Читайте также:
|
|
Амфибияләр — коры җирдә яшәүче умырткалыларның иң гади төзелешле аз санлы төркеме. Тереклек циклының стадиясенә карап, аларның күпчелеге суда (амфибияләрнең личинкасы — чукмарбаш) яки коры җирдә (үсеп җиткән бакалар, гөберле бакалар) яши — «җир-су хайваннары» дигән исемнәре дә шуннан. Яшәү дәверендә җир-су хайваннары, кагыйдә буларак, метаморфоз кичерә, ягъни сулы тирәлектә яшәүче личинка булудан сулык буйларында тереклек итүче бакага әверелә. Кайбер вәкилләре, мәсәлән тритоннар, фәкать сулы тирәлектә генә, башкалары (гөберле бакалар, үлән бакалары) коры җирдә яши. Шуңа бәйле рәвештә, саңак белән сулау үпкә белән сулауга алышына, кан әйләнеше системасы үзгәрә, очлыклар барлыкка килә, сизү органнары системасы нык үзгәрә.
Хәзерге амфибияләр үсешенең үзенчәлекләре умырткалыларның бу төркеме борынгы балыксыман бабаларыннан килеп чыгуын дәлилли: җир-су хайваннары күп билгеләре буенча девон чорының борынгы чукканатлы балыкларына охшаганнар.
Борынгы амфибияләр — стегоцефаллар — сулыклар белән тыгыз бәйләнештә булганнар. Борынгы җир-су хайваннарының төзелешендәге үзенчәлекләр аларга коры җирдә ерак араларда хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирмәгән. Алга таба эволюция барышында алар коры җирдә тереклек итүгә яхшырак җайлашкан хайваннар төркеменә — рептилияләргә, шулай ук соңгырак амфибияләргә башлангыч биргәннәр. Хәзерге фаунада амфибияләрнең 2500 дән артык төре билгеле. Җир-су хайваннары өч отрядка бүленә: Койрыклылар (тритоннар, саламандралар), Койрыксызлар (гөберле бакалар һәм үлән бакалары), Аяксызлар («селәүчәннәр»).
Җир-су хайваннарының төзелеше. Җир-су хайваннарының тәне баш, гәүдә һәм койрыкка бүленгән; ике пар очлыгы бар.
Барлык амфибияләрнең тиресе ялангач, ул лайла бүлеп чыгара торган күп күзәнәкле бизләргә бай. Тире өстендә лайладан сыек элпә ясала, тире аша сулаганда, аннан башка газлар алмашы бара алмый. Бу элпә хайванны кибүдән саклый. Кайбер тире бизләре бактерицид үзлекле сыекча бүлеп чыгара, һәм ул хайванны тире аша авыру кузгатучы микроорганизмнар үтеп керүдән саклый. Кайбер амфибияләрнең ерткычлардан саклану өчен агу бизләре була.
Амфибияләрнең скелеты умырткалык, баш сөяге, очлыклар һәм аларның пояслары скелетыннан тора. Амфибияләрнең яшәү рәвешенә бәйле рәвештә, ул балыкларныкына караганда ныграк бүлгәләнгән. Умырткалык муен, гәүдә, сигезкүз һәм койрык бүлекләреннән тора. Муен бүлегендә бер умыртка була. Гәүдә умырткаларының саны төрлечә: иң азы (7) — койрыксызларда, иң күбе (йөздән артык) — аяксызларда. Сигезкүз өлешендә бер генә умыртка. Койрык өлеше койрыклыларда ачык күренә. Бик кыска гына кабыргалар аяксызларда һәм койрыклы амфибияләрдә генә була, ә койрыксызларда кабыргалар үсеш алмаган. Амфибияләрдә күкрәк читлеге юк.
Алгы очлыклар поясы йомык түгел һәм өч парлы сөяк элементлардан дуга ясый. Арткы очлыклар поясы да шулай ук өч парлы сөяк элементлардан ясалган. Озын оча сөякләре сигезкүз умырткасының аркылы үсентеләренә тоташкан.
