ярата,
4. Күлләрдә һәм елгаларда бозлар эрер,агачларда яңадан яфраклар күренер.
'5. Кыш декабрь аенда башланмый бит, беренче.кар.кайбер елларда инде октябрьдә үк ява.
6. Кытайның язу системасы иң борынгы дип исәпләнә.
7.Милли китапханә - Казандагы иң матур йортларның берсе.
8.Безнең якларда кыш салкын булса да, күп кеше кышны ярата.
9.Күкне болыт каплады, ләкин яңгыр яумады.
10.Дусларым арасында бик шаян кешеләр дә бар.
III. Употребляя следуюгцие словосочетания, составьте и напишите предложения.
Уку йорты, вәкаләтле вәкиллек, халыклар дуслыгы, дуслык мөнәсәбәте, татар милләте, башкорт халкы, шатлык хисе, халык җырчысы, Татарстан гербы, Мәгариф министры.
IV. Преобразуйте отрицательиые предложения в утвердительные и утвердительные в отрицательные.
1. Болгар кешеләре биек мәчетләр, таш пулатлар, шәһәр мунчалары салганнар.
2.Минем чишмә суын эчкәнем юк.
3.Чит илдәге татарларның безгә килгәне бар:
4.Кайтуыңны белгәч шалтыраттым.
5.Укучылар дәрестә игътибарлы булсыннар.
6.Кибеттә бу китапны күрсәм дә алмадым.
7.Укучылар гарәп теле өйрәнмәячәкләр.
8.Галия ханым белән Салих әфәнденең кунакка барасы бар.
9.Безгә биремнәрне язарга кирәк.
10. Аларның татар телен өйрәнәсе килә.
V. Прочтите и переведите устно 1,4,6 абзацы текста Перепишите
и письменно переведите 2,3.5 абзацы
ХӘСӘН ТУФАН
1. Татар халкының классик шагыйре Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Аксубай районында туа.
2. 1913 елда аларның гаиләсе Тобол губернасына күчеп китә. Биредә Хәсән, абыйлары белән, шахтада эшли башлый. Күп тә үтми, Хәсән Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга китә. Биредә ул Галимҗан Ибраһимовның дәресләрен тыңлый, Сәгыйт Рәмиев, Мәҗит Гафури, Сәйф Сөнчәләй һәм башка шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә.
3. 1924 елда Хәсән Туфан иҗат иткән шигырьләр һәм поэмалар ул яшәгән чорның әһәмиятле вакыйгаларын яктырта. Шагыйрь һәрвакыт үзе күргән, үзе белгән вакыйгаларга нигезләнеп язган.
4.X. Туфан шәхес культы елларында туган җирдән, әдәби үзәк булган Казаннан күп елларга аерылып торырга мәҗбүр була. Ул 50 нче еллар уртасында гына Казанга кайта.
5.Хәсән Туфан - татар халкының күңеленә бигрәк тә лирик шигырьләр белән кергән шагыйрь. «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә дәшми?», «Әйткән идең», «Карамый кадалмадым шул» шигырьләре -мәхәббәт лирикасының энҗеләре. '
6. Илле елдан артык дәвердә иҗат иткән-- әсәрләре шагыйрьнең «Сайланма әсәрләре»нә тупланып басылып чыкты. Шушы китап өчен аңа Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Хәсән Туфан - Татарстан Республикасының халык шагыйре.
VI. Отметьте правильные и неправильные предложения по смыслу текста.
1. 1913 елда аларның гаиләсе Тобол губернасына күчеп китә.
2.Тобол губернасында Хәсән кибеттә эшли башлый.
3.Казанда ул якын дуслар таба, әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә.
4.X. Туфан 60 нчы еллар уртасында Казанга кайта.
5.Шагыйрь үзе күргән, үзе белгән вакыйгаларга нигезләнеп язган.
6.X. Туфанга бернинди бүләкләр дә бирелми.
7.Аның әсәрләре «Сайланма әсәрләр»дә басылып чыкты.
