Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Домашнее задание №5 для продолжающей подгруппы



Читайте также:
  1. I. Задание для самостоятельной работы
  2. I.Задание для самостоятельной работы
  3. III. ТЕХНИЧЕСКОЕ ЗАДАНИЕ
  4. Блок 2, задание № 3
  5. Блок 2, задание № 4
  6. Выполните задание.
  7. Домашнее задание

Яшьләр һәм спорт

Яшьләр спортның төрле юнәлешләре белән кызыксына: татарча көрәш, футбол, хоккей, волейбол, баскетбол, туплы хоккей, теннис, армспорт, йөзү һ.б. Шулай да яшьләр арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары ешаюын, депрессия, неврозларның артуын күзәтергә туры килә. Кайбер югары уку йортларындагы студентларның 30% сәламәтлеге буенча махсус медицина группасына йөри. Шунлыктан 2009 нчы ел Татарстан Республикасында спорт һәм сәламәт 11.1. Спорт һәм яшьләр яшәү елы дип игълан ителде. Бу елның максаты – халыкта спорт белән шөгыльләнү ихтыяҗын арттыру, спортны кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, яшәү рәвешенә әверелдерү, өстенлекле спорт төрләрен үстерү.

Физик тәрбия һәм спортның үсеше, халыкның сәламәтлеген ныгыту дәүләт алдында торган иң әһәмиятле бурычларның берсе санала. Шул максат һәм бурычларга туры китерелеп, дәүләт тарафыннан бер елга киңәйтелгән план төзелгән. Планда каралган барлык чаралар спорт өлкәсендә белемлелек дәрәҗәсен арттыру, системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә юнәлтелгән. Барлык уку-укыту оешмаларында физик тәрбия дәресләренә игътибарны көчәйтү, балалар һәм яшьләрнең физик активлыгын арттыру, уку йортларында "Универсиаданы каршылап" дип аталган зарядка кертү - дәүләт алдында торган бурычларның тагын берсе.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев әйтүенчә, бу елда студентларның сәламәтлеген ныгыту буенча шактый эш башкарылачак. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында студентлар катнашында физкультпауза үткәрү группалары булдыру, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университетының "Олимп" спорткомплексы базасында студентлар спортын үстерү буенча махсус эксперименталь площадка булдыру - шул юнәлештә алып барылган эшләрнең берсе булачак.

Норматив спорт базасын камилләштерү юнәлешендә балалар һәм яшьләр белән эш алып баручы укытучы, тренер, оештыручларга игътибарны арттыру бурычы да куелган.

Бу елда мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә дә республикада игътибар көчле булачак. Алар өчен махсус ункөнлекләр үткәрү, инвентарь белән тәэмин итү каралган.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә 2013 елда үткәреләчәк Универсиадага әзерлек эшләре бара: төрле спорт комплекслары төзелә, шәһәр яшелләндерелә, егет-кызлар махсус спорт төрләрендә үз мөмкинлекләрен һәм көчләрен арттыра. Республикада туризм өчен дә шактый зур мөмкинлекләр ачыла. Яшьләр бу өлкәдә дә зур әзерлек эшләрендә катнашалар: алар халык тарихы, этнографиясе, архитектурасы хакында белемнәрен ныгытып, инглиз һәм башка чит телләрне камилләштереп, экскурсоводлар булырга әзерләнәләр.

С ү з л е к

бурыч - задача

йөрәк-кан тамырлары авырулары - сердечно-сосудистые заболевания

махсус - специальный

киңәйтелгән - развернутый

чаралар - мероприятия

камилләштерү - усовершенствование

мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр - молодежь

с ограниченными возможностями

ункөнлек - декада

тәэмин итү - обеспечение

 

 

Б и р е м н ә р


Дата добавления: 2015-07-10; просмотров: 44 | Нарушение авторских прав






mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.011 сек.)