Ирекле очлыклар скелеты булу — барлык коры җир умырткалыларына хас билге. Очлыклар скелетын үзәк скелет — умырткалык белән очлык пояслары тоташтыра, бу исә коры җирдә хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Коры җир умырткалыларының очлыклары буыннар белән тоташкан күп санлы рычаглар булып тора. Алар гәүдәгә карата гына түгел, бәлки бер-берсенә карата да хәрәкәтчел тоташкан. Очлыклар гәүдәнең ян-ягында урнашкан.
Биш бармаклы очлык (алгы һәм арткы) өч бүлектән тора: алгы очлыкта — кулбаш, беләк һәм чук сөякләре; арткы очлыкта — бот, балтыр һәм табан сөякләре.
Мускул системасы. Җир-су хайваннарының мускул системасы балыкларның мускул системасыннан коры җирдә хәрәкәт итүгә бәйле булган төп ике үзенчәлек белән аерыла. Беренчедән, очлык мускуллары көчле үсеш алган. Икенчедән, җир-су хайваннарының хәрәкәтләре катлаулануга бәйле рәвештә, тән мускулатурасының билгеләнеше бүленгән, амфибияләрдә балыклардагы кебек сегментларга бүленү юк.
Җир-су хайваннарының баш мие балыкларныкына караганда көчлерәк үсеш алган. Бу алгы минең зуррак булуында һәм аның ике зур ярымшарга бүленүендә күренә. Урта ми чагыштырмача зур түгел, кечкенә ми бик кечкенә, бу амфибияләрнең хәрәкәтләре бертөрле булуына бәйле. Баш миеннән 10 пар нерв китә.
Сизү органнары. Амфибияләрнең суда да, коры җирдә дә тереклек итүләренә бәйле рәвештә, күз төзелешендә үзенчәлекләр бар: хәрәкәтчән күз кабаклары күзне пычранудан һәм кибүдән саклый; күзнең алгы почмагында өченче күз кабагы, яки күз элпәсе дә бар. Кабарынкы мөгезкатлау һәм линза рәвешендәге хрусталик амфибияләрнең ерактан тагын да яхшырак күрүен тәэмин итә.
Ишетү органнары балыкларныкына караганда катлаулырак төзелешле, һәм алар һавада тавыш тынычсызлауларын яхшырак кабул итәргә җайлашкан. Эчке колактан тыш, амфибияләрдә урта колак та була, һәм ул куышлык барлыкка китерә. Куышлык, бер яктан, авыз-йоткылыкка ачыла, икенче яктан, баш өстенә кадәр җитеп, тышкы тирәлектән юка барабан пәрдәсе белән аерылып тора.
Амфибияләрнең ис сизү органнары — ис сизү капсулалары; алар тирәлек белән бер пар тышкы борын тишеге аша бәйләнештә тора. Ис сизү капсулаларыннан эчке борын башлана, соңгысы авыз-йоткылыкка тоташа. Амфибияләрдә, башка барлык коры җир умырткалыларындагы кебек үк, бу система ис сизү органы гына түгел, ә сулау органы булып та хезмәт итә.
Ян сызык органнары амфибияләрнең личинкаларында гына була.
Кан әйләнеше системасы. Барлык амфибияләрнең йөрәге өч камералы: ике йөрәгалдыннан һәм бер карынчыктан тора. Үпкәләр белән сулау барлыкка килүгә бәйле рәвештә, амфибияләрдә кан әйләнешенең икенче түгәрәге үсеш ала. Бу кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге дип йөртелә. Үпкәләрдән килгән артериаль кан белән органнардан һәм тукымалардан килгән веноз кан карынчыкта аралаша, аннан бөтен организм буйлап тарала.
Сулыш системасы. Үсеп җиткән күпчелек амфибияләр атмосфера һавасын үпкә белән сулый. Ләкин матдәләр алмашы процессларын үпкә тулысыңча кислород белән тәэмин итә алмый, шуңа күрә аларда тире аша сулауның да әһәмияте бик зур.