VII. Калын хәреф белән язылган сүзләрне синонимнары белән алыштырып языгыз.
Безнең сәркатипнең теле телгә йокмый, чөнки мин аңа нәрсә генә әйтсәм дә, мин әйткән сүземне икенче кешедән ишетәм.2. Эш дигәндә, сиңа диңгез тубыктан. 3. Бөтен кеше дә закон һәм суд янында тигез хокуклы. 4. Әлеге положениене куллану кагыйдәләрен Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты бастыра. 5. Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт флагы – Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт мөстәкыйльлеген раслаучы символ. 6. Сайлауларга әзерлеккә һәм аларны үткәрүгә бәйле мәсьәләләрне тиз хәл итү буенча эш төркеменең тәкъдим ителә торган составын расларга. 7. Әгәр сорау тавыш бирү көненә хәтле дүрт көн тирәсендә бирелсә, тикшерү нәтиҗәләрен һичкичекми хәбәр итәргә. 8. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сайлау комиссияләре биналарында һәм тавыш бирү биналарында янгын куркынычсызлыгына контроль ясауны ярдәм итәргә. 9. Экологик бәла-каза зоналары режимын белдерү һәм билгеләү тәртибе экологик бәла-каза зоналары турындагы законнар белән урнаштырыла. 10. Әйләнә-тирә мохиткә начар тәэсир ясаучы объектларны дәүләт исәпкә алуы, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә әлеге йогынтыны бәяләү законнарда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.
VIII. Напишите автобиографию.
IX. Укыгыз. Тел сүзе кергән белән җөмләләр төзегез, мәгънәләрен аңлатып бирегез
Тел ачкычы, тел ачылу, тел белән тегермән кору, тел белән тетү, тел бирәне, телбистәсе, тел бәйләнү, тел кату, тел кузгату, тел кычыту, тел көрмәкләнү, тел күтәрү, тел озайту, тел очына килү, тел саклау, теленә салыну, тел тегермәне, теле телгә йокмау, тел тибрәтү, тел тидерү, тел тотылу, тел уйнату, тел чишү, тел чылату, тел шомарту, тел яздыру, тел яшерү, тел әйләнмәү, тел өтелү, телгә йозак салу, телгә керү, телгә килү, телдән төшмәү, телдән телгә, теле кору, теле шомару, телен аркылы тешләү, телеңне йоту, телеңә салышу, телеңне кыскарту, телеңне тешләү, теленә шайтан төкергән, телне бәйләү, телне тыю.
X. Укыгыз. Бәйге сүзендә нинди мәгънә үзгәрешләре күзәтелә. Шуны аңлатыгыз.
1. Омтыла җан бәйге аты сыман Мәйданнарга һаман, яшәүгә. Тагы бер кат шулай яшәр идем Ике килсә гомер әгәр дә. (X. Т.) 2. Әти, беренче килдем!—дип, әле һаман бәйге исереклегеннән айнып җитә алмастан, кычкырып җибәрде Солтан. (Г. Л.) 3. Йөзләгән тулпар-чабышкылар бәйгегә китәләр,... халык үргә җыелып мәйдан кора. Мең дә өч йөз баш тулпар бәйгегә кузгала... Бәйге бүләген Күктойгын ала. (И. С.) 4. Җирән кашка, башың чайка, Бәйгеләрдә сынатма! Синең матур кешнәүләрең Яңгырасын еракка. [М. Җ.) 5. Сәлам сиңа! Уңыш бәйгесендә Алдан килә алдын!
Сәлам сиңа! Данлы җиңүләрнең Серен белә алдың! (Ә. Ф.) Үч белән кызган кылычы Җилдә суынмас. Фашистларның башын кисү Бәйгесе бу яз. (Ф. К.) Ябалак тау. Исеме җыр сорамый: «Сандугач» та түгел, «Лачын» да. Тора ул тау, ачып таш күкрәген, Бәйгедәге җилләр каршында. (Ә. М.) Бәхет бәйгесе өчен көрәштә алышыр кеше җитми аңа, алышыр кеше җитми! Ул һаман сабантуй батыры булып кала. (X. X.) Ак халатлы повар кызлар зур бәйгегә—ашханәләр тре күләмендә уздырылачак конкурска әзерләнәләр. («С. Т.»).
Дата добавления: 2015-07-10; просмотров: 82 | Нарушение авторских прав