Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Стили литературного языка.



Читайте также:
  1. I. Как и для чего использовать стили оформления
  2. Адаптация литературного сюжета
  3. Анализ прозаического литературного произведения
  4. Власть, авторитет менеджера и стили управления
  5. Внешние и внутренние стили
  6. Глава 15. О чистилище.
  7. ГЛАВА 2. МОДАЛЬНОСТИ. НОВЫЙ ВЗГЛЯД НА СТИЛИ ОБУЧЕНИЯ.

Упражнения - Күнегүләр

1. Укыгыз. Стилистик яктан тартымлы исемнәрнең зат алмашлыклары белән һәм алардан башка кулланылуларын аңлатып бирегез.

1. Кунагым башта мин салган азыкларны ашарга керешә башлады. (М. Г.) 2. Сезнең китабыгыз миңа бик ошады. (С. т.) 3. Кошлар безнең басуларыбызны, бакчаларыбызны корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар. (<<Т. я.*) 4. алкыбыз туган ягына булган мәхәббәтен көйгә салып та җырлый. (С. т.) 5.Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем—Татарстан. (Г. 3.) 6. Карады безнең байракка, Яшьләре тамды балкып. Әйе, күз яшьләре аша Елмая иде шатлык. (3. М.)

2.. Укыгыз. Бер үк кушымчаларның кабатлануы стильне бозамы, сөйләмнең яңгырашына зарар китерәме? Шул кушымчаларны табып, җөмләләрне төзәтү юлларын күрсәтегез.

1.Ә бит берәүгә дә сер түгел, кырчылык бригадалары бригадирларының күпчелек өлешенең тиешле белеме юк.Укытучыларның методик берләшмәсе киңәшмәсе булды.Ул әсәрне теленә карап, аның политик әһәмияте билгеләнүен берничә тапкырлар кабатлап әйтте.Фосфорлы һәм калийлы ашламаларны көздән, ә азотлыларны, юылмасыннар өчен, яз кертәләр. Сөтнең товарлылыгы түбән. Көннең сугышчан бурычы—сөт җитештерүне арттыру һәм аның товарлылыгын күтәрү. Үзара ярышучы савучыларның эш күрсәткечләренә төгәлрәк бәя бирелә башлады. Биредә миңа ул хәбәрче аның агентлыгының сезне эзләп тапканлыгың сөйләде.Алдынгы коллективлар һәм работникларның, социалистик ярыш байрагын югары йөртүчеләрнең, хезмәтнең яңа прогрессив форма һәм ысулларын башлаучыларның патриотик инициативасы югары бәягә һәм яклауга, ә аларның тәҗрибәсе киң таратылуга бәйле.

 

3. Укыгыз. Җөмләләрдә аерым сүзләрнең кулланылышына игътибар итегез, аларның нинди катламга керүен аңлатыгыз.