Ашкайнату системасы. Барлык җир-су хайваннары — ерткычлар: нигездә, бөҗәкләр, үрмәкүчсыманнар, лайлачлар белән тукланалар. Эре тропик амфибияләр хәтта кош балаларын, тычканнарны да йотарга мөмкин.
Ашкайнату системасы авыздан башлана, ул — киңәйгән авыз-йоткылык куышлыгына һәм аннан, тараеп, үңәчкә күчә. Авыз куышлыгында тел урнашкан; ул ябышкак матдә бүлеп чыгара һәм шуның ярдәмендә амфибияләр кечкенә бөҗәкләрне аулыйлар; гадәттә тешләре булмый.
Йотканда азыкны авыз-йоткылык куышлыгыннан үңәчкә этеп җибәрергә күз алмалары булышлык итә. Күз алмасы бу куышлыктан юка лайлалы тышча белән генә аерылып тора, һәм ул, махсус мускуллар ярдәмендә, берникадәр авыз-йоткылык куышлыгына тартылып керә.
Кыска үңәчтән ашказаны башлана. Эчәклек балыкныкыннан озынрак, аның алгы бүлеге элмәгендә ашказаны асты бизе ята. Зур бавырның үт куыгы бар. Үт куыгыннан һәм ашказаны асты бизеннән килгән юллар эчәклекнең алгы бүлегенә ачыла. Юан эчәк белән нечкә эчәк арасында чик юк, туры эчәк клоакага ачыла.
Бүлеп чыгару системасы бөерләрдән, сидек юлларыннан тора, соңгылары клоакага ачыла.
Үрчү органнары. Парлы орлыклыкларның мөстәкыйль орлык чыгару юллары юк. Орлык чыгару каналчыклары, бөернең алгы өлеше һәм сидек чыгару каналы аша үтеп, клоакага кушылганчы, киңәеп, вакытлыча орлык туплану урыны — орлык куыкчыгы ясыйлар. Күкәйлекләр парлы. Өлгергән күкәйләр тән куышлыгына чыгарыла, аннан парлы күкәй үткәргечләрнең бүрәнкәсыман киңәйгән өлешенә эләгә. Аларның алгы өлеше — тән куышлыгына, ә арткы өлеше клоакага ачыла.
Амфибияләрнең ата һәм ана затлары арасында тышкы аерма (җенес диморфизмы) күпчелек очракта бик сизелми.
Җир-су хайваннарының үсеше. Җир-су хайваннарының үзенчәлеге — аларның үрчү вакытында суга бәйлелеге: суга уылдык чәчәләр, аталану һәм личинкаларның үсеше шулай ук суда бара.
Күкәй тулысыңча, ләкин тигезсез бүлгәләнә. Аталанганнан соң, 8—10 тәүлектән (бакада) яралгы күкәй тышчасын тишә, һәм личинка тышка чыга. Башта чукмарбашның парлы очлыклары булмый, хәрәкәтләнү органы функциясен элпә белән әйләндереп алынган койрык үти. Иң беренче алгы очлыклар ярала, ләкин алар озак бүленми, арткы очлыклар алданрак үсеп чыга. Аннан соң койрыксызларның койрыгы кыскара башлый һәм акрынлап бөтенләй юкка чыга.
Барлык личинкаларның ян сызыклары яхшы үсеш алган була, аяксыз һәм койрыксыз җир-су хайваннарында соңыннан ул юкка чыга. Баштагы чорда сулыш органнары булып 2—3 пар тармаклы тышкы саңаклар хезмәт итә. Алга таба күпчелек төрләрендә тышкы саңаклар юкка чыга, һәм бу вакытка саңак яфракчыклары белән саңак ярыклары барлыкка килә. Чукмарбашның бу стадиядә йөрәге ике камералы, йөрәгалды ике өлешкә бүленмәгән була. Кан әйләнеше бер генә түгәрәктән тора. Чукмарбашның шуннан соңгы үсешендә ашкайнату көпшәсенең алгы (йоткылык) өлешеннән парлы үпкәләр ясала. Үпкәләр үскән саен, эчке саңаклар юкка чыга бара, кан әйләнеше системасы да үзгәрә; эчәклек кыскара. Башка органнар системалары да үзгәрә. Чукмарбаш кечкенә бакага әйләнә һәм үсемлек белән тукланудан хайван азык белән туклануга күчә.
