Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Саркодлы-камчылылар тибы

Биология 7 нчы сыйныф Н. И. Сонин | Күзәнәктән башлап биосферага кадәр | Ч. Дарвин һәм төрләрнең килеп чыгуы | Систематика нәрсә ул? | ОКСИФОТОБАКТЕРИЯЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | ТҮБӘН ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Суүсемнәр бүлекләре төркеме | ЮГАРЫ ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 1 страница |


Саркодлы-камчылылар тибына борынгырак иң түбән төзелешлеләр керә, моны аларның чагыштырмача гади тө­зелеше күрсәтеп тора. Күзәнәкнең аксым җепселләрдән һәм микрокөпшәләрдән торган зәгыйфь үскән эчке скелеты тән формасының даимилеген тәэмин итми яки яшәү циклының кайбер этапларында гына формасын сакларга мөмкинлек бирә. Махсус органоидлар, мәсәлән, башка бер күзәнәкле хайван­нарга хас күзәнәк бүрәнкәсе, күзәнәк авызы булмый.

Саркодлы-камчылылар тибында ирекле яшәүчеләре дә, паразит организмнар да бар. Алар ике классны: Саркодлылар (грекча «саркос» — ит) һәм Камчылыларны тәшкил итәләр.

САРКОДЛЫЛАР (ТАМЫРАЯКЛАР) КЛАССЫ

Төрле тамыраяклыларның, шул исәптән гади амебаның да үзенчәлекле билгесе булып тыгыз тышчасыз, ялангач тәннең цитоплазма үсентеләре — псевдоподияләр (ялган аяклар) барлыкка китерү сәләте тора. Псевдоподияләр иң түбән төзелешлеләр тәненең төрле урыннарында ясала. Ялган аяклар шулай ук азык эләктерү органоиды да булып хезмәт итә: алар азык кисәкчеген уратып, аны цитоплазма эчендә калдыра ала.

Кабырчыклы амебалар гади амебаларга якын төркемне тәшкил итә. Болар — хәрәкәтләнә һәм азыкны ялган аяклары ярдәмендә йота торган бер төшле тамыраяклылар. Аларның тәне бер камералы кабырчык эченә урнашкан. Кабырчыкның тишеме — авызчыгы бар, аның аша әйләнә-тирәгә псевдоподияләр чыга. Кабырчыклар хитинсыман матдәдән тора һәм төрле формада: гөмбәзсыман, капчыксыман, тәлинкәсыман һәм башкача да булырга мөмкин. Кайбер вәкилләрендә кабырчыклар органик матдәләрдән генә тора, икенчеләрендә кабырчыкларга кальций тозлары сеңгән яки эчләренә ком бөртекләре кереп калган була.

Фораминифераларның күпчелеге — күп камерадан торган кабырчыклы диңгез тамыраяклылары.

Нурлылар радиаль урнашкан еш кына тыгыз үзәк җепле псевдоподияләргә ия. Бу төркемгә кергән иң түбән төзелешлеләрнең күпчелегендә эчке скелет бар, ул радиаль типта төзелгән һәм кремнезем яки стронций сульфатыннан тора.

Кояшсыманнарга төче суда һәм диңгезләрдә яшәүче иң түбән төзелешлеләрнең берничә дистә төре керә. Аларның тән формасы еш кына шарсыман; цитоплазма тышкы — эктоплазмага һәм эчке — эндоплазмага ачык бүленә. Үзәк җеп булу аркасында энә сыман формасын даими саклый торган радиаль урнашкан күп санлы псевдоподияләре бар.

КАМЧЫЛЫЛАР КЛАССЫ

Хәрәкәтләнү органоидлары булып хезмәт итүче һәм азыкны эләктереп алуга булышучы камчылар булу — бу класска кергән иң түбән төзелешлеләрнең үзенчәлекле билгесе. Камчылар бер, ике яки күп булырга мөмкин. Камчының хәрәкәте суда кечкенә генә әйләнмә барлыкка китерә, шуның аркасында судагы вак кисәкчекләр камчы төбенә таба тартыла. Каты азык белән тукланучы кайбер камчылыларның камчы төбендә кечерәк кенә тишем — күзәнәк авызы була, ул тәннең эченә таба үтүче тирән каналга — йоткылыкка барып тоташа.

Туклану ысулы буенча камчылылар өч төркемгә бүленә. Автотроф организмнар, хлорофилл һәм кояш нурлары энергиясе ярдәмендә, углекислый газ һәм судан органик матдәләр (углеводлар) синтезлыйлар. Бу камчылылар чын үсемлекләр кебек тукланалар.

Гетеротроф организмнарда хлорофилл булмый, шуңа күрә неорганик матдәләрдән углеводлар синтезлый алмыйлар. Алар башка үсемлекләр һәм хайваннар барлыкка китергән органик матдәләр белән тукланалар.

Өченче төркемгә миксотроф (латинча «миксио» — катнаштыру) организмнар керә, боларга туклануның катнаш тибы хас, ягъни алар фотосинтезга сәләтле, ләкин бактерияләр һәм башка иң түбән төзелешлеләрне ашап, әзер органик матдәләр белән дә тукланалар.

Автотроф туклануга сәләтле камчылылар арасында колонияләр хасил итеп яшәү киң таралган, мәсәлән вольвокс шундый. Колонияләр төрле ысуллар белән ясала. Бертөрлеләре — аерым күзәнәкләр бүленүе нәтиҗәсендә, алар бер-берсеннән аерылып китмиләр һәм бергәләшеп яшәүләрен дәвам итәләр. Икенче колонияләр күзәнәкнең төгәлләнмәгән бүленүе нәтиҗәсендә ясалалар, бу вакытта бер-берсеннән аерылып бетмәгән затлар үзара бәйләнештә калалар. Колонияләр формалары белән дә, үсеш ысулы белән дә аерылалар. Колонияне тәшкил итүче затлар еш кына үтә күренмәле лайлалы матдә катлавы бүлеп чыгаралар һәм колония тулаем стенкасы бер кат камчылылардан торган эче куыш къойкъасыман шарга әверелә. Колониягә кергән затларның саны

4 күзәнәктән алып 20 меңгә кадәр җитә. Колония составында бер күзәнәкле аерым организмнар дошманнар ташлануыннан яхшырак сакланган һәм азык белән тәэмин ителгән була.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 151 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
БЕРКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ| Инфузорияләр яки Керфеклеләр тибы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)