1. Рәссамның эше киң җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. («С. Т.») 2. Анда биек камышлармы, текә ярлармы бар кебек, ләкин алар барысы да күз үтә алмаслык күгелҗем томан белән өртелгән иде. (Ә. Ё.) 3. Юк, эш тә түгел бу, тик Патый әби өчен генә бәрәкәт, аның өчен генә өй салу кебек зур байлык, безнең өчен—шәкшәкәрлек. (М. Ә.) 4. Ул, таш өйнең шома таянсасына тотына-тотына, өске катка менде. (А. Р.) 5. Художникның остаханәсе Мәс-кәү университеты янында урнашкан. (<<С. Т.>>) 6. Үзенә бер гүзәллек дөньясы—остаханәдән репортаҗ бирделәр. («Я. а».) 7. «Балтик буйларында үлде, дисең, Катыргада үлде Салават...» Алдыйсың ла, тарих, Бутыйсың син, Үләмени андый азамат. (X. Т.) 8. Аларның кып-кызыл җимешләре батып баручы кояш нурларында әкияти булып күренә. («С. Т.») 9. Күпме сезне күзләдем—Дәрткә дәрман эзләдем. Эргәгездә күп төнләдем, Төн йокысы күрмәдем. (Ф. Б.) 10. Тирә-юньдә дан бер балыкчы иде дә бит Әхмәтша... Хәзер менә утыр инде, шушы күлдәвеккә табынып!.. (Г. Ш.) 11. Кичә Пресса йортының конференц-залында даими эшләүче семинарның чираттагы за-нятиесе булды. («С. Т.») 12. Көнгерәләр бик яхшы йөгерүче­ләр, һәм сикерүчеләр булып танылганнар... Сыерчыклар тургай һәм яңгыр теләнчесе җырын, бытбылдык кычкыруын, карга каргылдавын, чыпчык чырылдавын, тавык кытаклавын үзгәртмичә кабатлый алалар. («С. Т.») 13. Торымтай күке хәтле генә булса да, аңардан аска бөгелгән томшыгы, күкрәгендәге тимгелләре һәм түгәрәк очлы койрыгы белән аерыла... Моңсу эскертләр басу кырына тезелгән. Җирдә инде кәлшә дә чыгып килә. Шул яшел кыяклар тычкан сукмакларын томаларга җыена. (М. Р.) 14. Хискә бай кешеләр бүтәннәр күңеленә рашкы яудырмыйлар. (М. Р.) 15. Медиклар арасында инде «футбол инфаркты», «хоккей инфаркты», «тамашачы инфаркты» дигән терминнар барлыкка килде. Шунлңктан «телетамашачылар»ның медицина ярдәменә ста­диондагы тамашачыларга караганда ешрак мөрәҗәгать итүе очраклы хәл түгел. («С. Т.») 16. Кешеләр бер-берсенә мон­дый мәртәбәдә турылыклы микән? (Ә. Г.) 17. Хайдарабад шәһәрендә (Пакистан) агулы еланнарны иң яхшы әфсенләүчене билгеләү өчен конкурс үткәрелде. (<<С. Т.») 18. Яшь шагыйрьнең үзеннән алда килгән буынның поэтик тәҗрибәсен тәнкыйди караш белән үзләштерүе, аларның уңай һәм йомшак якларын аерып күрә белүе җитеп бетми кебек. (<<С. Т.»)

4. Укыгыз. Түбәндәге җөмләләрдә сөйләмгә эмоциональлек бирә торган сүзләрне табып, аларга аңлатма бирегез.

1. Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. (Г. Т.) 2. Бу турыда ул шундый шагыйранә, шундый тылсымлы итеп сөйләде, мин, яхшы хикәя тыңлагандагы шикелле, тын алмыйча утырдым. (Г. Ә.) 3. Син әле язучының исем-фамилиясен дә белмисең, бер генә әсәрен дә укыганың юк, ә ул сиңа күптән белеш кебек. Гаҗәп. Әйе, көн дә очрый торган хәл түгел. (Г. Ә.) 4. Сибәләп кенә үтеп киткән төнге яңгырдан соң гаҗәеп аяз таң атты. (Г. Ә.) 5. Инешне гомергомергә сайлаган үз юлы юар, ә синеке ничек дәвам итәргә тиеш? Ничек? (<<Т. я.»)

5.. Укыгыз. Бирелгән җөмләләрдә сүзләрнең кулланылышын күзәтегез. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, алынма лексика ничек кулланыла? Стиль үзенчәлекләрен күрсәтегез.

1. Безне багана башындагы «урам авыз»дан шундый музыка белән сыйладылар ки, бермәлгә колак барабаннары дыңгырдап торды. («С. Т.») 2. Кунак өенә килеп җиткәч, өчесе дә тукталып калдылар. (А. Р,) 3. Кандильдәге электр утларының барысын да яндырып, Мәдинәдән өстәл янына утыруын үтенде. (А. Р.) 4. Бары тик яңгыраш кына елга аръягындагы урман буйларыннан кире әйләнеп кайтты. (Г. Ә.) 5. Ул якка килгәндә, бездә мине бүрекләре белән үк каплый алырдай гренадер егетләр дә бетәсе түгел иде. (Ф. X.) 6. Мине ничек терелтергә? Ул—бик җиңел яралана торган орган. Галимнәр баш миен сугара, аңа туклыклы эремәләр кертә башладылар. («С. Т.») 7. Аның албасты сыйныфларны үз өстеннән алып ташлауга булган омтылышы—отыры күбәя, отыры дәһшәтләнә, ташый. (Г. А.) 8. Ә менә кызлар янына килдеме—зрә дә тарау бит синең Зарифуллаң. Кызлар бит алар чәчрәп торган егетләрне ярата. (М. Хәб.)

 


Дата добавления: 2015-07-10; просмотров: 89 | Нарушение авторских прав






mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)