Амфибияләрнең яшәү рәвеше һәм әһәмияте. Җир-су хайваннары, Антарктидадан кала, барлык континентларда таралганнар, кагыйдә буларак, сулыклар янында яки бик дымлы тропик шартларга якын тирәлектә тереклек итәләр.
Амфибияләрнең, беркайчан коры җиргә чыкмыйча, суда гына яши торган формалары да бар (протей, сирена). Койрыксыз амфибияләрнең күбесе коры җирдә дә, суда да тереклек итәләр. Мәсәлән, гөберле бака, көрән бака, утлы һәм кавказ саламандралары һ. б. күп вакытларын коры җирдә уздыралар, еш кына сулыклардан еракка китәләр. Яшел бакалар да шулай ук күп вакытларын сусыз үткәрәләр, ләкин сулыклардан ерак китмиләр һәм куркыныч туса, шунда ук суга сикереп качалар. Җир-су хайваннарының күбесе үрчү чорында сулыкларда яши. Бу вакытта ата бакалар үзләренең «җырлары» белән ана бакаларны җәлеп итү өчен «концертлар куялар».
Койрыксыз амфибияләрнең агачларда гына яшәүче төрләре дә бар (алар — күбесенчә тропик урман бакалары); болар, агач куышларында һәм яфракларда җыелган суга уылдык чәчеп, шунда үрчиләр дә. Ә агач бакалары (имгечле бакалар), мәсәлән, күбрәк вакытларын агачта уздыралар, ләкин җиргә төшеп, сулыкта үрчиләр. Бу бакаларның ябышкак сыекча бүлеп чыгара торган бизле имгечләре бар, алар шулар ярдәмендә ябышып агачларга бик оста менәләр.
Амфибияләрнең тагын бер биологик төркеме — җир казучылар. Аларга барлык аяксызлар диярлек — гадәттә туфракта яшәүчеләр керә. Көндез җир өстенә бик сирәк чыгалар.
Амфибияләр төрле тирәлек шартларында яшәсәләр дә, таралулары билгеле бер тереклек шартларына бәйле: алар өчен җылылык, сулыклар, һаваның шактый дымлы булуы мөһим.
Амфибияләр туклану чылбырында зур роль уйныйлар. Алар, нигездә, вак хайваннар белән тукланып, авыл хуҗалыгы корткычларын, кешеләрдә һәм хайваннарда авыру кузгата торган организмнарны таратучы черки, москит һ. б. ны күпләп юк итәләр. Урта полосада гөберле бакалар басуларда һәм яшелчә бакчаларында күпләп яшиләр һәм ялангач әкәм-төкәмнәрне, башка шундый корткычларны юкка чыгаралар.
Җир-су хайваннары сулыкларда һәм коры җир өстендә дымлы урыннарда яши. Тиреләре дымлы. Үсеп җиткән затлары үпкә һәм тире аша сулый. Йөрәге өч камералы, кан әйләнешенең ике түгәрәге бар. Рычаглар системасын тәшкил итүче очлыклар пояслары һәм ирекле очлыклары бар. Алар коры җирдә хәрәкәтләнүне тәэмин итә. Личинкаларның үсеше сулы тирәлектә бара. Амфибияләр — туклану чылбырында әһәмиятле урын алып торучы ерткычлар. Алар бөҗәкләр, үрмәкүчсыманнар һәм моллюсклар белән туклана; үзләре күп кенә хайваннар өчен азык булып тора.
Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 178 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 5 страница | | | СӨЙРӘЛҮЧЕЛӘР, ЯКИ РЕПТИЛИЯЛӘР КЛАССЫ |