Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ч. Дарвин һәм төрләрнең килеп чыгуы

Биология 7 нчы сыйныф Н. И. Сонин | ОКСИФОТОБАКТЕРИЯЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | ТҮБӘН ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Суүсемнәр бүлекләре төркеме | ЮГАРЫ ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек | БЕРКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Саркодлы-камчылылар тибы | Инфузорияләр яки Керфеклеләр тибы | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 1 страница |


Читайте также:
  1. ВОПРОС 27. Натурализм и его основные направления .Социал- дарвинизм как социологическая теория. Учение об обществе и его развитии Г.Спенсера.
  2. Из этого следует, что теория Дарвина зашла в тупик, хотя анатомическое сходство между животными действительно и существует.
  3. Координация һәм регуляция
  4. Матдәләр һәм энергия алмашы
  5. Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек
  6. Семлек һәм хайван күзәнәкләренең төзелеше
  7. Семлекләрнең үсүе һәм үсеше

Безнең планетада тере организмнар­ның шундый күптөрлелегенең сәбәбе нәрсәдә соң?

Тереклек ияләренең яшәү шартла­рына гаҗәеп җайлашуын нәрсә белән аңлатырга? Бу сорауга җавапны органик дөньяның килеп чыгу механизмнарын һәм үсешен ачып бирүче эволюцион тәгълимат бирә.

Бөек инглиз галиме Чарлз Дарвин (1809—1882) табигать үсешен табигый законнарга бәйләп аңлата. Ул, йорт хайваннары токымнарының һәм культуралы үсемлекләр сортларының күптөрлелегенә игътибар итеп, шундый нәтиҗәгә килә: кеше сортлар һәм токымнарны индивидуаль нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге нигезендә барлыкка китерә. Бу үзгәрүчәнлек һәрбер орга­низмга хас, һәм ул бер үк төрдәге затларны бер-берсеннән аерырга мөмкинлек бирә. Буыннан буынга кеше күп санлы затлар арасыннан үзе өчен файдалы нәселдәнлек билгесенә ия булган затларны гына нәселгә калдыра килгән: мәсәлән, сөтлерәк сыерларны, күбрәк йомырка салучы тавыкларны, эрерәк җимешле үсемлекләрне. Нәтиҗәдә хайваннарның кеше өчен кирәкле сыйфатларга ия яңа токымнары һәм үсемлекләрнең яңа сортлары китереп чыгарылган.

Культуралы формаларның килеп чы­гуын аңлау төрләрнең килеп чыгышын аңлатырга мөмкинлек бирә. Кеше тарафыннан үткәрелә торган ясалма сайланышка нигезләнгән нәселдәнлек үзгә­рүчәнлеге табигатьтә дә күренә. Әле ул үзеннән-үзе (үсемлекләр һәм хайваннарның культуралы формалары килеп чыгуга китермәгән кебек) яңа төр барлыкка килүгә китерми. Табигатьтә төр ясалу процессын билгеләүче сәбәпләр булырга тиеш. Бу — яшәү өчен көрәш һәм табигый сайланыш.

Яшәү өчен көрәш — организмнар­ның үзара һәм тышкы тирәлек шарт­лары белән катлаулы һәм күптөрле мөнәсәбәтләре ул. Терек табигатьтә ул котылгысыз: чөнки организмнар чиксез үрчүгә сәләтле (ата һәм ана затларның һәрбер пары уңайлы шартларда бик күп үрчем бирә), ә тереклек ресурслары чикләнгән. Бу исә бер үк төрле азык, охшаш яшәү шартлары һәм үрчү өчен көрәшкә (конкуренциягә) китерә. Кайбер затлар гына җитлеккәнче яши һәм нәсел калдыра ала.

Яшәү өчен көрәш процессында та­бигый сайланыш бара һәм әйләнә-тирәлекнең билгеле бер шартларында яшәрлек файдалы билгеләре булган затлар гына исән кала, ә андый бил­геләре булмаганнары үлә. Нәтиҗәдә билгеле бер тирәлеккә җайлашканрак организмнар үрчемле буын калдыра һәм аларның саны арта бара. Мәсәлән, агач кәүсәләре корым белән капланган про­мышленность районнарында каен ка­рышлавыгы дигән күбәләкнең карасу канатлыларының саны арта бара. Чөнки әлеге төс бөҗәкләрне аларның табигый дошманнары булган кошларга күренмәс итә.

Шулай итеп, буыннан буынга яшәү өчен көрәш һәм табигый сайланыш нәтиҗәсендә төрләр тирәлек шартларына ныграк җайлашу юнәлешендә үзгәрәләр.

Тирәлекнең төрле шартларына җай­лаша барып, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроорганизмнар үзләрендә төрле үзенчәлекләр булдыралар һәм, шулай итеп, терек табигатьнең күптөрлелеген барлыкка китерәләр.

Ч. Дарвин тәгълиматы раславынча, эволюциянең — табигать үсешенең хәрәкәтләндерүче көчләре табигатьнең үзендә. Бу — нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге, яшәү өчен көрәш һәм табигый сайланыш.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 289 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күзәнәктән башлап биосферага кадәр| Систематика нәрсә ул?

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)